«Ирем урманга алып барып асмакчы булды

«Ирем урманга алып барып асмакчы булды

Хатын-кыз сабыр булырга тиеш, диләр. Ә ул сабырлык кайчанга кадәр барырга тиеш – монысы билгесез. Мөслим районының Чакмак авылына килеп төшкәч, Илүсә Гарипова исемле ханым турында сораштым. «Кайда яши ул?» дигән сорауга, капка төбендә утырган карчык та, урамнан үтеп баручы карт та җавап биреп кенә калмады, аның нинди акыллы һәм сабыр ханым булуы турында сөйли башлады. «Күрде дә соң инде бичара иреннән!» – дип уфтанды очраклы әңгәмәдәшләрем. Аларның әйткән сүзләре никадәр дөрес булуына Илүсә апа белән очрашкач, үзем дә төшендем. Тик башыннан кичкәннәре әнә шул сабырлык аркасында булмады микән, дигән сорау гына тынгы бирмәде миңа.

ИРЕНЕҢ СӨЯРКӘСЕН ЭЗЛӘП БАРГАН

18 яшьлек вакытында, укуын тәмамлап, авыл ашханәсенә эшкә кайта ул. Бер агрофирма тракторчылары шушы җирлекнең басуларына агу сиптерергә килгән була, араларындагы чибәр, зур зәңгәр күзле Нәсим исемле егетне күреп ала Илүсә. Яшьләр танышып китә һәм өч ай эчендә өйләнешеп тә куялар. Бер елдан соң кызлары Айсылу туа. Тик бу бәхет белән беррәттән, яшь гаиләгә аңлашылмаучылыклар да үтеп керә башлый. Нәсим артык кызу канлы, шуңа өстәп, бик көнчел ир-егет булып чыга.

– Өч ай гына очрашып йөргәч, каян барысын да белеп бетерәсең, ди. Әнисе өйләнешкәч кенә әйтте: психик яктан тотрыклы түгел дигән диагнозы бар, дәвалап карадык, табиблар кул селтәде, бу – нәсел чире дип әйттеләр, ди. Ирем, чынлап та, бик холыксыз булды, көенә генә торырга кирәк иде. Күршедәге ир-атлар белән елмаеп исәнләшкәнеңне генә күрсә дә, өйдә кара тавыш чыгасын көт тә тор.

Илүсә ханым сүзен әнә шулардан башлады. Беренче балаларын алып кайтып, берничә ел узгач, 2005нче елда гаиләгә сынау килә: икенче балалары Нәфис ДЦП диагнозы белән туа. Алты айлык чагында ук көзән җыерулардан тыпырчына, күзләрен артка таба җибәреп, ыңгыраша торган була сабый. Бу өянәкләрнең еш кабатлануыннан тәмам арып, Илүсә ханым баласы белән больницага ятарга карар кыла.

– Безне Казанга ук җибәрделәр. Бераз ятып кайтабыз да, аннары кабат дәваланырга җибәрәләр, ике араны шактый таптадык инде. Тик күңелсез вакыйгалар белән беррәттән, гаиләбездә шатлыклы мизгелләр дә шактый булды. Авыру улыбызга өч яшь тулгач, зур гына өй салып чыктык. Үз Газель машинабыз да бар, ирем килешү буенча шуның белән агрофирмада эшли иде. Акча да җитәрлек, тормыш та матур гына бара, тик бервакыт өйгә кеше сүзе керде. «Син больницаларда чакта ирең агрофирмадагы бер диспетчер кыз белән йөри башлады», – диделәр. Ышанмадым, билгеле: «Нишләп йөрсен, эшкә дип бара бит ул! Акчасын алып кайта, аңа чит хатыннар нәрсәгә?» – дидем. Шулай да күңелгә корт керде бит хәзер. Җыендым да иремнең эш урынына киттем. Каяле, карап кына кайтыйм әле, кайсы төше минекеннән артыграк икән, дим. Мин барып кергәндә, ул кыз өстәл артында язып утыра иде. 18 яшьләрдә, матур иде инде. Үз-үзен караган: тырнак-күзләре буяулы, исерек ир белән инвалид бала карап утырган кеше түгел инде! Минем куллар аныкы янында агач кебек: өчәр сыер сауган, йөзәр баш казга тугым әзерләгән куллар бит миндә. Шулай итеп, эчтән сызып, кайтып киттем.

Төшке ашка иренең кайтканын түземсезлек белән көтә Илүсә апа. Барысын да уртага салып сөйләшергә тели. «Ник алай итеп йөрисең, без бит теләсә-нәрсә эшләргә түгел, инвалид улыбызны кеше итәргә тиеш!» – дип аңлатып карый ул аңа. Иренең җавабы исә, бер яктан ышандырырлык та, икенче яктан шикләндерерлек тә була: «Йөрмим, нишләп йөрим, ди! Ул кыз миңа документ эшендә булыша!» Бу сөйләшүдән соң ир эчүгә сабышкан. Машинасына утырып чыгып китә дә, төн уртасында гына, «Сине озатып, кайтып килешем» дигән җырларны кычкыртып тыңлый-тыңлый, кайтып керә икән. Диспетчер кыз белән ире арасындагы гыйшык утының сүнмәгәнлегенә төшенеп, Илүсә апа сөяркә кызның өенә барырга була.

– Килеп кердем боларга – әнисе белән чәй эчеп утыра. «Гүзәл, (исеме үзгәртелде – А. З.) сиңа ни кирәк, ник йөрисең аның белән? – дим. – Аның сиңа нинди файдасы бар: ул сиңа акча бирәме, өйләнәм диме? Безнең инвалид баланы аякка бастырасы бар, яңа салган өебезгә дә кызыкма, мин барыбер ул өйдән чыгып китмим. Минем бүтән барыр җирем юк, кияүгә дә аерылышыр өчен дип чыкмадым! Әгәр сиңа ирем кирәк икән, сумкага киемнәрен тутырып бирәм. Ләкин син аның белән бер ай да тора алмыйсың, чыгарып җибәрәсең. Аннан соң кая бара ул? Ник алай итәсең, нигә кеше тормышын бозасың?» – дидем. «Күзләренә кызыгам», – ди. «Үскәнем, күзгә кызыгып кына яшәп булмый ул, күз белән нишлисең син!» – минәйтәм. Шунда сүзгә әнисе кушылды: «Ярар, башка кич чыгармыйм мин аны, яңадан йөрмәс», – ди. 18 яшьлек баланы тыеп булмый бит инде аны…

«ӨЙГӘ ХАТЫН АЛЫП КАЙТТЫ»

Шушы сөйләшүдән соң, Илүсә ханым авыр тойгылар белән кайтып киткән. Тик бераздан телефонына шалтыратып, ире аңа «шатлыклы» хәбәр җиткергән. «Безне аерганнарына үч итеп, кан тамырларымны кисәм, үлем хаты язып, барыгызны да гаепләп калдырам», – дип, ирнең сөяркәсе елый-елый янаган икән. Шуңа күрә ир бу кызны үзләре янына алып кайтып, бераз тынычланганчы, бергә яшәргә тәкъдим иткән.

– Иремнең әнисе дә ул вакытта бездә яши иде әле. Ачуланып та карады улын, ник кыенлык ясыйсың киленгә, дип, әйбәт итеп тә сөйләшеп карады – файдасы булмады. Әле өйдә ике бала да бар бит. Тыңламады, барыбер алып кайтты бу моны хәзер. Бу кыз шыр исерек иде, үзе елый, үзе иремә асылына, әллә ниләр кылана! Моны тынычландыру өчен, чәй эчәргә алып чыктым. «Аракы бир миңа, мин чәй эчмим!» – ди. Аракы юк, минәйтәм. Хәзер бу кайтып китәм, ди башлады. Нәсим әйтә: «Җибәрмик инде, хатын!» – ди. Читтән карап торган кешегә комедия сымандыр инде бу хәлләр. «Юк, Нәсим, бер өйдә ике хатын яшәми, илтеп куябыз!» – дидем дә, Газель машинабызга чыгып, руль артына утырдым.

Бераздан ир белән сөяркә дә утыра машинага. Юл буе Илүсә ханым иренә ничек сырпаланганнарын карап барырга мәҗбүр була. Шуннан машинаны туктата да, кызга төшәргә куша.

– Төшкәндә дә иремне үбә-үбә төшә бу. Ачуым килде дә сугып җибәрдем. «Нәрсәгә сугасың миңа, ул мине үзе ярата башлады бит!» – ди. Китте бу сөйләп кайда нишләп йөргәннәрен, иремнән нинди бүләкләр алганын… Аннары кинәт кенә юл уртасына чыгып, машиналарга каршы чаба башлады. Бер машина «шап» итеп бәрде моны. Ирем Газельгә утырып качты, мин шушы һәлакәт урынында калдым. Бу кызның баш тиреләре салынган иде. Йөзе тулы кан. Иремне тартып алырга теләгән кеше булса да, җан иясе бит инде, кызганып, янында калдым. Ашыгыч ярдәм чакырттым. Больницага баргач, кем бу дип сорадылар. Иремнең сөяркәсе, минәйтәм. Баш тиресен теккәндә, ярдәм итеп, башын тотып тордым әле! «Мин ялгышканмын, гафу ит, Илүсә апа!» – диде шунда. «Аллаһы Тәгалә бар, Гүзәл, – дидем. – Син беркайчан да кеше иренә кызыкма. Ике балам да сау-сәламәт булса, мин аның йөргәннәрен уйламас та идем, өйдә ул ирнең инвалид баласы да бар бит әле».

Терелеп больницадан чыккач, кыз Чаллыга күченеп киткән, тик ирнең башка хатын-кызлар белән чуала торган гадәте генә үз урынында калган. Әле бу вакыйгадан соң да бик күп мәртәбәләр: «Ул сиңа хыянәт итә!» – дигән сүзне ишетергә туры килә Илүсә Гариповага.

«ИРЕМӘ АЧУ САКЛАМЫЙМ»

2010нчы елда әңгәмәдәшемне язмыш тагын бер мәртәбә куркытып карый. Күкрәгендә каты төерләр пәйда була аның. Тик шактый борчылып йөрсә дә, ахырдан табиблар: «Бала табып имезсәгез, үзләреннән-үзләре юкка чыгачак, бу яман шеш түгел», – дип тынычландыра.

Бәхетенә, озак та узмый, улы белән больницада яткан көннәрнең берсендә Илүсә ханым үзенең авырлы булуын белеп ала. Бу сөенечле хәбәрне, билгеле, иренә дә җиткерә.

– Шушы хәбәрне әйтеп, ун көн вакыт узгач, инвалид улым белән больницадан авылга кайтып киттек. Кышкы буранлы көн иде ул. Нәсим шалтырата: «Бер авылдаш Чаллыда икән, шуңа утырып кайт», – ди. Аварияләр бик күп иде ул көнне юлда, шуңа соң гына кайтып җиттек. Өйгә кергән идем, ирем тавыш чыгарды. «Бигрәк озак кайттыгыз, берәр җиргә кереп чыккансыздыр инде авылдаш белән», – ди. Соң, минәйтәм, юлларда бөкеләр иде, кайда керик инде бу буранда инвалид бала белән, дим. Бик озак җаныма тиде инде ул шушыны сөйләп. Бала туды, җиде айга кадәр, бала миннән түгел, диде. «Авылдашныкыдыр әле!» – ди. Төнлә уятып, чәчләремнән умырып тота, кемнеке бала, әйт, ди. «Кем дип әйтим, син аның атасы. Үз ирең була торып, кешедән бала табалармыни!» – минәйтәм. Җиде айдан соң гына: «Илүсәкәем, гафу ит, үземә ошаган икән, минем бала икән!» – диде.

Әнә шулай иренең холкына сабыр итеп, тыныч кына яшәргә тырыша әңгәмәдәшем. Болай начар яшәми алар: ир хуҗалык җанлы кеше булып чыга, терлекләргә – печән, гаиләдәгеләргә акча вакытында кайтып тора, эчеп йөрсә дә, гаиләсе хакында онытмый ул.

2012нче елда исә, Илүсә ханым дүртенче мәртәбә авырлы булуы хакында белеп ала. Бу баласын алып кайтыйммы дип озак уйлана. Ахыр чиктә, кайнанасы ризалаштырган аны. Тик дүртенче бала белән авырлы вакытта гаиләдә бер күңелсез хәл була: холыксыз ирнең кул күтәрүе аркасында чактан гына көмәне төшми кала Илүсә ханымның. Бервакыт ир, нәрсәгәдер ачуы килеп, өлкән кызларын өйнең стенасына атып бәрә. Башы белән чыкылдап килеп бәрелгән кызны яклап арага кергән Илүсә ханымга да шактый эләгә ул көнне. Эче авырта башлагач, бу хакта иренә дә җиткерә. Тик Нәсим әфәнде хатынын больницага алып барасы урында, аны юрганга гына төреп, урамга алып чыга да, урман полосасына алып китә.

– «Көмәнең төшсә, мин кыйнаганны беләчәкләр дә, мине төрмәгә утыртачаклар. Юк, мин хәзер сине урманга алып барып, асып куям, аннары үзем дә асылынам», – ди. Бәхеткә, аннары бу фикереннән кире кайтып, мине больницага илтеп куйды. Әнә шулай итеп, карынымдагы бала исән калды, – ди әңгәмәдәшем.

Бәхеткә, бала исән-сау туа. Тик кызганыч, бала туу шатлыгы гаилә өчен берничә көннән соң кайгылы вакыйга белән алмашынган.

– Бала белән мине роддомнан алырга килгәндә үлем исереклеге кергән иде аңа. Алмага килгәндә кисен дип, костюм-чалбарларын үтүкләп калдырган идем, шортик белән тапочки киеп килгән. Кулына чәчәк тә тотмаган, ике кулы кесәсендә. Элек бер дә алай кыланганы юк иде, ярар, дәшмәдем инде. Кайткач, баланы «төпчегем», дия-дия сөйде дә: «Бу бала точно минеке! Ләкин тиздән мин үләм инде, озак йөри алмам. Илүсә, сиңа бер әйбер әйтәсем бар: син больницада вакытта бер хатын белән йөрдем мин, яме», – ди. Аның сәерләнеп йөргәнен сизгәннәр инде: машинага утырып, елга эчләренә кергән, теләсә нишләп йөргән инде ул. Миңа шушы сүзләрен әйтте дә, киттем әле шул хатын янына, ди. «Чукынып кит!» – дидем шунда.

Ир тышка чыга да юк була. Җанына тынгы таба алмыйча, бераздан Илүсә апа үзе дә урамга атыла. Ни өчендер ишек алдыннан эзләп карарга була ул аны. Иске келәт ярыгыннан иренең ак футболкасы күренеп торуын абайлап, шунда юнәлә. Ир чыгып киткәндә башка хатын янына барам дисә дә, чынлыкта, чыгып асылынган була. Шәмәхәләнгән теле асылынып торуын күреп, аның җаны кире тәненә кайтмаячагын аңлаган була инде әңгәмәдәшем. «Нишләдең син Нәсим, нишләдең?!» – дип, озак елый ул. Аның бу соравына күрәзәчеләр җавап бирә: «Сине яраткан, әмма тагын бер хатын-кыз белән чуалган. Икегез арасында бәргәләнгәч, түзә алмаган, асылынган», – дип аңлатканнар аңа.

Берсе – авыру, икесе – мәктәп яшендә, берсе 12 көнлек кенә булган дүрт сабыен кочаклап, әнә шулай ямьле җәй иртәсендә тол кала Илүсә Гарипова. Тик бүгенге көндә ялгыз түгел ул, бөтенләй очраклы рәвештә, икенче мәртәбә яраткан кешесен очратып, никах укыта әңгәмәдәшем. Инде менә бишенче сабыен дөньяга китереп яшәп яткан көне аның. Ягымлы тавышлы, көләч йөзле Илүсә ханым әңгәмәбезне күңелле рухта тәмамлады:

– Иремә ачу сакламыйм. Ни дисәң дә дүрт баламның атасы, урыны оҗмахта булсын. Тик яшьләргә киңәшем бар: кияүгә чыгар алдыннан икенче яртыгызның холкын яхшырак белеп бетерсәгез иде.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Мөслим – Казан

«Ирем урманга алып барып асмакчы булды, 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии