- 01.06.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №21 (29 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
1941нче елда Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, бөтен ил халкы фронтны тәэмин итү өчен эшли башлый. Тиз арада ир-егетләрне сугыш кырына озаталар, завод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда алар урынына хатын-кызлар, яшүсмерләр баса. Шул ук вакытта сугышка яраклы атлар, техника да фронтка алына.
«…Безнең колхозда халык телендә «полуторка» дип аталган бер машина бар иде. Ул машина күп вакыт тик тора. Чөнки берәр нәрсәсе ватылса, алыштырырга запас әйбере юк. Хәтта даны тирә-якка таралган тимерче «Чәкеч» бабай да берни эшли алмый. Ярый ла аккумуляторы гына эшләмәсә. Ул чагында без аны этеп-төртеп авыл уртасындагы тау башына китерәбез дә, таудан аска тәгәрәтәбез. Шулчак Гыйззәтулла абый аңа җан кертә – машина кабынып китә. Шулай итеп, багында бензины беткәнче колхоз эшендә була. Ә бензин дигән нәрсәне 25 километр ераклыктагы район үзәге Буадан ат белән барып аласы. Колхозда заправка дигән нәрсә ул заманнарда юк иде. Әле бензин алырга колхозда акча табылса! Бу хәлләр ул вакытларда безгә, бала-чагага, бик мавыктыргыч нәрсә иде. Безнең ярдәм белән машина кабынган көнне үзебезне зур җиңүчеләр, батырларча хис итәбез. Сугыш башлангач күп тә үтмәде, колхозның машинасын – безнең зур уенчыгыбызны фронтка җибәрү турында фәрман килде. Ул заманда барысы да «Срочно!» Ә ничек итеп көн дә ремонттан башы чыкмаган машинаны үз ходы белән 200 километрдагы Казанга илтеп җиткерергә? Уйлана торгач, колхоз җитәкчеләре моның җаен таба: 2475 килограмм авырлыктагы машинаны ике ат җигелгән арбага тагып, Казанга чыгып китәләр. Шофер Гыйззәтулла абый –машина кабинасында, Инсафетдин абый – ат арбасында. Машинага бензин, атларга ашатырга фураж юк. Күрәсең, алар юлда атларны бик ашыктырганнардыр. Кайтырга чыккач, колхозның иң ышанычлы саналган айгыры ачлыкка түзә алмый юлда үлеп кала. Инсафетдин абый да кайтуга ук «срочно» фронка җибәрелде. Белмим, ул машина белән Гыйззәтулла абый кайларга барып җиткәндер, сугыштан үзе дә, машинасы да әйләнеп кайтмады», – дип искә алды ул авыр елларны Әлки авылы аксакалы Рәшит абый.
Расих ҖӘЛӘЛ,
Әлки-Буа
Комментарии