ИДЕЛ БУЕНДАГЫ КОТОЧКЫЧ АЧЛЫК ФАҖИГАСЕНӘ 100 ЕЛ

ИДЕЛ БУЕНДАГЫ КОТОЧКЫЧ АЧЛЫК ФАҖИГАСЕНӘ 100 ЕЛ

Корылыкка сылтап калдырылган ачлыкның чын сәбәбе нәрсә булган?

Украиналылар үзләрендә 1932-1933нче елларда булган ачлыкны геноцид дип атый. Аларда бу тема ныклап өйрәнелгән. Ә без 1921нче елда Идел буенда, Татарстан, Башкортстан җирләрендә котырган ачлык хакында һаман да күп нәрсәне белеп бетермибез. Белсәк, аның татар һәм башкорт башына җиткән геноцидка тиң булуын аңлар идек.

Буш урыннарны, урысча әйткәндә «пробеллар»ны тутыру ниятеннән 1921нче елгы ачлык турында язмалар сериясе әзерләдек. Узган ел ТАССРның 100 еллыгын зурлап билгеләп үткән идек. Ә шулай ук 100 ел элек булган ачлык фаҗигасе бер күргәзмә белән булса да искә алынмаган. Дөрес, Татарстан Милли музеенда ТАССР оешу турындагы даими экспозициядә ачлыкка да кечкенә генә бер урын бирелгән. Ә башка музейлар, милли архив һәм китапханә бернәрсә әзерләмәгән булып чыкты. Йә кирәк дип тапмаганнар, йә онытканнар. Онытырга тырышканнан гына ул фаҗига барыбер тарихтан югалмый, югыйсә.

Җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова 1921нче елгы ачлык турында архивларда утырып, шул чорның тере шаһитлары белән аралашып, тирәнтен өйрәнгән кеше. Аның белән барыбыз да белгән һәм күпләребез белеп бетермәгән нәрсәләр хакында сөйләштек.

КЕШЕЛӘР АЧЛЫКТАН КЫРЫЛГАНДА, СӘЕТГАЛИЕВ ТУЕН УЗДЫРГАН…

– Совет чорында 1921нче елгы ачлык беренче чиратта һава торышына сылтап калдырылган. Әле 10 ел элек без мәктәптә укыганда да төп сәбәп дип корылык күрсәтелә иде. Аннары – дәүләтнең продразверстка программасы. Гүзәл Яхинаның яңа гына чыккан «Сәмәркандка эшелон» дип аталган китабындагы мәгълүматны үзеннән «урланган» дип белдергән Самара тарихчысы Григорий Циденков продразверстканы ачлыкның төп сәбәбе дип атаучыларны наданнар ди. Янәсе бу программа үзе ачлыкка каршы көрәш чарасы буларак уйлап чыгарылган, шуңа ул сәбәп була алмый. Тәэминә апа, ә сез 1921нче елгы ачлыкка китергән иң төп сәбәп дип нәрсәне атыйсыз?

– Мин иң төп сәбәпләр дип җирсезлекне һәм ирләрнең аз булуын атыйм. Бу хакта 2013нче елда «Казан утлары» журналында бик тәфсилле язмам басылган иде инде. Анда 1921-24нче елларда ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты президиумы рәисе булып эшләгән Рәүф Сабировның «Татарстан җөмһүриятенең икътисади хәле һәм ачлык» дигән мәкаләсеннән өзек тә китердем. «Ачлыкның башлыча сәбәпләре ашлык уңмау, йогышлы авыру һәм сугышлар икәнлегендә шөбһә юк. Шулай ук мәмләкәтнең бәгъзе бер икътисади шартлары, халыкның фәкыйрьлеге, мәдәният ягыннан артта булуы, юлда әйбер йөртү әсбапларының җитешсезлеге һ.б. төрле күп кенә сәбәпләр хуҗалык эшләрен зәгыйфьләндереп, ачлыкның тизрәк килүенә ярдәм иттеләр», – дип яза ул.

1921нче елгы ачлыкның Татарстан белән Башкортстанда аеруча да котыруы нигезендә урыс хакимиятенең татар халкына карата гасырлар буе алып барган рәхимсез сәясәте ята. Ул хакта да ачыктан-ачык әйтә алган Рәүф Сабиров: «Иван Грозный тарафыннан Казан алыну белән, татарлар Идел, Чулман буйларында әлегә кадәр биләп килгән уңдырышлы җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Җүнсез һәм уңайсыз җир кайда бар – татар шунда утыртылды».

Патша Александр II (татарларны «неполноправные инородцы» дип атаган, 100 елдан үлеп бетүләрен юраган патша бу) чыгарган «1861нче ел Нигезләмәсе» буенча, Казан губернасында урыс крестьяннары крепостнойлыктан азат ителгән вакытта, ревизия үткән һәр җан башына (на ревизскую душу) уртача 3-4 дисәтинә җир алалар. Дәүләт крестьяннарына җан башына бирелгән җир мәйданы уртача 5,23 дисәтинә тәшкил итә. Ә татар крестьяннарының иманасы җан башына бер дисәтинә генә була. Анысы да сусыз, урмансыз, олы юлдан читтә урнашкан начар җирләрдә. Шуның өстенә, татарга арыш, солы, борай һәм, ялгышмасам, тары гына игәргә яраган. Бодай, яшелчә утырту рөхсәт ителмәгән. Ә тамак татарда да булган бит.

Ирләр аз булу дигәне болай. 1914нче елда империалистик сугыш башлангач, Казан губернасында дүрт тапкыр мобилизация үткәрелә. Хуҗалык эшләре хатын-кызлар һәм яшүсмерләр кулында кала, ирләр фронтка китә. Аннары – Гражданнар сугышы. Анысыннан да исән кайткан татарларны Урта Азиягә советлар власте урнаштырырга чыгарып җибәрәләр. Ирләр анда йөри, ә монда ачлык хөкем сөрә.

Шуңа өстәп, халыкны тиф та кыра, авылларда янгыннар котыра. Мин үзем Әтнә районы, Яңа Шимбер авылыннан. Безнең авыл да янган. «Карап торып яндырдык, балам», – дип үзәкләре өзелеп сөйли иде әбием.

– Шуның өстенә – «артык» икмәкне дәүләткә тапшырырга дигән продразверстка салымы. Ул «артык»ны дәүләт үзе теләгәнчә билгеләгән бит…

– 1919нчы елда продразверстка планы кертелеп, икмәк крестьян хуҗалыкларыннан көчләп тартып алына башлый. Яңа гына оешкан ТАССРга элекке Казан губернасы чорындагы хәтле үк – 10 млн 120 мең пот икмәк хәзерләү планы йөкләнә. Коточкыч бит бу! Мин моның хәтле зур салым Татарстан автономияле республикасы төзелгәнгә салынгандыр, татарларны яратмаучы үзәк шул рәвешле үзен күрсәтергә уйлагандыр, дим.

Бу планга каршы килүчеләр булган. Татарстан партия өлкә комитеты әгъзасы Иван Дерунов: «Әгәр без бу планны үтәсәк, Татарстан халкын ачлыкка дучар итәбез. Без инде авылның соңгы җебенә кадәр тартып-йолкып бетердек. Анда бер бөртек ашлык калмады», – ди. Вакытлы революцион комитет әгъзасы Шамил Усманов та, азык-төлек комиссары Юныс Вәлидов та каршы килгәннәр.

– Шулай да, белгәнебезчә, әлеге план кабул ителә, хәтта бермә-бер арттырып үтәлә дә.

– Яңа оешкан хөкүмәт башында торган Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзәктән төшерелгән бу планны аеруча үҗәтлек белән үтәргә керешә. Мәскәү каршысында әйбәт булып күренергә тырышып, бу кеше үз халкын ач үлемгә дучар итә, соңгы бөртегенә хәтле талап бетерә. Мәскәүдән җибәрелгән планны 175 процентка (!) үтәп, бүләккә алтын сәгать ала. Искитәрлек хәл бит: Казан урамнарында ачтан шешенгән, үлгән гәүдәләр аунап яткан вакытта, Сәетгалиев, Мәскәүдә хатыны, балалары була торып, «Совет» кунакханәсендә, запастагы армия оркестрын чакырып, телеграфистка марҗага өйләнеп туй ясый. Мәскәү газеталары моны «Пир во время чумы» дип язып та чыга.

ҖЫЙГАН ИКМӘК АЧЫК ҺАВАДА ЧЕРЕП ЯТКАН

– Ачның ачуы яман, диләр. Халыкта баш күтәрүләр булганмы?

– Булган. Арча кантонының Арбор, Шубан, Әтнә, Кышлау крестьяннары, тартып алынган икмәкне кире кайтарырга теләп, һөҗүмнәр оештыралар. Минзәлә, Бөгелмә кантоннарында «Сәнәкчеләр хәрәкәте» башлана. Болар барысы да рәхимсез бастырыла. Баш күтәрүчеләрне атып үтерәләр.

Иң аянычы: икмәкне җыйганнар, җибәрергә транспорт булмаган. Ашлык шунда ачык һавада өелеп череп яткан, ә авыл халкы ачлыктан тилмереп үлгән. Безнең авылда да шундый хәл булган: өч-дүрт кеше җыелышып продотрядларга каршы сугыш ачканнар, өелеп торган ашлыктан әзрәк авыл кешеләренә таратканнар.

1920нче елның 1нче декабренә продразверстка 102 процентка үтәлә. Ашлыктан тыш, декабрь ахырларына крестьяннарны талап тагын 380 мең поттан артыграк ит, 1 млн 652 мең пот бәрәңге, 17 млн данә йомырка, 11 мең пот май, 8880 пот бал, 227344 данә тире, 13276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе җыеп тапшырыла (болар Рәмзи Вәлиевнең «Өзелгән дога» китабында китерелә). Шулай итеп, крестьян киемсез дә кала.

Өстәвенә, халыктан чәчүлек орлыгын җыеп, җәмәгать амбарларына салабыз дигән мәкерле сылтау белән, тагын 2 млн ярым пот икмәк тартып алына. Ачлык 1921нче елда гына башланган дигән сүз дөрес түгел. 1921нче елга инде халык икмәксез, чәчүлек орлыксыз килеп керә. 1921нче елның кышы да бик салкын килә. Салкын кыштан соң корылык башлана. Ашарга яраклы үләннәр дә корып бетә. Кешеләр этләр, мәчеләр ашыйлар.

– Эт, мәче белән генә калмаганнар, кеше дә ашаганнар бит әле…

– «Татары – людоеды» дип язып чыгарлар, коткы таратырлар, дип, мин бу хакта 2013нче елгы мәкаләмдә язмаган идем. Ләкин андый хәлләр, дөрестән дә, булган, кешеләр үзләренең үлгән балаларын ашаган. Күрше балаларын урлап ашау очраклары да теркәлгән. Архивтагы материалларны укысаң, чәчләрең үрә тора. Мәскәүнең республикадагы чит илләрдән килгән оешмалар эшчәнлеген күзәтүче тулы хокуклы вәкиле В.А.Мускат 1922нче елда Үзәктәге җитәкчесе А.В.Эйдукка ата-аналарның ачтан үлгән балаларын ашаулары хакында рәсми хисап та җибәргән булган.

– Шәһәрдә яшәүчеләрнең, зыялыларның хәле яхшырак булган, дигән сүз дөресме?

– Юк. Бу вакытта Татарстанда шәһәрләрдә яшәүчеләрнең хәле дә авырая. Завод-фабрикалар эштән туктый, анда хезмәт куючыларны урамга куып чыгаралар. Кешенең бердәнбер чарасы Татарстаннан китү була. 1920-21 елларда Татарстаннан 232 мең кеше күчеп китәргә уйлый. Үзбәкстан, Себер якларына күчеп китмәкче булалар. Ләкин күбесе йә ачлыктан, йә туңып юлда үлеп кала.

Зыялылар яхшырак яшәгән дигәнгә Фатих Әмирханның истәлекләрен китерер идем. «Миңа милиция җитәкчесе Хаҗи Габидуллин белән Г.Баембитов килгәннәр иде. Алар рус язучылары, журналистларына Мәскәүдән ярдәм бик әйбәт булуын сөйләделәр», – дип яза ул. Ә син нишләп ярдәм сорап бармыйсың, дигәч, Фатих Әмирхан: «Мин бик яхшы беләм татар журналистларына булган мөнәсәбәтне. Анда барып, үземне мыскыл иттермим», – ди.

КЕМ ЯРДӘМ ИТКӘН?

– Ахыр чиктә, Ленин ярдәм сорап халыкара хәйрия оешмаларына мөрәҗәгать итә бит.

– Иң беренче булып язучы А.М.Горький Герберт Гувер (1921нче елдан Американың сәүдә министры, 1929-33нче елларда – Президенты) аркылы Америка халкыннан ярдәм сорый. Хатын-кызлар хәрәкәте җитәкчесе А.Коллонтай Норвегия галиме Фритьоф Нансенга мөрәҗәгать итә. Ниһаять, 1921нче елның 18нче июлендә үзебездә БҮБК рәисе М.И.Калинин җитәкчелегендә Ачларга ярдәм оештыру буенча Үзәк Комиссия (помгол) төзелә.

Күренекле галимнәребез Гобәйдулла Бубый белән Таһир Ильяси (Ильяси турында тулырак язма киләсе санда. – ред.) – Төркиягә, Ак Мәчет мулласы Садыйк Иманколый Урта Азиягә ярдәм сорарга бара.

3нче сентябрьдә Гувер җитәкчелегендәге «Американская администрация помощи» (АРА) Татарстанга килә. Алар монда балалар гына ачыга дип уйлаган була. Шәһәр урамнарында, вокзалларда үлеп яткан кешеләрне күргәч, шаккаталар. Балаларга дигән паекның тулы бер гаилә өчен бердәнбер ярдәм икәнен күреп, Америка 1 млн 200 мең кешегә ярдәм оештыра! Республика халкының яртысы бу! Аларга рәхмәттән башка сүз юк! Нәрсәләр җибәрелгәне документларда күрсәтелгән: куертылган сөт, икмәк, төрле-төрле ярмалар, сөтләр, иттән ясалган продуктлар, медицина кирәк-яраклары. Хәтта балаларга пижама, аяк киеме, оекбаш, трусикларга кадәр җибәргәннәр. Үзебезнең Сәетгалиев татар халкын үлемгә дучар иткән вакытта бу.

Ул вакытта үзләрендә сугышка әзерлек барса да, Төркия халкы да ярдәм җыя. Азык-төлек тутырылган 125 посылка Татарстанның ач мөгаллимнәренә җибәрелә.

Эмиграциягә киткән татар зыялылары да булыша. Мәсәлән, Троицкидан Маньчжуриягә китеп өлгергән Гайния Яушева Вәли Апанаев белән бергәләп Татарстан мөгаллимнәренә ярдәм җибәрә.

– Ә Мәскәү ярдәм итмәгәнмени? Анда ашарга булган бит, истәлекләрдә шулай дип язалар.

– Сталин татарларны яратмаган. Ул бу вакытта – Милләтләр эшләре буенча комиссар. Иң беренче ул йөрергә тиеш булган, югыйсә. Ә андый зур җитәкчеләрнең берсе дә Идел буена килеп тә карамаган. Мәскәүдән ярдәм сорагач: «Сез автономияле республика, үзегезне үзегез кайгыртыгыз», – дигән җавап та архивта сакланып калган…

– Помголның файдасы булганмы?

– Комиссия составына Диния нәзарәте казые Кәшшафетдин хәзрәт Тәрҗемани да кертелә. Ул булмаса, татарларга аның кадәр ярдәм булыр идеме икән әле?!

Помгол Русиянең уңышлырак губерналарына ачлыктан аеруча интеккән өлкәләргә ярдәм күрсәтүне йөкли. Татарстан Петроград һәм Владимир губерналарына беркетелә, башка төбәкләр дә икмәктән өлеш чыгарырга тиеш була. Республикага барысы 3 млн пот ашлык килә. Әзәрбайҗан, Финляндия, Германия, Швеция кебек илләрдән ярдәм килә башлый. РСФСР Азык хәзерләү халык комиссариаты 60 мең баланы тукландыруны үз өстенә ала.

Татарстаннан продразверстка белән тартып алынган азык-төлек күләме белән чагыштырганда, ачлыкка дучар булган 2 млн 462 599 кеше өчен бу ярдәм бик әз була, әлбәттә. В.А.Мускат үзәктәге җитәкчесе А.В.Эйдукка 1922нче елда болай дип яза: «Чит илләрдән, помгол һәм дәүләт тарафыннан Татарстанга күрсәтелгән ярдәм бик мескен. Русиянең ачлык булган башка районнарына ярдәм күбрәк күрсәтелә. Татреспубликада 300 мең бала бөтенләй ярдәм ала алмаячак, өлкәннәр хакында әйтеп тә торасы юк».

1921нче елда Татарстанның ач балаларын коткару өчен гадәттән тыш комиссия булдырыла, Зөһрә апа Баембәтованы җитәкчесе итеп куялар. Ул үзләре дә ач хатын-кызларны җыеп, балаларны ашату пунктлары оештыра. «Урамнардан беткә баткан, хәерче, ач балаларны җыйдык, сеңлем», – дип сөйләгән иде Зөһрә апа. Соңрак балаларны азык-төлеге булган өлкәләргә – Петроград, Владимир, Тверь, Тула өлкәләренә, Белоруссиягә, Украинага җибәргәннәр. Атаклы педагогыбыз Габдулла Гыйсмәти бу вакытта Петроградта Милләтләр эше буенча комитет җитәкчесе булган. Анда эләккән балаларга бәхет елмайган. Мәктәптә урыс теле белән бергә татар теле дә укытылган. Аннан балалар 1925нче елда кире кайтарылган. Бөтенләйгә шунда торып калганнар да булган. Аннан Әхмәтов дигән бер милләттәшебез, шулай ук педагог, Тулага китерелгән балаларга татар мәктәпләренә хәтле ачып, ярдәм күрсәткән.

– Күренекле галим Индус Таһиров, Татарстан ачлык елларында 400 мең кешесен югалткан, дип яза. Сез 600-700 мең дигән санны күрсәтәсез. Бу язмага материал туплаганда, 1921-1922нче еллардагы ачлык Идел-Урал төбәгендә яшәгән татар һәм башкорт кешеләренең 33 процентын, ягъни өчтән берен алып киткән, дигән мәгълүматка да тап булдык.

– Дөрестер ул. 1917нче елда мөфти булып сайланган Галимҗан Баруди Сталин янына барып, аның йөзенә бәреп: «Сезнең продразверстка аркасында Башкортстан белән Татарстан халкы бүген үлемгә дучар ителде», – дип әйтә бит. Сталин яныннан чыккач, йөрәге тотып үлә дә. 700 мең дигәнем дә күктән алынган сан түгел. Ачлык аркасында 86 мең крестьян хуҗалыгы бөтенләй юкка чыккан. Бу саннар төгәл түгел әле. Юлда үлеп калучыларны, барысы бергә бер чокырга күмелгәннәрне барлап, санап бетерүче дә булмаган…

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии