Әфганстан – төзәлмәс яра

«Әйе, без монда чит кешеләр булдык. Бу кешеләр

безнең яклауга мохтаҗ түгелләр иде, безне чакырмадылар,

без аларның аңлашылмый торган, тотрыксыз дөньяларына

рөхсәтсез бәреп кердек». Журналист В. Снегирев. «Российская газета» (15. 02 2018 г.)

«201нче МСДнең Автобатальоны, кыскача ОБМО, Кундуз (татарчасы Кондыз) шәһәреннән 20 километр төньякта урнашкан иде. Аның бурычы – 201нче МСДнең һәм аңа беркетелгән аерым частьләрне сугыш өчен кирәк –ярак, шул исәптән ягулык белән тәэмин итү. ОБМОның 2 –3 автоколоннасы һәрвакыт юлда. Шофер –солдатлар үзләре яши торган палаткаларда 3 –5 көн генә була. Әле шул арада каравыл һәм эчке наряд хезмәтендә дә булырга – батальон урнашкан территорияне, техниканы, складларны сакларга кирәк. «Әфганец» ком бураныннан соң окопларны ком өеме белән күмеп китә, ә ул яз –җәй айларында атна саен кабатлана. Көз –кыш айларында салкын яңгырлар кайчак атналар буе бара. Ул чакта җәйге ком балчыкка әйләнә, аяк тубыктан бата, тартып алып булмый. Яшәү – палаткаларда. Җәен эсселек 50 –60 градусны уза, палатка эчендә чыдарлык түгел – эссе. Көзен –кышын палатка эчендә салкын, үтәли җил. Шоферлар рейста булганда кабинада ял итәләр. Аны ял дип якынча атарга гына була, чөнки атналар буе юлда булганда машинаның берәр нәрсәсе ватылса, үзе ремонтлый, йөкне үзе төйи –бушата, үзе саклый, дошман һөҗүме вакытында шул ук шофер –солдат сугыша…

1981нче елның 19нчы апрелендә ОБМОның 54 данә УРАЛ –375, 2 БРДМ һәм ит ташучы машинадан торган автоколоннасы 2нче рота замполиты өлкән лейтенант И. Г. Сучков җитәкчелегендә Пули-Хумри гарнизонында урнашкан армия складларына юнәлә. Юлга чыгар алдыннан колоннада баручыларга штаб начальнигы майор Московских инструктаж үткәрә. Алдагы машинада өлкән лейтенант И. Г. Сучков, аңардан соң БРДМ, техзамыкание ролен шофер Хәбир Сөнгатуллин үтәп бара. Хәбир техниканы яхшы белүче, уңган-булган солдат, замполит аңа ышанып җаваплы урынга билгеләгән. Аның машинасында бөтен колоннага бер «галстук» (3 торбаны сварка белән пионер галстугы формасында беркеткән җайланма), туктап калган машинаны кирәк җиргә кадәр тартып бару өчен. Колоннаны арттан икенче БРДМ озата бара. Колонна Кундуз шәһәрен хәвеф-хәтәрсез үтеп, шәһәр читендә уңга борыла.

Баглан–1 дигән кышлакны үткәч, мөҗәһитләр бер үк вакытта озата баручы БРДМга һәм арттан 12нче булып баручы машинага гранатометтан аталар, икесе дә юлда туктап кала. Машиналар ике яктан да яуган пулялар астында калалар. Шоферлар ничек кенә тырышсалар да пуля яңгыры астыннан ычкынырга мөмкин булмый. Берничә шофер беренче секундларда ук яралана, аларның машиналары юл кырыена барып төртелә. Туктап калган машина шоферлары машина астына ятып автоматлардан каршы якка ут ача. Инде берничә километр алга китеп өлгергән колонна җитәкчесе И. Г. Сучков колоннага һөҗүм булганын аңлагач, туктап, арттан килгән машиналарны бергәрәк туплый һәм унлап шоферны бер машинага утыртып ярдәмгә ашыга. Тиздән Баглан –2 дигән кышлактагы блок –посттан БМП килеп җитә. Аның экипажы БРДМның берничә яралысын алып кире Баглан –2гә юнәлә. Ләкин 500 метрлап киткәч, икенче урында яшеренеп яткан засадага эләгә. БМПга гранатометтан аталар, ул туктап кала, яна башлый. Анда булганнар кем төшә ала – төшеп җиргә егыла, автомат тота алганнары һөҗүм итүчеләргә каршы ата башлый. Бәрелеш, атышлар 6 сәгатькә сузыла. Һөҗүм итү ярдәмгә 2 танк килгәч кенә туктый. Танклар яна торган һәм хәрәкәтсез калган машиналарны юл читләренә төртеп төшерә, шулай итеп алга таба хәрәкәтләнергә юлны ача. Шоферлары үлгән яисә яраланган машиналарны Баглан –2дәге блок –постка тартып китереләләр. Колоннаның калган машиналары да шунда туплана. Шоферлар бер –берләренең яраларын бәйләшә, кем юклыгын ачыкларга керешәләр. Бер үк вакытта үзләренең машиналарын, коралларын икенче көнне булачак юлга әзерлиләр… Ашау –эчү, ял турында сүз дә юк…»

Менә ничек искә ала шул вакыйгаларның шаһиты Рәшит Сафин. Ул Татарстанның Әлки районыннан.

– Атышлар башлангач, мин машинаны туктатып, юл кырыена яттым. Ә кабинада артсклад начальнигы прапорщик бар иде. Ул никтер каушап калды, куркуыннан катып калган, кабинаны ачтым да аны өстерәп җиргә төшердем. Колонна артыннан йөз метрлар ары ике автобус килеп туктады. Аннан кораллы кешеләр чыгып, юлның ике ягына китеп югалуларын күреп алдым. Арттан килүче БРДМның янында кеше башы сыярлык тишек, ул яна. Минем арттан Исмәгыйлов Шөһрәт бара иде, карасам, ул кабинада юк. Бераздан безнең якка атулар тынды. Шул вакыт без прапорщик белән кабинага утырдык та кузгалып киттек һәм ул урыннан чыга алдык. Юл бик тар, адым саен мина шартлаудан калган чокырлар. Берничә километрдан алга китеп өлгергән машиналарны куып җиттек. Кабинадан төшсәм, ни күрим Исмәгыйлов Шөһрәт минем машина астыннан чыгып бара, ул, куркуыннан үз машинасын ташлап, минем машинаның арткы мостына ятып, теге атышлар барган урыннан монда кадәр килеп җиткән. Искитмәле хәл! Юлда барганда колонна бик сузыла, машиналар арасы 50 –70 метр, чөнки юлдагы тузан алдагы юлны күрергә нык комачаулый. Н. Г. Сучков колоннаны туктатып, унлап шоферны бер машина кузовына утыртып, атышлар барган җиргә киттек. Анда барып җитәрәк, машинаны туктатып, кузовтан сикереп төштек һәм юл чатларындагы ташларга ышыклана – ышыклана туктап калган машиналар тирәсенә якынлаштык. Шул чак БМП килеп җитте. Аның пулеметы юлның уң һәм сул ягындагы калкулыкларга пуля сиптерә башлады. Шул арада аның экипажы хәрәкәтсез ятучы БРДМ тирәсендә җирдә ятучы солдатларны җыеп алды да китеп барды. Аның артыннан яраланган Равил Хаҗиәхмәтовны алып Пули-Хумригә китте. Аның белән 5 УРАЛ, ит машинасы һәм бер БРДМ китте. Юлда туктап калган машиналарның барысының да кабиналары ачык, тирә –яктагы җирдә буш автомат магазиннары, гильзалар аунап ята, ә автоматлар юк, аннары белдек – аларны мөҗәһитләр җыеп киткән. Алга таба хәрәкәтсез ятучы дүрт иптәшне таптык. Тиздән җилләп каты яңгыр ява башлады, кичке караңгы төште. Яралыларны, үлеләрне машина кузовына төядек. Килгән танклар пулеметлары белән безне каплап торды. Икенче көнне Пули-Хумрига барып җиткәч, андагы санчастькә бардым, Равил янына. Шунда әйтә бу миңа: «Минем машинаны төзәтеп була бит, ремонтласаң, әле ул йөрерлек», – ди. Үзе без киткәч шул ук көнне үлгән. Аның ярасы күкрәгендә иде, – дип ачыклык кертә аннары Р. Сафин.

– Мин шул ук колоннада идем. Атышлар булган җиргә барып җиткәч, Ирек Сөләйманов машинасы янына килдем. Аның машинасы янында Равил Хуҗаәхмәтов ята иде, чак кына башын күтәрдем, ул акрын гына: «А-а-а, ү-л-ә-ә-м!» – диде. Минем кулдан җылы кан ага башлады. Машина кабинасы идәнендә җыелып торган кан өстендә хәрәкәтсез Ирек Сөләйманов ята иде. Кабина бик күп җирдән пулялар белән тишелеп беткән, бөтен җирдә кан… – дип искә ала Фердинант Галләмов. Ул хәзер Татарстанның Саба районында яши.

– Мин техзамыкание ролен башкарып, колонна артыннан бара идем. Минем арттан БРДМ бара. Мөҗәһитләр башта уң яктан БРДМга гранатометтан аттылар, ул туктап калды. Аның бер ягында зур гына тишек хасил булган, ул яна башлады, нидер шартлады. Белмим, анда булган солдатлар исән калдымы икән? Мин бераз алга киттем, миңа атмадылар. Тизрәк иптәшләргә ярдәмгә дип, атышлар барган җиргә якынайдым. Анда инде бөтен машина туктап калган, шоферлар кем ничек булдыра автоматлардан аталар. Һөҗүм юлның уң ягыннан да, сул ягыннан да иде. Шунда ук күреп алдым: Ирек Сөләйманов кабинасына керергә маташкан бер һөҗүм итүчене автоматтан атып үтерде, кабинасына икенче яктан керергә маташканын мин атып ектым. Ирек машинасы алдыннан баручы Илгизәр Гимазов баштан ук каты яралана. Шулай да, арттан килүче машиналарга комачауламас өчен, бераз юлны дәвам итә. Ләкин берничә минуттан аның машинасы юлга аркылы туктап калды, аның янәшәсенә юл чатындагы ташка Ирек Сөләйманов машинасы килеп төртелде. Ирек артыннан баручы Равил Хаҗиәхмәтов, машинасын туктатып, Ирек машинасына юнәлде. Якынрак килгәч, ачынып кычкыра – кычкыра, автоматыннан һөҗүм итүчеләр ягына ата башлады. Аннары машина кабинасын ачып, руль артына утырырга теләде. Шул чакны аркасына тигән пуля аны аяктан екты. Пулялар яңгыры шул кадәр көчле булды: һич тә башны күтәрерлек түгел. Без пулялар өермәсе астында җиргә сыенган идек, башка җиргә шуышып китү мөмкинлеге юк. Караңгылана башлады, яңгыр көчәйде, күзләрне яңгыр суы томалады. Сулар агып яткан пычракта яттык. Бераздан БМП килеп, пулеметы белән һөҗүм итүчеләр ягына туктаусыз атып, безгә ярдәм итте. Аның экипажы БРДМда булган солдатларны төяде дә китеп барды. Ләкин 500 метр чамасы киткәч засадага эләкте, гранатомет утыннан туктап калды. Тиздән юлдан безгә таба килүче танкларны күреп алдым. Ул вакытта инде минем патроннар беткән иде». Бу Сөнгатуллин Хәбир истәлекләре. Хәзер ул Чаллы шәһәрендә гомер итә.

«19нчы апрельгә каршы көнне мин Сөләйманов Ирекнең машинасын юлга әзерләргә булыштым. Чөнки бу аның озын юлга тәүге рейсы иде. Без, татарстанлылар, һәрвакыт бер –беребезгә ярдәм итешә идек. Ул ничектер бу көнне бик тыныч, гадәттәгечә җитез түгел иде. Аннары үзе дә нидер булган кебек: «Мине дембельләр бүген төнлә бер дә борчымады, төнем тыныч булды», – диде». Бу Альберт Шакиров истәлекләреннән. Ул хәзер Зәй районында гомер итә.

1981нче елның 19нчы апреле көнне бу бәрелеш вакытында 12 солдат һәлак була, шуларның өчесе ОБМОдан… Автобатальон әле 1988нче елга кадәр Әфган җирендә була. Анда һәрвакыт берничә дистә татар егете дә хезмәт итте. Башка частьләрдә дә гомерләрен кызганмый меңнәрчә татар ир –егетләре илгә тугрылык күрсәтте. Дошман пулясы, син кайсы милләттән, диннән, дип сайламый. Ә менә Русия җитәкчеләре сайлый икән: татар баласына үз телендә белем алырга ярамый, үз ата –бабасы тарихын мәктәптә өйрәнергә ярамый. Ә рус милләтендә булсаң – барысы да ярый. Имеш, үз тарихыңны белсәң, үз телеңне белсәң, Русия дәүләтен таркатуга китерергә мөмкин… Сорау туа: ни өчен татар егетләре сугышты, һәлак булдылар?! Хәзер Ирек Сөләймановның, Равил Хаҗиәмәтовның, Илгизәр Гимазовның туган –үскән йортлары буш тора. Шулай итеп бер көн эчендә өч татар кешесенең нәсел тамыры киселде…

Әфган сугышы ветераны Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии