Безнең ил шул бу…

Безнең ил шул бу…

АВТОВОКЗАЛДА

Билет алырга басып торам. Кассир хатын, шактый тупас тавыш белән, ишектән кергән ир-атка эндәште:

– Где вы ходите? Автобус давно уехал!

Ир кеше аптырап калды.

– Ничек инде китте? 14 сәгать 20 минутта китә дип язылган бит. Әле тагын 5 минут бар.

– Бу – транзит автобус. Сезнең әллә кайда йөргәнегезне көтеп торалмый ул. Сәгать 2дә килде, 5 минуттан китте.

– Билетта 14 сәгать 20 минутта китә дигән бит, – дип үҗәтләнде ир.

Кайдадыр күргәнем бар сыман иде. Искә төште: район хастаханәсендә табиб булып эшләүче таҗик кешесе икән.

Кассир хатын аңа янәдән усал караш ташлап, ниндидер бөҗәкне сытып үтерергә җыенган чырай белән:

– Вокзалда утырырга кирәк иде билет алгач. Акчасын кире кайтармыйм. Кенәгә шоферда китте. Үз кесәмнән чыгарып түли алмыйм сезнең өчен, – дип, сүзен төгәлләгәнгә санап, миңа «хезмәт күрсәтә» башлады.

Ир кеше, гаҗизләнеп, тагын бераз таптанып торды да, киләсе рейсның ничәдә буласын белешеп, китеп барды.

Кызык: чит илдә шундый хәлләр булуы мөмкин микән? Юктыр. «Закун безгә нипачум» бездә генәдер ул.

КИБЕТТӘ

Бер ханым кибеттәге кассада алган товарлары өчен түләп тора. Кассада яшь, чибәр генә бер кыз.

– Ә каешларга ташлама юкмы сездә? Менә бу күлмәккә каеш комачауламас иде, – дип, киңәш сорагандай әйтеп куйды ханым.

– Кайдан белим мин ташлама бармы-юкмы икәнлеген.

Җавап көтелмәгәнчә дорфа һәм килешсез иде.

– Ә гомумән, ташламалы каешлар буламы сездә? Мин кыйммәтлеләрне генә күрдем. – Ханым дорфалыкка игътибар итмичә, белешүен дәвам итте.

– Була. Карарга кирәк яхшылап.

Ә бит азмы-күпме менеджмент нигезләрен, клиентлар белән эшләү кагыйдәләрен белгән сатучы, матур гына елмаеп:

– Бездә ташламалар бик күп. Сезнең бу күлмәгегезгә яраклылары да бар. Рәхим итеп, әнә бу (теге…) бүлектән карагыз әле, – дигәнрәк җавап бирергә тиеш иде.

Бер товар сатылмады, бер потенциаль сатып алучының тупас мөгаләмәгә кәефе кырылды. Клиентлар белән эшләүнең совет моделе һаман онытылып бетми…

Безнең ил шул бу.

АВТОБУСТА

Автобуста урыным бер марҗа әби белән янәшә туры килде. Әби бик аралашучан булып чыкты. Биш-ун минут эчендә мин аның тәрҗемәи хәленең шактыен белә идем инде. Утыз елдан артык Казанда яшәп, хәзер туган якларына кайтып урнашуы, бакчасында ниләр үстерүе, ниләр ярату-яратмавы, күршеләренең ниндирәк кеше булуы, тагын әллә ниләр турында бик теләп һәм бик тәмләп сөйләп барды әбекәй. Ялгыз гына яшәгәч, сөйләшәсе килә торгандыр, дип, мин дә аны җайлап кына «сүтә» бардым.

Түбән Камага җитәрәк кенә (ул шунда бара иде), марҗа әби авылларында татарларның күбәя башлавын әйтеп куйды. Кайсы – татар кызын ала, кайсы татарга кияүгә чыга икән.

– Һәркем үз милләте кешесе белән гаилә корса әйбәтрәк инде, – дип әйтеп куйган идем, әбекәй, шуны гына көткән шикелле:

– Яратмыйм татарларны. «Наглые они», – димәсенме?! Мин хәтта аптырап киттем. Татар икәнлегем «акцент»ымнан сизелми микәнни?!

– Әнә кызыма да әйтәм. Үз урысың сиңа өченче көнне үк холкын күрсәтәчәк, ә бу татарлар йомшак җәеп, катыга утырта торганнар, дим. Наглыйлар. Әнә күршемнең ире – татар. Утызар чиләк бәрәңге алып китте авылдан, артканын сата икән. Үзе бер дә кайтып булышмый. Яһүдләр шундый наглый, һәм татарлар. Украиннарны да яратмыйм, алар да наглый.

Әлегә кадәр татарны басынкы, йомшак, «тешсез» дип кенә белә идем, баксаң, урыс безне әрсез – «наглый»га санап йөри икән…

Тулаем бер халыкны бер чыбыкка тезеп сөйләшүнең куркыныч нәрсә икәнлеген аңлап бетерми шул кайберәүләр. Шагыйрь әйтмешли, «әшәке кешеләр була, әшәке халык булмый…» бит ул.

МУЗЕЙДА

Түбән Новгородта экскурсиядә булырга туры килде узган ел. Экскурсоводыбыз төксе кеше булса да (3 сәгать буена ник бер елмаеп күрсәтсен!), шәһәре дә пыскак яңгыры белән каршы алса да – кызыклы урыннар бар икән үзе биредә. Экскурсовод димәктән, ул ир кешенең нигә безгә шул кадәр ачулы булуына гаҗәпләнүемне күреп, бер танышым «Нигә исең китте шул кадәр, хатыны белән талашкан булгандыр иртәдән яки яраткан кешесе булмаганга шулай ачулыдыр бар дөньясына» дип, «тынычландырып» та куйды.

Сүзем күңелгә кереп калган «Юрковка» турында. Теплоходтагы гидыбыз берничә көн алдан әлеге гаҗәеп җир турында бик матур итеп, кызыктырырлык итеп сөйләгәч, күз алдына зур якты заллары белән илаһи сәнгать дөньясына алып керүче бер сарай дип уйлаган идем мин аны никтер. Русия күләмендә билгеле рәссам Юрков остаханәсенә барырга тиеш идек без! Сарай дигәнем чынлап та сарай булып чыкты, ләкин балалар аңлаганчарак мәгънәдә булды ул. Тар, пычрак урамчык аша узып, аяк астында аунап яткан бихисап тәмәке төпчекләренә баса-баса үтә торган бер торак йортның подвалында икән ул остаханә. Рәссам үзе күптән түгел генә вафат икән. Оста, чынлап та, гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле кеше булган. Әйтүләренчә, бер пумала, буяу тотмаган килеш, сокланырлык картиналар иҗат иткән ул. Кулланган материалы – бар да табигать бүләкләре: төрле төстәге киптерелгән яфраклар, чәчәкләр, орлыклар. Өстәвенә, җор күңелле, юмор җанлы да булганы күренә.

Эһ, чит илдә булсамы бу талант?! Җитмәсә, туристлар йөри торган маршрутның бер өлеше дә булсамы?! Ничек итеп җәлеп итәргә белерләр иде шул. Үзебезнең ил шәһәрләрендә булганда, мин нигәдер матурлыгына да, ямьсезлегенә дә читтән килгән турист күзлегеннән карарга тырышам. Нигә шулай – белмим. Бәлки, «Безнең ил бит бу!» дип горурланасы килү теләгеннәндер. Ләкин… безнең ил шул бу…

«ТӘРТИП САГЫНДА»

Әгәр бу хәлне яхшы ук белгән танышым сөйләмәсә һәм ул үзе шул «маҗара»ларның герое булмаса, «һи, Мюнхаузен әкиятләре», – дияр идем.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бер юнәлешендә бүлек җитәкчесе булган әлеге танышым хезмәт командировкасында булып кайтты. Командировкасы ниндидер объектларның ниндидер хәл аркасында сафтан чыккан элемтәләрен торгызу эшен оештыру белән бәйле иде. (Ниндидер дим, чөнки моның барчасын да миңа җиткерү тыелган иде, күрәсең). Соңгы көнендә исә Мәскәүнең шул ук системада эшләгән зур түрәсен каршы алу, эшен-ялын, озату матавыкларын оештыру белән бәйле супер әһәмиятле эш йөкләнде аңа. Түрәне каршы алу һәм озату Гоголь заманнарыннан бирле әллә ни үзгәрмәгәнгә, сүз ул турыда түгел.

Сүз – танышым китәсе көн турында. Инде барча вазифа-йөкләмәләрне башкарып чыккач, кайтыр алдыннан кибеткә керергә уйлый ул. Менә шуннан башлана да инде «Мюнхаузен маҗаралары». Кассада аңа электрон картасының яраксызлыгы хакында әйтәләр. Күп тә үтми «ялган карта белән эш итәргә маташкан аферист»ны хокук саклау органнарыннан килгән уяу сакчылар эләктереп алып, полиция бүлегенә илтеп тә куялар.

Башта кәмит кебек тоелган хәл торган саен куера бара: «Аларны полиция эзли» дип аталган белдерү тактасына эленгән нәкъ аңа охшаган кешене (үзбәк кешесе икән) күрсәтеп, нигә тоткарланганлыгын аңлаталар аңа. Баксаң, аны инде иртәдән бирле күзәтәләр икән. Ул туктаган кунакханәдәге бер ханым да әлеге эзләнелгән үзбәкнең сурәтен күргән һәм тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр дә биргән икән.

Гөнаһ шомлыгына каршы дияргәме, әллә күрәсене күрми гүргә кермәссең дияргәме, танышымның үзе белән булган электрон паспортының чынлыгын полиция бүлегендә тикшерә алмыйлар: аларда андый программа юк икән. Тагын да көлкерәге: командировка кәгазе белән электрон документ туры килми икән. Игътибарсызлыкмы, әллә һаман да шул күрәчәк дияргәме, баксаң, танышымның командировка кәгазенә исемен дөрес язмаганнар икән. Урыс арасында яшәгән татар булганга, урысларга әйтергә җайлы булсын өчен, «урыс» исеме дә бар икән аның. Кәгазьләрен тутырган чакта нәкъ шул әйтеп гадәтләнгән исемне язып җибәргәннәр дә инде.

Хәленең көлкедән узып баруын күреп, «шеф»ына шалтыраткач, аны бу бәладән йолу өчен ике хезмәттәше юлга чыга. Юл 3-4 сәгатьлек бугай. Үзләре белән танышымның шәхесен раслый торган кирәкле документларны да алалар. Шуның белән шул дип уйлый күрмәгез, әле бу маҗараларның уртасы да түгелдер.

Иреккә – командировкага җибәрелгән ике хезмәткәрнең берсе ВДВ да хезмәт итеп, ә узган көн шул һава десанты гаскәрләренең бәйрәме булганга һәм инде көн кичкә авышканга (дөресрәге, төнгә), ахириләр коллегалары янына баруны икенче көнгә калдыралар. (Аларны көтеп төне буе күз йоммаган хезмәттәшнең хис-кичерешләре нинди – анысы икенче мәсьәлә). Менә шул олуг бәйрәм көнен зурлап бәйрәм иткәннәр, күрәсең, икенче көнне дә бүлектә төшкә таба гына пәйда була алар. Үзләренең зурлыкларына-текәлекләренә инанган иптәшләр бүлеккә керү белән үк «кемлекләрен» күрсәтергә керешәләр. Иң кызыгы: коллегаларына кирәкле документларны кунакханә бүлмәсендә калдырган булып чыга алар. ВДВчы иптәш, кичәге парлары чыгып бетмәгәнме, әллә мин-минлегенә тигәннәрме, сактагы бер сержант белән чәкәләшеп, күз төбен бизәргә дә өлгерә. Сүз уңаеннан, ул бирегә җибәрелгән юрист икән җитмәсә. Шул рәвешле, кыска вакытлы аңлашудан соң, иптәшләрен йоларга килгән ике иптәш тә сак астына алына.

Хәлне яңадан шефка аңлатырга туры килә. Бу юлы юрист иптәшнең хатыны (ул да шул системада эшли икән), тагын ниндидер документлар алып, юлга чыга. Әлеге документлар танышымның шәхесен ачыкларга ярдәм итә.

Хәлләр моның белән генә бетсә, «безнең ил бит бу» димәс тә идең. Чыгарган вакытта танышым шәхси әйберләренең бермә-бер азлыгын күрә. Җитмәсә, аны, вакытлыча тоткарланган гражданин буларак, 3 тапкыр бушлай ашатырга да тиеш булып, моның берсе дә булмаганга, ә аңа документлар сузып, «тоту шартларына карата бер дәгъвам да юк, өч тапкыр бушлай ашату оештырылды, барлык шәхси әйберләрем тапшырылды» дигәнрәк юлларга имза салырга әйтелә. Инде соң чиккә җитеп арыган, ач (ә ач кешенең ачуы яман!), ачуын көчкә тыеп торган шактый сабыр кешенең дә түземлеге төкәнә. Ул имза куюдан баш тартып, хөкем залында очрашырбыз, дип, чыгып китә.

Күпмедер вакыттан соң аның артыннан кунакханә бүлмәсенә барлык «аякланган» әйберләрен (флэш-туплагыч, документ тышлыгы эчендәге акча, командир сәгате һ.б.) китереп, үзара килешү төзелә. Ул килешү нигезендә, теге ике имгәк тә сактан чыгарыла, ә танышым исә хокук саклау органнары хезмәтенә дәгъва белдермәвен раслый. «Өч тапкыр бушлай ашавы» белән дә килешә… Безнең ил бит бу!..

Лилия ФӘТТАХОВА

Комментарии