Яңгыр кешесе

“Сәлам…” Тагын нәрсә дип язарга? Роза кулындагы телефонын тотып туктап калды. Нәрсә дип язып була соң? “Кайда син?” – дипме? Билгеле инде, эштә. “Нишлисең”ме? Эштә булгач, эшлидер инде. Сагындым дисә, ялганлый. Аннары андый сүзләр язарга кулы да бармый. Гомерендә бер тапкыр күргән кешегә алай дип язмыйлар. Ә нәрсә юлларга мондый вакытта? Сөйгән кешесе түгел ул аның, дус дип тә атап булмый. Хәтта танышлар рәтенә дә кертә алмый. Яңгыр эченнән көтмәгәндә килеп чыккан бер кеше.

Сәер. Болай итеп беркем белән дә танышканы юк иде әле Розаның. Гомумән, урамда танышканы булмады. Ул үзенең Рәмисеннән башка берәү белән дә кызыксынмады бит. Аның белән сүзгә килмәгән булса, бу сәер яңгыр кешесен очратмас та иде. Ә ул көнне, чынлап та, яңгыр котырып яуды. Бөтен күк йөзен каплап алган болытлар, әйтерсең Розаның бит алмаларыннан тәгәрәгән күз яшьләрен юып төшерергә тырышып, саф тамчыларын кызганмады. Урамда кеше аз иде. Хәер, бу вакытта халык үз өендә, җылыда, корыда йоклап ята, ял итә. Әмма Розаны берни куркытмады: эңгер-меңгер вакыт та, коеп яуган яңгыр да. Хәтта тукталышта берүзе басып торуы, соңгы автобусның инде күптән китүе турында да уйламады ул. Рәмиснең соңгы сүзләре, шулай каты бәрелүе исеннән китмәде, колагында янәдән яңгырады. Инде ярты сәгатьтән артык утыруын, чәчләренең, өстенә кигән юка җәйге күлмәгенең тәненә ябышуын, гәүдәсенең җил салкынлыгыннан калтырануын да сизмәде. Нәкъ шул вакытта үзенә эндәшкән ир-ат тавышыннан сискәнеп китте Роза.

– Үпкәңә салкын тидерәсең киләме? Әйдә, җылынып булса да чык, – дип юл кырыенда торган машинасына күрсәтте ир заты. Аның икеләнеп торуын күргәч: «Әйдә, юкса “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килмәгәе». Аны кулыннан ук тарта башлады. Роза, ирексездән, салонына кереп утырды. Монда, чыннан да, җылы иде. Өстендә пиджак та сизгәч, аңа тагын да җылырак булып китте.

– Бу вакытта берүзең нишләп йөрисең? Куып чыгардылар мәллә? Әллә адаштыңмы? – диде ир елмаеп. Үзе тәрәзәсен бераз ачып, тәмәкесен кабызып җибәрде. – Танышыйк булмаса, исемем Дилүс, ә син кем буласың, батыр туташ?

– Роза. Ул янында утырган 40-45 яшьләр тирәсендәге ирне күздән кичерде. Киемнәре чиста-пөхтә, кыйбатлы икәне күренеп тора. Үзеннән тәмле хушбуй исе килә. Күңелендә бераз курку хисе туса да, Розаның кире салкынга чыгасы килмәде. Аннары бу яңа танышы Дилүс тә кызыксыну уятты. Роза урыныннан кузгалырга ашыкмады.

– Нәрсә, җылындыңмы бераз? Монда ерак түгел бер кафе бар, бәлки, кереп капкалап алырбыз, син бу тәкъдимгә ничек карыйсың?

– Белмим… Ярар…

Каршысына китереп куйган ризыкларга Розаның тартынып карап утырганын күргәч, Дилүс елмаеп куйды.

– Ал, курыкма, сиңа дип алдым.

Берничә тапкыр алдындагы сырасын капкач, Роза, ниһаять, үзен иркенрәк тота башлады. Хәтта әле кайчан гына күңелен тырмап торган ачу катыш үпкә хисләре дә онытылгандай булды. Ничектер, башта килеп чыкмаган сөйләшү дә ялганып китте. Әле кайчан гына бөтенләй ят булган бу ир инде курку түгел, ә ышаныч тудыра башлады.

– Үзем Казанныкы түгел. Монда эш буенча гына. Ике-өч айга бер киләм, атна-ун көнгә. Менә дүрт көне узды инде, тагын берничә көннән өйгә.

Өйгә… Өй… Кинәт Розаның күз алдына әнисе, энекәше, үз өе килеп басты. Алар ничек икән анда? Кайтмаганына инде бер ай була, ә ул бөтенләй оныткан. Әнисе капка төбенә озатырга чыккач: «Кызым, синсез бик күңелсез. Озаклама, кайт, онытып бетермә, бик сагындыра”, – дип, баганага сөялеп, күз яшьләрен сөртә-сөртә озатып калган иде. Розаның бу уйлардан йөрәге кысылып куйды. Әнисе каршында булган гаеп хисе тамагына төер булып утырды.

Дилүс Розаны подъезд төбенә үк китереп куйды. Өйгә кергәч тә, кыз озак йоклап китә алмады. Әлеге очрашу, Дилүснең фикерләре, хисләре – барысы да буталды.

“Сәлам”… Роза бер язды, бер бозды һәм телефонын өстәлгә куйды. Бераздан янә алды. Нишләргә соң? Язаргамы, юкмы? Гомумән, кирәкме бу Розага? Башта Дилүснең тәкъдименә эченнән дә, тышыннан да каршы килде. Мондый уйны башына да китермәде. Ничек инде ул, 19 яшьлек тәртипле, акыллы кыз, кырык яшьлек өйләнгән ир-атның сөяркәсе була?! Акылга сыймаслык хәл! Мондый уй аны чиркандырды. Әнисенең күзенә ничек итеп карар?! Әмма хисләр ташкыны тынычланып, аның урынын акыл биләп, романтика пәрдәсен алып ташлап, ачы чынбарлыкка тәрәзә ачты. Ә чынбарлык, чынлап та, ачы. Әнисенең авыр хезмәттән ике баланы туйдырам дип эшләгәннән ярылып беткән куллары, инде сөяккә калып барган гәүдәсе, 9 яшьлек энекәшенең аяклары йөрмәгәнлектән елап шешенгән күзләре…

Уйлап карасаң, сайларлык әйбер бар, аның тәкъдиме дә алай начар түгел кебек. Яшәргә фатир табам, үзем түләп торам, ай саен акча бирәм, ди. Бары тик Казанга килгәндә каршыларга, күңелен күрергә, янәшәсендә булырга кирәк. Үзе дә, искитмәле чибәр булмаса да, ямьсез түгел. «Акчаның бер өлешен алып куеп, әнигә җибәреп торырмын, – дип уйлады ул. – Аз булса да ярдәмем тияр. «Каян» дип сораса, эшкә урнаштым, – дип әйтермен. Аннары үземә дә тотарга акча булыр иде. Их, чын шәһәр кызлары кебек яшәп карарга иде бер. Тәмле ризык, кыйбатлы косметика, клублар…”

Роза хыялларга батып, тынып калды. Кулындагы телефон экранына әлеге дә баягы «Сәлам”, «Очрашыйкмы?”, «Күрәсем килә”… кебек сүзләр язарга маташты. Тукта, ул бит аңа тәкъдим ясап, аның җавабын көтә. Бәлки, бары «Риза» дип кенә язып җибәрергәдер. Риза… Ә Рәмис? Әйе, аның холкы җиңел түгел, үзсүзле. Тик Роза үзе дә кимен куймый. Ни генә дисәң дә, Рәмис аныкы. Ничек яшәр Роза аннан башка?!

Роза урындыкка килеп утырды. Нишләргә соң? Кинәт ул сикереп торды да телефоныннан Дилүснең номерын бетереп атты. Булды. Дилүстә аның номеры юк. Хәзер инде Роза да бу яңгыр кешесенә шалтырата алмаячак. Җитәр! Ничек көтмәгәндә барлыкка килгән булса, шулай ук юкка да чыксын! Роза җиңел сулап куйды.

Биш минут та үтмәде, телефон уйный башлады. Кыз тораташ булып катып калды.

Телефон уйнады да сүнде. Бераздан янә уйный башлады. Роза акрын гына, курка-курка, трубканы кулына алды. Бу Рәмис иде. Ул елмайды.

– Әйе, тыңлыйм…

Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА

Яшьли сөйгән ярлар ятка кала…

Зәңгәр күлмәкләрнең чын зәңгәрен

Җилләр ала, җилгә элмәгез.

Яшьли сөйгән ярлар барыбер ятка кала

Яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез.

Бала йоклатучы хатынының инде ничәнче тапкыр шушы җырны җырлавын ишеткән Илназның тәне чымырдап китте: «Кем өчен өзгәләнә икән соң Гөлчәчәк бу хәтле, юкса яратышып өйләнешкәннәр иде бит, яратмый гына чыкты микәнни Илназга?» Инде ничәнче тапкыр бу сорауларны хатынының үзенә бирергә теләсә дә, тукталып калды: я шуннан үпкәләшеп китәрләр. Аның бер дә Гөлчәчәкне рәнҗетәсе килми иде. Тик сораулар бер-бер артлы аның күңел тынычлыгын алып, уена килә торды. Шикләнер сәбәп тә юк кебек иде Илназга: Гөлчәчәк сабыр, акыллы, беркайчан каршы сүз әйтмәс, гел ягымлы, мөлаем булып кала белер.

Алар икесе республиканың ике почмагына урнашкан районнардан, бер-берсенең күз алдында үсмәделәр. Өйләнешкәнче дә Илназ Гөлчәчәкнең үткән тормышы белән кызыксынуны кирәк дип тапмады.

Танышулары кызык кына килеп чыккан иде аларның. Илназ аягын авырттырып хастаханәгә эләкте, Гөлчәчәк алар палатасына әтисенең хәлен белергә килгән иде. Ул вакытта егет аның исемен дә белми калды, чөнки абзыйны Илназ кергәннең икенче көнендә чыгардылар. Чынлап танышу башкачарак булды. Ул беркөн, укудан соң, шәһәрдә үз йортлары белән торучы апаларына кунакка барырга булды. Язгы матур көн иде. Апасының кызы – туганнан туган сеңлесе дә аның кебек студент, бергәләп берәр кая барырбыз, дип исәпләде. Язгы табигать белән хозурланып хыялга бирелеп килгән егет, өйгә керүгә үк тиз генә түр якка үтмәкче иде, ләкин игътибарсызлыгы аркасында туп-туры идән астына егылып төште. Ярый әле яңа төзәлгән аягына зыян килмәде, сырты белән ниндидер йомшак әйбергә төште. Нәрсә булганын төшенер хәлгә килгәч, үзенең бәрәңге капчыклары өстендә ятуын һәм ике кызның гаҗәпләнүдәнме, куркуданмы чынаяк тәлинкәсе кадәр булып ачылган күзләрен күрде.

Кызларның берсе сеңлесе, икенчесе теге вакытта хастаханәгә әтисенең хәлен белергә килгән кыз иде. Ул арада апасының: «Келәт тәрәзәсеннән Илназның бик ашыгып өйгә кереп киткәнен күргән идем, әллә күземә күренде шунда бер җирдә юк», дигән тавышы ишетелде. Кызлар нәрсә булганын аңлап, кычкырып көлеп җибәрде. Апаларының бәрәңге чыгарып ятышлары икән, Энҗе иптәш кызын – Гөлчәчәкне дә булышырга алып кайткан. Кыз балкып елмайды. Энҗегә үзләренең таныш булуларын әйтте. Илназ бик урынлы килгән булып чыкты, тиз-тиз генә эшне бетерделәр. Чәйләр эчкәч, егет кызларны кинога барырга күндерде. Бергәләшеп кинога бардылар, аннан соң Илназ кызларны туңдырма белән сыйлады, юк-бар сөйләшеп урамда йөрделәр. Шулай итеп, кыз белән Илназ дуслашып китте. Матур гына йөреп, укып бетергәч өйләнештеләр, инде балалары бар. Нигә андый җырлый икән соң Гөлчәчәк? Шулай уйлап Илназ эчтән генә көйде, хатынына берни сиздермәскә тырышса да, элеккечә булып кала алмады, үз-үзен тотышы башкачарак була башлады. Шуның белән Гөлчәчәкнең дә күңеленә шик салды: «Бала булгач, мине яратмый башлады, ахры», – дип борчылды хатын. Шулай итеп, бер-берсенә аптырый-аптырый яши бирделәр.

Ниһаять, беркөнне Илназның шик-шөбһәләре таралды. Ул үзенең урынсыз шикләнүләре, юләр көнләшүләре өчен читенсенеп куйды.

Гөлчәчәк бала белән авылга әниләренә кунакка кайтып киткән иде. Илназ эштән кайткач кирәкле кәгазьләрен эзләп, өйнең астын-өскә китерде. Шкафның иң өстәге тартмасын ачып җибәрүгә, идәнгә бер кочак дәфтәрләр коелды. Илназ кызыксынып дәфтәрләрне кулына алды, бу хатынының көндәлекләре иде. Алар аңа хатынының 15 яшьтән башлап барлык тормышы турында сөйләп бирделәр.

Көндәлекләрдә сүз Гөлчәчәкнең тәүге саф мәхәббәте турында бара иде. Кызның эчкерсез яратуын аңламаган, төннәрен ялгыз гына мендәрен чылатып йокысыз үткәрүен төшенмәгән икән туң йөрәкле егет. Ул Гөлчәчәкне башкага алыштырган, инде әллә кайчан гаиләле булган. Гөлчәчәкнең хисләре шигъри юлларга салынган иде. Барлык дәфтәрләрне онытылып укый торгач, Илназ үзенә багышланганнарын да тапты. Гөлчәчәкнең иң җылы хисләре, назлы сүзләре белән тулы иде ул дәфтәрләр: «Мин дөньяда иң кадерле кешемне, насыйп ярымны таптым. Илназым миңа никадәр шатлык, бәхет, күңел җылысы, чын сөю бүләк итте. Беренче мәхәббәтем, аннан башка берәүне дә ярата алмам, дип өзгәләнеп үткәргән көннәрем, йокысыз төннәрем хәзер үземә көлке булып тоела. Үзеңне күрергә дә теләмәгән кешене ничек яратып булгандыр инде. Сабый чак, дөньяны якты төсләрдә генә күрә торган вакыт шул. Хәер, барлык иптәш кызлар да шулай җавапсыз мәхәббәт утында янды бит. Барысы да соңыннан үз бәхетләрен тапты, мин бәхетле, бик бәхетле!» – дип язган сүзләрне укыды Илназ. Икенче биттә, Гөлчәчәк әле җырлый торган җырның сүзләре Һәм «Бу җырның сүзләре бик дөрес, юләрләнеп борчылып йөрергә ярамый, чын сөю соңрак килә!» – дип язылган иде. Илназ сәгатькә күз салды, төн уртасы җитеп килә иде инде. Тиз-тиз генә таратып атылган әйберләрне җыештырды, дәфтәрләрне кире урынына куйды, өйдә тулы тәртип булдырды. Таң алдыннан гына йокларга ятты. Иртәгә Гөлчәчәк кайтачак, аны каршыларга барасы бар иде.

Илназ базарга чыгып, төрле тәм-том, Гөлчәчәккә искиткеч чәчәк бәйләме сатып алды. Чәчәкләрне суга утыртты да тиз генә табын әзерләде…

Комментарии