- 30.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Татарча сериал
(Повестьтан өзек. Әсәрне тулысынча «Серләр гәҗите»нең май ае саныннан укый аласыз)
Буран кичкә таба гына тынды. Телефон элемтәсенә дә зыян иткән, ахры, иртәдән бирле ул да эндәшми. Балалар гына юлга чыгып, машиналары ватылып ята күрмәсен, берүк. Ничә мәртәбә кәрәзле телефон алып кайтып бирделәр, ничек шылтыратырга икәнен дә күрсәттеләр, җаена һич төшенә алмады ул.
Көн әйбәт чагында таягына таянып ишегалдын әйләнә дә бит, комганын тотып хаҗәтенә дә чыга, тик бүген кар баскан ишегалдын чистартмый торып йөрерлек түгел.
Тугызынчы дистәне ваклап бара Хәния әби. Гомер сизелми дә үтеп киткән. Яшәгән кебек тә булмады. Үзе артыннан балалары картайды. Кызы, аның артыннан улы пенсиягә чыкты. Шулай да эшләүләрен дәвам итәләр. Дөньяның тишеге күп, күпме ямасаң да, ямап бетереп булмый. Алай гынамы соң, оныклары ир уртасы, бала атасы бит инде.
Әтиләре генә күрә алмады.
Яшь чагыңда бер дә картаймассың кебек икән. Башта үсеп җиткән кыз буласың килә, аннары кияүгә чыгасың, бәби табасың, аны үстерәсең, кеше итәсең, бераздан башлы-күзле итәргә тырышасың – артыңа борылып карарга вакытың да калмый, ә инде берзаман картлык килеп җиткән, якыннарың таралып, ялгызың гына торып калгансың…
Мондый көнгә калырмын дип уйлаган идемени ул?
Ярый әле Ания бар. Хәния ялгызлыктан интексә, Ания өйдәге ыгы-зыгыдан арыныр өчен чыгып китәргә урын, сөйләшергә кеше булганга сөенә. Бик бәхетле чагы аның, өе тулы кеше, балалары әйбәт. Хәниянең дә андый чаклары бар иде…
Рәхмәт яугыры, әнә капкадан Ания үзе дә кереп килә. Тәрәзәдән карап торган Хәния әбигә кулын болгады да, баскыч төбендә торган көрәкне алып, сукмак ясап алды.
– Нихәл, Хәния апакаем! – дип, керә-керешкә, көр тавышы белән, өйгә җан кертеп җибәрде ул. – Балалар кайткач, ишегалдыңны кәртинкә ясарлар әле. Менә әле юлда Хәлимәне очраттым. Нигә берүзе интегеп ята, кыш чыгарга булса да балалары янына китми, ялгыз кеше түгел бит ул, ди. Раузаңа да бармыйсың… Хаҗәтеңә урамга йөри күрмә тагын. Йөрәк өянәгең тотса, тиз генә күрүче дә булмас. Әнә югары оч Гыйздулла шулай гына харап булды.
– Йөри алганда чиләккә утырмыйм инде.
– Әйдә чәйләр эчеп алыйк әле. Син токмач ашы яратасың бит. Килен кисте.
– Яшь кешене мәшәкатьләмәсәң.
– Ул үзе дә токмачлы аш ярата. Бер дә авырсынмый. Аннан соң син бит аның яраткан укытучысы да.
Дөнья яңалыкларын сөйләшә-сөйләшә, кичке ашны ашадылар.
…Әй бу өйдә тормыш гөрләп торган чаклар бар иде. Ул вакытта җилнең капка баганасына бәрелүенә дә, тәрәзә пәрдәсе аша ай нурларының сүрән генә үтеп керүенә дә, тагын әллә нәрсәләргә игътибар да ителмәгән.
Пар канатлары иртә, бик иртә өзелде шул. Шулай буласын килен булып төшкән чагында ук сиздергән иде бит Аллаһы Тәгалә. Кыңгыраулы пар атларга җигелгән тарантаста гармун тартып туй төшкәндә, авыл уртасында арбаның күчәре сынып, туктап калдылар. Кәләш белән кияүнең каршына буш чиләк белән чыкмас өчен кара-каршы йорт ихатасыннан аларның үтеп киткәнен көтеп торган ике килендәш тә, юлда очраган кешеләр дә ах иттеләр. Яхшы фал түгел иде бу.
– Әллә бүтән көнгә калдырыйк микән? – диде Хәния.
– Укытучы Хәния белән агроном Әмирҗан, хорафатларга ышанып, туйны бозганнар икән, дип, райкомга ишетелсен дисеңме әллә?
– Син коммунист түгел бит.
– Коммунист булмаса, комсомол. Аның өчен икебезнең дә баштан сыйпамаслар.
– Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас. Алда нәрсә буласын Ул гына белә, – диде нәрсә булганын белергә килеп җиткән әтисе. – Сез барыбер Аллаһ каршында ир белән хатын бит инде.
Язылышырга барыр алдыннан, ул аларга яшереп кенә никах укыткан иде.
Матур итеп яшәп киттеләр. Бер-бер артлы яшь ярым аермасы гына булып уллары, аннан соң кызлары туды. Башта зур тоелган каенана-каената йорты кысынкыланды.
– Болай яшәп булмас, – диде Әмирҗан. – Башка чыгу турында уйлыйк. Энекәшнең дә өйгә килен төшерер вакыты җитә.
Иренең бу теләгенә Хәния бик сөенеп риза булды.
– Сезнең авылга эш тәкъдим иттеләр әле. Син ничек уйлыйсың?
Сораган була тагын. Уйлап та торасы юк. Андагы мәктәп тә мондагы кебек җидееллык кына түгел. Шулай булгач, үзенә дә эш ягы хәл ителде дигән сүз. Иң мөһиме, әти-әнисе янында була!
Әти-әниләренә якын булабыз дип сөенә-сөенә, йорт җиткерергә тотындылар. Нәрсәгә кирәк булды инде мунча дигәне? Әти-әнисенеке дә бар иде бит. Анда болай да гаилә ишле, җылысы аз кала, имеш. Мунчага бурага дип киткән җиреннән үз аягы белән кайтмаячагын белгән булса… Кайда абынасыңны белсәң, салам җәеп куяр идең…
Сизде бит ул үләсен Әмирҗан.
– Төшемдә коега төшеп киттем, озак яшәмәм, ахры, балаларны кеше итәргә тырыш, – диде.
Мунча өлгертергә тырышуы да үзем исән чагында булдырыйм дип әйтүе булгандыр.
– Әйләнеп яткан саен күргән төшең белән куркытып торма әле, – дигән иде Хәния.
– Син алай да Кәнифәттәйгә хәер кертеп чыгарсың әле.
Хәерен дә бирде Хәния, тик шулай да күңеленә нишләптер шом кереп калды. Теге чагында арба күчәре сынгач та, йөрәге әллә нишләгән иде.
Гомерең бетсә, аңардан күпме саклансаң да, котылып булмыйдыр, шул. Әйбәт кенә барган машинаның бер як тәгәрмәче дә тиккә генә юл кырыендагы канауга кереп батмагандыр. Тәгәрмәч астына бүрәнә тыгарга да, бер башы Әмирҗанының башына шап итеп бәрелсен өчен машинага кузгалып китәргә дә әҗәл үзе кушкандыр…
Аның үлемендә бергә барган Муллаянны гаепләргә маташтылар. Рульдә ул булган бит! Гаеплене эзлибез дип, мәетне өйдә яткырып булмый, аны җир куенына урнаштырырга кирәк! Ә аннан соң, каберен казып тикшерер өчен, аңардан рөхсәт сорарга килделәр.
– Аңа карап, ул барыбер терелми бит. Мин аны күмгәндә бер тапкыр үлдем инде. Хәзер икенче тапкыр үтермәкче буласызмы? Без аны җиренә җиткереп, тиешенчә җирләдек. Җир астыннан тартып чыгарганыгызны карап торырга йөрәгем чыдармы? Минем ике баламны үстерәсем бар. Аларны кызганыгыз… – диде ул.
Иренең үлеменә сәбәп булган бүрәнәләргә ул озак кагыла алмады.
– Безгә сат, яккан мунчабыздан калдырмабыз, – дигәч, күршеләренә сатып җибәрде.
Рәхмәт яугыры, сүзләрендә тордылар, тик ул мунчага да шактый вакыт кермәде әле.
– Бүрәнәнең гаебе юк. Әмирҗан сез рәхәтләнеп юынсын өчен алып кайткан бит, аның рухы рәнҗемәсен, – дигәч кенә керә башлады.
Хәнияне кияүгә сораучылар булса да, Әмирҗанны алыштырырдае күренмәде. Шулай гомер үтте. Балалары урта мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга киткәч кенә, әтисе:
– Кызым, үзем исән чакта, сине башлы-күзле итәсем килә, – дип ычкындыра башлады. Хатыны үлгән Миргарифанны Хәния өчен кулай күрде ата кеше.
Миргарифан да: «Өйләнсәм, бары тик Хәниягә генә өйләнер идем», – дигән сүз ишеттерде. Миргарифан бер елда өч мәет – башта әнисен, аннан соң әтисен, аннары хатынын җирләде. Хатыны юк-бар кием белән гомер буе фермада сыер савып, салкын тидерде, шунлыктан балалары булмады. Ирнең салдым белән дуслыгы юк, күзләренә сөйкемсез үги ана булып күренердәй балалары да юк, шуңа күрә Хәния тәвәккәлләде. Бу юлы ат белән түгел, матайга утырып килен булып төште. Аны энесе Фаилнең хатыны Кәримә озата барды. Күптән хатын-кыз кулы тимәгән шыксыз өй эчендә өстәл әзерләгәндә, Кәримә:
– Ничекләр яшәрсең икән монда, Хәния апа? Әллә кире кайтасыңмы? – дип пышылдады.
– Яхшы түгел, Кәримә. Бер ел эчендә өч мәетне озаткан ирнең эчеп эштән чыкмаганына рәхмәт, диген. Син лутчы миңа булыш.
– Менә дигән йортың була торып, шушында яшәрсеңме икән?
– Әткәй риза түгел бит.
– Ул әйтер инде. Сиңа яшисе бит.
Миргарифан аның өендә яшәргә каршы түгел иде, тик Хәниянең әтисе:
– Юк, кияү, безнең нәселдә йортка кертүчеләр юк, – дигәч, аптырабрак калса да, берара уйлап йөргәннән соң:
– Иллә дә дөрес әйтә бит бу бабай, – дип аның белән килеште.
Хәниянең кызы Рауза әнисенең кияүгә китүен ишеткәч, башта утырып елады, аннан соң үзенең каршы килмәвен әйтеп хат язды. Тик менә улы Рүзәл генә… Ул әнисенең бу адымын аңлый да, гафу да итә алмады. Каникул вакытында да аларга түгел, әбисе белән бабасына кайтты.
– Әнине мин карый алмыйммыни, – дип үпкәләде.
Тора-бара тормыш үз эзенә кайтты. Соңыннан өйләнеп яши башлагач, аңлады тагын, үзенең ул чагындагы җүләрлегеннән көлеп йөрде.
Миргарифанның бик тә бала сөясе килсә дә, насыйп булмады.
– Гаеп миндәдер, озак ялгыз яшәү сәбәптер… Бала табардай кешегә өйлән, – диде Хәния.
Миргарифан кырт кисте.
– Хатын ул сыер түгел, сөтне аз бирә дип алыштырырга. Миңа хәзер кырык яшь, ул бала егерме яшьтә чагында, мин алтмыштан узган булам, аны аякка бастырып буламы әле, юкмы. Синекеләр булгач, җиткән, – диде.
Чыннан да, Раузасы улын бер яшьлек чагыннан һәр җәй көне кайтарып куйды, алар шул баланы икесенең уртасына салып йоклаттылар, аның белән мәш килделәр. Икенчесен дә шулай үстерделәр.
Миргарифанның тазалыгы беткәч, йортта малны бетерделәр. Әзер ризыкны малларга салырга да ир-ат кулы кирәк. Ә гомер буе баганага менеп, өскә карап электр чыбыгы сузып йөргән иренең умыртка баганасына зыян килеп, куллары берзаман кашык та тота алмый башлады. Яшь баланы караган кебек тәрбияләде, кашыгына кадәр тотып ашатты ул аны.
Бу көчсезлегеннән утырып елаган чаклары аз булмады ирнең.
– Аллаһы Тәгалә моны нинди гөнаһым өчен бирде икән, кулым тотса, бауга үзем үк менәр идем, кулым эшләми шул, – дип сыкранды.
Әзмәвердәй ир чалбар төймәсен дә төймәли алмагач, елар да шул.
Инде ул да юк.
Икенче ир, ничек кенә яхшы булса да, яшь чагыңда сөеп-яратып чыккан ирең белән чагыштырганда, ямаулык кебек кенә икән ул. Кем белә, исән булса, Әмирҗанының да кадере кимеп, ямаулык хәленә дә калган булыр иде… Аңа кияүгә чыкканда ук җаны икегә бүлгәләнгән иде бит инде. Ярату ул гөл кебек – гел ашлап, вакытында суын сибеп, карап, тәрбияләп торырга кирәк. Тормыш кайчагында фәрештәдәй ирләрне дә боза. Әмирҗан бозылырга өлгермичә калды. Әнә бит, аңа ике тамчы су кебек охшаган, «Мин сине карый алмыйммыни», – дип янына кайтмыйча, чәчләрен агарткан улына да сыя алмый.
Начар түгел аның балалары, түгел… Әниләренең хәлен белешеп торалар, больницасына салып дәвалыйлар, теш табибы булган килене дә тешен карап кына тора, кайтканда кирәкле җиһазларын алырга онытмый. Ерак дип тормыйлар, аена бер-ике тапкыр булса да, мунча керергә, дип, машина белән кайтып алалар да икенче көнне үк кайтарып куялар. Бу балаларны начар дип буламыни?
Яшәве дә озаккарак китте. Нәселләре озын гомерле шул аларның. Берсен дә борчыйсы килми үзе. Таякка таянып булса да йөри бит әле, үзе әзерләп ашый ала, күзе күрә, Аллага шөкер.
Кайтып алдылар аны быел да. Башта мунча керергә генә дип. Соңыннан улының:
– Әни, быел бездә кыш чыгарга уйламыйсыңмы соң? – дигәненә каршы бер сүз дә әйтмәде.
Узган елны кыш чыгарсың дип алып киткән Раузасында да тора алмаган иде. Үз кызы бит, килен дә түгел. Бүлмәнең берсен аңа бирделәр. Риза да булган кебек иде. Әзер ризыкны аша да, кирәк булса, телевизор кара, китап укы, тик тора белмәсәң, бәйлә.
– Әни килгәч, Коръән укытып алырмын, дигән сүзем бар иде, – дип, берничә әбине җыеп, Коръән укытты Рауза.
Рәхмәт яугыры, дога кылганда, урыс кияве дә башына түбәтәй киеп, битен сыпырып утырды. Тик бөтенесен озатып бетергәч, ишек төбендәге көзгедә чагылган кияүнең шәүләсен күреп, Хәния имәнеп китте. Урыс кияү чукына, ә иреннәре «слава богу» дип пышылдаганны аңлатып кыймылдыйлар иде…
Сәмига СӘҮБАНОВА

Комментарии