Хәлең ничек, дип ник сорыйсың…

– Исән-сау кайтып җитегез, кайтып җиткәч хәбәр итәрсез.

Әхтәм, машина ишеген ачып, Рузиләнең иңнәренә кагылды. Хатын, сүзсез генә, башын селкеп куйды һәм аңа күтәрелеп карады. Аларның күзләре очрашты. Никадәр ярату, сагыну сагышы иде ул күзләрдә. Сеңлесенең йөгереп чыкканын күреп, Рузилә машина ишеген киңрәк ачып куйды.

– Апа, нигә кунарга калмыйсың соң, иртүк китәр идегез әле, сыерың да юк бит инде быел. Килгән саен сыер саварга, дип әйтә идең. – Рәзинә апасына күчтәнәчләр сузды: – Кайткач, чәй эчәргә күршеләрне дә чакырасың бит син, – дип тагын кабатлап кунарга кыстады.

– Ярый, сеңлем, үпкәләмә инде, ерак юл бит, кайтып та җитәсе бар, көн кыска хәзер. Мин әле киләм бит. Әлфиямнең табар вакыты җитеп килә, шунда озаккарак килермен. Сау булыгыз, үзегез кайтыгыз.

Шәһәр авыл түгел шул, машина йортлар арасыннан чыкты да югалды, артыннан карап калып та булмады. Әхтәм дә, Рәзинә дә өйгә керергә теләмичә, бераз басып тордылар. Бүген алар бердәнбер улларының елын үткәрделәр. Соңгы елларда андый мәҗлесне үткәрү – гөнаһ, дисәләр дә, улларының рухы рәнҗеп ятар, диделәр. Баланы мәңгелеккә югалтуның ни икәнен ата-ана гына белә шул.

– Керик, җыештырасы да бар, – диде Рәзинә, – башка туганнар да китәргә җыенадыр.

Ир, берни дәшми, аңа иярде. Лифт төймәсенә баскач та, уйларыннан аерыла алмады Әхтәм. Менә шулай инде 35 елдан бирле, Рузиләне озаткач, истәлекләргә бирелә ул.

…Алар күршеләр булып үстеләр. Һәрбер йортта алтышар бала – өчәр малай, өчәр кыз. Әниләре, алмаштырышырбыз гына инде, барыбер алар бергә, дип көләләр иде. Әхтәм белән кызларның олы абыйлары Нургали дуслар иде, шуңа ул гел аларда булды. Нургали белән уйнаса да, эшләсә дә, күзе гел Рузиләдә иде аның. Дуслыктан мәхәббәткә бер адым, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Рузилә егетне армиягә озатып калды, көтеп алды. Көзгә туй ясарбыз, дигәндә, кыз артыннан шәһәрдә эшләп йөргән Җәүдәт исемле егет йөри башлады. Рузилә никадәр генә каршы килсә дә, егет бирешергә теләмәде. Ике мәхәббәт арасына кермә, дип, күпме генә үгетләсәләр дә, Әхтәмнең дуслары белән Нургали абыйсы тотып кыйнасалар да, файдасы булмады. Ахырда инде көзне көтмәскә булдылар, шыпырт кына өйләнешергә җыенганны Әхтәм иң якын дустына гына сөйләгән иде. Ә ул кызның кайда буласын һәм кайчан Әхтәмнең киләсен Җәүдәткә сөйли. Шуннан соң теге «дус» Әхтәм белән барасы урынга үзе Җәүдәт белән барып, капка төбенә Әхтәмне көтәргә чыккан Рузиләне утыртып китә. Кыз машинага утыргач кына анда Җәүдәт икәнлеген белә, тик берни дә эшли алмый.

Аны күрше авылга алдан сөйләшеп куелган туганнарына алып китәләр. Машина аларны озаткач, киредән борылып, Әхтәмнәргә кайта. Егет аның соңга калып килүенә ачулана, билгеле инде, кыюлык өчен бераз капкан да була. Шуннан соң «дус» егет Рузиләнең Җәүдәткә чыгуы турында сөйли. Ничек инде шул кадәр яратышып йөреп, ул башка егеткә кияүгә чыгарга тиеш, дип уйлый Әхтәм. Ачуыннан тагын аракы эчә, аннары кыз йортына барып, апасының киемен киеп чыккан Рәзинәне кычкыртып алып китәләр. Алар кайтканда инде никах укырга мулла чакырылган була. Киленне каршы алалар, Рәзинә инде тынычланган була, каршылык күрсәтми, чөнки Әхтәмне үзе дә бик ярата ул.

Ике кызларының берьюлы юкка чыгуына аптырап, таң аттыра ата белән ана. Иртән ике кызга да килешергә киләләр. Элек бит хәзерге кебек алдан кыз кулы сорарга килеш юк иде. Кызлар шулай төнлә китеп баралар иде. Нишлисең инде, риза булсаң да, булмасаң да, аларга никах укылган, алар кияүдә.

– Йа Раббым, – дип уйлады Гөлфизә, – икесе беркөнне кияүгә чыгу яхшы фал түгел инде, кайсы гына бәхетсез булыр икән?

– Алай юрама инде, әнисе, икесе дә бәхетле булсын иде, әле бит тагын бер кызыбыз үсеп килә, апалары аның өчен үрнәк иде, – дип, хатынын тынычландырырга тырышты сабыр Нурислам.

Кызлар, кияүләр туган йортка килеп-китеп йөрделәр. Алай да Әхтәм сирәгрәк барырга тырышты, Җәүдәтнең масаючан йөзен күрәсе килми иде аның, янәсе, әйттем бит, теләгемә ирештем, дигән кебек. Рузиләнең һәрвакыт күзләре кызарган була. Кызганып, йөрәге телгәләнә Әхтәмнең. Кайчагында, әллә урлап Себер ягына китимме икән, дигән уй да килә башына. Тик Рузилә риза булмаячак, ул бит сеңлесен ярата, аны гаепләми дә бугай. Әхтәм Рәзинәне яратмады, хәтта ярата да алмады, күз алдында гел Рузилә торды. Аны күргән саен, «Хәлең ничек?» – дип сорый ул. «Яхшы», – дип, бер сүз белән генә җавап бирә Рузилә. Ә бер очрашкач:

«Зинһар өчен, хәлең ничек, дип сорама,

Хәлләремне белмисеңмени?

Йөрәгемнең әрнеп януларын

Күзләремнән күрмисеңмени?» – дип җавап бирде. Аннары: «Очрашканда, мине күрми үт, миңа сүз әйтмә», – диде.

Аңлады Әхтәм, барысын да аңлады. Шәһәргә китәрләр дә, тынычлап яшәрмен, дигән өмете дә акланмады – Җәүдәт авылдан китмәде, эшеннән үк чыгып кайткан иде бугай. Әнисе йортында яшәргә калдылар. Инде һәркөнне Рузиләне күрмәс өчен, авылдан Әхтәм чыгып китте. Шәһәргә барып урнашкач, Рәзинәне дә янына алды. Авылга сирәк кайттылар. Ике гаиләнең дә башта уллары, аннары кызлары туды. Балалар авылда әбиләрендә бергә үстеләр, дус, тату булдылар. Кышкы каникулда авылдагыларны да шәһәргә алып килделәр.

Барысы да җайланып бетте дигәндә генә Җәүдәт вафат булды. Рузилә авылда ялгызы калды, балалары да үсеп, гаилә корып аерым яшиләр. Әхтәм белән Рәзинә гел кайтып булыштылар. Ике туган, ни генә булса да, араларын суытмадылар. Әниләре шундый тәрбия биргән иде шул аларга. Бер йөрәккә алты баланың кайгысын да, шатлыгын да сыйдырган ананың олы улы Нургалине җир куенына салганнан соң кинәт кенә үзенең дә йөрәге тибүдән туктады. Менә ике ел үткәч, Рәзинәләрнең улы да мәңгелеккә китте. Гаиләгә килгән кайгылар туганнар арасын тагын да якынайтты. Адәм балаларын Аллаһы Тәгалә сыналырга гына яраткан шул.

Иңнәреннән сөеп озатып калган Әхтәмне юл буе уйлап кайтты Рузилә. Бик хәсрәтле чаклары шул, 41 шырпы кадалган чак, берәм-берәм коелса да, ул шырпының берсе гомерлеккә кала, диләр. 35 ел элек сеңлесенең Әхтәмгә кияүгә чыкканын белгәч башта әрнеп еласа да, ахырда: «Ярар, барыбер гомер буе аны күреп яшәрмен», – дип уйлаган иде ул. Шөкер, ул гел янәшә булды. Ә сеңлесе аның белән бәхетле булдымы икән соң? Моңарчы сораганы юк иде, сорарга микән әллә?! Юктыр, мөгаен, үзе бит Әхтәмнең: «Хәлең ничек?» – дигәнен яратмый иде. Бергә генә яшәсеннәр, берүк, исән генә булсыннар, тагын кайгылар күрмәсеннәр. Ә Әхтәмнең үзен һаман да яратып яшәвен күңеле белән тоя ул, кияү итеп кенә күрсә дә, барыбер аның күңел җылысын тоеп яшәү аңа рәхәт.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Комментарии