Гөнаһларны барыбер түлисе

Гөнаһларны барыбер түлисе

Әллә ничек булды язмыш. Язмыштырмы, ялгыштырмы?

Үткәннәре исенә төшсә, Зөләйха тетрәнеп куя. Барлы-юклы бер сәгать эчендә агарган чәчләр…

Зөләйха белән Ранис – икесе ике мәктәптән булып, икесе дә иң алдынгы укучылардан саналалар иде. Икесе дә математиканы өстен күрделәр. Менә шул өстенлекләре нәтиҗәсендә, аларга слетта катнашырга туры килде һәм шул көннән алар аерылгысыз дуслар булдылар. Дуслыклары мәхәббәткә әйләнде.

Зөләйха – әти-әнисеннән яшьли ятим калып, әбисе белән үскән кыз. Бер-берсен өзелеп сөйгән әти-әнисе, бер-бер артлы, бакый дөньяга күчтеләр. Башта әнисе үлде. Хатынын югалту ачысын ир йөрәге күтәрә алмады.

Сигезенчене тәмамлагач, Зөләйха журналистлыкка укырга керде. Ранис, шоферлыкка укып, колхозда эшли башлады. Ял көннәрен, бәйрәмнәрне алар түземсезлек белән көтеп алдылар. Бер-берсенә булган мәхәббәтләре шул кадәр көчле, аерылган минутларыннан ук бер-берсен юксына башлыйлар иде. Зөләйханың: «Әллә укуымны ташлап кайтыйм микән», – дигән вакытлары да булды. Ташласаң, ояты ни тора. Укырга булгач, укырга!

Зөләйха, беренче курсны тәмамлап, җәйге каникулга кайтты. Алар һәр кичтә бергә булдылар.

– Минем синнән башка бер генә көн дә торасым килми. Дөньядагы иң матур күзләр, озын толымнар, татлы иреннәр синдә генә, кадерлем. Мин сине үлеп яратам һәм беркемгә дә бирмәячәкмен.

Ранисның шул сүзләре бүгенгедәй исендә Зөләйханың.

Каникуллар сизелми дә үтте.

– Син инде китәсең, Зөләйха. Нигәдер йөрәгем өзгәләнә, нигәдер авыртып сызлый, сулкылдый. Мәңгегә аерылышмыйбыз бит, әйеме, матурым.

– Юк, юк, мәңгегә түгел, сине сагынуым чиктән ашкан саен кайтачакмын…

Район үзәгенә баргач, Ранис бер кешене таптатты. Юл аша чыга торган җирдә берәү машина каршына атылып килеп керде. Бик тә кызу килгән машина аны бәреп тә екты. Эх, кайларга ашыктың соң син, кеше?

Ранис нинди тизлек белән килгән булса, туктамыйча, шул тизлектә китеп тә барды. Кайткач, елгага төшеп, тәгәрмәчләрен юды, шикле эзләрен бетерде. Аны эзләп килүче дә, шик астына куючы да булмады. Кеше таптаткан көнне урамда бер кеше дә булмаган, күрәсең. Машина номерын да күреп калмаганнар.

Бу аянычлы хәл турында ул бары тик Зөләйхага гына әйтә алды.

– Больницага илтәсең калган, – диде кыз. – Бу синең иң зур ялгышың.

«Шахтада акчаны көрәп алалар икән. Торырга урын да бирәләр, диләр. Шунда барып урнашам да, укуы беткәч, Зөләйханы да чакыртам», – дип, Ранисның колхоз белән алыш-биреш ясап, читкә китәргә уйлап йөргән көннәре. Район үзәгендә йомышларын бетергәч, поезддан Зөләйханы каршы алырга булды. Шимбә көн ич. Сөйгәне кайта.

Поезд нигәдер соңга калып килде.

«Юлга чыгарбыз да машиналарга кул күтәрербез», – диде Ранис. Машиналарга утырып, төшеп калып, тагын утырып, юлның яртысы үтелде. Алар урманга якын булган, кирпечтән ясалган тукталышта тагын машина көтәләр. Җәяү китсәң ерак, көне дә салкын, үзәгеңә үтә торган җил. Тукталышта ышыграк.

Урман ягыннан бер көтү этләрнең килгәне күренде. Зөләйха:

– Этләр үтеп киткәнче, тукталыш өстенә меник, бәлки алар котырган этләрдер, – диде.

– Монда килмәсләр әле, этләрдән дә куркып торырга. Үтәрләр дә китәрләр.

Ранис монда тагын да зур ялгышлык эшләде. Эт дигәнең бүреләр булып чыкты. Алар туп-туры тукталышка килеп җиттеләр. Бер зурысы Ранисның аягыннан эләктереп тә алды. Егет шул мизгелдә Зөләйханы тукталыш түбәсенә тотып атты, ә үзе менә алмады. Көтүе белән килгән ач бүреләр аны аяктан ектылар. Мондый чакта көчлеләр дә көчсез кала икән.

Бүреләр Зөләйханың күз алдында Ранисны ботарлап ашап бетерделәр һәм үз юллары белән китеп бардылар. Зөләйха куркуыннан дер-дер калтырый иде. Юк-юк, моннан да куркыныч мәхшәрнең булуы мөмкин түгел.

Зөләйха үзенең тукталыш өстендә икәнен онытты. Үзәк өзгеч тавышлар белән кычкырып еларга, көләргә тотынды. Торып басып, кулларын бутый-бутый өзгәләнеп кычкырды. Тукталыш аның гомерен саклап калды, тик Ранис кына юк. Бары тик сөякләре генә утырып калган иде.

Шушы вакыттагы кичерешләр, ялгыш йоклап китеп, минут эчендә күрелгән төш кенәдер кебек тоелды. Юк шул, төш булмаган. Бу чынбарлык.

Шул чак еракта дүрт яктырткыч күз күренде. Менә ике зур машинадан дүрт-биш кеше төшеп, монда булган хәлгә аптырап карап тордылар. Зөләйханы тукталыш түбәсеннән чак төшерделәр. Аның чәчләре кар шикелле ап-ак булган иде.

Үз-үзен белештермичә үткән бер-ике ел, больницаларда ятулар – барысы да булды. Тора-бара Зөләйха үз хәленә кайтты, ләкин укуын дәвам итәрдәй көч юк иде анда.

Еллар үтте. Менә хәзер үткәннәрне уйлап, ялгызы гына гомер көзеннән атлап барышы.

Бер нәрсә дә Аллаһы Тәгалә хозурыннан башка үтми. Бу Раниска бирелгән җәза, теге вакытта яшереп калдырган юл фаҗигасенә түләү булгандыр. Ранис аркасында бер гаепсезгә биш ел утырып кайткан абзыйның каргышы дими, ни дисең?

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара бистәсе

Комментарии