- 29.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Татарча сериал
Ул ята. Сиксәнне ваклап, туксанны тутырганда үз-үзен йөртеп, кирәкле йомышларын үти ала иде әле Сәкинә әби.
Кинәт кенә күзен ачты да, бернинди хәрәкәт ясамыйча, ап-ак түшәмгә текәлде, әнә шулай итеп аңына килде ул. «Нәрсә булды миңа, нишләп бер җирем дә авыртмый? Нигә монда соң мин?»
Хәер, аңа кайда да бер. Үз нигезеннән бөтенләй куптарып алып килде аны олы кызы, уртанчысы дәшмәде, төпчеге үкси-үкси елады. Кызларының өчесендә дә күченгәләп, калган гомерен этә-төртә дигәндәй үткәрергә мәҗбүр булды карчык. Шулай үткән гомерен уйлап алгач, нигә мин монда соң әле, дигән уй тагы борчый башлады аны. Тирә-як ап-ак түшәм, тәрәзәдән көннең яктылыгы чекерәеп керә, күзләрне авырттыра, әйтерсең ул яңа гына караңгы кар базыннан чыккан. Күзе күз әле, нигә менә бер җире дә авыртмый икән соң, шуңа аптырап, аяк-кулларын селкетеп алырга уйлады, юк, бик авырайган алар, селкетеп тә булмый. Башына әйтерсең таш бәйләгәннәр, бер генә дә уй уйларлык маниры юк, хәтта башын борып карарлык та хәле юк. Менә шуннан соң авырту тойды да инде ул үзендә.
Сөйгән кешедән күз китми, авырткан җирдән кул китми дип юкка әйтмиләрдер инде ул, авырткан җирне дә тиз генә «аллай» диеп тотып алабыз бит. Авырта-нитә калса, гомер буе «әнәлгин» дигән даруны үз итте карчык. Ул аны үзенең иң якын ярдәмчесе – «духтыры» итеп яшәде: теше сызласа да, башы яки эче авыртып алса да, тиз генә шул ярдәмчесен авызына каба да, суыргалап, тәмләп йөри торгач, йотып та җибәрә иде шуны. Ә хәзер ярдәмчесенә үрелергә уйлагач, кулын кесәсенә таба китерә алмады, куллары да бик авырайган иде, җитмәсә элеккечә түгел, гел башка төрле итеп, үзәккә үтеп сызлыйлар. Шулай да бар көчен җыеп, уң кулын башына таба китерде дә битен капшады һәм әби үзенең йөзен танымады. Куллары белән көн саен бисмилла әйтеп битен сыпырган йөзе түгел иде ул: «Әй Аллам, әллә күршедә яткан марҗа карчыгы булдымы икән ул?» – дип, тагы көч-хәл белән уң кулын түбән төшерде дә, берни аңламыйча, тып-тын гына ята бирде.
Шул чак ак халатлы бер кыз килеп: «Уяндыгызмы, Сәкинә әби, ничек хәлләрегез? Озак йокладыгыз, бик озак!» – дип җылы йомшак куллары белән аның беләгеннән тотып алды да кинәт бик каты итеп чеметтерде һәм ул тагын күзләрен йомды.
…Ала казларын барларга су буена төште Сәкинә. Аларны тар сукмактан өйләренә таба куып җибәрде дә киредән су буена йөгерде. Йөгерә-йөгерә башындагы ал яулыгын сыпырып алды да куенына кыстырып, ашыга-ашыга, шарламага таба үтте. Шарламадагы ташлар аның аякларын бер дә авырттырмыйлар, көн дә казларын куып йөреп ияләшкән инде ул, эчкәрәк – тез тиңентен җиргә керде дә, итәкләрен бөрмәсенә кыстырып куеп, чиста көмеш су белән башта кулларын, терсәкләрен юды, аннары тагы куллары белән кушучлап чумдырып алып битен юды, шуннан, иелгән килеш, суга карап тынып калды. Су да тынган һәм аңа үзенең бөтен гүзәллеген, нәфислеген күрсәтеп елмая кебек иде. Сызылып киткән дугадай кашлар астындагы коңгырт күзләрнең нуры балкый, уймак кебек иреннең читенә елмаю килеп кунган, әтисенеке кебек кылыч, ләкин нәфис борыны гына нигәдер озынаеп киткәндәй тоелды аңа. Шул борыннан тып итеп тамган тамчы кинәт, көзгедәй су өстендә вак кыйпылчыклар ясап, серле дулкын таратты, үзе дә көтмәгәндә уң кулы белән чап итеп су өстенә сукты да кычкырып көлеп җибәрде.
«Кыдый, су җегетен күрдең мәллә, ник көләсең?» – диде аңа атын җигеп, мичкә белән суга төшкән Шаһие. Җәмәгате, күрәсең, сөйгәненең һәр хәрәкәтен күзәтеп торган икән бит, бәхет чүлмәге. Әйе, Сәкинә Шаһидулласына никахтан соң шулай диеп яратып дәшә иде шул – «бәхет чүлмәгем!» Әйе, бик бәхетле яшәде алар, чүлмәк зурлыгында гына булган парлы тормыш бары унсигез генә ел. Шаһие аны байтак еллар ялгызы яшәтте бит, бик иртә ташлап китте, мәрхүмкәе, менә инде ялгызы гына туксанны тутыра бит.
Әби, күзен ачып, ак түшәмне күрүгә үк, үзенең төшләнеп ятуын абайлады, «Һе, мине бәхет чүлмәгем үзе янына чакырмады бит, яшим икән әле яшим, үлмим мин. Мин исән әле, ишетәсезме?» – дип кычкырды да, ләкин тавышы чыкмады, берсе дә аңа җавап бирмәделәр. Бераздан: «Әни бәгърем, җаным, нәрсә кирәк, нидер әйттең, ахры», – диделәр ананың һәр хәрәкәтен барлап, карап утыручы кызлары.
«Менә сиңа, йөзем үземнеке түгел, кул-аяклар тыңламый, хәзер тавышым да юкмыни? Әй Аллам, нигә бу кадәр сыныйсың син, мин – адәм балаңны, болай да аз күрмәдем бугай инде? Әтисез калып ятим үстем, яшьлектә ачлык белән интектем, аннан соң сугыш әчесен күрсәттең, ятактагы әниемне җиде ел карадым, олы бала булгач, эне-сеңелләремә апа да, әни дә булдым, инде кырыкта – картаеп кына ир чырае күргән идем, аны да тартып алдың. Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм, өч кыз бала бирдең, карый көнемдә алар янымда. Кияүләр, оныклар бирдең, рәхмәт үзеңә. Йә инде, тагын сыныйсыңмы мине? Әй Раббым, бу юлы да сынмасам, сыгылмасам иде, үзең көч бир миңа!» – дигән уйларын йомгаклап, күзләрен йомды ана. Елап, үксеп беткән күзләре белән әнисенең авызына карап торган төпчеге, ачыргаланып: «Әни!» – дип, янына килмәкче иде, апалары якын җибәрмәделәр. «Җылак тәре, әни янында җылама!» – дигәннәрдер.
«Әй төпчегем, бигрәк иркә үсте шул, йомшак күңелле ул, җитмәсә гел үземә охшаган, чәче дә озын, чәч юлын уртадан ачып йөри, минем кебек. Апалары кызлар алып кайтса, төпчегемдә бер малай бар, яратам да инде шул сабыйны, Шаһиема охшатып яратам бугай мин аны».
«Суфыя абыстай килде!» – дигәнгә Сәкинә әби күзен ачты. Төпчегенең әллә нинди сәер йөзен күргәч, аптырап, апаларына күз салды, башларына яулык бәйләп утырган кызлары абыстай килүгә сикерешеп тордылар да, аны җитәкләп диярлек әниләре янына алып килделәр.
«Әллә минем хәлем авыр диеп, «Йәсин» чыгарга чакырганнармы абыстайны? Юк, юк, мин үлмим бит, Шаһием миңа төшемдә, «әйдә» димәде бит, хәтта кулын да сузмады, миңа иртәрәк әле үләргә!» – Сәкинә әбинең бу сүзләрен берәү дә ишетмәде. Суфыя абыстай әби янына килеп аңа күз салуга, әстәгъфируллаларын әйтә-әйтә чүт чыгып йөгермәде, кызлары юлына аркылы баскач, базмады, ахры. Әбинең: «Ник бик куркасың, Суфыякаем, мин бик ямьсезмени?» – дигән сүзен яшьтәше аңламау түгел, ишетмәде дә. Әниләренең ымлавына олы кызы: «Әни, сабыр ит, хәзер абыстай дога укыгач, сиңа җиңел булып китәр, сабыр ит яме», – диде.
«Әй Суфыя, Суфыя! Син дә кеше рәтенә кереп, дога укып, хәер җыеп йөрисең бит. Үткән гомереңдә ниләр генә кыланмадың? Бөтен ирләрне итәк астыңа җыйган көннәрең бар иде. Минем Шаһиема да күз салдың син, ул башын югалтмады, шөкер. Ярар, һәр кеше дә үзе ясаган гөнаһка үзе җавап бирә бит. Аллага шөкер, мин дә Шаһиема хыянәт итмәдем, чөнки яраттым бит мин аны, яраттым! Мине үзенеке итеп сайлаганга яраттым, санлаганга яраттым, түбәнсетмәде, рәнҗетмәде, «Кыдый!» – диеп иркәләп кенә торды, бахыр! Урыны оҗмахта булсын! Миңа да аның янында булырга насыйп кыйл, Раббым!»
Әнә шундый уйлар белән Суфыяга текәлеп карап торган Сәкинә әбидән курыкты булса кирәк абыстай, чөнки тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка дип, әпен-төпен пышылдап нидер укыды да, ничек кирәк алай багышлагандай итте дә тизрәк чыгып сызды ул. Апалары зур рәхмәтләр әйтә-әйтә, хәерләр биреп озатып ишектән үк чыгып киткәндә, Сәкинә әбинең күзе төпчек кызына төште. Кызының әнисен соңгы тапкыр күргән сыман итеп карап торуын сизгәч, көчәнеп аңа карап елмаеп куйды ана.
Ана һәм бала. Алар ап-ак түшәмле бүлмәдә бары тик икәү генә калдылар. Монда алар тик икәү генә бер-берләрен аңлыйлар сыман, бер-берләрен бик якын тоялар иде. Елаудан күзләре шешенеп беткән кызы анасы янына башын салды. Шул чак мәңге күтәрелмәс һәм бик авыр кулларга җиңеллек һәм көч кереп, кызының нәфис битеннән йомшак кына сыйпап алды ана. Мизгел эчендә ул куллар авыраеп, кызының муенына таш кебек каты булып яттылар һәм әнисе ниндидер җан әчесе белән гүелдәгән тавыш чыгаруга, ишектән апалары килеп керде. Әнисе янында яткан төпчекнең куркудан күзләре зур ачылган, берни дә әйтә алмый, күзеннән аккан яшен тиз-тиз ике куллап сөртә дә сөртә. Апалары сеңелләренең әнисе янында ятуына бер аптырасалар, әнисе аны кысып кочаклап ятканга икенче аптырашта калып нишләргә белми тордылар. Нәкъ шул вакытта Сәкинә әбинең үзе яраткан кызына бөтен серләрен сөйләп, аны кысып кочып алган килеш, елмаеп һәм ризалыгын калдырып, җан биргән мәле иде.
Соңгы чиктә кеше авыр язмышы, бәхетсезлеге һәм бу хәсрәтле дөнья белән килешмәүчәнлекне кабул итсә дә, бу матур яшәешне ташлап китәсе килмәвен иң якынына аңлата алуы белән ризалашып сөенә.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА,
Мамадыш районы

Комментарии