Каргыш

Көннәр бозылырга тора. Салкыны да юк түгел. Бу көзге көннәр яңгырлы килгәнгәме, күңелләр дә тынычсыз кебек. Узган елларның авыр хатирәләре куе томан сыман әйләнә-тирәне каплап алганмыни. Каян гына искә килеп төште соң бу канлы вакыйгалар. Гөлүсә күңеле белән сизә, эшендәге күңелсез хәлләр сәбәпче булды бугай моңа.

Күп еллар узган булса да, бүгенгедәй хәтерли Гөлүсә. Күршеләрендә ике бүлмәле фатирда бер яши. Ире 60лар тирәсендә, ә хатыны Марзияга 55 булыр. Бик борчулы иде ул. Көн-төн тавыш, сугыш, елау. Еш кына төн урталарында тавышка уянып, Гөлүсә белән ире Марат коридорга чыгып, ишекләрен дә шакып карыйлар. «Сәлим абый, йокларга бирмисез бит, стена аша гел синең тавыш, ачыгыз әле ишегегезне, сөйләшеп карыйк әле, ичмасам”, – диеп дәшәләр. Менә бер заман ишек ачылып китә, күзләрен кан баскан ир: «Ни кирәк сезгә, кеше тормышында эшегез булмасын”, – дип кычкырып җибәрә. Эчтә исә Марзия апаның илереп елаганы ишетелә. «Җитте, үкермә, үтерәм”, – дип акыра явыз ир. «Әллә шушы күршедәге бала-чага белән дә йоклап йөрисең инде. Әнә, кем әле, Марат яныңа кергән…»

“Оялыгыз, бераз, – диләр Гөлүсә белән Марат беравыздан, – без сезнең балаларыгыз гына бит әле». Шул арада бәләкәй болонка Юта атылып чыгып, әле Маратның, әле Гөлүсәнең кулларын яларга сикерә. «Әнә-әнә, – дип җикеренә күзен кан баскан ир, – эткә кадәр якын итә. Мин югында ияләшкән инде ул бу кара малайга…»

Мондый тынычсыз көннәр, төннәр еш кабатлана торды. Марзия апаның йөзләрендәге күгәрек эзләре инде бетеп тә тормады бугай. Гөлүсәләр, калган белән бергәләп милициягә дә мөрәҗәгать итеп карадылар, рәте булмады. Килгән хезмәткәрләренә Сәлим, я ишеген ачмады, я тегеләре Марзия ападан идарәсенә гариза язып бирүен сорадылар. Язмады. «Язсам, Сәлим мине үтерәчәк”, – дип елады.

Барыбер көннәрдән беркөнне башына җитте аның Сәлим. Көпә-көндез пычаклар белән яралап, балта белән башына сугып җанын алган. «Ниндидер танышлары төрмә больницасында эшли икән”, – дигән хәбәр таралды. Имеш, Сәлимдә «садизм» дигән яман чир икән, төрмә больницасында гына ятачак, ике-өч елдан котылып кайтачак, дигән сүзләр колактан-колакка сөйләнде.

Өч елы тулганда азат итәләр аны итүен. Тик менә Сәлимне ике бүлмәле фатиры белән опекага алучылар гына аны өйгә алып кайтудан баш тарта. Шулай итеп, «герой» үзе дә сизмәстән, психик авырулар шифаханәсенә эләгә. Берникадәр вакыттан исә опекуннары фатирны алыштырып юкка чыга. Сәлим янына шифаханәгә баручылар сирәгәя, аннан бөтенләй бетә. Менә шуннан соң инде Сәлимдә «нерв җепселләре» авыруы башлана. Тәнен кычу баса. Кычынуга түзә алмыйча, көннәр буе елый-елый кашына. Яткан караватында тоташ клеенкадан торган урын-җир хасил була. Тик һаман да өенә кайтасы килә, яңа тормыш башлау хыялы күңеленнән китми. Көн-төн, кем дә булса килеп, бу шифаханәдән алып китүләрен көтә. Тик хыяллар гына тормышка ашмый. Өстенә тау-ташлардай өелгән авыр гөнаһлары аңа тагын да зур җәза әзерли. Тире рагы башлана. Тамагыннан аш үтми, гомергә елауны белми торган адәм баласының күзләреннән яшь кипми. «Бетте микәнни, бер кем дә ярдәм итмәсме инде миңа? Яшисе килә иде бит әле. Өйләремне, бакчаларымны күрәсем килә ич”, – дип сөйләнә. Монда да ашарга җитәрлек тә бит, шулай да өйдә пешкән кайнар бәрәңгеләргә кадәр сагына, хәтта өйләрендә өстәлләренә япкан ашъяулыкларны төшләрендә күреп уяна.

Ә бу вакытта алар фатирында бөтенләй ят кешеләр яши. Фатир шулай берничә мәртәбә кулдан-кулга күчә. Анда яшәүчеләрнең, ни өчендер, йөзләре кырыс, үзләре моңсу күк тоела Гөлүсәгә.

Бервакыт подъезд алдына җыйнак кына киенгән шәфкать туташы Галина килә. Сәлимнәрнең яшәгән фатирларын тыштан гына карап уза. Аннан күршеләренең ишектәге төймәсенә баса:

– Гафу итегез, мин больницадан. Бер авыруыбыз үтенгәч килдем. Бик-бик үтенеп сорады инде ул. Ул биредә яшәгән Сәлим Вагизович, – дигәч, күршеләр аны өйгә чакыра, чәй-ризыклы өстәл артына утырта.

– Ул сездән, ягъни бөтен күршеләреннән үзен гафу итүләрен сорарга кушты, – дип тезеп китә Галина. – Бик нык өенә кайтасы килә, тик авыруы көчле. «Күршеләрнең яки минем фатирда яшәүчеләрнең берәрсе минем янга килеп китә алмас микән? Аз гына ярдәм итеп җибәрүче булса, бәлки өйгә дә кайтып булыр иде”, – дип хыяллана, – ди.

– Безгә нәрсә, йөрәк бик озакка кадәр әрнеп йөрде дә узды. Хатыны рухына ялынсын, бәлки аның рухы ярдәм итәр, – диешә күршеләр.

Шифаханәгә кайткач, Галина Сәлимгә ниләр сөйләгәндер, кем белә, тик Сәлим янына аяк басучы да, ярдәм итү түгел, хәле белән кызыксынучы да булмый.

Ел ярымнар вакыт узгач, мәрхәмәтле шәфкать туташы күршеләргә тагын телефоннан шалтыратып, Сәлимнең бик азапланып дөньядан китүен, ниндидер бер зират кырыена күмелүен сөйли.

Бу хәлләр бик озакка кадәр Гөлүсәнең дә, күршеләрнең дә күз алдыннан китми. Сәлим бит төрмәдә газап күрмичә, шифаханәдә яткан (төрмәгә эләккәндә ул эченә пычак кадаган – тик җиңелчә генә), аннан ике-өч ел эчендә коткарылган. Тик барыбер ирекле, яңа тормыш насыйп булмаган үзенә. Ахырдан күп газап күреп үлеп киткән. Димәк, адәм баласы кылган начар гамәлләре өчен барыбер бер җавап бирәчәк икән бит.

Ә менә Гөлүсәнең үзе белән булган бу хәл тәмам аптырашта калдырды.

Редакциядә бер кайгысыз эшләп йөргәндә, ул кинәттән генә авырып китә. Ялгыш кына берәр нәрсәгә катырак орынып китсә дә, тәненә каракучкыл булып күгәрекләр килеп чыга. Йөзенә сары иңә. Табиблар: «Каныңда үзгәрешләр күбәеп киткән, шуңа кан юллары аз гына орыну белән ертылып китә, тәндә күгәрекләр хасил була”, – дип аңлата. Гөлүсә шифаханәләрдә озак ятып, авыр-авыр ысуллар белән дәваланырга мәҗбүр була. Антибиотиклар, гормоннар, кан җибәрүләр берсе дә калмый. Шифаханәдән бераз җиңеләя төшеп, эшенә чыга. Хезмәттәшләре аның хәленә кереп җылы сүзләрен, киңәшләрен кызганмый. Бигрәк тә архив җитәкчесе Рәзилә эшеннән бушаган саен, аның янына йөгереп керә. Гел хәлен сорашып тора. Бик тә рәхмәтле инде Гөлүсә аңа. Тик бергә эшләгән хезмәттәшләр арасында барыбер бер чатаклык, күңелсезлек килеп чыкмый калмый. Гөлүсәләрдә дә шулай. Асия дигән ханым гел шулай күңелсезлекләрнең сәбәпчесе була.

Кайвакытта: «Авыру көчәеп китмәсен”, – дип бөтен көченә тырышып карый Гөлүсә. Күп вакытта шулай уздырып та җибәрә шикелле. Тик менә хәлсезлеге, ашау-эчүенең рәте-чираты китүе җанын борчый. Тиктомалга ризык талымлый, тәненең күзәнәкләренә кадәр әче-төче теләп йөдәткән күк. Лимонны кабыгын әрчеп бөтене белән ашарга өйрәнә. Суган – сарымсак яраткан ризыгына әйләнә. Ашханәгә барып керүгә суганлы салатлар күзли. Әле «Өйләдән соң капкалап алырга”, – дип бүлмәгә дә алып кайткалый. Андый чакларда Асия ирен кырыйлары белән мыскыллы елмаеп: «Ничекләр утырырга кирәк бу бүлмәдә, бу суган исенә күпме түзәргә була? Кемдер авырый дип, без шушы суган исе таралган бүлмәдә эшләп утырырга тиешме?” – дип җанга тия. Бер көнне йөгереп чыгып китеп, баш мөхәррирне сөйрәп керә.

– Менә утыра алыр идегезме шушы суган исе чыккан бүлмәдә? – ди.

Мөхәррир иңнәрен сикертеп:

– Туктагыз әле, ни булган соң? Мин берни дә сизмим, тыныч кына эшләгез, зинһар, – дип чыгып киткәч, Гөлүсә гафу үтенә. Форточкаларны ачып куя. Күзенә килгән яшьләрен тыя алмыйча өстәлен җыештырып, мөхәррирдән берәр сәгать алдан җибәрүләрен сорый.

Ә Асиянең зәһәрлеге арта гына бара. Имеш, аның өчен авырулар белән бер бүлмәдә эшләп утырудан да авыр эш юк һәм башкалар…

Берничә көннән Гөлүсә тагын шифахәнәгә эләгә. Авыруы бик көчәеп китә шул. Кечкенә улын – сабыен калдырып китүләре бик-бик авыр, тик нихәл итсен соң яшь ханым. Аннан инде авыр операция, озак кына юлларын таптау.

Менә ул көннәр артта кала. Җиңә бит шул явыз үлемне Гөлүсә. Ниһаять, көткән көн – эшкә барыр вакыт та җитә.

Ай-кояштай балкып, бүлмәгә килеп кергән Гөлүсәне хезмәттәшләре шатланып каршы ала. Сәламәтләнүе, хезмәтенә әйләнеп кайтуы белән котлыйлар. Тик Асия генә күренми. Ул бары тик өйлә вакыты җитәрәк кенә арган-талган кыяфәттә килеп керә.

– Нихәл, Гөлүсә? – дигән була, төче елмаеп. Хәлең әйбәтләнгән, диделәр. Менә безнеке генә…

Хезмәттәшенең төче елмаюына, ах-ух килеп, нидәндер зарланырга тырышуына бер генә дә игътибар итәсе килми Гөлүсәнең. Өйлә вакыты җитүгә, хезмәттәшләрен «Татар ашлары”на чәйләп алырга чакыра.

– Тәмле гөбәдияләр белән сыйлыйм әле үзегезне, сәламәтләнеп кайтуым хөрмәтенә, – диеп елмая.

Бу көннәр Гөлүсәгә бетмәс-төкәнмәс шатлык бүләк итте ич. Шушы яхшы кәефләр гомергә саклансын иде дә бит… Юк икән шул, алай булмаган.

Күңелле генә чәйләп кайтып килүгә, Асия үз урындыгын Гөлүсә өстәле янына тартып китерә, сүз башлый:

– Гөлүсә, киңәшең кирәк бит әле. Үзең беләсең, тол калып, бер ул үстердем. Йомырка эчендә генә үскән күк иде югыйсә. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр… Гөлүсә бу зарлардан туеп, урыннан торып китәргә дә чамалаган иде дә, тик Асиянең соңгы җөмләсен ишетеп сагаеп кала.

– Малайда синең авыруың бит, Гөлүсә. Менә больницадан кайттым. Суган, сарымсакны умыра гына. Менә тагын килосы белән суган китерүемне сорады. Нишләргә дә белгән юк. Берәр киңәш бирче, зинһар.

Асиянең күзләрендә яшь булгандырмы, анысын күрмәде Гөлүсә. Тик үз күзләрен яшь пәрдәсе каплап ала. Юк, шатланмады ул бу сүзләргә, киресенчә, бик нык аптырады гына. Урыныннан торып тәрәзәне ачып җибәрүгә, бүлмәгә салкынча көз исе кереп тула. Арлы-бирле тротуардан узган кешеләргә карап, ярсып-ярсып кычкырасы килеп китә:

– Әй, кешеләр, бар микәнни соң ул каргыш дигәннәре? Сакланыйк! Бер-беребезне рәнҗетмик, зинһар!

Гөлүсәнең миен авыр хисләр бораулап үтә. Ата-аналарының ялгыш адымына балалар җавап бирергә тиешмени соң, Ходаем? Авыр уйларны, кайгыларны вакыт дәвалый, диләр. Ә йөрәктәге яралар, аның эзләре дәваланып бетми икән бит. Бетми икән…

Фәрдия ҖИҺАНШИНА.

.

Комментарии