- 28.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №11 (24 март)
- Рубрика: Татарча сериал
Иртәдән бирле нидер борчып тора иде, соңгы дәрестә Айгөлнең бөтенләй кәефе китте. Әллә ничә тапкыр рәттән уң күз кабагы тартты, нигәдер елыйсы килде. Җаны әллә кайларда сәяхәт иткән кызны укытучының соравы класска чакырды:
– Шулай итеп, йөрәк эшчәнлеге нидән гыйбарәт, Вахитова? – диде Алсу Фәизовна.
Айгөл акрын гына урыныннан кузгалды. Түгелергә торган күңелен чамалады, ахрысы, апасы:
– Утыр, тыңлап утыр, икенче дәрестә контроль эш була, – дип, кызга кисәтү ясау белән чикләнде.
Иртән әнисе белән чәкәләшүе күңелен тырнап торды Айгөлнең. Юктан гына бит югыйсә. Кыз әнисенең хаклы булуын да таный, иртән үк аңлады инде ул аны. Көн салкын дип, әнисе тун кияргә куша. Ә туны яңа түгел инде, шуңа да киреләнде ул. “Куртка киям”, – дип үҗәтләнде. Әлбәттә, үзенекен эшләде дә, тик… тышка чыгып 10-15 метр атлауга, суык җил куырып алды. Шунда ук борылып кереп, әнисе әйткәнчә эшлисе иде дә бит. Юк шул, кирелек рөхсәт бирмәде. Имеш, ул, хәерче кебек, иске тун киеп йөри кеше арасында.
– Алай димә, кызым, икенче елга тырышырбыз, быел менә аягыңа итек, өстеңә куртка алдык. Киреләнмә, киеп тор, тыңла сүземне, – диде әнисе йомшак кына.
– Безнеке һәрчак шулай инде, класста иң начар киенүче мин, – дип кирегә сукалады кыз.
– Барын саклап кияргә өйрән. Саулык кадерле, куртка киеп, авыру аласың бит бу салкында, – дип кыза төште әнисе.
– Алса соң, үләрмен дә котылырмын. Мин кемгә кирәк? Бәхетле буласым, рәхәт күрәсем бармы?
Кыз бу сүзләрне әйтергә тиеш түгел. Моңа хакы юк, чөнки аның бәхетле булуы өчен әнисе барысын да эшләргә әзер. Шуны белә торып та, ул эчке кирелеккә чик куя, аны җиңә алмый.
– Ни сөйлисең син, Айгөл?! Авырып кына үлеп булмый, менә мин дә балам кеше кулына калмасын дип синең хакка яшим бит. Ходайдан гомер сорыйм, тырышып-тырмашып яшим. Нигә йөрәгемә учлап тоз сибәсең, шуны аңламыйсыңмыни соң? – дигән әнисенең тавышы калтыранды.
Теленә утырган шайтан сүзләрнең чәнечкелерәкләрен тартып-тартып чыгара.
– Ни сөйлим, белеп сөйлим. Мине тапканда, ичмасам, икебез дә үлгән булсак… – кызының авызыннан утлы сүзләр сибелде. Әнисенә “сау бул” дип тә әйтмичә чыгып китте. Ишеккә җиткәч, борылып карады, әнисе куллары белән битен каплаган иде. Шул минутта ук кызының йөгереп килеп әнисен кочасы килде, тик нидер комачаулады. Өйдән чыкканнан бирле җанын нидер көйдерде. Ярата бит әнисен, ярата. Әнисе аның бар теләген үтәргә тырыша, кызын бәхетле итәргә тели. Әнисенең йөрәге авырта, тынычлык кирәк, юк-бар өчен борчылырга ярамаганын белмимени? Белә, бик яхшы белә, тик менә кирелек, үҗәтлек, никтер, аннан көчлерәк.
Иртә белән үз-үзен җиңә алмаса да, хәзер менә әнисенең өзгәләнеп әйткән сүзләре колактан, башын иеп озатып калган кыяфәте күз алдыннан китми, йөрәкне тырнапмы-тырный. Моңа кадәр искә дә кереп чыкмаган вакыйгалар хәзер тынычлык бирми.
Ул кечкенә чагында ук әтисе вафат булган. Алар гомер буе әнисе белән икәү генә яшәде. Айгөл үзен белгәннән бирле әнисе йөрәк авыруы белән җәфалана. Кызының ятим калуыннан бик курка ул. Китапханәче булып эшли, хезмәт хакы зур түгел. Ашарга дигән акчасын җыеп барып, Айгөлгә кирәк-ярак, кием-салым алалар. Әнисенең инде күптән үзенә берни алганы юк, акчаны даруларына гына тота. Өйләре дә искерә. Әбисеннән калган йортка ремонт та ясалмаган. Былтыр әнисен кияүгә сорап килделәр. Ул башта кызы белән киңәшләште:
– Син нәрсә дип әйтсәң, шул була, кызым. Сиңа ничек яхшы, мин шуңа риза, – диде әнисе.
– Район үзәгендә яшәүче, бик таза йорт-җирле, хатыны үлгән 46 яшьлек ир кеше иде ул. Балалары булмаган, өе дә бик матур. Район үзәгендә булгач, кыз каршы килмәде, әнисенә шул кешегә кияүгә чыгарга ризалык бирде. Озакламый әнисе белән иске өйләрен ябып, күчеп тә киттеләр. Әнисе балалар бакчасына эшкә урнашты. Фәрит абыйсы да искиткеч ачык чырайлы, юмарт, уен-көлкеле кеше булып чыкты. Ә әнисе май кояшыдай балкып кына йөрде, яшәреп китте, хәтта авыруын да онытты бугай. Әнисе белән Фәрит абыйсы үзара шундый җылы мөнәсәбәттә, бер-берсенә елмаешып кына торалар, әйтерсең гомер буе бергә яшәгәннәр. Менә шул җененә тиде дә инде аның. Гомер буе бары тик кызы өчен генә пешергән, баласына дип кенә яшәгән әнисенең чит кешегә дә шулай исе китеп, шундый җылы мөнәсәбәттә булуы күңеленә ярамады. Җитмәсә, ир кешенең дә әнисенә шундый кыйммәтле, затлы киемнәр, бүләкләр бирүе ачуын китерде. Фәрит абыйсы аны да буш итми, бүләкләр ала үзе. Тик әнисенеке кебек үк затлы түгел. Кыз шул турыда әйткәч:
– Сиңа укып бетергәч алабыз, әлегә аларны кияргә бик яшьсең. Югыйсә егетләр урлап китәр, – дип шаярткан булды.
– Менә институтка кергәч, мин сиңа шундый бүләк тапшырам, исең китәр. Әлегә сер, тырышып укы, – дип акыл саткан була.
Ә менә Айгөлнең укыйсы килмәде. Укытучылар да бик таләпчән, класстагы иптәшләре белән дә бик аралашып китә алмады. Эченнән үрсәләнеп йөрде-йөрде дә килеп тора башлауларына дүрт ай тулгач, әнисенә:
– Син теләсә ни эшлә, мин авылга, үзебезнең өйгә кайтып китәм, – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
Әнисе аптырап, каушап калды.
– Ничек инде, кызым, алай булмый, Фәрит абыең да бар бит әле. Ул ни дияр, аннан уңайсыз.
– Теләсә ни дисен, ул мина бер кем түгел. Ә сиңа килгәндә, үзеңә кара: кем җаныңа якын, шуны сайла. Я монда каласың, я бергә өйгә кайтып китәбез.
Әнисе кабат-кабат сөйләшмәкче булып карады, тик кыз җиңәчәген, үзе теләгәнчә булачагын яхшы белә иде. Көнчелек тудырган бу фикер иң уңышлысы булды ләбаса. Шуңа куана-куана ул кием-салымын ук җыя башлады. Ни эшләргә белмичә, бер алдына, бер артына төшеп сөйләшергә, кызын бу уеннан кире кайтарырга тырышып караган әнисендә аның эше юк инде. Үзе турында гына уйлап үскән кыз әнисен аңларга да теләмәде.
Әнисе, әлбәттә, Фәрит абыйсы белән калмады, авылга бергә әйләнеп кайттылар. Үз эшенә кеше алганнар иде, клубка идән юучы булып урнашты. Бераз вакыт әнисе бик күңелсез йөрде, аннан соң тормышлары элеккеге эзгә төште. Бүтән бу темага сөйләшмәделәр. Тик беркөнне Айгөл Миңсылу апасы белән әнисенең сөйләшкәннәрен ишетте:
– И Миңсылу җаныем, уйласам диваналар булам. Беткән инде бу өй, терәүгә калмыймы инде. Ир-ат булса, арткы нигезен алыштырып, сипләсәң булыр иде дә бит. Юк инде, юк. Акчасы да юк аның. Ярый да кызны урнаштыргач, үлеп китеп булса. Гомерең бетмәсә, ни хәл итәрсең.
– Кит әле, әстәгъфирулла, диген. Бөтен гомереңне шул кызыңа багышладың. Кияүгә китсә дә, сине калдырмас инде, юкны сөйләмә.
– Әй, Миңсылу, хәзерге балаларны үзең беләсең. Ана хакын чутлап тормыйлар. Аларга ничек ошый, ничек җайлы, шулай эшлиләр. Моңа инандым инде.
– Кызый, чынлап та, синең теге кешене бик тәртипле, акыллы ир дигәннәр иде ләбаса. Ни булды, Айгөл белән килешмәделәрме соң?
– Нинди килешмәгән?! Икебезнең беребезгә авыр сүз әйтү түгел, бер тапкыр кырын да карамады. Галәмәт юмарт иде, өс-башымны карады. Ул киемнәрне гомеремдә күргәнем дә, күрәсем дә юк. Ул йорт-җиренең яхшылыгы! Тормыш итмәслек кеше түгел, Миңсылу, яхшы кеше иде.
– Соң?
Әнисе елый идеме, бераз дәшми торды, борынын тартып куйгач кына:
– Шушы кыз аркасында. Кәҗәләнде дә куйды, кайтыйк та кайтыйк, ди. Фәрит тә бик аптырады, нәрсә ярамагандыр, ни килешмәгәндер, сәбәбе дә юк.
Әнисе тагын борынын мышкылдатып алды.
– Әй, Нурия, үзеңне әйтер идем инде, бигрәк көйләп карыйсың кызыңны. Каты кул җитмәгәндер ул кызга, менә шул гына. Теге кемгә, иреңә дә дим, авыр булгандыр әле, тату торгач.
– Бик аптырады. “Кайтма, үзе генә тора алмый, кире килер, китмә”, – дип бик ялынган иде. Кая инде, ир дип, баланы югалтып булмый бит. Яшьлегем ялгызлыкта үтте. Инде Ходай тигезлекне, мул тормышны картлыкка калдырган икән дип бик сөенеп йөргән идем.
Тагын ниләр сөйләшерләр иде, түзмәде кыз, караватны шыгырдатып, уянганын сиздереп торып утырды. Йокыдан торып чыгып килүче кызын ана якты йөз белән чәйгә дәште.
Менә хәзер шул күренешләр күз алдына килде. Кара, әнисе, чынлап та, яраткан булган икән бит Фәрит абыйсын. Әйе шул, әнисенә ни булган, кырык яшендә генә әле ул. Аның яратырга, яратылырга хакы юкмыни? Гомере буе болай да ялгыз яшәде, бары ике ел торып калган бит ул әтисе белән. Аның да кешеләр кебек парлы булып, сөелеп яшисе киләдер. Чынлап та, Айгөл бер-ике елдан өйдән чыгып китәчәк. Я укырга, я эшкә керер, монда, авылда ятарга түгел бит инде исәбе. Фәрит абыйсы укытабыз, институтка керерсең, тырыш кына, мин сиңа үзем булышам, финанс ягы өчен борчылма диде бит югыйсә. Ирнең кыяфәте дә күз алдында: балтасы суга төшкәндәй бик боегып, нәүмизләнеп озатып калган иде. Әнисен ошатканын кыз күптән аңлаган иде. Кара инде, ул аның да тормышын бозды булып чыга бит. Аларның монда кайтканнарына өч ай тулып киткән икән. Бәлки, берни үзгәрмәгәндер әле, бәлки хатаны төзәтеп булыр. Кайтырга да әнисе белән сөйләшергә кирәк, гафу үтенер, андый ахмаклыклар эшләмәс инде бүтән. Кирәк булса, Фәрит абыйсы янына да барыр, гаебеңне тану хурлык түгел бит. Нигә үзең яраткан кешеләргә газап китерергә? Кызның күз яше тып итеп алдындагы дәфтәренә тамды.
– Миңа тиз генә өйгә кайтырга кирәк иде, – дип мөлдерәп торган кызга укытучы ризалык бирде.
Ишек бикле булмаса да, әнисе өйдә юк иде. Күршеләргә кереп утырды микәнни дип, кыз Миңсылу апаларына йөгерде.
– Мин янында идем әле, әллә нишләп китте, йөрәк өянәгедер дип, “Ашыгыч ярдәм” чакырттым. Тиз килделәр, алып та киттеләр. Аңында иде үзе, кызым, Айгөл, дип өзгәләнде. Син тиз бул, күрше Наил илтми калмас, машинасы капка төбендә, – дип хатын күз яшен сөртеп алды. Нидер әйтеп бетерми кебек тоелды ул кызга.
– Әнием! – диде кыз, яшенә тыгылып. – Исән генә була күр, кадерлем!
Хатын кызны күкрәгенә кысты.
– Соңардым бугай мин, Миңсылу апа, соңардым бугай…
РезидәРАШАТ.
Әтнәрайоны.
Соңару,
Комментарии