Болай булыр дип кем уйлаган…

Болай булыр дип кем уйлаган…

(Хикәя)

Мәскәү базарында оныгымның туган көненә бүләк эзләп йөргәндә, кемдер җиңемнән тартып туктатты. Уртача буйлы, юантык гәүдәле, аксыл йөзле бу ханымны кайдадыр күргәнем бар кебек, тик шуннан гайресен һич кенә дә исемә төшерә алмадым.

– Танымадың, ахрысы, чукынчык. Унөч ел элек «Казан» санаториясендә бергә ял иткән идек бит! Әнкәйнең хәлен белергә авылга кайтып килгәч, үзеңне бик тәмле кишер бөккәне белән сыйлаганымны хәтерлисеңме? Телеңне йотарлык булган бу! – дип мактаган идең.

– Хәйрикамал, син түгелме соң бу? Иллә дә үзгәргәнсең! Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Гаиләгездә иминлекме? Кызларыгыз үсеп җиткәндер инде. Кияүгә бирмәдегезме әле? Оныклар сөясезме? – дип, танышымны сораулар белән коендырдым. Бераздан акылыма килеп:

– Нәрсәгә базар уртасында, басуда онытылып калган туң күчәннәрдәй катып торабыз соң? Әйдә, безгә чәй эчәргә киттек, калганын шунда сөйләшеп бетерербез, – дип, ай-ваена карамыйча, танышымны үзебезгә алып кайттым.

Табын янында матур гына чөкердәшеп утырганда:

– Калада ни эш бетереп йөрисең? Сеңелеңә кунакка килгән идеңме әллә? – дигән соравымны ишеткәч, Хәйрикамалны корт чактымыни, йөзе чытылды, авыз читләре салынды, киндер чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзләрендә яшен чаткылары уйный башлады.

– Югары судка гариза китердем, кызый… Бертуганым белән үзара чәкәләшеп, тәмам тәмсезләшеп беттек инде. Сеңлем Һаҗирәдән ишетмәгән нахак сүз, ягылмаган кара яла калмады. Үлгәндә дә бәхиллек бирәсем юк, – дип таң калдырды.

– Менә сиңа мә, иске авыздан яңа сүз! Арабыздан җил дә үтә алмый, серләребез килешә, үзара ярдәмләшеп яшибез, дип сөйләгәнең искә төште. Өч көнлек дөньяда нәрсә бүлешә алмадыгыз соң? – дигәнемне сизми дә калдым.

– Таллыкүлдәге төп нигезне.

– Туганнарны талаштырырлык бик кыйммәтле коттеджмы инде ул?

– Юк ла. Мәрхүм әткәй илле җиденче елда усак бүрәнәләрдән салган ике яклы йорт кәмәше. Берничә ел элек энем аның эчке ягына – оргарит, тышкы ягына сайдинг кадаклап, нигезен алыштырып сипләгән иде. Карап торышка ярыйсы күренә. Газы, суы, телефоны кергән, каралты-курасы төзек, мунчасы яңа. Авылга чаклы асфальт сузылгач, Таллыкүлгә ел әйләнәсе юл өзелми бит, кызый. Станциягә автобус йөреп тора. Урамнарга вак таш җәелгән, капка төпләрендә хәтфәдәй яшел чирәм.

– Райүзәктән ерактагы кеп-кечкенә авылдагы йортлар шалкан бәясе генә торадыр инде.

– Кемгә ничек сатасың бит. Иске йорт өчен берәү дә артыгын чыгарып тоттырмас анысы. Соңгы араларда җир бәясе котырып үсте бит бездә. Һаҗирә шуны сизеп алган. Энебез Әнвәрҗан белән миңа әйтми-нитми генә, йорт-җирне бер Мәскәү баена сатарга җыенган. Өч миллион да бер йөз меңгә!

– Кит аннан! Бик кыйммәт түгелме соң?

– Мәскәүлеләргә мондый акчалар чүп кенә бит ул! Андагы хезмәт хаклары безнеке ише генәме? Аена йөзәр мең алалар! Җитмәсә, безнең төбәктән чыккан ул хәлле кешене авылыбызның гүзәл табигате, саф һавасы, урман-күлләре әсир иткән. Ипигә ягып ашарлык чем-кара уңдырышлы туфраклы җиргә кызыкмый буламы соң? Сынык арба тәртәсе кадап куйсаң да, яфрак ярыр, билләһи! Җиләк-җимеш бакчабыз мөлдерәп тора. Анда ни генә юк! Абзар артындагы ярты гектарлы бәрәңге, яшелчә бакчабыздан көмеш сулы чишмәгә тиклем унбиш-егерме адым гына. Кадерен белеп яшәгән кешегә оҗмахның оҗмахы инде! Калын кесәле теге офицер, отставкага чыккач, авылга күченеп кайтмакчы икән. Безнең нигездә зиннәтле йорт җиткезергә ниятли ди. Урман буендагы Яссы тугайда әти-әнидән мирас булып калган унбер гектар пай җиребез дә бар бит әле. Умартачылык белән шөгыльләнергә бик уңайлы урын дип, Мәскәү кешесе анысына да кызыккан, имеш.

– Кем нәрсәгә кызыкмас. Энекәшеңнең олыгайгач туган йортыгызга кайтып торырга исәбе юк идеме соң? Кендек каның тамган төп нигезне югалтуның күңелгә ничаклы авырлыгын үз башына төшмәгән кеше аңламый шул. Эш узгач, үкенерсез. Акча була да, бетә дә ул.

– Нәкъ өстенә бастың, кызый, үзем дә шул фикердә. Ярый әле, итәк астыннан ут йөртүченең килешүе рәсми теркәлгәнче, вакытында сизеп алдык. Дөресрәге, бер дустыбызның Теркәү палатасында эшләүче килене әлеге серне шыпырт кына миңа «тиште».

– Канун буенча, ул мал-мөлкәт өчегезгә дә бүленергә тиеш. Алай-болай, әниегез кече кызына васыятьнамә язмаган идеме соң? Бертуганнар белән судлашып йөрү әллә ничек, бигүк әйбәт эш түгел лә. Акчага табыну – безнең милләткә хас булмаган гайре табигый хәл. Бер өстәл янына җыелышып утырып, үзара киңәш-табыш итеп карамадыгызмы? Сатылган очракта да, акчасын тигезләп бүлеп була ич.

– Бу хәлнең килеп чыгуына гаеп атта гына түгел, тәртәдә дә бар, кызый. Яше олыгайган һәркемнең, үзе исән, акылы камил чакта, мал-мөлкәтен балаларына тигезләп бүлеп рәсмиләштерүе хәерле. Һич югы васыятьнамә язып, диюем.

– Килешәм, Хәйрикамал.

– Сугыш ветеранының тол хатыны булган әнкәйгә моннан биш ел элек авылда яңа йорт салып бирмәкчеләр иде. Сеңлем аны Казаннан фатир алырга күндерде. Әнкәйне кыш чыгарга калага алып килеп, үз малаен шунда пропискага керткән. Бераздан әнкәйне юмалап-җайлап, алдап-йолдап дигәндәй, оныгына «дарственный» ясатып куйган. Хәтере чуала башлаган карчык нинди кәгазьләргә кул куйганын белмичә дә калган.

– Бар икән хәлләр. Сеңлегез калҗаның симезен эләктергәч, калганы энең белән икегезгә тиеш ич инде.

– Тот капчыгыңны! Сеңлем район судында: «Әнкәйне мин генә тәрбияләдем! Аннан калган мал-мөлкәткә берәүнең дә дәһеле юк! Йорт-җирне сипләп, карап тотуга минем акчам гына керде!» – дип чәчрәп торды. Чеп-чи ялган! Гарьлегеңнән шартлап ярылырсың, билләһи! Авылга атна саен диярлек чиратлашып та, күмәкләп тә кайтып йөрдек, өйдәге, бакчадагы бөтен эшне кырып-себереп дигәндәй, ялт иттерә идек. Әнкәй исән чагында, йорт-җир, каралты-кура яңарту чыгымнарын авырсынмыйча бергәләп күтәрдек. Безнең татулыкка тирә-күршенең исе китә иде. Кечкенәдән үзара дус булдык. Сеңлемне аеруча якын күрә идем, бер табактан ашадык, бергә кочаклашып йокладык. Үзем эшли башлагач та, бүләккә нәрсә генә алып кайтып бирмәдем! Үзем кимәгән затлы австрийский сапогиларны иң элек аңа кидердем. Аны сөендерә алуыма куанычымның чиге юк иде. Үзе дә: «Алма апакаем, мең рәхмәт сиңа! Игелегеңне мәңге онытасым юк! Алтын йозаклы сер сандыгым бит син минем», – дип өзелеп торды. Әнкәй: «Бер тал тамырлары бит сез, балакайларым! Һәрвакытта да бер-берегезгә ярдәмчел, итагатьле булыгыз! Туганлык хисләрен саклау – Мөхәммәт пәйгамбәребездән калган изге васыять ул», – дип, кечкенәдән колакка тукып үстерде.

– Әниегез акыллы, зирәк, иманлы хатын булган. Балаларына дөрес тәрбия биргән. Хәйрикамал, дүрт аяклы ат та ялгыша, син дә хисләреңне йөгәнләп, акылыңны эшкә җигеп, тагын бер кат тирәнтен уйлап кара әле. Бер кискән икмәк киредән ябышмый. Үкенечкә калмасын! Бәлки сезгә аңлашырга соң түгелдер?

– Аңлашудан уздык инде. Беребез күзенә икенчебез Дәҗҗал булып күренә башладык, ахрысы. Һаҗирәнең оятсыз чыраена карауга, үзем дә күкерттәй кабынам. Шуны үз кулларым белән ботарлап атасым килә башлый, билләһи, – дип, зәһәрен сипте ул.

– Дөнья малы дип, алай ук хәтәр кыланырга ярамас. Авыр булса да, арагызны җайлауга беренче адымны үзең ясасаң, хәерлерәк булмасмы соң? Юләр – җиңдем, акыллы – юл бирдем, дигән…

– Ясады ди менә! Казандагы судья уртак милекне тигезләп бүлеп бирми карасын! Русия судына бирәчәкмен! Акчасына төкерим, аның җитәчәге юк. Хәзер мин дә принципка барам! Дөреслек тантана иткәнче, ахырына чаклы көрәшәчәкмен! Моңа тулы хокукым бар! – диде Хәйрикамал.

Үгетли-аңлата торгач, бераз тынычлана төшсә дә, танышым күңел сандыгын төбенә чаклы актарып ташлауны кирәк санады булса кирәк, сүзен моңсу-тонык тавыш белән дәвам итте.

– Әнинең хәле авырая башлагач, табибларга күрсәтергә җайлы булсын дип, үзебезгә алып килеп тәрбияләдем. Тәүлек әйләнәсе янында булу өчен, эшемнән түләүсез ял рәсмиләштердем. Әллә миңа ул чакта җиңел булган дисеңме? Ана хакын хаклыйм дип, тешемне кысып түздем, ашамасам ашамадым, йокламасам йокламадым, әнкәйгә кыек караш ташламадым, бөтен теләкләрен үтәдем, кәефсезләнсә дә, җаена гына тордым. Үләренә бер көн кала авылга кайтарып куюымны сорады. Җаным үз нигезебездә чыксын, диде. Намаз карчыгы иде ул. Барыбызга да бәхиллеген биреп, изге теләкләрен теләп китте. Әткәй янәшәсенә күмдек. Ашларын җиренә җиткереп, туганнарым белән бергәләп, зурлап уздырдык. Болай булыр дип кем уйлаган…

Кунагымны тынычландыру өчен, аңа шифалы диңгез тозы эретелгән ваннага керергә тәкъдим иттем. Юынып чыгышына, хуш исле карлыган, чия, мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, гөлҗимеш салып пешерелгән куе сөтле чәй ясап бирдем. Мин кичке ашны әзерләгән арада, бераз черем итеп алсын дип, залдагы диванга урын көйләдем. Өйгә яңа пешкән каз бәлешенең хуш исе таралган мәлдә, кунагым башын аска иеп, әкрен генә атлап, аш бүлмәсенә керде. Йөзенә күтәрелеп карауга, аның белән нәрсәдер булганлыгын чамалап алдым.

– Әле генә әнкәйне төштә күрдем. Алдында зур кәстрүл тулы кап-кайнар аш тора, имеш. Әнкәйнең йөзе сулган, күз карашы боек. «Өчегезнең берегездә мән юк! Кашык та, тәлинкә дә бирмичә, анагызны җыйнаулашып ачка үтерәсез бит инде!» – дигән газаплы-әрнүле тавышын ап-ачык ишетеп, куркып уяндым. Нәрсәгә юрарга инде моны, җә?

– Берни түгел, сезнең татулык бозылганга, анагызның рухы рәнҗеп ята…

– Дөрес әйтәсең, кызый, дөнья малы – дуңгыз каны! Чәнчелеп китсен лә мирасы! Ач тамагым – тыныч колагым! Моңарчы ачтан үлмәдек әле, моннан соң да яшәрбез, Алла боерса! Эшләргә эшем, торырга йортым бар, ирем әйбәт, балаларым урнашкан. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, кеше күзенә карап, тилмереп ятарга язмасын! Югары судка язган гаризамны иртәгә иртүк барып алам да, кәгазен ваклап, тегенең битенә сибәм! Күргәне-күрмәгәне шул булсын!

Хәмидә ГАРИПОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии