- 27.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №29 (24 июль)
- Рубрика: Татарча сериал
Кечкенә, хәтта бер генә урамлы авылда, җәйнең иң эссе көннәренең берсендә бер кыз дөньяга килә. Ата-анасы көтеп алган беренче бала. Нәни кызларына булган ялкынлы мәхәббәт баланың яңагында мәңгелек тамга – күзгә ташланырлык миң булып чагыла. «Аллаһ Тәгалә үпкән үзен», – дип сөенешәләр барча туганнар бу шатлыклы мизгелдә. Озак уйламыйча, ата-ана, яңактагы «йолдызны» исәпкә алып, кызга Миңсылу исемен кушарга карар итә.
***
Бүген Миңсылуга уналты яшь тулды. Кунакка туганнары килде, әнисе бәлеш пешерде, барысы аны котлады, җырлап, көлешеп кич утырдылар, әмма Миңсылу гына никтер моңсу иде. «Үзең чибәр, зифа буйлы, йөзеңә елмаю гына җитми», – диеште кунаклар, тик Миңсылу гына берни җавап бирмәде. Чыннан да, Миңсылу искитәрлек гүзәл иде: кап-кара чәчләре озын толымга үрелгән, киеме дә төз гәүдәсендә килешле утыра. Әмма Миңсылуны борчыган әйбер һәм аның моңланып йөрүенең сәбәбе – миң. Әйе, яңагында балкып торучы миң аның тормышын боза. Беренче сыйныфта сыйныфташлары белән танышканда ук Динә исемлесе: «Битеңне юмадыңмы әллә?» – дип кычкырып көлгән иде. Миңеннән көлмәгән яшүсмер авылда калмагандыр, бигрәк тә усал теллеләре, җай чыккан саен, Миңсылу алдында миң турында сүз кузгата. Миңсылуны алай ук рәнҗетмәсләр иде дә, әмма аның уңышларыннан күпчелек танышлары көнләшә. Миңсылу яхшы укый, дәресләрен әзерләп торып, «бишле»ләр генә алып кайта, зирәклеге белән укытучыларны таң калдыра, әле җитмәсә, ул бик матур бии дә. Авылда нинди дә булса чара оештырганда, Миңсылуны чакырмый калмыйлар. Аның чыгышы – концертларга ямь биреп торучы һәм кичке чараның кешеләргә битараф калырга ирек бирмәүче кульминацион моменты була. Миңсылу тамашаны һәрвакыт яңа, үзе уйлап тапкан биюләр белән тулыландырып торырга ярата, шуңа күрә буш вакытын биеп үткәрә. Шуңамы, әллә тагын ниндидер билгесез сәбәпләр аркасындамы, Миңсылуның авыл кызларына ияреп, шул бердәнбер урамның бер башыннан икенче башына, корыны бушка аударып, әрле-бирле йөренәсе килми. Гомумән, аның яшьтәшләре белән аралашырга бер теләге дә юк, алар белән нәрсә турында сөйләшергә мөмкин булуын Миңсылу башына да китерә алмый, күңелендәге җәбер ачысы да җуелмаган әле. Йөрәккә кылыч сыман кадалган хаксыз сүзләр ничек онытылсын соң? Барысы да истә, һәр мәсхәрәләп әйтелгән сүз күңелдә ята.
Миңсылу беркайчан алдамый, үзе дә кешегә ышанырга өйрәнгән. «Миңең бигрәк ямьсез, үзеңне ямьсезләтә», кебегрәк сүзләргә күнегеп, аларга хәтта ышана башлаган иде кыз. Ул, көзгегә карап: «Әйе, танышларым дөрес әйтә… миң кыяфәтемне боза», – дип көрсенеп куя иде кайвакыт. Яшьтәшләренең аннан көнләшеп, аның кебек үк булдыра алмаганлыктан мәнсез, надан сүз чыгарганнарын аңламый шул ул. Ә ничек аңласын? Аңлаткан кеше бармы соң?! Миңсылу барлык хис-кичерешләрен үзендә тота бит, әти-әнисенә сөйләргә ояла, вакытларын алырга теләми. Ә миңенә булган нәфрәт күңелендә көннән-көн үсә бара…
Кызыксыз яшьтәшләре арасында, Миңсылуның күзенә чалынганда ук зиһенен тараткан бер кеше бар иде. Айнур. Ул бик тыйнак, әдәпле, акыллы егет. Сыйныфта соңгы парта артында утырса да, укытучыны һәрвакыт игътибар белән тыңлый, өй эшләрен әзерләп килә, дәрестә сорауларның иң катлаулыларына ул гына җавап бирә ала. Авылда да ул – үз кеше. Печән кертешергә, көтүгә чыгарга дисеңме, Айнур – авыл агайларының беренче ярдәмчесе. Ул Миңсылудан бер яшькә зуррак, шуңа күрә кыздан бер сыйныф алда укый. Алар мәктәптә очрашканда, бер-берсенә ялкынлы караш бүләк итә. Миңсылу аңа гашыйк, һичшиксез, гашыйк…
Бүген туган көн уңаеннан, Миңсылу яхшы кәефтә уянып, мәктәпкә гадәттән тыш иртә, канатланып очып килеп кергән иде. Укытучылары аңа озын-озын котлаулар әзерләп куйган булган, кайсы дәрескә кермәсен, апалары аны киң елмаю белән каршы алдылар. Сыйныфташларыннан Миңсылу бер-ике коры сүздән башка берни ишетмәде, күпкә өметләнмәгән иде дә. Әмма ул Айнурның котлавын көтте, аны мәктәпнең һәр почмагында күзләре белән эзләде, егетне очратырга теләп, дәресләрдән соң да, өметен өзмичә, мәктәп бинасы янында аны көтеп торды, әмма барысы да юкка булып чыкты, Айнур күренмәде.
Кич җиткәч кунаклар таралышты, Миңсылу бакчага чыкты. Бакча артында кечкенә бер инеш ага. Йөрәгенең иң түрендә яшеренгән хисләрен Миңсылу аның белән уртаклаша. Менә бүген дә ул инешкәе янына килеп утырды да, серләрен бушата башлады. «Айнур миңа ошый, ул тыйнак… ул акыллы да… Ә мин аңа, мин аңа ошыйммы?» Миңсылу кинәт суга күзен төшереп, анда йөзен күрде. «Юк, ничек инде бер дигән егет мондый ямьсез кызга карасын ди?!» Миңсылуның сыйныфташларына булган рәнҗеше, язмыш белән ризасызлыгы, күңелендә күптән кайнап йөргән хисләр – болар барысы да судан карап торган йөздә чагыла кебек иде. Миңсылу таш алып, аны үзенең судагы сынына ыргытты. Барлык бәхетсезлекләрдә миңе гаепле кебек тоелды аңа. Миңсылу үкси-үкси елый башлады, калтыраган тавыш белән: «Миңем булмаса иде!» – дип ачыргаланып кабатлады. Бу мизгелдә Миңсылуның әнисе бакчага чыккан мәлгә: «Миңсылу, син кайда-а-а?» – дип сузып, кызын өйгә дәште. Кыз күңелсез уйлардан айнып киткәндәй булды.
Икенче көнне ул уянды да, гадәттәгечә юыну бүлмәсенә кереп китте, көзгегә карап, шул ук миңле йөзен күрде. «Ни хәл итмәк кирәк?» – дип, авыр сулап куйды кыз. – Язмыш белән ризалашырга туры килә…
Мәктәптән соң, Миңсылу өенә таба юл тотканда, артыннан кемдер йөгергән кебек тоелды. Борылып караса, мышный-мышный Айнур басып тора. Яшүсмерләр бер минут тирәсе бер-берсенә карашып торганнан соң, Айнур сүз башлады. «Миңсылу, гафу ит, кичә котлап булмады», – диде. «Туган көнең белән!», – дип, оялып өстәп куйды. «Рәхмәт!», – дип җавап бирде кыз. Тагын меңнәрчә сүз түгелде бу көнне Миңсылу белән Айнур арасында. Егет белән кыз урам буйлап озак сөйләшеп бардылар, Миңсылуның өе янына килеп җиткәч, Айнур: «Син шундый матур, Миңсылу! Яңагыңда балкып торучы йолдыз үзеңә килешеп тора, барысыннан да сине аера», – диде. Миңсылу, оялып, өенә йөгерде. Көзгегә карады, миңе чыннан да бик килешле булып күренде. «Бәхет кыяфәттә түгел, бәхет яраткан кешең булуда», – дигән фикергә килде Миңсылу. Аның күкрәге бәхет белән тулы иде.
Адилә МИЯССӘРОВА.
Азнакай районы.Миңсылу ,

Комментарии