- 27.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №25 (22 июнь)
- Рубрика: Татарча сериал
(Повесть)
Яшенле яңгырлары, чыдый алмаслык челләләре белән җәй дә үтеп китте. Суфия апа капка төбенә чыкты да ике бүкән өстенә кадаклап куйган такта өстенә барып утырды. Салкынча, ярый әле өстенә үзе белән бергә гомер иткән бишмәтен киеп чыккан иде. Урамда беркем дә юк. Көне буе бәрәңге алып арыган халык. Шулчак Суфия апаның аягына йомшак кына кемдер килеп кагылды. «Мияу!» Актүш икән, Суфия апаның мәчесе. Үзе чем-кара булса да, түшендә ак тамгасы бар, шуңа исемен дә Актүш дип куштылар. Актүш карт инде, ундүрт елдан бирле бу мәче Суфия апа белән шушы йортта гомер итә. Кемдер мәче баласын, каргалар күтәреп алып китсен дип, чүплеккә чыгарып ыргыткан булган. Җансызлар диген инде. Әйе, шушындый көз айлары иде. Сәкинә апаның өченче малае белән булачак килене мәче баласын, әнисен чакырып мияулаган тавышын ишетеп, эзләп тапканнар да күтәреп өйгә алып кайттылар. Суфия апаның карт мәчесе бар иде үзе. Бик курыкты Суфия апа Актүш өчен. Тик моңарчы хуҗалыкка бер мәчене дә аяк атлаттырмаган ата мәче кечкенә песине иснәп кенә карады да урынына барып ятты. Ә берәр атна узуга, каядыр китеп югалды. Мәче, якты дөньядан китәр вакыты җиткәч, хуҗаларын борчырга теләмичә чыгып китә икән. Ул да шул китәр вакыт җиткәнен сизенеп тимәгән инде Актүшкә. Әйтерсең, миңа да вакыт җитте, бу хуҗалык синең өстә кала, күсе-тычканнарга үрчергә ирек бирмә, хуҗаларга чын күңелдән хезмәт ит, дигәндер. Менә шуннан бирле Актүш карт мәченең васыятен төгәл үтәп килде.
Актүш Суфия апаның алдына менде дә, хуҗа хатын белән бергәләп, тирә-якка каранып утыра башлады. Аның башына яргаланып беткән, ләкин шул ук вакытта бик якын кул килеп кагылды һәм йон уңаена сыпыра башлады.
– Мыр-р!
– Нәрсә, Актүш, сиңа да күңелсезме?
Хуҗа хатын утлары сүнгән йортка борылып карады. Йорт буш түгел, анда 64 яшьлек Мөдәррис карт ләх исерек йоклап ята. Суфия апаның кырык ел бергә гомер иткән ире Мөдәррис карт…
Бергә тормыш башлап җибәргәндә, Мөдәррис авылның Сабан туйлары батыры, кулыннан килмәгән бер генә дә эше юк иде. Балта эшеме, техника, тимер-томыр эшләре дисеңме – барысын да булдырды, аракы белән дә мавыкканы булмады. Һай, күп кызларны кызыктырды ул. Ә Мөдәррис сыер савучы булып эшләгән Суфия исемле кызны сайлады.
Ул вакытта Суфияларның мондый шыңгырдап торган хуҗалыклары юк иде әле. Ике терәү белән терәткән ишелергә торган кечкенә генә йорт. Абзар дип аталган тавык кетәклеге, иске кара мунча һәм өйдә ажгырып торган Фатыйма каенанасы бар иде. 1907нче елгы бу хатынны, абыстай булса да, авыл халкы җенле Фатыйма дип йөртте. Дөрестән дә шулай булгандыр. Өстенә бер бишмәте, башындагы юка җәйге яулыгы белән кыш чыга иде ул. Кар өстенә яланаяк басып, тәһарәт алды. Авыз тутырып, итле аш ашады, өйдә итле аш пешермәгән көнне кара тавыш чыгарды. Унике чакрым ераклыктагы авылда кызы – Мөдәрриснең апасы яшәде. Фатыйма абыстай көнендә – җәяү барып, әйләнеп кайта торган иде кызыннан. Җеннәре йөрткәндер аны. Гомере буена урысча, татарча, гарәпчә бик яхшы укый-яза белде. Исәп-хисап эшләрен әйтеп тә торасы юк.
Мөдәррис белән Суфия яңа йорт тергезделәр, баланың олысына йөкле килеш бүрәнә ташу, иртүк торып фермага чыгып чабу, кайткач, ашарга пешерү дисеңме, шуларга өстәп, хуҗалыкта мал-туар көтеп тора. Мөдәррис – механизатор, көне буе эштә, соң гына кайта, ул кайткач, йорт күтәрәләр. Акча юк, алтын куллы Мөдәррис барысын да үзе эшләде. Тырышулары бушка китмәде, яшьләр болын кадәр йорт салып куйдылар.
Иң өлкән бала Шамилне бала тудыру йортыннан яңа өйгә алып кайттылар. Әле эшләре, ай-һай, күп иде. Сарай кирәк, яңа мунча, капка-койманы, каралты-кураны яңадан торгызасы бар. Шамил – малай кеше, тамакка таза, гел ими сорап шар яра иде. Яшь ананың сөте тиз бетә, тамагы тиз ача. Суфия ныгытып ашарга тырышты. Моны күреп, күзәтеп торган каенана килен алдындагы ризыкны тартып алды.
– Нәрсәгә дип шуның кадәр тыгынасың?
Моңарчы сабыр гына йөргән юаш киленнең бала хакына бар сабырлыгы юкка чыкты шунда. Суфия каенанасы каршына килеп басты да Фатыйма абыстайны, ике кулыннан тотып, мич арасына ыргытты. Күзләре дүрт булды шунда җенле Фатыйманың. Ничек инде ул алай, йолкыш, хәерче килене Фатыйма кадәр Фатыймага кул күтәрде.
– Аһ син хәерче тәресе, шулаймы әле?
Каенанасы, мич арасындагы уклауны кулына алып, килене өстенә сикерде.
– Бәреп үтерәм мин сине хәзер.
Суфия, тыныч кына калып, уклауны бер кулы белән тотып алды да, каенасының чәченнән умырып алып, бусага аркылы болдырга ыргытты, аннары, артыннан чыгып, урамга ук чыгарып атты.
– Син тәмуг кисәве, Убырлы карчык, – диде Суфия, – мин салган йортта торасың. Шуны башыңа киртләп куй, тагын зәхмәтләреңне чыгарасың икән, йортка да кертмим мин сине, аңладыңмы!
Фатыйма җиңелүен, бөтен власть килене кулына төшкәнен аңлап алды да эт кебек улый башлады. Улы Мөдәррис кайтканчы, улады ул шулай чирәмдә тәгәрәп.
Урамнан авыл халкы, күрше-тирә узып киткәләде. Моңарчы Мөдәррисләр хуҗалыгында көн саен яңгырап торган Фатыйма абыстайның ажгырган тавышы алар өчен гадәти хәл булып килде. Ә менә чирәм өстендә тәгәрәп улап яткан җенле Фатыйманы күрү – авыл халкы өчен сенсация. Бу хәбәр арыш басуында комбайн белән урак урып йөргән Мөдәррискә дә бик тиз барып җитте.
Мотоциклына атланып, колхоз бригадиры – Мөдәрриснең классташы – Рәсүл килеп чыкты да.
– Кордый! Анда хатының белән Фатыйма апа дөнья бүлешәләр, малай, кайт давай өеңә, эшләр хәтәр синең. Комбайныңны үзем кайтарып куярмын, әнә минем матайны ал да сыптыр өеңә.
***
– Тагын нәрсә булды инде, әни, нәрсә бүлешәсез, ә? Үтерәсез бит инде мине, – дип, кабалана-кабалана кайтып керде Мөдәррис улы.
– Үләм, улым, соңгы көннәрем шушы инде, бәхил бул. Ай Аллам, картлык көннәремдә килен кулыннан китәселәрем бар икән. Атаң Шакир, исән булса, ни дияр иде…
– Әнкәй тагын нишләдегез? – дип кабатлап сорады улы.
Мөдәрриснең каны кыза ук башлады.
Фатыйма килене ыргыткан уклауга төртеп күрсәтте.
– Хатының әнә шушы уклау белән башымны сугып ярды. Бөтен миләрем чәчрәп чыкты. Аннары, типкәләп, ишегалдына чыгарып атты. Үлмәсәң, мин сине сәнәк белән кадап үтерәм, диде.
Мөдәррис, аяк киемнәрен дә салмыйча, өйгә атылды.
Бу вакытта Суфия түр якта кечкенә Шамилне имезеп утыра иде. Каршына очынып килгән әзмәвер ирен күреп куырылып килде.
– С-с-син, син, – Мөдәррис әйтәсе сүзен әйтә алмыйча торды. – Син нигә минем әнигә кул күтәрдең? Минем әни бит ул. Әйберләреңне җый да, баланы алып, моннан чыгып ычкын.
Мөдәррис шкафның ике ишеген шартлатып ачты да Суфияның киемнәрен идән уртасына ыргыта башлады.
– Мине, баланы тоттырып, кире әтиләргә кайтарып җибәрергә җыенасыңмыни? – диде Суфия, тыныч кына.– Синен балаңны минем әти багып үстерергә тиешмени хәзер? Нәрсә, анаң белән икәүләшеп килеп, үзегезгә яңа өй салырга хезмәтче сорадыгызмыни минем әти-әнидән? Сиңа хатын түгел, хезмәтче кирәк идемени? Сез аналы-уллы икәүләшеп, мине ат урынына эшләтеп, яңа өйдә торып каласы, ә мин әти белән әни янына кайтып китәсе инде алайса? Ике аягымның берсен дә атламыйм. Йортны икәү бергә күтәрдек, бергә торырбыз да. Ә анаңның нинди холыклы кеше икәнен үзең дә бик яхшы беләсең: җенле Фатыйма…
Шул вакыт йорт ишеге киң итеп ачылып китте.
– Ни хәлләрдә сез, әй? – Ишектән авыл фельдшеры Рәхилә апа килеп керде. – Ничек, зур булып үсәсезме?
Рәхилә апа олы яшьтә инде. Гомере буе авыл фельдшеры булып эшләде. Беркайчан да үзен аямады. Кайсы гына йортка килеп кермәсен, өй эче ничектер бер ягымлылык белән яктыра, хәтта каты авыруларның да хәлләре җиңеләеп китә.
Ул, ягымлы гына елмаеп, йорт эченә күз салды. Идән уртасы хатын-кыз киеме белән тулган. Мөдәррис белән Суфия – икесе дә кызарышып чыкканнар. Яшьләр талашып алганнар икән. Рәхилә апа, ишегалдында тәгәрәп яткан Фатыйма абыстайны күреп, йорт эчендә тыныч түгел икәнен чамалап керде.
– Ууу, сезнең монда эшләр зур икән, – диде фельдшер апа, яшьләргә карап. – Ярар, әйдә, була торган хәл. Килешерсез әле. Мин тагын ике көннән килеп чыгармын.
Ничек елмаеп кергән булса, шулай елмаеп чыгып та китте. Йорт эченә Рәхилә апа артыннан ниндидер бер ягымлы яктылык ягылып калды.
Фельдшер, ишегалдына чыгып, чирәмдә улап яткан карчык янына чүгәләде.
– Фатыйма апа, нәрсә булды?
– Үләм, Рәхилә кызым! Киленем уклау белән башымны сугып ярды. Бөтен миләрем чәчрәп чыкты, зинһар бүлнискә алып кит мине.
– Кая, карыйк әле башыңны, Фатыйма апа! – Сакланып кына Фатыйма абыстайның башын карап чыккач, карчыкны тынычландырып, кабат эндәште: – Юк, бернинди дә куркыныч күрмим мин, Фатыйма апа, башың да ярылмаган, каны да чыкмаган. Менә маңгайдан аз гына өстәрәк шеш бар, куркыныч түгел, ике-өч көн эчендә бетәчәк.
Табибә буларак, Рәхилә апа яхшы психолог та була алды. Ул авылда киленнәре белән килешмәгән каенаналарның зарын көн дә ишетеп тора.
– Фатыйма абыстай, – дип ипләп кенә эндәште карчыкка ул, – ишегалдында болай үкереп яту сиңа бер дә килешми, җитмешне тутырып киләсең бит инде син. Аннары җенле Фатыйманың данын төшереп улап ятма.
Шул сүзләр җитә калды Фатыймага. Чынлап, җенле Фатыйманың даны төшә икән бит болай ятсаң. Көчсез Фатыйма түгел лә ул. Шуны аңышып алган карчык улавыннан шып итеп туктады да ялт итеп торып та утырды.
– Менә бит, акыллы кеше дә инде син, Фатыйма абыстай, – дип, фельдшер аның аркасыннан какты да капкадан чыгып та китте.
Фатыйма карчык ишегалдында, караңгы төшкәнче, килененең җыенып чыгып киткәнен көтеп утырды, исәбе артыннан кычкырып калырга иде. Тик килене, әйберләрен күтәреп, ишектән килеп чыкмады. Тәненә суык үтә башлагач, каенана өйгә атлады. Түр якта сиртмәле бала бишеге, анда Шамил оныгы йоклый, ә бишек янындагы караватта Мөдәррис улы белән килене бер-берсенең кочагына сыенган килеш йоклап яталар. Җен ачулары чыкты Фатыйманың.
– Кара син боларны, урамда туңып утырган аналарын өйгә дә чакырмадылар.
– Эң-г-гә, – бишектән кечкенә Шамил аваз салды.
Фатыйма карчык бишек янына килде.
Әбисен күрүгә, бала елмаеп, кулларын чәбәкләгәндәй итте.
– Г-ге…
Моңарчы баланы кулына да алып карамаган каенана оныгын сакланып кына кулына алды.
– Гге-гэ-гэ.
– Нәрсә дисең улым, әббә дисеңме? – дип, назлы итеп, балага эндәште Фатыйма. – Дөрес әйтәсең, мин синең әбиең шул, таныдыңмыни мине? Син минем оныгым, ә мин синең әбиең, шулай бит улым. У, кая монда эшләр синең, астың юешләнгән икән бит. Ай бу әнисен, шуны да белми, әйеме. Кая әле, коры чүпрәккә төрим әле улымны, аннары шешәдән тәмле итеп сөт эчәрбез. Анаң бик ябык шул синең, сөте җитми дә торгандыр.
Шушы минуттан соң Фатыйма абыстай усал каенанадан оныгы өчен үлеп торган әбигә әйләнде дә куйды
Узган көннәргә кайта-кайта, Суфия шул көнне исенә төшергәли.
***
«И-и-и кызым, синең иң бәхетле чагың, балаларың үз яныңда, – дип, гел әйтә торган идең, бик дөрес сүзләр әйткәнсең икән, әнкәй, – дип сөйләнеп алды Суфия, – менә берсе дә янымда юк. Чыгып киттеләр».
Бүген бәрәңге алырга кайткан балаларның барысы да әниләре белән бер кат ныгытып сөйләште.
– Әни, җитте инде, торма бу исерек белән, бишебезнең кайсына да сыясың. Әйдә безнең белән, – диделәр.
Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ,
Арча шәһәре
(Повесть кыскартып бирелә. Аны тулысынча «Серләр гәҗите»нең июнь саныннан укырга мөмкин. Бу гәҗит айга бер тапкыр чыга. Гыйбрәтле язмышлар, мавыктыргыч хикәяләр газетасы ул. Аңа Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә язылырга мөмкин. Индексы: 16109. 6 айга язылу хакы 145 сум 68 тиен).

Комментарии