Йөрәк пәрасы

Йөрәк пәрасы

Бала – гаиләне берләштереп, бер йодрыкка туплап торучы җан иясе. Кемнәрдер моны аңлап та җиткерми бугай. Шуңа да илебездә балалар йортлары ятимнәр белән тулы. Урамда сабыйлар сукбайлыкта йөри. Алар да, нәкъ башка сабыйлар кебек, назга, тәрбиягә мохтаҗ, аларга да әти-әни куены, кайвакыт төпле киңәше кирәк. Тик эчүгәбирелгән әти-әни балаларына тәрбия генә түгел, игътибар да бирми.

Икенче берәүләр еллар буе бергә торып та, сабый сөяргә тилмереп яшиләр. Аллаһы Тәгалә бирмәсә, берни эшләтеп тә булмый. Сорасаң да, күпме күз яше түксәң дә, язмыштан узмыш юк.

***

Айсылу кечкенәдән әтисенә тарткан иде. Төс-кыяфәте әнисенеке кебек булса да, холкы – Хәкимовлар нәселенеке. Алар кебек усал, чая, сүз артыннан кесәгә керми торган кыз иде ул. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Аннан техникумга юл алды – техникумнан да кызыл диплом белән чыкты. Соңрак, югары белем алам дип, икенче бер шәһәрдәге институтка читтән торып укырга керде. Кызыл дипломлы яшь белгечне дүрт куллап заводка эшкә алдылар. Башта гади эшче булып кына кергән Айсылуны ике елдан эшендә күтәрделәр.

***

…Каникул вакытларында кыз әти-әнисе авылына кунакка кайтып йөри иде. Май башында төялешеп, бәрәңге утыртырга кайталар. Печән вакытында туганнарына печән җыешты, туганнан-туган сеңелләре белән җиләк җыярга йөрде. Шуңа өстәп, колхоз икешәр-өчәр гектар шикәр чөгендере бүлеп бирә иде. Айсылу җәй буе авылда ятты. Мәхәббәтен дә ул шул авылда тапты.

Айсылуга ул вакытта нибары 13 яшь кенә иде әле. Апасы Сиринә белән ул беренче ел клубка чыга башлады. Апасы Айсылудан 5 яшькә өлкәнрәк булганлыктан, кызга аның артыннан йөрү бер дә кызык түгел иде. Сиринәнең дуслары да аның яшьтәшләре булганлыктан, Айсылу бөтенләй алар янында нишләргә дә белми аптырап йөри башлады. Ә бер кичне аны Рамил исемле егет озатты. Рамил инде хәрби хезмәттән кайткан, Айсылулар шәһәрендә милициягә эшкә кергән иде. Инде кызлар белән сөйләшү-аралашуда шактый тәҗрибә туплаган булса да, Рамил кыз күңеленә берничек тә ачкыч таба алмады. Айсылу балалыктан чыгып җитмәгән идеме, әллә артык чая булуы комачауладымы, гел егетне сүз белән «чеметкәләп» кенә торды. Тик Рамил түзде. Кечкенә генә буйлы, әче телле бу кызны егетнең күңеле инде күптән үз итеп өлгергән иде. Шуңа да Айсылуның бөтен «холыксызлыкларына» түзеп, аны гел бүләкләргә, чәчәкләргә күмеп торды. Кыз да ахырдан «бирешергә мәҗбүр» булды. Шулай итеп алар очраша башлады…

Рамил Айсылуның мәктәпне тәмамлавын түземсезлек белән көтте. Чөнки кызга 18 тулуга, алар өйләнешергә сүз куешканнар иде. Егет эшкә бармаган көннәрендә сөйгәнен мәктәптән каршы алды. Мәктәптән соң алар шәһәрнең берәр паркына ял итәргә, һава суларга баралар. Рамил Айсылудан яшькә генә түгел, гәүдәгә дә шактый зур иде. Шуңа да кыз егетенә шаяртып һәм яратып «абыемка» дип йөри башлады. Тора-бара Айсылуның бөтен дуслары, хәтта апасы Сиринә дә Рамилгә «абыйка» дип дәшәргә ияләнеп китте. Тагын бер кызык нәрсә бар иде алар мөнәсәбәтләрендә. Мәктәпкә ата-аналар җыелышына да, Айсылуның «абыйсы» буларак, Рамил йөрде. Инде аны укытучылар да белеп, яратып өлгергән. Ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп, шаярып йөрүче егетне алар чыннан да Айсылуның абыйсы дип уйлыйлар иде.

Ниһаять, Рамил алты ел буе көткән чыгарылыш кичәсе килеп җитте. Ул кичне Айсылу сыйныфташлары арасында иң-иң чибәре булып күренде Рамилгә. Тик кызга әле 17 генә яшь. Тагын бер ел көтәсе. Ә аннан соң алар бар дөньяны гөрләтеп туй итәчәкләр! Рамил Айсылуны җир йөзендәге иң бәхетле хатын-кыз итәргә теләде. Алар өй тутырып балалар үстерәчәк, якты, киң фатир алачаклар. Рамилне эштән кайтканда үзе кебек яшел күзле, чем кара чәчле улы каршы алса, Айсылу кебек бөдрә, сары чәчле кызы каршыга йөгереп чыкса, аш бүлмәсеннән аш исе килеп торса, Айсылуы ишек ачып, битеннән үпсә, ул дөньядагы иң бәхетле ир булачак. Менә шундый зур планнар белән көтте егет Айсылуга 18 тулганны. Ел буе туйга дип акча җыйды, кыз да туй күлмәкләре караштыргалап йөри башлаган иде инде. Айсылуның туган көне язын иде. Август аенда яшьләр туй итте.

Ике елдан Айсылу техникумны тәмамлады һәм эшли башлады. Рамилнең дә хезмәт хакы начар түгел иде. Яшь гаилә бала турында хыялланды. Тик Хак Тәгалә генә аларга һаман нарасый бирмәде. Ир белән хатын шәһәрдәге генә түгел, республикадагы бөтен хастаханәләрне дә йөреп чыкты. Тик бер генә табиб та икесенең берсендә дә авыру тапмады. Күрәсең, табигатьләре туры килмәгәндер. Шулай алты ел үтеп тә китте. Табиблардан соң, яшь гаилә багучыларга йөри башлады. Ниндидер күз күрмәгән, колак ишетмәгән авыллардагы карчыкларда булдылар, бик күп акча түктеләр. Бары бер багучы гына Рамилгә: «Нәкъ үзең төсле, синеке кебек күзле малаең булачак! Ул да синең кебек погоннар тагып йөрүен күрәм», – диде. Шул карчык аларга өмет бирде. Ул карчыкның сүзләре генә аларга яшәү көче өсти иде. Тик Айсылу һаман балага уза алмады…

Шулай тагын ике ел үтеп китте. Рамил фатирлы булу ягын кайгырта башлады. Моңа кадәр дә бераз мая туплаган иде. Машинасын сатты. Җитмәгән акчаны банктан кредитка алдылар. Шул рәвешле фатирлы да булдылар. Айсылу үз ояларын булдыру хакында күптән хыяллана иде инде. Шуңа да яңа фатирның һәр диварын, һәр почмагын үзенчә ясап, үзенчә җиһазлады. Яңа өйгә ямь биреп торырга сабый гына җитми иде. Фатир алу шатлыгы, ремонт мәшәкатьләре белән бу мәсьәлә бераз онытылып торса да, тора-бара тагын үзен сиздерә башлады. Рамил бик түзем булып чыкты. Айсылуга булган мәхәббәте дә бик көчле булган, күрәсең. Юкса, башка ир инде күптән кысыр хатынны ташлап чыгып киткән булыр иде. Ә Рамил, киресенчә, Айсылуын үзенчә юаткан булды, күңелен төшермәде.

Көз көне Рамил эшләгән бүлектән 4 кешене Чечняга җибәрделәр. Алар арасында Рамил дә бар иде. Ир акча эшләү максаты белән, Чечняга китүчеләр исемлегенә үзе язылды. Фатир өчен алган кредитны тизрәк түләп бетерергә кирәк иде аларга. Сигез ай күп вакыт иде, билгеле. Сөйгән хатыныннан моның кадәр озакка аерылганы булмаса да, ир барырга карар кылды.

…Таулар, урманнар арасында яшәргә күнегүе бик җиңел булмады. Өстәвенә Айсылуын сагыну үзәгенә үтте ирнең. Хатынының фотосурәтен зур итеп чыгарып алып, караваты өстендәге диварга элеп куйды. Һәр иртә торгач, шуңа карый, йоклар алдыннан тагын сурәткә күз сала. Ике ай үтте, өч… ә алда тагын күпме көтәсе. Көнгә әллә ничә тапкыр телефоннан сөйләшсәләр дә, ирнең сагынуы һич кенә дә басылмады.

Рамил киткәч, Айсылу фатирда берьялгызы калды. Баласы булса, ичмасам, аны сөеп юаныр иде. Юк шул, булмагач булмый икән! Бер-ике атна хатын ахирәтләрендә кунгалады. Апасы да килеп-китеп йөрде. Тик ялгызлык барыбер үзен сиздерә иде. Дискотекаларга барып, күңел ачып йөрер вакыты узган инде Айсылуның. Буш вакытын ничек уздырырга да белми тилмерде ул. Ашарга пешерсәң, бер кешегә күпме ризык кирәк инде, өстәвенә хатын-кызга… Эштән кайткач, интернетта утырырга ияләшеп китте. Башта социаль челтәрләрдә дус-ишләре белән генә аралашып утыра иде. Берәр айдан танышу сайтларына кереп китте. Нәтиҗәдә, кыяфәте нәкъ Рамил төсле егет белән танышты. Тик ире еракта, ә бу егет күрше урамда гына яши булып чыкты. Вакыт үтсен дип, Айсылу аның белән берничә тапкыр күреште дә хәтта. Саша Айсылуны эштән каршы ала, алар кинога, кафеларга йөргәли башладылар. Айсылу ничек итеп Сашага ияләшкәнен аңламый да калды. Ә бер кичне хатын Сашаның өенә кайтты һәм куна калды. Бу, чын мәгънәсендә, Рамилгә хыянәт иде. Айсылу буталды, хисләре, уйлары чуалды. Эштән аяклары туп-туры Саша фатирына алып кайта иде. Назга сусаган, инде ничә ай ир кулларының җылысын тоймаган яшь хатын мизгеллек мавыгуга бирелде һәм… ялгышты. Бу хакта Рамилгә әйтергәме, юкмы? Әйтсә, ире аны кичерәчәкме? Айсылуның башында мең дә бер сорау иде. Барысы да бер мизгелдә хәл ителде. Беркөнне хатын эшендә аңын җуеп егылды. Табиб чакырттылар. Хастаханәгә баргач, Айсылу үзенең йөкле булуын белде. Менә ул! Менә! Ничә ел көткән бәхет! Ничә ел көткән мизгел! Тик… Ул нарасый хәләл иреннән түгел. Болай булгач, Рамилдән аерылырга кирәк.

Айсылу хастаханәдән, хәле булмаса да, очып кайтты диярлек. Аның шатлыгын тизрәк Саша белән бүлешәсе килә иде. Сашаның эштән кайтуын түземсезлек белән көтте хатын. Әмма ир генә мондый сюрприз көтмәгән иде. Ул тавыш куптарды. Өйләнергә җыенмавы хакында кат-кат әйтте. Ахырдан Айсылу белән сөйләшмәс булды һәм бөтенләй өйдән чыгып китте. Ул төнне Саша кунарга өйгә кайтмады. Айсылуның йөкле булуын белгәч, аңа карата бөтенләй суынды. Айсылу болай яши алмаячагын аңлады һәм әйберләрен җыеп, үз фатирларына кайтып китте.

Хатынының шундый адымы хакында белгәч, Рамил чактан гына акылдан язмады. Ничек Айсылу шулай эшли алган?! Рамил монда гаиләсен кайгыртып, җиде ят җиргә акча дип эшкә килде. Ә хатыны аннан аерылырга йөри, өстәвенә балага да узган! Моны ирнең акылы аңларга теләмәде. Эх, тизрәк кайтып, Айсылуның күзләренә карыйсы иде!

Айсылу исә бер яктан көенсә, икенче яктан чиксез шат иде. Ул тиздән әни булачак! Күпме көткән нарасый аның карынында яши, үсә. Хатын-кыз өчен моннан да зуррак бәхет бар микән тагын?

***

Рамил командировкадан кайтуга, хатыны белән утырып сөйләште. Айсылу төптән уйлаган иде инде. Алар аерылышырга тиеш. Чит кеше баласын иреннән тәрбияләтергә аңа вөҗданы кушмый иде. Рамил аерылырга рөхсәт бирмәде, билгеле. Нинди генә зур гөнаһлы булса да, хыянәткә барса да, ир Айсылуны ярата иде. Шуңа кичерде дә. Хатын гына үзенекен тукыды. Ахырдан барыбер Рамил бирешергә мәҗбүр булды. Айсылуны йөкле килеш суд юлында йөртәсе килми иде аның.

Ике ай үтте. Шул вакыт эчендә, Рамилнең Айсылу янына килмәгән бер генә киче дә булмады. Ул аны һәр кич кире кайтырга үгетли иде. Бик озак уйлаганнан соң, Айсылу кире кушылырга карар кылды. Рамил дә баланы үзенеке кебек тәрбияләргә, яратырга сүз бирде.

Берничә айдан аларның уллары туды. Малайга Дамир дип исем куштылар. Уллары нәкъ Рамил төсле иде! Үз атасы булса, бәлки, аның кадәр охшамас та иде.

Айсылу беркайчан да Дамирга үзенең атасы турында сөйләмәскә сүз бирде. «Күке» атаның булуын белүдән, балага ни файда. Үзен тәрбияләп үстергән кешегә «әти» дип дәшүен тыңлау күңелгә бер рәхәтлек бирә түгелме?!

Сәлимә ЗАРИФ.

Йөрәк пәрасы , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии