Беренче мәхәббәт

Беренче мәхәббәт

Нәсимә бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Менә бүген дә ул дәресләрен карап өстәл артында бик озак утырды.

– Кызым, бераз ял итеп ал, – дип эндәште алгы яктан Миңзифа апа.

Нәсимә әнисен ишетмәде. Ул хыял дөньясында йөзә иде. Менә ул елгалар, басулар өстеннән оча, тылсымлы чишмәләр челтерәвен тыңлый, хуш исле болында купшы күбәләкләр белән куышып уйный… Аңа рәхәт… Менә каршына Азат йөгерә. Тирә-як тагын да ямьләнеп киткәндәй була.

– Әллә йоклап киттең инде, – дип, әнисе кызының бүлмәсенә таба атлады. Шулвакыт Нәсимә әнисенең тавышын ишетеп алды һәм хыялый дөньядан янә көндәлек мәшәкатьләр белән тулы тормышка әйләнеп кайтты, күзләрен ачты.

Нәсимә тәрәзәгә күз салды. Ә анда кыш хөкем сөрә… Төн буе дулаган буран тыкрыкларны, чокыр-чакырларны кар белән тутырган… Нәсимә янә уйлары белән Азат янында иде. Йөрәгендә кабынган мәхәббәт ялкыны көчәйгәннән көчәя барды.

– Кызым, чәй эчәсең килмиме? – диде Миңзифа апа ягымлы тавыш белән.

Ул кызының нинди хисләр кичерүен сизә иде. Үзе дә унбиш яшендә беренче тапкыр гашыйк булганга, Миңзифа апа беренче хисләрнең мөһим булуын аңлый иде. Шуңа күрә ул кызына карата сабыр һәм игътибарлырак булырга тырышты.

– Эчмим, әни, рәхмәт, мин тук, – дип җавап бирде гашыйк кыз.

Юк, Нәсимә бүтән болай яши алмый. Ул яшәешен үзгәртергә тиеш, үзгәртергә…

Радиодан: «Тормыштагы кыенлыклардан безне эш коткара», дигән сүзләр ишетелде. Нәсимә ныклы карарга килде: ул йөрәгендәге ярасын эш белән төзәтәчәк! Җиңнәрен сызганып укуына чумды, елның иң озын чиреген бишлегә генә бетерергә омтылды. Өстәмә эшләр алып төнгә кадәр утырды, мәхәббәт алып килгән кыенлыкларны онытырга тырышты.

Көннәр, атналар, айлар үтеп китте. Эш һәм вакыт Нәсимәне үзгәртте, кәефен күтәрде, тормышның һәр көнен файда белән үткәрергә өйрәтте.

Менә җәй дә җитте. Һәрбер йортта сабан туена әзерлек бара. Өйләр юыла. Ишегаллары җыештырыла. Бәйрәм мәшәкате белән йөргән көннәрнең берсендә Нәсимә Азатын очратты. Егет аны күрми калды, ә менә Нәсимәнең тормышына бу очрашу күп үзгәрешләр кертте. Беренче мәхәббәтне онытып була димени инде?! Нәсимә үзенең хис-тойгыларын яңадан кичерде, Азат белән үткәргән һәрбер бәхетле мизгелен күз алдыннан үткәрде, йөрәге мәхәббәт белән тулды.

«Азат миңа карата битараф» дигән уй башыннан йөгерде. Кыз инициативаны үз кулына алырга булды. Азатка хат язарга кирәклеген аңлады. Өстәл артына утырып үзенең барлык хисләрен кәгазьгә күчерде. Нәрсәдер ошап бетмәде. Ниндидер бер мөһим сүз җитмидер кебек. Кәгазьне бөгәрләп чүп чиләгенә ташлады. Тагын язды, тагын ташлады… Чүп чиләге тәмам тула язганда, хат әзер иде. Шуннан соң Нәсимә батырлыгын җыеп, Азатка SMS-хәбәр җибәрде: «Сәлам! Ниләр эшлисең? Очрашыйк әле, әйтер сүзем бар иде». Озакламый Нәсимәгә җавап килде: «Әйдә. Почта янында очрашыйк, ярыймы?»

Сөйләшенгән вакытка Нәсимә почта янына килде. Азат аны көтеп тора иде инде. «Азат, хатта бөтенесе язылган, укы, аннары соң җавабыңны әйтерсең», – дип, Азатның кулына хатны тоттырды. Гашыйк кыз егетнең җавабын көтеп тә тормыйча өенә кайтып китте.

Бу көнне Нәсимә бик начар йоклады, үзенә урын табалмыйча әле бер якка, әле икенче якка борылды, ә иртән ишек төбендә үзенең хатын күреп алды. Нәсимәнең йөрәге дөп-дөп тибә иде. Хатның икенче ягында Азатның җавабы язылган: «Мин дә сине яратам, сул якка кара әле», – диелгән иде. Нәсимә башын сулга борды. Анда чәчәк бәйләме тотып, Азат басып тора иде!!!

Адилә МИЯССӘРОВА.

Азнакай районы, Актүбә 2нче урта мәктәбе укучысы.

Беренче мәхәббәт , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии