13нче чакрымдагы фаҗига

13нче чакрымдагы фаҗига

Июль аеның биниһая эссе бер көне. Маңгай, битләрдән елга булып аккан тирне кулъяулык белән сөрткән саен, ул озак та үтми, тагын бирчеп чыга, кулъяулыкның да файдасы юк: ул үзе дә тирдән юпь-юеш.

Ике аягы арасына кәкре башлы таягын кыстырган бер карттан кала, Зирекле авылы автовокзалында берәү дә юк. Өч-дүрт кеше утырырлык утыргычтан башка бернәрсә булмаган бу җирне, авыл кешеләре электән калган гадәт буенча, зурлап, автовокзал, дип йөри.

Әйе, кайчандыр бу урында, чыннан да, түбәсе ябылган, як-яклары ышыкланган каралты бар иде барын. Ләкин аның тәрәзәсе дә, идәне дә юк иде. Җир идәндә төрле чүп-чар: тәмәке төпчекләре, көнбагыш кабыклары, сыра савытлары аунап ята иде. Шулай да иске вокзал җил-яңгырдан, бүгенге кебек эсселәрдән ышыкланырга ярый иде әле. Яз башында авыл түрәләре аны, нигәдер, сүтеп ташлады.

Карт Ислам исемле иде, элеккеге , авылда имам хезмәтен үти. Бүген ул автовокзалга район үзәге Камышлы даруханәсеннән бушлай бирелә торган дарулар алырга бару өчен килгән иде. Инде сәгать унбер, димәк, пассажирларын утыртып, автобус күптән Камышлыга киткән. Карт, кичтән үк район үзәгенә барырга исәпләгән булса да, аның бу планы барып чыкмады: сугыш ветераны Ильяс бабай вафат булу сәбәпле, аны җирләшергә зиратка барырга туры килде. Мәетләрне җирләү имамнарның гына түгел, һәр мөселманның изге бурычы, дип исәпли иде Ислам карт.

Җәй вакыты, уңга-сулга машиналар чаба, берәр җай чыгар әле дип, алай да килде ул автовокзалга. Утырган, көтеп торган урыны алай начар түгел үзе. Алда, район үзәгенә илтә торган асфальт юлның ике ягында яшел басу җәйрәп ята. Артта, авыл ягында зур ындыр табагы, анда сирәк-мирәк кешеләр, йөк ташучы машиналар күренгәли. Станоклар гүләве ишетелә, эретеп ябыштыру очкыннары ялтырый, кыскасы, һәркайда эш гөрли. Тик менә картның гына бүген эше пешмәс төсле. Вокзалга килүенә бер сәгать гомер үтте, ник бер очрасын! Ә Камышлы ягыннан алар минут саен диярлек очалар. «Тагын ярты сәгать көтәм дә, кайтып китәм, өйлә намазы вакыты җитә» дип уйлады карт. Шулай исәпләп, аякларын, билен язу өчен берничә адым атлаган иде, каршына бер килеп туктады. Зур кара Мерседес хуҗасы ишектән башын чыгарып:

– Бабай, син монда күптән торасыңмы? Вәли Гатауллович күренмәдеме?

Вәли Гатауллович дигән кеше элек авыл советы, хәзер җирле идарә рәисе; Ислам карт аны күрмәгән иде. Шуны әйтергә авызын ачкан иде, машина хуҗасы аны бүлеп:

– Әй, танымый да торам, үзебезнең Ислам абый бит син. Кая юл тотыш, районгамы?

Әлеге Мерседес хуҗасын карт шунда ук таныган иде. Туп кебек түгәрәк, таза, киң җилкәле, җирән чәчле әлеге кеше үзенең укучысы, Хафиз исемле эшмәкәр иде.

Хафиз Ислам картның сөякләрен шыгырдатып кочаклап алды, аркасына зур симез куллары белән кат-кат суккалады:

– Юк, бер дә картаймагансың икән әле, абый җаным. Нәрсә, районга минем хактагы язмаларыңны илтергә барасыңмы әллә? Әйдә, яз әле, Зирекледә Хафиз Гайнуллин кебек капиталистлар пәйда булды, диген. Хәтерлисездер, абый, сез мәктәптә укытканда Америка капиталистларын ничек сүгә идегез. Америка тормышы безгә дә килеп җитте бит, әй. Мин дә хәзер, то есть кул астындагы кешеләрне эксплуатациялим, шуннан нәрсә? Җирләремдә, фирмаларымда йөздән артык кеше эшли, акча ала. Ник шуларны язмыйсың, абый, а то эшмәкәр Хафиз Гайнуллин тегеләй, болай, ни мәчетләргә, ни кешеләргә хәер өләшми, дип язгансың бер гәҗиткә.

Ислам карт, Хафизның ачудан тыны кысылып туктавыннан файдаланып:

– Хафиз энекәш, бердән, мин район үзәгенә мәкалә илтергә бармыйм. Аның өчен почта бар, һич булмаса, берәрсе артыннан җибәрергә була аны. Әптиккә дару алырга барам мин. Икенчедән, язам икән, анда синең бернинди эшең юк. Нәрсә, ничек язам – ул минем шәхси эшем, берәүдән дә рөхсәт сорап тормыйм. Инде килеп, авылдашларга ярдәм йөзеннән эш, хезмәт хакы түлисең икән, алары өчен Аллаһының рәхмәте яусын. Тик шунысын белә халык: син аларның пай җирләрен юнь бәягә алып, шул җирләрдә үзләрен эшләтәсең, алар җитештергән продукцияне кыйммәт бәягә үзләренә үк сатасың. Дөресме болар?

– Бәлки, дөрестер, абый. Ләкин һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар.

– Бар, Хафиз энекәш, бар. Мәсәлән, Тәүфикъ һәр елны трактор белән минем шикелле ялгыз карт-карчыкларның бакчасын сукалый, бушка бер-ике центнер икмәк бирә, ел саен мәчеттә корбан ашы уздыра, мәчет чыгымнарын каплый.

– Теңкәгә тияләр инде шул Тәүфикъ белән. Соң аның чыгымнары да бит минеке кадәр түгел, эшләүчеләре дә унлап кына. Спонсорлык буенча мин дә калышмыйм, Казанда яшәүче хирург Якубның юбилеена гына йөз мең сум тоттым.

Ислам карт Хафизның, Тәүфикъны көндәш санап, аны өнәп бетермәвен мәктәптә укытканда ук сизә иде. Шулар искә төшеп, ул Хафизга:

– Әй улым, кемгә охшап шул кадәр карун булдың син. Мәрхүм әтиең бер дә андый түгел иде, Алланың рәхмәте яусын. Ул миңа уннан артык яхшы сортлы карлыган үсентеләре биргән иде, алар әтиеңнең истәлеге булып, җимеш бирәләр.

Хафиз да шул сүзләрдән соң бераз йомшап китеп, бәхәсләшүне дәвам итмәскә теләп:

– Әти турында яхшы сүзләрең өчен рәхмәт, абый. Сезгә мәкаләләр өчен газета-журналлардан күпме түлиләр?

– Минем аларны санап барганым юк, Хафиз улым. Кайчак йөз, кайчак иллене бирәләр.

– Шул да булдымы акча? Әгәр мин сезгә ай саен өч йөз сум түләп барсам, нәрсә диярсез?

– Рәхмәт инде, улым, кирәкмәс. Әллә син мине акча өчен яза, дип уйлыйсыңмы? Юк, шөкер, пенсиям җитә. Мин акча өчен түгел, үземә бер шөгыль өчен язам. Язмаларымның басылганын күргәч, Аллага шөкер, бу дөньяда мин дә бар, дип куанам.

– Я, ярар, абый. Минем күрше авылга баруым иде, бик тә важный мәсьәлә белән. Вәли Гатаулловичны да күрәсем бар.

Шулвакыт трактор паркыннан Вәли Гатауллович үзе килеп чыкты. Икесе дә машинага кереп утырдылар. Кузгалганда, Хафиз:

– Ачуланып калма, Ислам абый. Сине дә утыртыр идек, без район үзәгенә түгел, башка җиргә барабыз шул. Бераз көт, бәлки, берәр нәрсә килеп чыгар, – диде.

Чыннан да, алар китүгә, янә бер машина туктады. Рульдә Тәүфикъ бер үзе генә иде, Ислам картны күрүгә, машинасыннан кычкырды:

– Абый, сез кая барасыз, минем район үзәгенә барышым.

Ислам карт, рәхмәтләр әйтеп, машинага кереп утырды. Алар бер-берсенең хәлләрен белешеп барганда, унөченче чакрымдагы текә борылышта бер машинаның аска мәтәлүен, машина эчендәге кешеләрнең канга батып ятуын күрделәр. Машинадан чыгып, аска төшсәләр, мәтәлгән машинаның теге кара Мерседес икәне, машина эчендәге Хафизның инде мәет булганлыгы беленде. Ислам карт, йөзендәге ике бөртек яшен кулы белән сыпырды да, мәеткә дога укырга кереште: «Бисмиллаһи-рахманир-рахиим…»

Сәлимҗан ЗАРТДИНОВ.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.


Комментарии