ТАВЫШЫҢА ГАШЫЙКМЫН

ТАВЫШЫҢА ГАШЫЙКМЫН

Марсель машинасын каршына туктатты. Кичке яңгырдан соң җыелган күлдәвекләргә басмаска тырышып, кибеткә атлады. Ишектән керүгә:

– Бер пачка «ЛМ» , – дип, сатучы кызга акча сузды.

– Марсель абый, исәнмесез, – дип, исәнләште сатучы кыз, – сез ачуланмагыз, ләкин сезнең бу кибеткә кереп әйбер алуыгыз сәеррәк тоелды. Районда сезнең җиде кибетегез бар ич. Гафу итегез, Марсель абый.

Челтерәп чишмә суы аккандай матур тавышлы кызга игътибар белән карады. Яшь, сипкелле кызның сирәк очрый торган назлы яңгырашлы тавышы Марсельнең тәнен җылыткандай булды. Кызның матур тавышын кабат ишетәсе килеп:

– Сине кем дип әйтим, мине каян беләсең? – дип сорады.

– Сез бит районда билгеле кешеләрнең берсе, сезне күп кеше белә. Мин Гөлфия, якындагы авылдан килеп эшлим. Безнең авылда да бар сезнең кибетегез, күпердән ерак түгел, – дип җавап кайтарды матур .

– Ә-ә-ә… Ул кибетне ябарга йөрим әле мин. Файдасы юк, кереме дә аз, кибетче дә китәм, ди.

– Яба күрмәгез, Марсель абый! Авылдашлар өчен бик җайлы ул. Әгәр теләсәгез, мин сезгә ярдәм итә алам.

Марсель Гөлфиягә аптырабрак карады:

– Ярдәм итә аласың? Ничек?

– Мин, иренмичә, авылның һәрбер өен әйләнеп чыгармын. Кирәкле товарның исемлеген төзеп, сезгә тапшырырмын. Аннан соң карарбыз. Ә хәзер, гафу итегез, Марсель абый, сәгать тугыз тулды. Кибетне биклим, дип Гөлфия зәңгәр алъяпкычын салды.

– Авылгамы? Бу караңгыда…

– Ике чакрым гына ич ул.

– Әйдә, алып кайтып куям, мин машинада.

– Рәхмәт, борчылмагыз. Мин саф һава сулап, җәяү кайтырмын, – диде Гөлфия.

– Миңа кибетне карап китәргә кирәк.

– Кибетегез бикле ич инде.

– Булсын, әйдә, биклә ишекләреңне, мин машинада көтәм.

Машинага кереп утыргач, Гөлфия:

– Иномаркага беренче утыруым, нинди маркалы машинагыз? – дип сорады.

– «БМВ» .

– «БМВ»да йөрисез, «ЛМ» тәмәкесе тартасыз. Барысы да кыскартылган хәрефле. Үзегез дә эшне кыскача тота торган кешедер сез, Марсель абый, – дип, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды Гөлфия.

– Гөлфия, синең бик сирәк очрый торган матур тавышыңа сокланып куйдым әле, – диде Марсель, машинасын кабызып.

– Күп кеше аптырый инде минем акустикага, – дип көлеп куйды Гөлфия.

– Гөлфия, син әле кияүдә түгел бугай? Ничә яшь сиңа?

– Әлегә юк, егетем соңгы курста укый, укып бетергәч, карарбыз. Бик яшь әле мин, егерме өч яшьтә. Сездән унбиш яшькә генә яшьрәк.

– Каян беләсең син минем яшьне? Тагын ниләр беләсең минем турыда?

– Сез өч ай элек аерылышкансыз. Хатыныгыз Мәскәүдән товар ташый иде. Анда бай иргә кияүгә чыккан, диләр. Балаларыгыз юк. Үзегез ике катлы өегездә песиегез белән генә ялгыз яшисез… Чит хатыннар белән чуалмыйсыз, бик тәртипле эшмәкәр, диләр. Сез ачуланмыйсызмы, Марсель абый?

– Юк, ачуланмыйм, Гөлфия. Ярый әле искә төшердең, өйгә сугылып китик, песине көн буе ашатмаганмын икән. Ризамы син?

– Мин ашыкмыйм, песиегезне ашатып чыгыйк алайса, – дип Гөлфия ризалыгын биргәч, Марсель машинасын өенә таба борды.

Марсельнең өенә кергәч, Гөлфия өй эчендәге байлыкка шаккатты:

– Чын хан сарае кебек… Ничек матур… Ә песиегез кайда? Ой! Шушы песимени? – дип каяндыр килеп чыккан кара мәченең аркасыннан сыйпады. Мин тагын затлы токымлы песи булыр дип уйлаган идем.

– Гөлфия, әйдә кухняга. Песигә бирик тә, берәр чокыр кофе эчеп алыйк. Аннан соң авылыңа китәрбез, ярыймы?

Гөлфия кухнядагы җиһазларны барлап чыкты.

– Марсель абый, сезгә хатын кирәк түгел икән. Савыт-саба юучы машина да, бәрәңге әрчи торганы да бар икән ич сездә!

– Барысы да бар, Аллага шөкер. Тик ялгыз яшәү генә авыр икән, Гөлфия. Кофе әзер, – дип, Марсель Гөлфияне өстәл янына чакырды. – Син курыкмыйча ялгыз ирнең өенә керергә җөрьәт иттең әле?

Гөлфия Марсельнең күзләренә текәлеп карагач, җитди генә:

– Сезнең күзләрегездән бары тик яхшылык кына бөркелә. Тәртипле кеше булуыгызда минем шигем юк. Шуңа күрә, мин сездән курыкмыйм, – диде.

Гөлфиянең сөйләшүен тәүлек буе тыңларга риза иде Марсель. Искиткеч матур тавышы күзәнәкләргә үтеп кергәндәй тоела…

– Ярты сәгать узган инде, Марсель абый. Өйдәгеләр кайгырыр.

– Киттек.

Авыл эченә керүгә Гөлфия:

Мин шушы өйдә торам инде, Марсель абый, – дип бармагы белән сары төскә буялган өйгә күрсәтте.

– Син минем кибет каршында ук яшисең икән, – диде Марсель, капка төбендә машинасын туктатып.

Капкадан бүрек кигән илле яшьләрдәге ир чыкты.

– Нихәл, әти. Марсель абый, бу минем әтием!

– Исәнмесез!

– Нихәл, Марсель, Вагыйз мин. Кайчан яңа кибетче куясың инде кибетеңә? Юньләп ачмый кибетен, кирәк чагында әйбер алып булмый…

– Вагыйз абый, әгәр кызың риза булса, иртәгә үк аны куям. Ике чакрым йөреп эшләгәнче, каршыңдагы кибет күз алдында, акчасын да әйбәт түләрмен. Син ничек уйлыйсың, Гөлфия?

Гөлфия авыз ачканчы, Вагыйз абый кулын селтәп:

– Риза булыр. Әнисенә дә булышырга вакыты булыр. Үзе дә күз алдыбызда булса, бик шәп булыр. Шулаймы, кызым?

– Белмим шул, әти…

– Әйдәгез, өйгә кереп сөйләшик әле. Әйдә, Марсель!

Өйдә Гөлфиянең әнисе Гайшә апа табын әзерли иде.

– Әйдәгез, әйдә, Марсель, чәй эчеп алырбыз, – дип ачык йөз белән каршылады Гайшә, – яңа гына сауган сөт белән чәй ясыйм…

– Гайшә апа, мөмкин булса, мин сөт кенә эчәр идем. Балачактан бирле парлы сөт эчкәнем юк, – диде Марсель.

– Рәхим ит, – дип, Гайшә өстәлгә литрлы банка белән сөт куйды.

Марсель ашыкмыйча гына сөтне эчеп бетерде дә:

– Шәп! – дип иреннәрен сөртте.

– Маладис, безнеңчә, – дип мактады Вагыйз.

Гөлфияне кибеткә эшкә урнаштыру мәсьәләсен уңай хәл иткәч, Гайшә күптән борчыган сүзен әйтергә булды: – Урыс егете белән йөрүе генә бер дә ошамый…

– Әни, Миша әйбәт егет ич ул. Күп ич рус-татар гаиләләре…

– И, кызым… Марсель, син төрле диндәге кешеләр бергә бәхетле була, дип уйлыйсыңмы?

Марсель башын чайкады.

– Юк. Андый гаиләләр бәхетле булмый.

– Ни өчен, Марсель абый? – дип сорады Гөлфия.

– Катлаулы мәсьәлә ул. Беренчедән, өйләнешкәндә туйны алып баруы мәшәкать тудыра – татарчамы, русчамы? Икенчедән, бала тугач исем кушу катлаулык китереп чыгара. Татар исеме куштырасың килсә, ирең рус исемен теләр. Аннан соң балага исемне мулла кушармы, я чиркәүгә алып барып чукындырасы булырмы? Ә үлгәндә мулла чакырырлармы, попмы? Күмү проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Өчесен, җидесен кем ничек үткәрер, билгесез. Минемчә, татар кызы татар егетенә чыгып, татар нәселен дәвам итәргә тиеш. Мин шулай уйлыйм.

– Бик дөрес әйттең син… Оныгыңның исеме Степан я Иван булса, кызык булмый… – дип әйтә башлаган Вагыйзнең сүзен Гайшә бүлдерде:

– Әстәгъфирулла диген, карт җүләр!

Марсель киткәч, Гөлфия йоклый алмыйча озак уйланып ятты.

…Берничә көннән Гөлфия Марсельнең кибетендә сатучы булып эшли башлады.

Иң беренче эше ак халат тегү булды. Хәзерге алъяпкычларны яратмый, ак халатлы сатучының чисталыгы күренеп тора, ди. Кибет ишеге өстенә «Хуш килегез, кадерле авылдашлар, хөрмәтле кунаклар!» дип матур хәрефләр белән язылган плакат элдерде. Сатып алучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү максаты белән аерым дәфтәргә кирәкле товарлар исемлеген язып, Марсельгә тапшыру гадәте барлыкка килде. Җәй җиткәч, кибет тирәсенә күптөрле чәчәкләр утыртты. Чәчәкләргә күмелгән кибеттән халык өзелмәде, кибетнең кереме дә шактыйга артты.

Марсель Гөлфия янына көн саен диярлек сугылып чыгарга тырышты. Беркөнне Марсель кибеттә кеше булмаудан файдаланып, Гөлфиягә:

– Син ничек уйлыйсың, бәлки, безгә өйләнешергә вакыттыр? – дип сүз катты.

– Марсель абый, ә Миша?

– Мишага марҗа кирәк. Ә сиңа – татар. Мин ялгыз яшәүдән туйдым, сине яратам.

– Марсель абый, сез миңа кайчан булдыгыз соң?

– Иң беренче булып мин синең матур тавышыңа гашыйк булдым. Соңрак, сиңа ияләнә төшкәч, яратканымны сиздем. Кыстамыйм, мин синнән унбиш яшькә олырак, җавап биргәнче, ныклап уйла. Синең матур тавышыңны ишетеп яшисем килә, тавышыңа гашыйкмын… – дип ишеккә таба кузгалды. Ишек ачкач, ул Гөлфиягә борылып карады.

– Мин риза, Марсель абый! – дигәндә Гөлфиянең тавышы тагын да матуррак яңгырады.

Төн уртасында капка шакыган тавышка торып чыккан Вагыйз:

– Кем бар анда? – дип капка бигенә үрелде.

– Это я, Миша! Здорово, дядь Вагиз! Гуля өйдәме?

– Миша? Гөлфия кияүгә чыкты бит. Ике атна инде…

– Че? Ничек инде?

– Менә шулай, Миша, шулай. Син үзеңә бик әйбәт кыз табарсың, кайгырма.

– Магазин хуҗасы Марсельгә чыктымы?

– Әйе, Миша. Бер-берсен яраттылар алар…

– Ниче, дядь Вагиз, пускай, – дип Миша черт итеп җиргә төкерде, мин киттем, пока! Бәхетле булсыннар.

– Исән-сау йөр, Миша, – дип Вагыйз аны бераз кызганыбрак артыннан карап калды. «Миша да әйбәт егет инде. Эх, дөнья…»

Төнге икеләрдә, яңадан урамдагы тавышка уянган Вагыйз абый тәрәзә янына килеп урамга күз төшерүгә, кычкырып җибәрде.

– Гайшә, тор! Кибет яна!

Телефоннан янгын сүндерүчеләрне чакырткач, Марсельнең өенә шалтыратып хәлне аңлатты.

Урамда җиде-сигез кеше чиләкләр белән су ташып янгынны сүндереп маташа. Вагыйз белән Гайшә чыгуга янгын сүндерү машинасы килеп җитте. Аларның артыннан ук Марсельнең машинасы күренде. Машинадан чыгуга, Гөлфия кибеткә таба йөгерде.

– Марсель!!! Кибет! Чәчәкләр дә яна!!!

Гөлфия кисәк кенә туктады, муенын тотып җиргә тезләнде. Марсель йөгереп килеп аны җирдән күтәрде.

– Ни булды, Гөлфия?

Гөлфия күзләрен кибеткә төбәген килеш нидер әйтергә тели, ләкин тавышы чыкмый иде.

Янгынны сүндерделәр, әмма кибетнең түбәсе белән бергә эчендәге товарлар да яраксыз хәлгә килгән иде.

Район хастаханәсенең баш табибы белән очрашкач, Марсель:

– Гөлфиянең тавышы ачылырмы? Ничә көн инде пышылдап сөйләшкәненә…

– Тавыш ярыларына зыян килгән. Монда гына катлаулы операция ясау мөмкин түгел, башкалага барырга кирәк.

– Мин аның элеккеге тавышын ишетерменме?

– Тавышы үзгәрергә мөмкин. Ә элеккеге тавышын кайтару мәсьәләсенә килгәндә, Германиядә операция ясатырга көчегездән килсә генә.

Бер ай эчендә Марсель район үзәгендәге кибетләрен сатып, Гөлфия белән Германиягә очты.

Ике ай вакыт эчендә немец галимнәре Гөлфиягә ике тапкыр катлаулы операция ясадылар. Марсель исә бу вакытларда үз-үзенә урын таба алмый интекте. Соңыннан немец белгече бер айга якын тавыш күнегүләре үткәрде. Гөлфия әйбәт сөйләшә башлады. Марсель аның (тавышы барыбер элеккечә булмаганын сизде-сизүен, ләкин операциянең уңышлы чыгуына шат иде. Тагын бер атнадан алар туган якларына очтылар.

Өйләренә исән-сау кайтып җиткәч, Марсель гараждан машинасын чыгарды.

– Гөлфия, әйдә туган авылыңа, әти-әниең сагынгандыр. Песиебез дә аларда безне көтеп тилмергәндер. Сөендерик үзләрен.

– Марсель, минем тавышым үзгәргән. Синең дә мәхәббәтең үзгәрмәсме икән? Син гашыйк булган тавыш түгел инде…

– Нәрсә сөйлисең, матурым? – диде ире, аны кочып. – Сиңа булган мәхәббәтем сүнмәде, сүнмәячәк һәм беркайчан да сүнмәс. Бел шуны.

Авылга кергәндә Гөлфия машинада йокыга талган иде. Таныш капка төбендә туктагач, Марсель Гөлфиянең битеннән сыйпап уятты.

– Уян, матурым, килеп җиттек.

Гөлфия машинадан төшкәч, тирә-якка күз йөртеп алды да кычкырып җибәрде:

– Марсель! Безнең кибет! Нинди матур!

Янгыннан соң Вагыйз кибетне берүзе сүтеп ясаган. Матур бизәкләр белән бизәп эшләгән, чәчәкләр үсә торган урынын да тәбәнәк киртә белән әйләндереп алган.

Ләкин Марсель кибеткә игътибар итмичә, Гөлфиядән:

– Тагын кычкыр. Тагын берәр сүз әйт әле! – дип үтенде.

– Нәрсә әйтим, Марсель? Кибетне рәтләгәннәр дим, җаным!

Гөлфиянең кабат элекке тавышын ишеткәч, Марсель бәхетенең күкрәгенә сыймыйча, ташуын сизде.

– Сөйлә, сөйлә, Гөлфия. Ишетәсем килә, синең матур тавышыңны ишетәсем килә, – дип ул, Гөлфияне күкрәгенә кысып, битләреннән үбә башлады…

Мәгъсүм ХӘБИБУЛЛИН. Кукмара.

ТАВЫШЫҢА ГАШЫЙКМЫН , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии