Яшем җиткәч, чыгам

Яшем җиткәч, чыгам

Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит.

Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» дәресләреннән шыпырт кына шыла идек тә, аларның өйләренә кереп, кырын ятып телевизор карый идек. Ә мин ул көнне дәрестән качмадым, түзеп утырдым да, тәнәфес булуга өйгә йөгердем. Әни әйткәндәй, Ушмының уртасыннан Күчтем башына ярты көн кайтырга кирәк, ә мин аны ун минутта сыпырттым. Тиз генә мәктәп киемнәрен борган саен чыелдый торган агач җилкәчәгә элдем дә, ипигә маргарин сылап, өстенә вәринҗә ягып, баскан җирдән генә чәй чөмердем дә, лапаска чыгып йөгердем. Кушкан эшләрне эшләмәсәм, әни ике аягымның берсен дә атлатмый бит фермага, үзе шулай диде. Ә сарайда нәрсә инде: түбәгә менеп, сыер белән сарыкларга печән аттым, тавыкларга бодай сиптем, кар базына төшеп аерткан сөтне алып мендем дә инде, бозауга утырттым. Аның ак маңгаеннан кашып эчертмәсәң, тиз генә эчми дә әле ул, кашып торсаң гына эчә, башын күтәреп, маңгаеның ак җирен кашыганымны көтеп тора. Өйдә эшләр беткәч, тыныч күңел белән әни янына түбән фермага бозаулар карарга төшәм.

И, тизрәк укып бетереп эшлисе килә минем, әнә бит апай тиз генә сигезне бетерде дә эшкә – сыерлар саварга фермага төште. Ул көннәр буе башын аска иеп, дәрес хәзерләп утырмый, кая теләсә шунда бара, кич белән егетләр котыртырга да чыга Әминә белән. Нигә котырталардыр аларны? Мин котыртып тормыйм, ачуны китерсәләр, урындык белән алам да томырам. Бер көнне физика кабинеты кырыенда телләнеп торган Мидигә ару эләкте, аксаклый-аксаклый йөгерде, шулай итсәң кабат якын килмиләр алар. Беркем дә өйрәтмәде мине, үзем беләм, ну элегрәк әти әзрәк әйткәли торган иде. Хәзер әти юк инде. Эх, минем әти шәп кеше иде ул, Гамилә апай әйткәндәй, үлеп кенә харап булды.

Апай турында иде бит әле сүзем: әйе, кая теләсә шунда бара, минем дә тизрәк мәктәпне бетереп, эшлисе килә. Ярты төнгә кадәр, дәрес хәзерлим дип, башны аска иеп, акыллы баш булып уйланып утырасы юк. Син дәрес хәзерлисеңме, юкмы, тик дәфтәргә текәлеп озак итеп утырсаң, әни риза – димәк, мин дәрес хәзерлим. Әллә нигә бер тапкыр әни: «Кая, нәрсә өйрәтәләр?» – дип, дәфтәргә күз салса, бетте баш! Минем әни яшь чагында суд утырышчысы булып йөргән, аның башы мясорубка кебек әйбәт эшли, сыңар күзе белән бер караса, эшнең нидә икәнен бик тиз төшенә дә, яудыра инде аннары сорауларын. Ярый әле китап укырга яратам, әдәбият дәресендә генә түгел, математикада да кызык әйберләр язалар, укып утырам, аны чишәргә баш кына эшләми. Мәсәлән: А пунктыннан Сәлим сәпит белән унбиш чакрым барган, ә Хәлим шуның яртысын үткән. Кызык бит: Хәлим слабый икән, мин булсаммы, шул Сәлимне узмасам, йөрмим дә. Ну, менә шуларны укыгач, әзрәк тәртибен беләм дә, әнигә сөйлим, ә әни миңа дөресләп сөйли дә чишеп тә бирә, мин, мәктәпкә барып, шуны бик белдекле кыяфәт белән сөйләп, әнинең «дүртле»сен алып кайтып күрсәтәм. Шәп бит!

И-и! Мин үзем турында түгел, апай турында сөйлисе идем, кызып китеп, үзем турында мактанып киткәнмен.

Минем апай эшли, әни эшли торган фермада сыерлар сава, әле миңа эшләргә ерак: мәктәп формасының җиңнәре тузмаган әле, алар тузып сәлперәйсә, мин дә фермага төшәм – эшкә!

Әйткәнемчә, март тамчылары саран гына тамганда, мин әни янына фермага юл тоттым. Минем апайга ашыгыч хәбәр җиткерәсем бар, чөнки бүген мәктәптән кайтканда клуб Камиле: «Әй, кызый, апаеңны сакла, бүген урлыйбыз без аны!» – дип, күңелгә шом салды. Һе! Аннары мин апайсыз каламмы? Белмим әле, кем урлаттырып торыр икән соң аңа?!

Шулай сулуларыма кабып, әни янына да кермичә, апайлар чәй эчә торган «Кызыл почмак» дип язылган өйгә атылып килеп кердем:

– Апай, мәйтәм, сине бүген урлыйлар җизнигә! – дим, шәрран ярып. Ә ул, әйтәсе сүзен дә әйтә алмыйча, эче катып көлә башлады. Минем ачу чыкты. Мин аңа важный хәбәр әйтәм, ә ул юләр – көлә. Әни әйткәндәй, кисәкәй бит мин, артсыз урындыкны идәнгә тотып бәрдем дә, чыктым да киттем урамга. Апай арттан күз яшьләрен сөртә-сөртә чыгып: «Әйдә, җаным, качу планы төзибез», – дигәч кенә ачуым басылды. Апай бу хәбәрне белә икән инде, кич белән җизни әйткән бит. Ә мин! Ну, күңел үртәләнде инде үртәләнүен, шулай да бик шәпләп качу планы төзедек.

Апайга иптәш кызы Разыяның киемнәрен кидерттек, ә Разыя апайныкын киде дә урлау вакыты җиткәч, апай сыерлары янында кайнашырга тиеш булды. Апайны түбәгә печәнлеккә качырдык. Менә эзләп тапсыннар хәзер тегеләр, апай дип белеп, Разыясын урласыннар! Әй көтәбез тегеләрне, үзебез эчтән генә көләбез! Төшмиләрме, диеп, утарга чыгып карасам, атка төялешкәннәр дә гармуннар уйнап безгә таба якынлашалар, мин сиңайтим, йөрәгем «жу» итеп китте. Сарай эченә чаптым да: «Киләләр, киләләр!» – дип сөрән салдым. Бу сарайда дүрт кенә кыз эшли, икесе әле килеп җитмәгәннәр. Апай киемнәрен кигән Разыя, имеш, апай, сыерлар ашатып, чистартып «мәш» килә. Тегеләр бишәүләп килеп керделәр, үзләре сызгыралар, «һәй, килен кая, килен?» – дип кычкыралар, гармун уйныйлар, җәй көне сабантуйга яулык җыючылар диярсең.

Җизни буласы абыйны мин таный идем инде, ул безгә бервакыт олы гына карбыз алып килде, өйгә кереп җитә алмады, кулыннан төшереп челпәрәмә китерде, шуның өчен апай аңа ике карбыз китертте. Әй, тәмле иде ул. Шул абый миңа килде дә: «Балдыз, апаң кайда?» – дип ыржаеп тора. «Әнә бит!» – дип, Разыяга таба төртеп күрсәттем. Ул кире якка таба борылуга, мин, «шалт», сыерлар арасына кереп чүгәләдем. Вәйт шунда башланды инде «сабантуйлары!»

Җизни абый: «Җегетләр! Качкан бит ул!» – дип кычкыруга, йөгерешә-йөгерешә, бөтен җирне айкап, апайны эзли башладылар, гармуннары да тынды, сызгырмыйлар да. Разыя апайны, качмасын дип, берсе кочаклап тора, икенчесе мине эләктереп алды, тагын берсе түбәгә таба менә башлагач, мин әче итеп сызгырдым да: «Апай, кач, түбәгә менәләр!» – дип ярып салдым. Шунда мине дә, Разыя апайны да ташлап, түбәгә ыргылдылар. Эх мин ачык авызны, апайны үзем саттым булып чыкты бит. Апай түбә буйлап чабып барганда аягы ялгыш такта арасына туры килеп төшеп киткән. Бу аякны клуб Камиле күреп, тотып алган да, ычкындырмый, айтлап-майтлап үзе янына җизни абыйны чакыра. Ул йөгереп килүгә, берсе аны күтәреп торды, ә җизни абый түшәмнән чыгып торган галушлы аякны кочаклап елый башлады. «Җаным, әйдә бергә булыйк, мин бит сине яратам!» – ди. Клуб Камиле, аягын тартып алмасын диптер инде, галушы белән носкиын салдыра башлады, ә теге җылагы, аякны үбә-үбә, җылый да җылый. Калганнарга: «Түбәгә менегез!» – диеп кычкыргач, апайны алып төшәргә дип чаптылар. Апайны, җиргә дә төшермичә, бер аягы яланаяк килеш күтәреп алып килделәр дә җизни абыйның кочагына салдылар. Апай белән теге җылак бик озак кына талашып торганнан соң, клуб Камиле белән башкалары да килеп ризалашырга үгетли башладылар. Кич белән күрешергә ризалык алгач, сарай ишек төбендә икесен сакка калдырып, ат белән кайтып киттеләр. Сакчының берсе, качмасын диптер инде, гел апай янында бөтерелде. Аннары берсе апайны, икенчесе мине саклап, арттан да калмыйча, өйгә кадәр озаттылар.

Җизни абый барыбер алып кайтты ул апайны, урламыйча гына. Әнидән, миннән, энемнән сорарга килделәр. Әле унсигезе дә тулмаган апайны энем белән икәүләшеп елашып озаттык без. Мин елыйм апай китә дип, энем елый мин елаганга, әни, бала гына бит әле, яше дә җитмәгән, дип елый. Яше җитү ничек буладыр инде ул, өчәүләшеп еладык. Без елый дип тормады апай, барыбер җизни абыйга ияреп өйдән чыгып китте.

Мин алай итеп әнине, энемне елатып кияүгә чыкмыйм, менә күрерсез, яшем җиткәч чыгам. Әнине бик тә яратам шул мин, аны елатасым килми.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА,

Мамадыш шәһәре

Комментарии