Упкын

Упкын

…Ниндидер бер төпсез упкынга очам. Очам, очам туктый алмыйм. Төпкә таба төшәм дә төшәм. Колакларда җил уйный, давыл сызгыра. Мин кычкырырга теләп, авызымны ачам, тик тавышымны җил алып китә. Упкын… Төпсез упкын… Шулчак упкын төбендә ниндидер бер ут күрәм, аякларым аңа тиеп пешә, яна башлый, күз алдымда юкка чыгалар. Янам!!!Яна-а-а-ам!!! Инде билдән баттым, коткарыгы-ы-ы-ы-ы-з!!!

– Ләйсән, кызым, саташасың бит. Манма тиргә баткансың. Тор, кызым, тор!

Әнием икән. Минем янәшәмә утырган да маңгаемны, битемне сыйпый, ак кулъяулык белән сөртә. Төш кенә икән. Шундый сәер төш күрдем мин бүген…

Интернетта танышу сайтында утыра идем, бүлмәгә әнием килеп керде.

– Кара әле, һаман шул шайтан тартмасы каршында утыра. Әйдә, аш суына бит. Авылга кайтып та шуның белән вакытыңны уздырмасаң.

Әни сукрана-сукрана бүлмәдән чыгып китте. Мин компьютерны сүндердем дә аның артыннан юнәлдем. Дөрес. Авылга кайтканыма өч көн, тик урамга да бөтенләй чыкканым юк. Яңа ел каникулы да үтеп бара ич, тиздән кабат университетка барырга кирәк булачак.

Аш ашарга утыргач, әнинең тагын йөзе борчулы булуын күреп алдым. Ни булган икән?

– Әни, нигә кәефең юк? – дип соравыма әни:

– Әтиең бүген дә кайтмый, ике көнгә соңара. Шалтыратып әйтте, ике көннән соң иртә белән өйдә булам диде.

– Соң, шуңа борчылалармы инде, әни? Их, син. Юкка йөрәгеңне телгәләмә, кайтыр.

Әнинең борчылуын теләмим мин. Авыру ул, ике операция кичерде, йөрәге сау-сәламәт түгел. Әтием бик зур эштә эшли шул. Менә кабат ниндидер килешү буенча китәргә туры килгән. Гаиләдә мин бер генә кыз бала булгач, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичергәнем булмады. Тамак тук, өс бөтен дигәндәй. Әнигә рәхмәт әйтеп кабат үз бүлмәмә, компьютер каршына утырдым. Күптән түгел Радмир исемле бер егет белән танышкан идем. Сайттагы фотографиясе бик ошады, ул да мине ошаткан бугай, аралаша башладык. Аралашу күңелле иде аның белән, шат егет ул. Әле менә очрашуга да чакырды, шәһәрдә күрешербез, бәлки.

Авылда ятып туйдырганга, әнигә әйттем дә шәһәргә барырга булдым. Анда, ичмасам, дуслар күп, тиздән инде укулар да башланачак. Әнине көч-хәл белән ризалаштырдым. «Әле ял да итмәдең ич», – дип, мине һаман авылда калдырырга теләде.

Иртәгесен мин шәһәрдә идем. Фатирга кереп урнашканда көн кичкә авышкан иде инде. Телефоныма үрелгән идем, Радмирдан хәбәр килгән: «Сәлам, матурым. Очрашырбыз, бәлки?» Мин елмаеп куйдым. Аннан шалтыратып, ризалыгымны белдердем. Кичен «Лола» рестораны каршында очрашырга булдык. Ниндидер бер ашкыну белән киенә башладым. Бу очрашу тормышымда ниндидер бер җаваплы адым булыр төсле иде. Ләкин үземнең ялгышуымны бик соң аңладым шул. Бик соң…

Мин ресторан каршына килгәндә, анда беркем дә юк иде әле. Бик озак көттем. Тиздән яныма ике егет килеп басты. Берсендә – кара куртка, күзенә үк батырып кигән шапкасыннан – бу күрәме икән, дип уйлап куйдым. Икенчесенең карашы үткен, тирә-якны күзли. Мин аларны күрмәмешкә салыштым. Ләкин шулчак берсе минем белән сүз башлады:

– Девушка, вы Лейсан? К Радмиру пришли?

– Да, это я. А где он сам?

– Да он в машине, вас ждет. Пойдемте.

Мин алар артыннан иярдем. Бу минем иң зур ялгышым иде. Машинага якынлашкач, миңа утырырга куштылар. Ләкин анда миңа бөтенләй чит кешеләр иде. Мин чыгарга теләп талпындым, шулчак машина кузгалып китте, һәм мин башымның бик каты авыртуын тойдым. Башкасын хәтерләмим…

Күзләремне ачканда, ниндидер бер бүлмәдә идем. Тәрәзәләрдә рәшәткәләр, чуар-чуар пәрдәләр эленгән. Стенада ниндидер сәер картиналар, бүлмә уртасында карават. Үземнең кая килеп эләккәнемне озак төшенә алмый тордым. Шуңа җавап эзләп, тәрәзәдән караган идем, миңа бөтенләй таныш булмаган бик биек йортлар күрдем. Чит урамнар буйлап кешеләр йөри. Йә, Ходаем, кайда мин?!

– О, проснулась, красавица.

Уйланып торып, бүлмәгә керүче ир-атны күрми дә калганмын. «Извините, вы кто? Где я?» – дидем мин үз тавышымны үзем танымыйча.

– Меня зовут Султан. Ты в нужном месте, милочка, в нужном. С этого часа будешь обслуживать наших клиентов. На, оденься!

Ул өстемә алып кергән киемнәрен ыргытты, аларны алып караватка куйдым. Хәзер мин үземнең нинди урында булуымны төшенә башлаган идем инде.

– Отпустите меня домой, пожалуйста. Мой отец вам заплатит, пожалуйста!

Султан минем сүзләрдән көлде генә. Аннан ишекне ябып чыгып китте. Мин кычкырып елап җибәрдем. Кулымда телефоным да, бөтен документлар булган сумкам да юк, үземнең нинди шәһәрдә булуымны да белми идем.

Бераздан Султан тагын килде, киенмәвемне күргәч, җикеренә башлады. Аны этеп җибәреп ишектән чыгарга уйладым. Ул исә чәчемнән эләктереп алырга өлгерде, аннан көчле кулы белән яңагыма сукты. Мин авыртудан елап җибәрдем.

– Тебе секунда, оденься, приведи себя в порядок, и не вздумай плакать!

Ул чыгып киткәч, мин тагын елап җибәрдем. Аннан теләр-теләмәс кенә киенә башладым. Бу киемнәр, бу бүлмә миңа шыксыз тоелды. Яңагым үтереп сызлый, башым авырта иде.

Султан кабат бүлмәгә ниндидер бет ир-атны ияртеп керде. «Вот, располагайтесь», – диде ул миңа кырын караш ташлап. Султан чыгып китте, мин караватның бер кырыена барып утырдым. Теге ир яныма ук килеп утырды, аннан кочаклый, үбә башлады. Ул шакшы, ямьсез иде. Мин аны бар көчемә этеп җибәрдем һәм кычкырып елый башладым. Ул моны көтмәгән иде, юк, көтмәгән иде… Өс-башын төзәткәләп, бүлмәдән чыгып китте. Султан кабат бүлмәгә үткәндә, бик ачулы иде. Ул берни дә әйтмичә, чәчемнән авырттырып тотты да яңагыма сугып җибәрде, борынымнан кан китте.

– Че, недотрога что ли? Если хоть один раз такое повториться, я тебя задушу своими руками. Поняла!

Мин ым кактым…

Нәрсә булды соң минем белән? Ничек килеп эләктем мин монда? Юк, бу төш, куркыныч төш. Менә уянырмын да, барысы да бетәр. Бетәр!!!

Төне буе йоклый алмадым. Иртән миңа Султан ашарга алып керде, минем белән җайлап сөйләште, кирегә юл юклыгын аңлатты. Ә мин еладым гына. «Моннан җибәрегез», – дип ялындым, ялвардым, тик барысы да юкка булды. Көнозын шул шыксыз бүлмәдә ялгыз утырдым, яныма керүче булмады.

«Әнием ничек икән анда? Аш пешергәндер, икмәк кисәдер. Әти дә бүген кайткандыр. Минем хакта әйтүче булды микән? Бәлки, бөтенләй әйтмәгәннәрдер. Иртәгә укулар башлана, университетта мине өйдә дип, өйдә мине шәһәрдә, дип йөрерләр. Эх, әнием! Син кайда булуымны белсәң иде. Кызыңны язмыш упкынга, җиде юл чатына илтеп ташлады…»

Ишек ачылуга, уемнан бүлендем. Ә анда Радмир иде. Мин урынымнан торып, аңа ябырылдым.

– Радмир? Син? Син кайдан монда килеп эләктең?

– Бу минем эш урыным, Ләйсән.

– Син? Ничек? Кем булып?

– Аңламыйсыңмыни? Я это заведение обеспечиваю живым товаром. То-есть, девушками.

Мин ачылган авызымны кулым белән капладым. Ышанырга да ышанмаска да белмәдем. Димәк, мин – чираттагысы. Мин кулларым белән аның күкрәген кыйный башладым.

– Син, пычрак җан! Ничек булдыра алдың?

– Эй, ты! Хватит дергаться. Ты тут, надо смириться. Син генә түгел монда, башкалар да бар. Үз хәлләрен белеп, тавыш чыгармыйлар. Кирегә юллар юк, Ләйсән!

Мин елап җибәрмәс өчен, иренемне тешләдем. Ә яшьләр барыбер үзеннән-үзе акты. Моннан чыга алмаячагымны күз алдына китерү дә куркыныч иде. Упкын бит бу! Төпсез упкын!

Тиздән бүлмәгә Султан керде.

– Сейчас придет наш важный гость, если что-то будет не так, убью! Поняла!

– Да…

Мин карават кырыена утырып, «важный гость»ны көтә башладым. Озак көттемме, бәлки миңа шулай тоелганмы, белмим. Тиздән яныма кергән кешене күргәч, аптыравымнан егыла яздым. Анда минем әти иде…

– Әти?

– Ләйсән?

Әти минем яңагыма сугып җибәрде. Мин нәфрәт ачысыннан кабат елый башладым.

– Мине бит монда көчләп алып килделәр. Мин үзем дә белмәдем. Ә син? Менә шушымы ул синең командировкаларың, әти?

Әти ни әйтергә дә белмәде. Авызын бер ачты, бер япты. Әле ишеккә, әле миңа карады.

– Мөһим түгел, әти! Беренче чиратта, миңа моннан чыгарга кирәк. Коткар, әти!

Ул акча түләп, «вакытлыча» моннан алып китте. Әтидән мин әнинең бу хакта берни дә белмәвен аңладым. Без бу хәлне дә, әтинең хыянәтен дә әнигә сөйләмичә, сер итеп сакларга сүз куештык.

Бу вакыйгадан соң озак айный алмадым. Йөрәгемнең бер читен әтиемнең әниемә хыянәте, бер читен бу хактагы хатирә телә иде. Боларның барысын да онытырга тырыштым. Ләкин иртән уянырмын да, кабат шул пычрак, шакшы бүлмәдә – упкынның нәкъ кырыенда булырмын төсле…

Алсу НУРГАТИНА.

Аксубай районы, Иске Ибрай мәктәбенең

11 А сыйныфы укучысы.

Комментарии