Каргалар…

Каргалар…

Тулган айда кычкырган тавышны ишеткәнегез бармы сезнең? Гаҗәп куркыныч тавыш белән кычкыра ул . Әйтерсең лә, тулган ай барлык начар тәэсирен төне буена шул каргаларга тапшыра. «Нигә кычкыра инде бу ? – дип аптырап ятты Сәлимә карчык. – Җәйге төннең һавасы да рәхәт, җылы. Шул тынлыкны бозып, кычкыра бит , юньсез», – дип кадерле карты Гариф бабай ягына борылып ятты.

«И Гариф, синең белән мондый айлы кичләрне күп күрдек инде. Яз исе килә башлау белән, инеш буена боз киткәнен карарга төшә идек. Әле кыз вакытта ук: «Минем сине шул зур боз кисәкләренә утыртып, еракка алып китәсем килә, безгә беркем дә комачауламас ул вакытта», – дип сөйләнә идең. Әти мәрхүмнең йөрттерәсе килмәде бит мине синең белән. «Кылый Сираҗи малаена килен итеп мәңге төшмәссең», – дип баш итен ашады.

Булмады, әткәй уйлаганча, кылый булмады ул. Нинди генә булса да күңелемә ятты шул Гариф, ятмаса әткәй сүзен санламыйча ябышып чыгар идеммени?! Әткәй авылда бик хөрмәткә лаек кеше иде. Барысы аңа киңәш сорап килә, булышырга булса әткәй чаба. Тик гомере кыска булды бахырның, иртә үлде. Ул үлгәндә әле сугыш башланып кына килә иде. Беренче көнне үк сине алып киттеләр Гариф, яши башлаганга бер ай да юк иде. Әнкәй елап калды, минем күңел каткан, елый алмадым. Синең күңелеңне яраламыйм, дидем. Вакыт үтте. Күрше-күлән өчпочмаклы хат алганда, мин куркып догаларымны кабатлый идем. Ходайга шөкер, андый хатлар килмәде. Исән-имин кайттың сугыштан.

Тормыш яхшы гына бармый шул инде – 4 баланың берсе җир куенында хәзер. Хәтерлисеңме, бик яраттың бит син Илһамны, җырчы исемен куштырдың. Илһамлы булуын теләдең. Әфган гына алып китте кечкенәбезне.

Кара әле, Гарифҗан, нигә кычкыра соң бу каргалар? Тавышлары да сәер, әллә чыгып карыйкмы?» – дип торып утырды Сәлимә карчык.

Картның сулаганы ишетелми иде. Каргалар кычкырган тавыш ишетелде.

Тулган айда каргаларның кычкырганын ишеткәнегез бармы сезнең? Үлем исен сизеп кычкыра ул каргалар…

Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

 

Комментарии