Бер төн һәм бер гомер

Бер төн һәм бер гомер

Ире белән улын гает намазына озаткач, Вәсилә үзе дә җилкәсенә шәлен салып, тәкъбир әйткәнне тыңларга капка төбенә чыкты. Шуны гына көткән кебек, ураза гаетенә баручылар, егерме бишләп ир-ат, алар йорты турысына туктап, тәкъбир әйтә башлады:

– Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Лә илаһы иллаллаһу, Аллаһу әкбәр!

Алар кузгалып киткәнче капка төбендә басып торды Вәсилә. Күршедән Галия тавышы ишетелде:

– Әй, бу Фарукның тавышы! Барлык тавышны басып китә, бигрәк моңлы да инде, – дип, Вәсилә янына килде, – Камилең дә матур тавышлы, әнә гаеткә дә кайткан, бәхетле дә инде Вәсилә. Безнең, әнә, айныган көне дә юк, елга ике гает, шунда да бара алмый. Әй, үтте лә инде гомерем!

Галия китеп баргач, Вәсилә өйгә керде. Улы белән ире кайтуга, дип коймак изеп куйды. Әйе, шул, бик бәхетле бүген Вәсилә. Фарук – бик акыллы, эчми, тартмый. Камиле дә гает саен кайта. Гаиләсендә әйбәт ир, ике баласына үрнәк әти. Институтта укучы Гүзәл белән Рүзәлгә дә гел булышып тора, Ходайның биргәненә шөкер итеп яши алар.

Тик беркемнең дә савыты буш түгел шул. Вәсиләнең дә үзәге өзелгән чаклары еш була. Ул зур шәһәрдә әти-әнисенең көтеп алынган мәхәббәт җимеше иде. Аны бик иркәләп үстерәсе иделәр. Бик матур балалар бакчасына йөрде кыз. Вәсиләгә биш яшь тулгач, әтисе белән әнисе аны авылдагы әбисенә кайтарып куйды. Ата белән анага бик еракка кунакка барырга кирәк иде. Кызны үзләре белән алырга курыктылар. «Юл ерак, бала авырыр», – диделәр. Әти-әнисенең самолет белән очып киткәннәрен белә иде Вәсилә, шуңа күрә, самолет күренгән саен, шатланып көтте. Сабыйның өметләре чынга ашмады, кадерлеләре утырган самолет диңгез уртасына төшеп шартлады. «Һавада ук шартлагандыр», – диде, әбисе елап. Ичмасам, каберләре генә дә юк бит. Вәсилә көтте дә көтте. Әбисе аңа:

– Кызым, тәртипле бул, тырышып укы, әтиең, әниең сине гел күзәтеп тора. Алар бит күктә. Син әйбәт кыз булсаң, алар шатлана, – дия иде.

Вәсилә яхшы укыды, бакчада йөргәндә үк хәрефләрне таный иде. Үсә төшкәч, ул әти-әнисенең ни өчен кайтмаганын аңлады, рәсемнәренә карап сагынды, елады. 8 класста укыганда әбисе бик каты авырып китте. Шуннан соң әбинең кызы кайтып, үзенә алып китте. Вәсиләне вакытлыча гына дип, интернатка бирделәр. Тик кире килеп алучы гына булмады.

Интернат тормышына авыр ияләште Вәсилә. Бервакыт мең бәла белән качып кайтса, апа кеше өйне дә сатып киткән булып чыкты. Эзләп барырга адресы юк иде.

Интернатта авылдан килеп укучы Дания исемле кыз белән дуслашты Вәсилә. Ялларда аның белән авылларына да кайтып йөрделәр. Даниянең Шамил исемле абыйсы кызларны килеп алды, китереп куйды.

– Вәсилә, синең җаның кайда яши, тәнеңдә аңа урын юк бит, әллә сине казлар белән бергә элеп какладылармы? – дип шаяртты егет, – күбрәк аша, тизрәк үс, аннары миңа кияүгә чыгарсың.

Кыз Шамилдән курка иде. Ул шундый зур гәүдәле, алып батыр кебек.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Дания Вәсиләне кабат үзләренә алып кайтты. Бу вакытта Шамил армиядә иде. Кызлар җәй буе ындыр табагында эшләде. Даниянең әтисе Хәлим дә шунда булгач, кызлар ярыйсы гына алдылар. Вәсилә акчасын Даниянең әнисе Саҗидәгә бирмәкче булды. Ләкин кая ул, аламы соң инде ятимнең акчасын! Ул инде күптән Вәсиләне килене итеп күрә иде. Кызлар укырга ветеринария техникумына керделәр.

– Иң мөһиме, кулда диплом булачак, – дип, фикер йөрттеләр, ә эше табылыр әле.

Ике ел үтеп тә китте. Вәсиләне Хәлим абзый авылларына кайтартты, фермага ветеринар-фельдшер итеп куйдылар. Дания Целиноград өлкәсеннән килеп укучы казах егетенә кияүгә чыгып китеп барды. Әти-әнисе рөхсәт бирмәде, билгеле, тик нишлисең бит, мәхәббәт!

– Бәреп үтерәм, – дип, – язды армиядән Шамил дә.

Карт белән карчыкның бар өмете Вәсилә иде. Шамил армиядән кайтып кергәндә, Вәсилә сызганып, кыстырынып, идән юып йөри иде.

– Ни хәл, килен? Әти-әниләр кайда? – диде егет көлеп.

Ул Вәсиләне кочагына алды да: «Рәхмәт сиңа мине көткәнең өчен», – дип куйды. Кызның сүз әйтерлеге калмаган иде. Карт белән карчык аңа гел читләтеп кенә әйтеп килделәр.

Димәк, ул бу йортның килене булачак. Аның башка чарасы юк бугай, барыр җире дә, торыр урыны да. Тик ул бит егетне яратмый, яратмый гына да түгел, хәтта курка да. Шамил янына килеп басса, каз тәне чыга беләкләренә. Бәлки, күнегер әле. Аннары бит егетнең йөргән кызы да бар, бик усал, диләр аны. Уйларының очына чыга алмады Вәсилә. Ирексездән һавага карады: «Әтием, әнием, күрәсезме мине, бирегез бер киңәш», – дип, инәлде кызыкай.

Бер айдан никах укылды, кызның ризалыгын сорап та тормадылар, ахры. Әллә ишетмәде, әллә ишетеп җавап бирә алмады. Карт белән карчыкның куанычы ташып торды. Вәсиләгә бу төн бетмәс кебек, инде беркайчан да таң атмас кебек тоелды…

Икенче көнне икәү генә авыл Советында язылышып кайттылар. Вәсилә өчен газаплы көннәр башланды. Каты куллы ир наз дигән әйберне бөтенләй белмәве өстенә, бик көнче дә булып чыкты. Эшендә тоткарланса, кара тавыш чыгарды. Әле иң авыры алда булган икән… Барысы да Вәсилә балага узгач башланды. Хатын баласы буласын белгәч, бик шатланды. Ирен дә сөендерергә теләп, сүз башлаган гына иде:

– Нәрсә-ә-ә, – дип акырды Шамил, – бала, нинди бала? Эреп аккан нәмәрсә бит син, үләксә, аны ничек карарсың. Әле ул минеке дә түгелдер, көне-төне ирләр арасында бөтереләсең. Ишекне каты итеп ябып чыгып киткән Шамил артыннан тораташтай катып калды Вәсилә. Тавышны өлкәннәр дә ишетеп торган икән. Саҗидә апа кереп, киленен кочаклап алды:

– Ела, балам, ела, күз яшең таш булып утырмасын, балага зыяны тияр, – дип, әкрен генә Вәсиләне урынга яткырды.

Төнлә хатынның хәле начарланып, «Ашыгыч ярдәм» чакырттылар һәм Вәсиләне больницага салдылар. Ир кунарга кайтмады. Карт белән карчык улларының холыксыз икәнен белә иде. Аларның башта балалары туган бере үлә барды. Шуңа күрә, малайларын бик кадерләп, һәрнәрсәгә юл куеп үстерделәр. Данияләре тыңлаучан иде, юкса, әнә, анысы да ни эшләде.

Шамил өйдәге хәлне ишеткән иде. Кайтып керүгә, аны әтисе эләктереп алды:

– Әй, улым, без бит сине олыгайган көнебездә терәк булырсың, дип, кадерләп үстердек. Үзең теләгән кызга өйләндең, ник шулай кыланасың, – дип, авыр сулады. – Бар, хатының янына больницага, әниең ризыклар пешергән, илтеп кайт. Гафу үтен.

Шамил дәшмәде. Сүзсез генә әйберләрне алып, хатыны янына китте. Аны Вәсилә янына кертмәделәр. Озак ятты хатын больницада.

Шамил һәр төнне каядыр китеп югалды. Читтән кайтучы бер хатын янына йөри, диделәр. Вәсиләгә барыбер иде, өйдәме ул, юкмы. Теләсә кем янына йөрсен, аңа гына кагылмасын. Сабыен исән-сау тудырса, китәчәк ул, кая булса да китәчәк. Тик Шамил өлгеррәк булды, Вәсиләнең бала табар вакыты җиткәч, теге хатын белән Үзбәкстан ягына китеп барды. Вәсилә малай тапты. Әби-бабайның куанычы иде ул малай. Исемен әтисенекенә пар булсын, дип, Камил куштылар. Картлар шул хәтле кадерләп торгач, инде ире дә еракта булгач, Вәсилә тагын шул йортта калды. Тик улына 4 яшь тулгач, колхоз белгечләре өчен төзелгән фин йортына күченде. Каената-каенана фатиха биреп, Коръән укытып чыгардылар. Камил күбесенчә анда яшәде. Вәсиләгә шулай тынычрак иде.

Беркөн шулай кичен эштән кайтып барганда, ерганак буенда кычкырышкан тавыш ишетеп туктап калды. Кеше килгәнне күреп, ир-ат чабып китте, ә берсе ыңгырашып ятып калды. Вәсилә курыкса да, янына барырга булды. Балчык эчендә бер ир әвәләнә, тик тора алмый. Вәсиләне күргәч, калкына төшеп:

– Зинһар, ярдәм итегез, – дип дәште.

– Ай, Аллам, кешесе бит, ни булды? – дип, Вәсилә аңа кул сузды. – Тора аласызмы?

Ир аягына басты, аның өстеннән балчык ага иде.

– Үтерә яздылар бит, – дип, сукранды ул. Әле ярый, туктадыгыз. Вәсилә ирне җылы мунчага кертеп җибәрде.

– Бар, юын, анда су бар, киемнәреңне салып калдыр, киенеп чыгарга чөйдә киемнәр бар, – дип, өйгә керде, чәен куеп, ашын җылытып, өстәл әзерләде.

Ирне шактый каты типкәләгәннәр. Башы тишелгән, күз төбе шешеп чыккан. Вәсилә яраларын чистартты, бәйләде. Авыртуны баса торган укол ясады.

– Әйдәгез, табыным әзер, ашап алыгыз, аннары бүлмәгә урын әзерләдем, йокларсыз, – диде хатын ирнең уңайсызлануын күреп. Мин иртән эшкә иртә китәм. Мин кайтканчы беркая да китмәгез, үзем озатырмын.

Вәсилә мунчага чыгып, ирнең киемнәрен юды. Кесәсендә вакытлыча бирелгән паспорт. Исеме Фарук икән. Төрмәдән чыкканына бер атна гына. Ярлыкау документлары да бар.

«Алла язмаган эш булмас», – дип, уйлады хатын, куркуын җиңеп. Төне буе йокы алмады үзен. Иртән эшкә киткәндә башы тубал кебек авырайган иде.

Иртән, эштән кайтканда, Фарук уянган иде. Урындык артында юып үтүкләнгән киемнәрен күргәч, кесәсенә тыгылып карады. Документлары анда, димәк, хатын юганда алып куйган. «Төрмәдән чыгуымны белгәч, курыккандыр инде», – дип уйлады ул да.

Фарук төрмәгә гаепсез эләкте. Бик бәхетле иде ул. Яраткан хатыны, нәни кызы Әлфиясе, авылда әнисе исән-сау. Читтән торып институтка укырга керде. Кышкы вакытында группадаш егет белән кинога барырга булдылар. Тулай торактан ерак та китмәделәр, ап-ак кар өстендә бер егет канга манчылып ята. Күкрәгенә пычак кадалган. Фарук йөгереп барып, пычакны тартып алды да: «Ярдәм итегез», – дип кычкыра башлады. Группадашы качты. Шул арада машинасы килеп туктады, Фарук үзе дә канга буялып бетте. Яралы исән иде, аны – больницага, Фарукны милициягә алып киттеләр. Пычак сабында бердәнбер эз – Фарукның кул эзе генә. Күрәсең, кадаучылар усал эш иткән. Шаһитлар да юк, группадаш егете дә бәласеннән баш-аяк, дигәндәй юкка чыкты. Фарукны тикшерү бүлегенә яптылар, аның хәлен әйтеп аңлату мөмкин түгел иде. Ул Аллага ялварып, гаеплене табуларын сорады. Әгәр ябып куя калсалар, хатыны аны көтмәячәк, әнисенең йөрәге бу кайгыны күтәрә алмас. Әтисе үлгәнгә дә ике генә ел бит әле.

Дөрес сизенгән Фарук, хатыны күрешергә дә килмәде, дөресе, әтисе җибәрмәде. Ата кеше үзе генә килеп, соңгы сүзен әйтте:

– Безнең өйгә юл ябык сиңа, мин кызымның җинаятьче белән яшәвен теләмим, – диде, – акча кирәк булдымы, – дип тә өстәде.

Эшләмәгән җинаятьне үз өстенә алды Фарук. Суд булды. Судта аның ягыннан берәү дә юк иде. Аны 10 елга хөкем иттеләр.

– Бәхетең, улым исән калды, әгәр үлсә, атарга иде сине, – диде, яралы егетнең атасы.

Үзенә сүз бирелгәч, Фарук бер сүз генә әйтте:

– Улыгызның исән калуы өчен миңа бер көнне рәхмәт әйтерсез әле, – диде, – әгәр мин булмасам, каны агып беткән булыр иде. Аның сүзен тыңлаучы да булмады.

Фарукның төрмә тормышы башланды. Ул моны Ходайның сынавы итеп кабул итте. Аны шофер итеп куйдылар. Әкрен генә еллар үтте. Янына берәү дә килмәде. Беркөнне бер рус тоткыны гармун тартып утыра иде. Фарук рөхсәт сорап, гармунны кулына алды, күкрәгенә кысып, сыздырып уйнап җибәрде. Барысы да тын калды, «Рамай» иде бу җыр.

Агыйделкәйләрнең аръягында

Ак каеннар шаулый җил белән.

Маңгайларга язган язмышларны

Себереп алып булмый тир белән.

Уенга мавыгып, янына төрмә начальнигының килеп басуын сизмәде ул. Аны күргәч, куркып, туктап калды Фарук.

– Уйна, улым, уйна, хәсрәтең таралсын. Син – татар баласы икән бит, – дип сүзен дәвам итте, – минем янга керерсең әле.

Фарук куркып кына начальник бүлмәсенә керде. Бик озак сөйләшеп утырдылар. Барысын да бик җентекләп сорашты.

– Биш елдан бирле утырам, бер дә юкка, – диде Фарук.

Архивны яңадан күтәрделәр, төрле җиргә хатлар очты. Бер ай эчендә Фарукның гаепсезлеге расланды. Кадаучы егет авариягә эләгеп үлгән, авыр хәлдә больницага китерелгәч, дөресен сөйләп биргән. Яралы егет тә үзен коткарып калучыны тануын, аның әтисе дә милициягә килеп ялгышуын әйткән, гафу үтенергә теләгән. Тик болар берсе дә Фарукка ирешмәгән.

Иректән чыккач, очып диярлек, хатыны, кызы янына кайтса, алар анда яшәми булып чыкты. Кая китүләрен берәү дә әйтеп бирә алмады. Башын иеп, авылына кайтса, әнисе дә 3 ел элек вафат булган. Йортларын хатыны белән әтисе сатып киткәннәр булып чыкты. Яңа хуҗа – бик кырыс кеше, төрмәдән кайтуын белгәч, тизрәк китүен таләп итте. Фарук бер кич кенә кунарга рөхсәт сорады, тик теге кеше телефонга үрелгәч, тизрәк чыгып китү ягын карады.

– И адәм баласы, моннан биш ел элек син гөл идең, менә бүген син кем инде, барыр урының, кунар җирең дә юк бит, – дип өзгәләнде ир.

Юллар үтә-үтә бу авылга килеп җитте ул. Исәбе әнисенең туганнарын эзләп табу иде, төнгә калды. Ул якка машиналар булмады. Тик торганда өч яшүсмер килеп, акча сорады. «Юк бит», – дигәч, кыйнап, балчыкка салып таптадылар. Әле шөкер, Вәсилә алып керде. Уйларына чумып, хатынның керүен сизмәде.

Вәсилә:

– Хәлең ничек, Фарук, авыртуың басылдымы бераз? Ятып тор, егыла күрмә, – дип, ирнең күзләренә карады.

Аның исә ике күзенә дә кып-кызыл кан сауган иде.

– Әй, Вәсилә, тән әрнүе басылыр, ә менә җан әрнүе басылмас, – дип, сулыгып елап җибәрде Фарук.

Әле Вәсиләнең ирләр елаганын күргәне юк иде.

– Фарук, син китмә әлегә, бу паспортың белән беркая эшкә дә, пропискага да керә алмыйсың. Колхозда эш бетмәс, эш урының булгач, яңа паспорт алырсың, өем иркен, – диде.

Чәй эчәргә утырганнар гына иде, күрше хатыны Галия керде.

– Әстәгъфирулла, Вәсилә, әллә Сабантуй лотереясына ир оттыңмы, әйтеш юк, киңәш юк, – дип, табынга килеп утырды.

Ике күрше бик тату яши иделәр. Барысын да бергә хәл иттеләр.

– Синең йөртү таныклыгың бармы? – дип сорады Галия. – Булса, иртәгә Рәшит абыең урынына фермага силос ташырга кил әле. Безнең барасы җиребез бар иде.

Фарук риза булды. Иртә таңнан «КамАЗ»га утырып, фермага силос ташырга китте. Беренче рейска Рәшит белән икәү бардылар. Күңеле күтәрелеп китте Фарукның, ирек сагындырган шул. Көне буе җырлап машина куды. Икенче көнне, вакытлыча эшләп торырга, үзенә машина бирделәр. Вәсиләнең йортка ир кертүе авылга таралды. Кичен әбисе, бабасы белән Камил кайтты. Капкадан керүгә, малай: «Әти», – дип, Фарукка йөгереп килгән иде, ир дә аны күтәреп югары чөйде.

– Әти, әтием, кайттыңмы, ник озак тордың, хәзер китмисеңме? – диде малай.

Үзенә сарылган малайны күкрәгенә кысып сөйде Фарук, күзләреннән, битләреннән үпте. Бу күренешкә хәйран калып торган картларның да, Вәсиләнең дә күзләренә яшь тулган иде.

Иң беренче каенана телгә килде:

– Ярар, килен, үзең белгәнсең, яшь әле син, баланы гына какмасын. Атаң да риза, ул никах укытмакчы була, – диде.

– Ярар, әнкәй, укысын, – диде Вәсилә.

«Очраклы гына яши», – дип әйтергә кыенсынды хатын. Никах укылды, Фарук та, Вәсилә дә ризалыкларын белдерде. Камил шат иде. Шул көннән гел Фарукка тагылып йөрде. Телендә гел «әти» дә, «әти» булды. Бер айдан соң Фарук Вәсиләгә тәкъдим ясады. Шулай яшәп киттеләр.

Фарук игътибарлы, йомшак холыклы ир булды. Аның мәхәббәте анага да, балага да җитте. Камил укырга кергәч, аңа сеңел, ә тагын бер елдан энекәш алып кайттылар. Йортка нур иңде, аларның тормышына сокланмаган кеше юк иде. Фарук Вәсиләне үзен шул төндә алып кергән өчен, үзенә гомерлек бәхет биргән өчен фәрештәгә тиңләде. Вәсилә исә, яшьлегендә татымаган мәхәббәтне тапты.

Гомер үтте. Камил бик яхшы билгеләргә укып, калага китте. Әйбәт корды, яхшы эшкә урнашты. Гүзәл белән Рүзәл араларында бер генә яшь булгач, бергә укыды. Тагын бер елдан институтны тәмамлыйлар.

Камил әтисен бик хөрмәт итә, әле һаман, кайткач, бала чактагы кебек кочаклап утыра. Ә бабасы белән әбисен хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Ул нигездә хәзер кычыткан үсә, аңа кагылмыйлар, бәлки, Данияләр кайтыр, бәлки Шамил…

Вәсиләнең коймаклары пешеп, бәлешен мичтән алуга, гаеттән дә кайттылар.

– Киләсе гаеткә улымны да алып кайтам, Алла теләсә, өйрәнеп үссен, – диде Камил.

Аннары өстәп куйды:

– Әти, кара әле, әйдә сезнең якларга барып кайтыйк. Дәү әти, дәү әнинең чардуганнарын яңартырбыз, кабер өсләрен чистартырбыз. Көннәр матур, юллар яхшы, – диде. – Үзеңнең дә күрәсең киләдер.

Фарук урыныннан торып, улы янына килде. Аны кысып кочаклады.

– Бу кадәр олы йөрәк сиңа әниеңнән күчкәндер инде, улым, бәхетле генә була күрегез, – диде Фарук, күз яшьләрен тыя алмыйча.

– Юк, әти, синнән дә күчкән ул, бердәнбер әтием син, – диде улы.

«Бер төн һәм бер бөтен гомер. Рәхмәт сиңа, газиз Аллаһы Тәгаләкәем», – дип уйлады Вәсилә.

ГАЙНЕКАМАЛ.


Бер төн һәм бер гомер, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии