- 26.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №7 (22 февраль)
- Рубрика: Татарча сериал
Заһит абый июнь аеның аяз, җылы көннәренең берсендә вафат булды. Соңгы берничә айда ул урыныннан да тора алмаслык хәлдә ятты, дарулар йотып, уколлар кадатып кына яшәде. Яраткан хатыны Зәйтүнә моннан өч ел элек дөнья куйды. Заһит абзый утыз яшьләрдәге, өйләнмәгән улы Рөстәм белән ялан кадәрле йортта яши иде.
Телеграмма биргәч, карт әтиләрен җирләргә дип, өлкән улы белән кызы да кайтты. Бакыйлыкка күчкән әтиләренең өчесен, җидесен уздыргач, алар шәһәрләренә китеп барды, анда аларны гаиләләре, КАМАЗ заводында эшләре көтә иде. Рөстәм исә авылда бер көтү эш-мәшәкатьләр белән калды: абзар тулы мал, кош-корт. Чебешләрне, кешеләр асрый дип, быел гына алган булсалар, тавыклар Зәйтүнә апа исән чагында ук бар иде. Бу хайваннар, кошлар өстенә, тагын 20-30 сутый яшелчә бакчасы, ул да даими тәрбия сорый. Рөстәм көн саен колхозның тимерчелек цехына эшкә йөри, ул анда – баш тимерче. Һәр көнне таңнан тора, сыер сава, көтүгә куа, бозауны эчерә, аннары тавык-чебешләрнең савытларына күп итеп су, җим сала. Шуннан соң гына өйгә кереп, аягөсте бер стакан сөт эчә дә, ишеген бикләп, эшкә китә. Кич белән эштән кайтуга аны тагын шул ук эшләр көтә.
Шулай берничә көн читлектәге төлке кебек чәбәләнә торгач, бу марафон аны тәмам туйдырды, апасының да, абыйсының да өйләнергә кыстаулары еш исенә төште: «Өйлән, энем, хатын-кыз карамаслык гарип-гораба түгелсең. Рәхәтләнеп җиңеләеп китәрсең», – дигән иде апасы.
Алдагы тормышы турында Рөстәм үзе дә еш уйлана иде. Нишләргә икән соң? Тимерчелектән китү турында сүз дә була алмый. Анда эшләгәч, азмы-күпме акчасы килеп тора, печән-саламын, икмәген дә бирәләр. Дөрес, әтисе исән чакта яхшы гына пенсия китерәләр, ул икесенә кием-салым, вак-төяк алырга, салымнар түләргә бик тә ярап куя иде. Әллә өйләнергә микән? Яшьти егетләр күптән өйләнеп, икешәр-өчәр бала үстерә… Шундый уйлар белән мавыгып йөргәндә, авыл клубыннан җыр, музыка тавышлары ишетелде. Рөстәм яхшы киемнәрен киеп, урамга чыкты.
Рөстәм клубка кергәндә, яшь кенә егет-кызлар кул-аякларын бутап, дәшми-нитми, җырламый хәрәкәтләнә, клуб идәнендә тузан туздыра иде. Дискотека дигәне шул икән, дип уйлап куйды ул. Шулвакыт аның күзләре стена буендагы утыргычта утырган берничә кызга төште. Утырып торучылардан берәүнең аңа текәлеп, кызыксынып каравын да тойды Рәшит. Ул бергә уйнап үскән Гөлназ иде. Чәчләрен кыскартып, шәһәрчә киенгән булса да, Рөстәм аны шунда ук танып алды. Ике куллап күрештеләр. Рөстәм аның кулларының кайнарлыгын, бәрхет кебек йомшаклыгын тойды. Янәшәсендәге кыз, кысыла төшеп, аңа урын бирде.
Рөстәм Гөлназны клубтан озата китте. Тышта җылы, күк йөзе йолдызлар белән тулган. Юлда, сорашканны да көтмичә, Гөлназ тормышы турында үзе сөйләде. Мәктәпне тәмамлагач, ул Чаллыга, кардәш тиешле апаларына киткән, КАМАЗ заводына эшкә кергән икән. Тулай торакка күчкәч, бер урыс егетенә кияүгә чыккан. «Бу тормышымда иң хаталы адымым булган. Сергей исемле егет берничә тапкыр өйләнгән, эчәргә ярата торган, саран кеше булып чыкты. Моны аңлагач, берничә айдан аерылдым. Әле ярый аннан балага узмаганмын», – дип уфтанды Гөлназ. Гөлназлар өе янына җиткәч, багана башындагы электр лампасы сүнгәч, Рөстәм әрсезләнеп, Гөлназны кочаклап алды. Моның өчен Гөлназ үпкәләп, өйләренә йөгерер, дип көткән иде Рөстәм, тик Гөлназ, киресенчә, егетне гаҗәпләндереп: «Безнең өйне беләсең инде, әйдә, сезнең өйне күрик», – дип, Рөстәмне култыклап алды.
Алар Рөстәмнәргә кайттылар. Күзләренә йокы төшкәнче сөйләшеп утырдылар, иртәгәсен алар берсе – ир, икенчесе хатын булып уянды… Рөстәм күрше йортта торучы мулладан никах укыттырды, бераздан авыл советында мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр.
Бер вакыт, мәчеттән кайтып барганда, урамда Рөстәмне очраттым. Бераз ябыккан шикелле күренде.
– Нихәл, улым, авырыйсыңмы әллә, төсең киткән төсле, – дип сорадым.
– Юк ла, авырмыйм, Гариф абый. Гөлназ белән бераз чәкәләштек әле. Әтинең фоторәсеме түрдә әллә ничә ел эленеп тора иде, Гөлназ шуны алып, аның урынына үзенекен куйган. Мин дә Гөлназныкын алып куйдым.
– Менә нәрсә, улым. Гаиләдә бәхәс чыкканда, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Әйдә, син беренче булып юл бир: хатыныңның рәсемен кире урынына куй. Гариф абый дөрес әйткән икән, диярсең, әтиеңнең рәсеме дә озакламый урынына куелыр.
Рөстәм, чыннан да, киңәшемне тыңлаган. Гөлназның фотосын элеп куюга, аның янәшәсендә Заһидулла картның рәсеме дә пәйда булган. Ә аннары Рөстәмнеке. Алай гына да түгел, һәр өчесенең сурәте матур рамкалар белән бизәлгән.
Гөлназ берничә ел шәһәрдә торса да, асылда, авыл кызы: уңган, тырыш, эшчән. Хат ташучы булып эшли, малларын, бакчасын һәм, әлбәттә инде, сөекле ирен карарга вакытын таба.
…Яңа ел алды кичәләре. Рөстәм белән Гөлназ икәүләшеп, телевизордан татарча концерт карап утыра. Гөлназ кинәт кенә эчен тотып:
– Ай, селкенә… Авырга калганмын, ахыры…
– Шулай була күрсен, сөеклем…
Рөстәм шатланып, хатынын күтәреп алды. Тормыш дәвам итте…
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Аңлашу ,

Комментарии