Әнкәй кочагы

Эх, ничек рәхәт кочагында! Әниеңнең “балам” дип типкән йөрәк тибешен ишетү, сулышын тоюдан да рәхәт нәрсә бар микән?

Эх, эрисе, югаласы иде әнисенең шушы назлы кочагында. Эрисе иде дә… Ләкин юк, бу мөмкин түгел шул. Менә Алинә бер мизгелдә уянып китәр дә, аның әкияти төше кырыс чынбарлыкка әйләнер. Хыялларга бирелеп кенә чынбарлыктан качып булса икән ул.

Алинә әнисен шул төшләрдә генә булса да күреп юанды. Чөнки башкача мондый бәхетне татып карау язмаган иде шул. Кая ди ул кочагында назлану. Аның бит бер тапкыр да әнисенең йөзен дә күргәне юк. Ә Алинәнең кочагында назланасы, тәмле ризыкларын авыз итәсе, ана назын бик-бик тоясы килде.

Әнисеннән истәлек булган бары бер генә нәрсә бар. Ул да булса – түгәрәк кашлы балдак. Ярый әле шушы балдак бар. Сагынудан янган чакларында гел шушы балдагына карап юана иде кыз. Балдакның түгәрәк кашыннан әнисенең нурлы күзләре карыйдыр кебек тоела иде аңа. Тик менә әнисе генә баласын ана мәхәббәтеннән мәхрүм иткән шул. Бәлки яшьлек юләрлеге аркасында ана кеше ялгышкандыр. Хәер, ананың болай эшләргә мең төрле сәбәпләре булса да, аның мондый гамәлен аклап булмый.

Ни генә дисәң дә, буласы – булган. Язмыш дигән бөек әфәнде язмышларны үзенчә язган. Язмыш Алинәне ятимлек ачысы белән сынаса да, ул сынмады. Киресенчә, язмышның әлеге сынавын горур рәвештә кабул итә белде. Тик шулай да кыз анасына ачу сакламады, күңеленең бер түрендә очрашу мизгелләренә өмет саклап яшәде.

Еллар шулай әкрен генә уза торды. Кыз укып, белем алды. Олы тормыш юлына аяк басты. Кызганыч, гомер буе сагынып сөйләргә тиешле балачагы башкаларныкы кебек якты төсләрдән генә түгел иде шул. Бүтәннәр кебек тигез гаиләдә, әти-әни тәрбиясендә яши алмады. Әле ярый тәрбияче апалары бик әйбәт булды. Алар көчләреннән килгәнчә тырышсалар да, чын ана назын бирә алмады. Ата-ана терәге булмау, ятимлек ачысы барыбер үзен сиздерде. “Әнием” дип, дөньяның бар явызлыгыннан, пычраклыгыннан әни кочагына кереп качасы килгән чаклар булса да, ачы күз яшьләрен эчкә йотып яшәргә туры килде аңа. Хәер, Алинә беркайчан да зарланмады. Киресенчә, ул кечкенәдән акны карадан аерып, тормышны аңлап, чыныгып үсте. Әгәр әнисе хаталанып, аны балалар йортына калдырмаган булса, аның язмышы башкача булыр иде бит.

Халидә дә кайчандыр якты киләчәк, әйбәт тормыш турында хыялланды. Ләкин ни кызганыч, киресенчә килеп чыкты шул. Укуын тәмамлап эшкә урнашкач, аның тормыш юлында Артем очрады. Кыз егеткә үлеп гашыйк булды. Егетнең рус милләтеннән булуы да куркытмады аны. Кешеләр сүзенә, шул исәптән әнисенең сүзенә дә колак салмады ул. Бар дөньясына каршы килеп, Халидә Артем белән бергә яши башлады. Кыз егетнең һәрбер сүзен тыңлап, бары ул дип кенә яшәде. Хәтта газиз әнисе белән дә аралашмас булды. Чөнки егетнең шарты шундый иде. Кызның егеткә булган мәхәббәте, әнисенә булган хөрмәт-мәхәббәттән көчлерәк иде. Тик Халидә әлеге гамәлләре өчен үкенәчәген белмәде шул. Хәер, башкача була да алмый иде. Чөнки ата-анага каршы барып, аларның хәер-догасын алмый торып, барыбер бәхетле булып булмаячак. Кызганыч, яшь чакта моны күпләр аңламый шул. Менә Халидә дә шул рәвешле ялгышты. Егет рус милләтеннән булганлыктан никахсыз гына яши бирделәр. Мөнәсәбәтләрен дә рәсми рәвештә теркәмәделәр. Башыннан ук тавыш-гауга белән башланган гаиләнең азагы ни кызганыч, начар тәмамланды. Артем рульдә исерек килеш фаҗигагә юлыкты һәм берничә көн дәвамында аңына килә алмыйча, хастаханәдә җан бирде. Халидә өчен бу зур югалту иде. Артем үлеп, берничә көн үтүгә ул үзенең йөкле булуын сизде. Нишләргә, кая барырга? Туганнары, әнисе белән араны өзгәнгә шактый вакыт узды. Алар янына нинди йөз белән кайтып егылырга, ди хәзер. Ләкин бу баланы да ул бер үзе тәрбияләп үстерә алмаячак. Нишләргә соң, нишләргә? Инде җан кергән баланың гомерен өзү гөнаһын үз өстенә аласы килми. Бары бер юл гына кала… Әйе, сабый дөньяга аваз салып берничә көн узуга, ул баласын балалар йортына калдырып, үзе бөтенләй башка шәһәргә китеп югала. Шул рәвешле, зәңгәр күзле нәни кызчык ана назын тоеп үсәсе урында, ятимлекнең ачысын татып яшәргә мәҗбүр булды. Кыз гел әнисен көтте. Әнисе менә килер дә, аны шушы ятимлектән коткарып, үзе белән алып китәр дип өметләнеп яшәде. Ләкин бу өмете айлар, еллар көтеп тә акланмады.

Алинә балалар йортыннан китүгә, пешекче булып бер кафега эшкә урнаша. Эш белән ул үзенең ятим икәнен онытып торды. Күрше шәһәрдән бер егет белән очрашып йөри башлады. Егет бик акыллы, максатчан иде. Башка яшьтәшләреннән аермалы буларак, тормышка бик җитди карады Айнур. Алинәгә дә бик игътибарлы булды. Язмышларында уртаклык булу аркасындадырмы, алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берләренең кадерләрен белеп яшәделәр. Айнурның да язмышы Алинәнекенә охшаш иде. Егетнең әти-әниләре фаҗигале рәвештә һәлак булганнар. Айнурга бу вакытта әле 2 генә яшь була, һәм аны бер хатын үз тәрбиясенә ала. Әлеге олы йөрәкле ханым ятимлек ачысын сиздермичә, кирәк вакытта ана да, ата да була белә. Мөгаен, шуңа да егет олыны – олы, кечене – кече итә белде. Чын әти-әниләрен ул гаилә альбомындагы фотолардан гына күреп белә иде. Рәхмәт тәрбиягә алучы ханымга! Ул Айнурга җил-яңгыр тидермичә, ятимлекнең ачысын күрсәтмәс өчен бөтен көчен куйды. Язмышларында охшашлык булса да, егет кыздан аермалы буларак, ана тәрбиясендә үсүе белән бәхетле иде. Егетнең бәхете чыннан да бар, чөнки аның әнисе һәм нәкъ әнисенә охшаган сөйгәне Алинә бар. Вакытны озын-озакка сузмыйча, егет кызны әнисе белән очраштырырга теләде. Кыз егетнең бу тәкъдимен шатланып кабул итсә дә, бераз икеләнеп тә калды. Балалар йортында тәрбияләнгән кызны малаена кәләш итеп күрергә теләмәс, дип курыкты ул. Ләкин болай куркып торудан файда югын Алинә йөрәге белән аңлый иде. Шуңа кыз егетнең әнисе белән очрашуга бару өчен үзендә көч тапты. Менә алар егетнең фатир ишеге төбенә килделәр. Ишектәге кыңгырау төймәсенә баскач, ишекне мөлаем генә бер ханым ачты. Халидә кызны күргәч өнсез калды! Кызның тышкы кыяфәтендә ул үзенең яшьлек чагылышын күрде. Халидә үткәннәренә кайткандай булды. Алинә дә Халидә ханым белән тышкы кыяфәтләренең охшашлыгына гаҗәпләнде бераз. Ләкин шулай да Айнурның “Сез әниле-кызлымы әллә?” дип шаяртуына зур игътибар бирмәде. Егет аларның үзләрен генә калдырып, дусты янына кереп киткәч, Халидә Алинә белән бик озаклап сөйләштеләр. Халидә үзенең катлаулы тормыш юлы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Яшьлек юләрлеге аркасында кызын ташлап калдыруы һәм шуннан соң саулыкка туенмыйча яшәве турында ишеткәч, Алинәнең йөрәге әрнеде. Чөнки бу хәлләр аның үзенә дә яхшы таныш иде. Бер мәлне бу ханымны күңеленең бер почмагы белән күрә алмас дәрәҗәгә җиткән иде. Ләкин шуннан соң Халидә ханымның Ходай саулыгын алып, шул рәвешле җәза биргәнен аңлады. Саулыгын югалткач, Халидәнең күренмәгән табиблары калмый. Берсе дә төгәл диагноз куя алмагач, моны Аллаһы Тәгаләнең җәзасы икәнен аңлап, гаебен аз гына булса да юарга теләп, балалар йортыннан алырга дигән карарга килә. Һәм озын-озак уйлап тормыйча, 1 яшьлек ир баланы тәрбиягә ала. Үзенең бөтен назын, йөрәк җылысын шушы балага бирә Халидә. Кайдадыр тилмереп яшәүче кызын уйлаганда, ул шушы баланы кочагына алып кочаклый торган була. Кыз да үзенең кайда туып үсүен, катлаулы тормышын сөйләгәч, Халидә сүзсез кала. Ә инде Алинәнең нәфис бармагындагы бик тә таныш түгәрәк кашлы балдакны күргәч, бөтенләй өнсез була. Ул кыздан әлеге балдак турында сораша башлый. Кыз исә балдакның әнисенең бердән-бер истәлеге булуын әйтә. Халидә үзе дә сизмәстән “кызым” дип пышылдый. Алинә башта берни аңламый, гомере буе ишетергә теләп, зар-интизар булган әлеге сүзгә әллә ни игътибар бирми.

Ничек рәхәт иде шушы сүзне ишетүе. “Кичерә алсаң, кичер мине, кызым, кичер”, – дигән сүзләрдән соң кыз: “Әнием минем, әнием”, – дип, Халидәнең кочагына ташланды. Нәкъ балачакта хыялланган назлы кочак иде бу. Әни кочагыннан да назлы, рәхәт нәрсә юк икәнен Алинә тагын бер кабат аңлады. Аның әнисенә тамчы да ачу, үпкә хисе юк иде. Бәхетле балачак, ана назыннан мәхрүм иткәне өчен ул әнисен гаепләмәде, кичерде. Чөнки хәзер аның янәшәсендә гомере буе көтеп яшәгән әнисе һәм ярты сүздән дә аңлаучы сөйгәне Айнур бар иде.

Мөнир ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Күшәр авылы.

Әнкәй кочагы , 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии