- 25.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №41 (20 октябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Алар, сыйныф бүлмәсен җыештырып, тукталышка чыкканда, язгы көн кичкә авышкан, автобус китеп өлгергән иде. Ике ахирәт – Рәсимә белән Ләйсирә – күнегелгән гадәт буенча автобус тукталышына килеп басты. Рәсимә сәгатенә күз салды: өч тулып килә икән! Әниләре дә борчылып көтәдер. Үч иткәндәй, ник бер машина әсәре күренсен!
Шулай уйланып басып торганда, кызлар янына, выжылдап, ике “Минск” мотоциклы килеп туктады. Параллель сыйныфта укучы егетләр – Рафис белән Фәнис икән.
– Кызлар, әйдәгез, утырыгыз, – диде Рафис.
Ләйсирә белән Рәсимә бер-берсенә карашып алды. Утырыргамы, юкмы? Рафис белән Фәнис ышанычлы егетләр анысы: уку алдынгылары, укытучылар да мактап туя алмый үзләрен, тик…
– Курыкмагыз, рәнҗетмәбез, – дип сүзгә кушылды Фәнис. – Ләйсирә, я, оялып торма инде, утыр!
Ике егет, ике чибәр кызны мотоциклларына утыртып, эх, дигәнче авылларына кайтарып та җиткерде. Дүртесенең дә күңелләре көр, авызлары ерык, үзләре дә аңламастан, гел көләселәре генә килеп торды. Иртәгә мәктәптә күрешергә сүз куешып хушлаштылар.
Шул көннән ике пар – дүрт яшь йөрәк – кая барсалар да, ни генә эшләсәләр дә, гел бергә булды. Иптәшләре кызыгып, танышлары сокланып, укытучылар, әти-әниләре исә күз тидермәгәек дип сакланып кына карый иде аларга.
Кыңгыраулы мәктәп еллары шулай үтә торды. Ике егет, ике кыз өчен һәр туар таң бары тик шатлык, бары тик сөенеч кенә китерде. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып (егетләр исә икесе дә мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады), Казанга, белем үрләрен яуларга юл тоттылар. Рафис – агроном, Фәнис – төзүче, Рәсимә – хисапчы, Ләйсирә – табиб – һәрберсенең киләчәккә максаты ачык һәм билгеле иде. Хыялларына да ирештеләр: көзгә инде алар дүртесе дә беренче курс студентлары булды. Яңа тормыш, яңа мохит яшьләрне тагын да берләштерде. Күңелләрендә бөреләнгән мәхәббәт хисе нәкъ менә Казанда шаулап-гөрләп чәчәк атты. Укудан бушаган арада парлашып, кинога, театрга, күргәзмәләргә йөрделәр, бер-берләренә үзләре укыган мәхәббәт романнарын сөйләделәр… Дөнья бик иркен, бик киң, анда бары тик шатлык, сөенеч, мәрхәмәт, мәхәббәт хисләре генә хөкем сөрә кебек иде бу яшь йөрәкләр өчен.
Тормыш дигәнең гел ал төстән генә тормый шул, көннәрнең берендә чын мәхәббәтне сынар сәгать сукты: икенче курска күчәбез дип ашкынып йөргән чакта башта – Рафиска, ә бер атнадан Фәнискә дә армиягә чакыру кәгазе килеп төште. Әлеге кәгазьнең кайчан да булса бер киләсе һәрберсенә билгеле булса да, сөйгәннәреннән аерылу сагышы кызларның төн йокысын качырды, мендәрләрен күз яшьләренә чылатты.
– Мин сине көтәрмен! – диде Рәсимә Рафиска.
– Вәгъдәме?
– Вәгъдә!
Күрше капка төбендә дә шуңа охшаш сүзләр әйтелде.
Киттеләр… Илләр тыныч, дөньялар имин булса да, җаннарында әрнү, күңелләрендә бушлык иде Рәсимә белән Ләйсирәнең. Әйе, көтәргә, мәхәббәткә тугры калып, тап төшерми, сөйгәннәренең хезмәт срогын тутырып кайтуларын сабыр гына көтәргә сүз бирде алар.
Атна-ун көннән хат ташучы Йолдыз апалары ике кызга да ике хат тоттырып китте. Рәсимәгә – Хабаровскидан, Ләйсирәгә – Мурманскидан… Шулай Татарстан белән ерак чик буйлары арасында хатлар аша элемтә урнашты, өзеләм-өзеләм дип торган күңел кылларын бәйләүче бу хатлардан да кыйммәтлерәк, алардан да газизрәк башка берни дә була алмастыр, мөгаен…
Шатлык-сөенеч, әрнү-сагыш белән ашыкмый гына бер ел үтте… Кызлар, икенче курсны тәмамлап, авылга ялга кайтты. Көндезләре эш белән мавыгып, сизелми дә үтә, ә менә ялгыз каршылаган җәйге ымсындыргыч кичләр…
– Әйдә клубка?! – диде Ләйсирә бер кичтә дустына.
– И, Рафис булмагач, анда миңа кызык юк, барасым килми, – дип каршы төште Рәсимә.
– Әйдә инде, озак тормабыз, барырбыз да әйләнеп кайтырбыз! – дип чикерткә шикелле сикерде Ләйсирә. – Яңа аппаратура алып кайтканнар, дискотекалар бик шәп үтә, ди!
Бер дә аягы тартмаса да, дустының үтенечен кире какмас өчен генә күнде Рәсимә. Соңыннан исә ник ризалашканына үкенде. Тиз генә кайтабыз дигән дусты, клуб ишеген атлап керүгә үк, бар дөньясын онытып, биергә тотынды. Рәсимә күпме генә чакырса да, кайтырга уйламады. Анда-монда сикерешкән утлар, көчле музыка тавышыннан башы әйләнергә җиткән Рәсимә ахырда үзе генә кайтырга чыкты. Гөнаһ шомлыгына каршы, артыннан бер сәрхуш егет тә иярде. Капка турысына җиткәч, адымнарын тизләтеп, йөгереп кереп китәргә уйлаган иде, кая ул, егет, эх, дигәнче аны биленнән эләктереп тә алды.
– Тукта инде, матурым, кая ашыгасың? – дип юхаланды ул.
– Җибәр! – дип кычкырды Рәсимә. – Кагылма миңа!
– Юк, юк, гафу, – дигән булды егет. – Таныш булыйк: мин – Артур. Әйдә дуслашыйк?
– Минем очраша торган егетем бар!
– Нигә караңгы төндә берүзеңне йөртә соң ул?
– Ул армиядә, мин аны көтәргә вәгъдә бирдем…
– И-и, үпкән-кочкан җилгә очкан, – дип шаркылдады егет. – Армиядән кайткач, башка кызлар бетмәс әле! Ә хәзер тыңла: бүгеннән син минем кыз, аңладыңмы?
– Оятсыз! – дип кычкырды Рәсимә, чалт итеп бу әрсезнең яңагына ялтыратты да йөгереп кереп тә китте…
Иртәгесен кичкырын, май кояшыдай елмаеп, бизәнгән-ясанган Ләйсирә кабат ишек какты.
– Ахирәтем Рәсимә, әйдә инде клубка, – дип ялына башлады ул. – Кичә мине бер егет озатты, шундый чибәр, шундый чая, көлдереп үтерә язды. Артур исемле, шәһәр егете. Бүген дә очрашырга сүз куештык!
…Танымады Рәсимә ахирәтен. Чү, кем соң бу? Ул белгән, сабый чактан бергә иңгә-иң үскән Ләйсирәме? Әллә шайтан үзе, Ләйсирә кыяфәтенә кереп, дусларның араларын суытырга уйлап килгәнме?
– Ләйсирә, акылыңа кил, ни сөйлисең син? Ә Фәнис? Биргән вәгъдәң?
Ахирәтенең бу сүзләреннән кычкырып көлде генә Ләйсирә:
– Нәрсә Фәнис? Еракта ич ул! Җиләк кебек матур чагымны аны көтеп уздырыйммы хәзер? Үзе дә анда тик кенә ятмыйдыр әле…
– Дәшмә, Ләйсирә, тукта! Син теләсәң нишлә, ләкин мин Рафисыма биргән вәгъдәмне бозмаячакмын!
– Ну и дура!
Беренче һәм мәңгелек үпкәләшүләре иде бу ике дус кызның… Шул җәйдә Мурманскига хатлар сирәгәйде, соңыннан исә бөтенләй туктады. Көзгә Ләйсирә Артурга кияүгә дә чыгып куйды.
Кыңгырау чәчәк төсендәге зәп-зәңгәр күзле, дулкынланып торган аксыл чәчле, зифа буйлы Рәсимәгә күз ташлаучылар тагын булды, билгеле. Тик шулай да бу горур кыз сүзендә нык торды, бер генә егет затын да үзенә якын җибәрмәде.
Кабат җәйләр узып, табигатькә алтын көз канат җәйде. Рәсимә өчен алтын гына түгел, гаҗәеп асылташлар белән бизәлгән көз иде бу! Атналар буе вак иләктән иләгәндәй сибәләп торган салкын яңгырлар артта калды. Бар дөньяга әниләр елмаюы кебек ягымлы җылы көннәре, аксыл пәрәвезләре белән әбиләр чуагы аяк басты. Кич җитеп килә иде. Урамнарга, су буйларына, тау битләренә – бөтен тирә-якка тын гына, йомшак кына кызгылт караңгылык иңгән. Бу ялда Рәсимә әнисенә бәрәңге алышырга кайткан иде. Бакча эшләрен бетереп, болдырга барып утырдылар. Шулчак, кичке тынлыкны бозып, ерактан килүче мотоцикл тавышы ишетелде. Рәсимәнең йөрәге дерт итеп куйды: “Рафис!” Ана белән кыз бер-берсен бер карашта аңлады. Ул да булмады, ике солдат егет, горур, кыю адымнар белән капкадан килеп тә керде! Рәсимә, ашыга-кабалана, аларга каршы йөгерде. Шатлыктан бәреп чыккан күз яшьләренә төренеп, кыз сөйгәненең иңнәренә сарылды. Я, Илаһым, бу көннәрне дә күрәселәр бар икән! Алар, шулай бер-берсенең кочагына сыенган килеш, тын да алмыйча, озак кына басып торды. Икесенең дә бәхет дәрьялары тулып ташый иде бу мизгелдә! Рәсимә, кыенсынып кына, карашын – башта әнисенә, аннары читтә басып торучы Фәнискә күчерде.
– Ләйсирә турында барын да беләм, – дип үзе сүз башлады Фәнис. – Бүген мин сине күрергә килдем, Рәсимә! Сезнең өчен мин бик шат! Синдәй кызлар бик сирәк шул, Рәсимә, рәхмәт сиңа!…
Егет, калтыранган бармаклары белән Рәсимәнең кулларын кысты, керфек очларында энҗе бөртекләре җемелдәшеп алды.
…Киләсе көзгә Рафис белән Рәсимәнең атсыз бармакларын мәңгелек мәхәббәт билгесе булган алтын балдаклар бизәде. Фәнис тә шул көздә, үз тиңен табып, гаилә корып җибәрде.
Салкын кырпак төшкән көннәрнең берсендә Ләйсирә, яңа туган нарасыен куенына салып, күз яшьләренә буыла-буыла, кире әти-әнисе йортына кайтып төште. Иренең хыянәтен кичерә алмаган, диделәр…
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
Аксубай районы.
Комментарии