Булса икән терсәкне тешләп…

Булса икән терсәкне тешләп…

Кешеләр дөньялыкта төрле хаталар кыла. Кайчандыр ялгыш адым ясауларына үкенеп, сыкрана-сыкрана, гомер йомгагын сүтә алар. Дүрт аяклы ат та абына, адәм баласы хатадан хали түгел, дисәләр дә, җанга һич тынгы бирми икән ул хаталар…

Әлеге язмамның герое – бүгенге көндә сау-сәламәт, тулы канлы тормыш белән яшәүче Наил дә, үткәннәргә караш ташлап, еш кына уйлана, өзгәләнә, үкенә һәм үз-үзен битәрли. Терсәк якын да, тешләп булмый. Тормышта бик күпне күрергә һәм кичерергә туры килгән бу ир-егет белән танышуым шаулап-гөрләп узган Сабантуйларның берсендә очраклы гына рәвештә килеп чыкты. Инде күп еллардан соң туган ягын өзелеп сагынып кайткан Наил, сүзгә-сүз ялганып, миңа үзенең ачы язмышы турында бәян итте. Бу гыйбрәтле язмышны, түкми-чәчми, сезгә дә җиткерергә булдым.

Наил зәмһәрир салкын кыш аенда зыялы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сабыйны бала тудыру йортыннан алып кайткан көнне әй сөенә әтисе! «Нәселебезне дәвам итәчәк малай туды!» – ди. Уллары да, әти-әнисенең ышанычын һәм өметен аклап, сау-сәламәт, баһадирдай таза егет булып үсә: спорт белән шөгыльләнә, яхшы укып, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый.

Башкаланың күренекле уку йорты профессорлары булган әти-әнисе һәм үзаллы тормыш белән яшәүче ике апасы да егеткә фән юлыннан китәргә тәкъдим итә. Тик Наилнең уй-ниятләре башкачарак була: кечкенәдән техника белән мавыкканга, аеруча самолетлар белән кызыксынгангамы, документларын, ике дә уйлап тормыйча, Уфа дәүләт авиация университетына илтеп бирә. Имтиханнарын яхшы билгеләргә генә тапшырып, шул абруйлы югары уку йорты студенты булу бәхетенә ирешә.

Баштарак егет бик зур теләк белән тырышып укый, спорт ярышларында, җәмәгать эшләрендә катнаша, ләкин тора-бара кире якка үзгәрә: беркем белән аралашмый, һәрнәрсәгә битараф була, үз-үзенә бикләнә. Наилнең ялгыш юлга басуы, шикле компаниягә эләгеп, тәмәке тарта, хәмер эчә, ә аннары инде наркотиклар куллана башлавы ачыклана.

Күз карасыдай күреп, кадерләп үстергән бердәнбер улларының түбәнгә тәгәрәвенә, ахыр чиктә, укуыннан да куылуына ата-ана бик борчыла. Бу хәсрәтләрне әти кеше күтәрә алмый: йөрәк өянәгеннән дөнья куя. Шәһәр уртасындагы өч бүлмәле фатирларында үзләре генә торып калгач, Наил бәйдән ычкынган эт кебек иреккә чыга, тәмам аза: әнисе эштә чакта, өйдәге затлы әйберләрне наркотикка алыштырып бетерә.

Җәйгә чыккач, кызлары һәм туганнары белән киңәшләшеп, Нурия ханым газиз улы белән башкаладан бик еракта урнашкан авылга кайтып китә. Биредә әниләре күптән вафат булганлыктан, йорт-җирне тәртипкә китерергә, бераз ремонт ясап алырга да кирәк була. Наил тәмам акылга утыргандай тоела, бар эшне әнисе белән бергәләп, күндәм генә башкара, ләкин элекке наркоманнар булмый дип юкка гына әйтмиләр икән шул!..

Җәй узып, көз җитүгә, начар юлдагы дуслары егетнең эзенә төшәләр һәм алар белән элемтә яңара. Наил кабат наркотиклар куллана башлый. Әнисе бу вакытта, шәһәрдәге эш урынын калдырып, авыл мәктәбенә укытучы булып эшкә урнашкан булган инде. Авыл йортларына газ кертелмәгән еллар, Нурия ханым, өйне җылыту өчен, бер машина утын сатып ала. Ул чи булганлыктан, мичне яндырып җибәрүләре мең бәла.

…Кышкы иртәләрнең берсендә Наил йокыдан бизгәк тоткандай калтыранып уянып китә. Җитмәсә, йөрәге кага, башы чатнап авырта, күңеле болгана. Күп тә үтми, үз артыннан бер көлтә салкын һава ияртеп, өйгә әнисе килеп керә. Ул, кочагындагы утынны мич алдына бушата да, алсу таң нурлары чагылган бозланып туңган тәрәзәләргә карап, бераз уйланып утыра. Ә аннары, урындыгыннан торып чүгәләп, мич кабызырга керешә.

– Йа Раббым, ни өчен шундый күтәрә алмаслык авыр сынаулар бирәсең икән син миңа? – дип яшь аралаш сөйләнә үз алдына.

Наил әлеге кызганыч күренешне күреп ятса да, берни кыла алмый. Йөрәге ярсып тибүдән җаны очып чыгып китәрдәй төсле тоела аңа шул мәлдә…

…Икенче көнне Наил йокыдан уянуга өй эчендә янә гүр салкынлыгы һәм тынлык хөкем сөрә, әнкәсенең йөргәне дә никтер бөтенләй ишетелми. Бераздан соң егетнең күңелен куркыныч шом биләп ала. Ул, көч-хәл белән генә торып, аш-су бүлмәсенә чыга һәм мич алдында утыннар өстендә газиз әнкәсенең җансыз-тынсыз ятуын шәйләп ала. Егет аның янына килеп тезләнә, калтырана-калтырана, кулын әнкәсенең маңгаена куя, тик бу вакытта анасы инде күптән үлгән һәм суынып беткән була. Наил, нишләргә дә белмичә, өнсез кала һәм бераз чайкалып тора да, аңын югалтып, идәнгә ава.

Мәктәп директоры, иртәнге тугызлар тулуга карамастан, Нурия ханымның эшкә килмәвенә гаҗәпләнә һәм хәлне ачыклау өчен өйләренә техник хезмәткәрне җибәрә. Ишекне озак вакыт шакып азаплангач, җыештыручы апа, берни дә аңламыйча, кире мәктәпкә йөгерә. Директор полиция һәм «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Ишекне каерып ачып керүгә, алар ана белән улының мич алдында яткан гәүдәләренә тап булалар һәм икесен дә тиз арада больницага алып китәләр.

Биредә табиблар Нурия ханымның мәрхүмә булуын, ә улының аңын җуюын ачыклыйлар. Наилне реанимация бүлегенә салалар. Атна-ун көннән соң егет күзләрен ача. Егылганда башы бик каты бәрелгәнлектән, ул хәтерен югалта, янына килгән кешеләрдән куркып, бөгәрләнеп, беркем белән дә сөйләшмичә, стенага карап ята.

…Бу хәлләрне ишетеп, Наилнең Мәскәү шәһәрендә яшәүче дәү әтисе кайтып төшә һәм егетне үзе белән алып китеп, башкаладагы абруйлы больницаларның берсенә урнаштыра. Биредә Наилне аякка бастыралар, наркомания сазлыгыннан котылырга ярдәм итәләр, тик хәтерен генә кайтара алмыйлар. Ул дәү әтисе гаиләсендә яши, тора-бара аның кул астында эшли башлый.

Бәла дигәнең бер килгәч килә икән ул: элеккеге «дуслары» егетне биредә дә эзләп таба, кичекмәстән үзләренең даирәсенә кабат әйләнеп кайтуын таләп итәләр. Сүз уңаеннан Наилнең аларга бик зур суммада бурычы булуы турында да искәртәләр. Эштән арып кайтып килгән чактагы көтелмәгән бу очрашу егетне гүя айнытып җибәргәндәй була. Каршысында басып торган бу адәмнәрнең наркотиклар белән шөгыльләнүчеләр булуын аңлый һәм шул ук вакытта аларның кайчандыр үзенә бик күп бәхетсезлекләр китерүен дә исенә төшерә. Егетнең күз алдыннан тормышында булган бихисап аянычлы вакыйгалар йөгереп уза. Шулчак ул, тәмам ачуы чыгып:

– Бурычым күпме булса да түләрмен, тик башкача сезнең янга аяк басасым юк минем, – ди.

ХХI гасырның афәтле золымыннан Наилне янә коткарып алып калу бик зур суммага төшә: аның элекке бурычларын түләү өчен Уфадагы фатирны һәм авылдагы йортны да сатарга туры килә.

Бераз вакыттан соң Наил, дәү әтисенең ярдәме белән, йөк ташу хезмәтләре күрсәтү буенча үз эшен ачып җибәрә. Ул эшкуарлыкның бу өлкәсен сайлап ялгышмый, берничә ел эчендә ныклап аягына баса.

– Бик күп еллар узганнан соң, туган ягыма кайттым әле менә. Әбием нигезендә, яңа хуҗаларның рөхсәте белән, Коръән укыттым. Беркөнне әткәй-әнкәемнең каберенә зиярәт кылдым. Эх, адәм балалары Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кыска гына гомерләре эчендә нигә шул кадәр ялгышалар икән? Ул хаталарның соңыннан җаннарына тынгылык бирмәячәген күз алдына китерми шул алар, – дип сүзен тәмамлады Наил.

Рәфил САМАТОВ,

Русиянең һәм Башкортстанның

Журналистлар берлеге әгъзасы,

Дүртөйле районы

Комментарии