БАЛА ХАКЫНА

БАЛА ХАКЫНА

Редакциябезгә бик җитди, килешле язылган хикәяләр килеп кергәч, аның авторының авылда яшәгәнлеген белеп, шундый профессиональ дәрәҗәдә каләм тибрәтүче кеше белән танышасыбыз килде. Аның телефонын эзли башладык. Һәм таныш-белеш аша сораштыра торгач очына чыктык. Бер сөйләшеп тә алдык. Әмма белән аралашырга, дуслашырга өлгерми калдык. Телефоны дәшмәс булды. Инде кабат эзләтә башлагач, даими авторыбыз Нурислам Галеев безгә район газетасында чыккан некрологны җибәрде. «Безнең гәҗит» укучыларына Мәгъсүм аганың беренче хикәясен тәкъдим итәр алдыннан шул газетада чыккан авыр хәбәрне күчереп басарга булдык. Кызганыч, автор үзенең иҗатын «Безнең гәҗит»тә һәм яңа чыга башлаган «Серләр гәҗите»ндә күрергә өлгермәде. Мәгъсүм аганың туганнарының тирән хәсрәтен уртаклашабыз…

Хушлашу сүзе

«Мәгъсүм Хәбибуллинны үтереп ташлаганнар», – дигән хәбәрне ишеткәч, аяз көнне яшен суккан кебек булды. – Безнең Мәгъсүмнеме? Кулдан эш төште. Чыннан да, Мәгъсүм редакциядә үзебезнең кеше иде. Әледән-әле хикәяләр, мәзәкләр язып алып килде. «Ни хәлләрегез бар?» – дип телефоннан шал­тыратып торды. «Инде 50не үттек, җитдирәк темаларга язарга кирәк», – дип иҗат планнары турында сөйли иде. Мәгъсүм иҗатта да, тормышта да оптимист, «булмый торган эш юк ул» дип яшәүче кеше иде. Аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе дә бу ярдәмне алмый калмагандыр. Бу дөньядан ул якты, изге күңел белән, бик иртә китте.

Соңгы вакытта иҗат кешеләрен шактый югалттык. Әле кайчан гына янып-көеп иҗат итеп йөргән Михаил Михайлов, Вагыйз Хәсәнов, Расим Ризванов бүген инде юк, инде менә Мәгъсүм…

Мәгъсүм Хәбибуллинның хатынының, балаларының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

редакциясе коллективы

БАЛА ХАКЫНА

(Хикәя)

Урман юлында автобусның көпчәге тишелде. Шофер тәгәрмәч белән мәш килгән арада, берничә пассажир һава сулап керергә булды. Аларга тугыз яшьлек Резедәсе белән Зилә дә иярде. Автобустан төшкәч, Зилә урманның сихри матурлыгына сокланып, тирән сулап куйды. Ә биек агачлар арасыннан яшь нарат үсентеләрен күрүгә, моннан 10 ел элек булган күңелсез вакыйга исенә төште.

Медицина институтын тәмамлаганнан соң, Зиләнең район шифаханәсендә эшләп йөргән чагы. Эштән соң үзәк урамнан кайтмыйча елга буеннан гына йөрергә гадәтләнде ул.

Җәйге җылы кич иде. Кинәт куаклар арасыннан яшь кенә бер егет калкып чыкты. Үзеннән аракы исе аңкып тора. Егет аны куаклар арасына өстери башлады, ләкин Зилә кечкенә йодрыклары белән егеткә каршылык күрсәтергә, кычкырырга тотынды. Егет исә көрәктәй кулын йомарлап аның йөзенә сукты.

…Хәлсезләнгән Зиләне җилкәсенә салгач, егет су аркылы икенче ярга чыгып, тау итәгендәге яшь наратлар арасына ташлады. Егетнең тирләгән йөзен һәм тирә-яктагы нарат үсентеләрен Зилә бүгенгедәй хәтерли.

Икенче көнне үк Зилә егетнең Закир исемле һәм авыру әнисенең бердәнбер улы булуын белде. Закирның әнисе, елый-елый, эшне зурга җибәрмәвен үтенде. Табиб буларак, Зилә бер күрүдә ана кешедә нинди авыру икәнен аңлады, аны кызганып милициягә язылган гаризасын ертып ташлады.

– Утырышыгыз, кузгалабыз,– шоферның кинәт кенә дәшүе Зиләнең уйларын бүлде.

Автобус кузгалып тизлеген арттыргач, Резедә:

– Әни, озак кайтасымы әле? – дип сорап куйды.

– Озак түгел, кызым, ярты сәгатьтән өйдә булырбыз.

Каршыга автобус килә иде. Килеп җитүгә утларын яндырып алды да туктады.

Шоферы кабинадан төшеп, Зиләләр утырган автобусны кулын болгап туктатты.

– Табиб бармы?– дип кычкырды ул керә-керешкә.

– Мин – табиб, ни булды?– дип сорады Зилә.

– Ярдәм итегез, зинһар. Минем автобуста йөкле хатын бар, авырый башлады, барып җиткәнче бәбәйләр, дип куркам.

Зилә пассажирларның салоннан чыгуларын үтенде. Кешеләр ашыга-ашыга автобустан төшкәндә, олы яшьтәге бабай гына сукранып алды:

– Шундый вакыты җиткәч, нәрсә дип юлга чыккандыр, утырасы бит өйдә генә бәбәй көтеп.

Арткы утыргычта ыңгыра­шып утыручы көмәнле хатынның каршысына чүгәләгән ир егет аны ты­нычландырырга тырыша. Зилә яннарына килеп:

– Сез иреме? Ярдәмегез кирәк булыр…

Ир Зиләгә борылып карады. Ә Зилә аны мең кеше арасыннан да таныр иде. Закир, уңайсызланып, кара­шын читкә юнәлтте. Зилә­нең куллары йодрыкланды, нәфрәт катыш ачуыннан битләренә кызыллык йөгер­де.

Әмма йөкле хатынның кинәт кенә кычкырып җибә­рүе Зиләнең игътибарын җәлеп итте.

– Кул юарга аракымы, одеколонмы табыгыз! – дип боерды Зилә. Закир китүгә хатынга:

– Исемегез ничек, сеңлем?

– Гөлнара!

– Гөлнара, тынычланырга тырышыгыз. Эчегезгә һава алыгыз…

Закир аракы алып керүгә, Зилә кулларын сузды. Әмма Закирның күзләре читтә иде.

«Күзләремә карарга оят­мы?! Көчләп, ачы хәсрәт та­гып, газаплы, мәхшәрле көннәр тудырдың. Пычрак эшең белән мине барыбер бәхетсез итә алмадың!» – дип, барысын да әйтеп саласы килде Зиләнең.

Гөлнара кычкырып җибә­рде. Зилә аңа ярдәм күрсәткән арада, Закир исә назлы сүзләре белән хаты­нын тынычландырды, кайгырып бер алдына, бер артына төшеп, булышты.

Ярты сәгать эчендә тирләп пешкән Закирга Зи­ләнең нәфрәте кимеде. «Кеше ничек үзгәрә икән… Гөлнарасы өчен үләргә дә ризадыр». Закирның Гөлнарага булган мәхәббәтен, бергә бәхетле булуларын күреп бераз көнләшеп тә, алар өчен сөенеп тә куйды Зилә. Ниһаять, үзенең дөньяга килгәнен белдереп, бала авазы яңгырады.

– Кыз!

– Рәхмәт сезгә, Зилә! – диде Закир Зиләне автобустан озата төшеп, – кичерегез мине, зинһар. Беләм, гөнаһым гафу итмәслек, үкенечле…

– Сабый бала хакына кичерәм сине, Закир. Бәхетле, матур яшәгез!

– Кызым Зилә исемле булачак. Ул минем вөҗданым, намусым булыр.

Ул арада кешеләр автобуска керә башлады. Әлеге сукранган бабай да бик шат иде:

– Ну маладис, кызым, рәхмәт, – дип мактады ул Гөлнараны, – аннан Зиләгә борылып, – сиңа да чиксез рәхмәт, кызым!

Бәбине күргәч, кызы Резеда:

– Шундый кечтеки!.. Закир абыйның исеме минем әтинекенә охшаган икән, име?..

«Синең әтиең инде ул, кызым» дип чак әйтми калды Зилә.

– Әйе, кызым, охшаган икән шул. Әйдә, үзебезнең автобуска.

Шунда яңгыр да коя башлады. Гөлнараның исән-сау бала табуына шатланган пассажирлар, яңгырга игътибар итмичә, рәхмәт әйтә-әйтә, Зилә белән Резеданы автобуслары кузгалып киткәнче озатып калдылар.

КАРА РАМКАГА АЛ:

Мәгъсүм ХӘБИБУЛЛИН,

.


БАЛА ХАКЫНА, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии