Бәхетсезләр бәхете

Иртәдән бирле күңел төшенкелегенә бирелеп йөрде Гөлшат. Чираттагы ялга авылга кайткач, эленке-салынкы гына өйләрне җыештырып чыгарды. Дусты Энҗе дискотекага кыстый башлагач та: “Юк инде, бүген бармыйм, әллә ни күңелем дә тартмый”, – дип кырт кисте.

– Тумас борын картаеп утырма әле. Барабыз булгач, барабыз, – диде Энҗе үҗәтләнеп. – Менә дигән егет табабыз үзеңә.

Дустының сүзләре «Амин”дигән сәгатькә туры килгән, ахры. Шул көнне очратты ул Фәнилне. Озын буйлы, кап-кара чәчле егет Гөлшатның һәр адымын, һәр хәрәкәтен кич буе күзәтте. Дискотека бетеп, яшьләр таралыша башлагач, Фәнил Гөлшатка озатып куярга тәкъдим ясады. Егетнең елмаюыннан әсир булып басып торган Гөлшат берсүзсез ризалашты.

Ул кичне озак сөйләште алар. Киләчәктә булачак унынчы, йөзенче очрашулары турында хыялландылар.

– Очрашулар еш булмас шул. Минем быел соңгы ел. Алда дәүләт имтиханнары, диплом яклаулар… – дип көрсенеп җавап бирде Гөлшат.

– Миңа барыбер. Сине айлар буе көтәргә риза. Көн саен телефоннан шалтыратып тавышыңны ишетермен, матур-матур хатлар язып салырмын, – дип, тау-тау вәгъдәләр бирде Фәнил.

Чыннан да, сүзендә торды романтик егет. Көненә дүрт-биш тапкыр телефоннан шалтыратты. Аннан әйтә алмаган иң кайнар хисләрен конвертка салып, хат итеп юллады. Гөлшат та җае чыккан саен авылга йөгерде. Җете кызыл тиз уңа, дигәндәй, матур-матур балалар үстереп, тигез картлык турында хыялланган яшьләр мөнәсәбәтләрен һич уйламаганда кырау сукты.

Беркөн Гөлшат киенеп-ясанып, Фәнилнең килгәнен көтеп утыра иде. Кесә телефоны шалтырагач: «Әйе, матурым”, – дип трубканы алды.

– Матурың түгел әле бу. Көтмә, Фәнил бүген килмәячәк, – дип сүз башлады усал гына бер тавыш.

– Кем соң әле бу? – диде Гөлшат, гаҗәпләнүен бер дә яшермичә.

– Мин Фәнилнең әнисе – Фәния апаң булам, – дип, сүзен дәвам итте усал тавыш. – Яхшылап әйткәнне тыңла: тынычлыкта калдыр син минем малайны. Шәһәрдән кайтмый йөргән бәндәне итәсе юк. Син аны бәхетсез генә итәчәксең.

– Юк-юк, Сез ялгышасыз. Мин бит аны үлеп яратам, – дип, сүз әйтергә авызын гына ачкан иде Гөлшат, өзек-өзек телефон тавышы ишетелгәч, тукталып калды.

Ләкин Гөлшатның сөюдән мөлдерәп торган йөрәге һаман яхшыга өметләнде. Фәниле килер, әнисенең әйткән сүзләре өчен гафу үтенер дә үзен ераккарак алып китәр, дип уйлады. Тик Фәниленнән атналар буе бер сүз, бер хәбәр дә булмагач, тәмам өметен өзде Гөлшат. Сөюен тирәнгәрәк яшереп, үткәннәрен уйламыйча яши башлады. Укуын тәмамлап, эшкә урнашты. “Аллаһы Тәгалә аның белән тиң яратмаса, насыйбы табылыр әле”, – дип яши бирде.

Гөлшат артыннан йөгереп йөрүче егет тә табыла. Кызны җаны-тәне белән яратучы Илнар мөнәсәбәтләрне озакка сузып йөрми, Гөлшатка тәкъдим ясый. Бала бәхетен татыйсы килгән кыз да ризалык бирә. Тиз генә никах көне билгеләнә. Мәҗлес башланырга бер-ике сәгать кала, бер-бер артлы котлаулар кабул итә Гөлшат. Әмма бер шалтырату аның тормышын төптән үзгәртә дә куя.

– Гөлшат, зинһар өчен, барма бу адымга. Мине дә, үзеңне дә бәхетсез итмә. Мин яратам сине, гомерем буе яратачакмын.

Фәнилнең әлеге сүзләреннән соң югалып кала Гөлшат. Мулланың: “Ризамы?” – дигән соравына, ике дә уйлап тормыйча: “Юк, риза түгел”, – дип җавап бирә.

Нинди зур ялгышлык эшләгәнен соңыннан гына төшенә шул Гөлшат. Бер-ике очрашудан соң, суга төшкәндәй юк була Фәнил. Әнисе Фәния Гөлшатлар өенә килеп кергәч кенә, бар да аңлашыла.

– Син, кызый, яхшылык белән әйткәнне аңламыйсың, ахры. Ничә тапкыр әйтергә була сиңа улымны тынычлыкта калдыр дип, – кызганнан-кыза барып сүз башлады Фәния.

– Без бит бер-беребезне яратабыз, – диде Гөлшат үзе тавышын күтәребрәк.

– Беләсеңмени син яратуның нәрсә икәнен?! Юньле булсаң, никах көнне ирең арт ягыңа тибеп кайтармас иде, – дип кабатлый Фәния, зәһәрләнә барып.

“Юк, мәхәббәтем хакына әлеге никахтан үзем баш тарттым”, – дип акланырга уйлаган иде дә кыз, моның файдасыз икәнлеген күреп, дәшми калды.

Шул ук көнне Фәнилдән: “Гөлшат, мин өйләнәм. Әгәр үпкәләткән булсам, гафу ит”, – дигән хәбәр килеп ирешә. Әлеге язуны йөз кат, мең кат укый Гөлшат. Берәү булса, мыскыллауларга түзә алмыйча, үкси-үкси елар иде. Ә Гөлшат кычкыра-кычкыра көлде. Әлеге бертуктаусыз көлүдә ярату ачысы да, сагыш та, әрнү-газап та бар иде.

Башы-аягы белән эшкә чумган Гөлшат беркөн эшеннән ял сорады да Илнар яшәгән фатирга юл тотты. Күрешкәч әйтеләчәк сүзләрен күңелендә мең кат барлап, кыңгырау төймәсенә басты. Илнарның нурлы йөзен күргәч, кыяр-кыймас кына эчкә үтте һәм ягымлы итеп сүз башлады:

– Илнар, теге вакытта чын эгоистлык күрсәттем. Үз тормышымны, киләчәгемне генә уйлап, синең язмыш турында бөтенләй онытып җибәргәнмен. Тик… Тик… – диде дә Гөлшат, шактыйдан җыелып килгән күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрде. Ә Илнар кызның чәчләреннән сыйпап, юатырга кереште.

– Тормышым үзем теләгәнчә барып чыкмады, Илнар. Әллә синең рәнҗеш төште микән, дип уйлыйм кайчакта. Зинһар өчен, рәнҗемә, каргама мине, – дип, тагын үксергә тотынды.

– Юк, Гөлшат, рәнҗемәдем дә, каргамадым да. Бары тик бәхетле булуыңны гына теләдем, – диде Илнар Гөлшатның яшьле күзләренә карап.

Әлеге сөйләшүдән соң Гөлшат җиңеләеп калгандай булды. Эштә дә дәрәҗәсе үскәннән-үсте. Гади Гөлшаттан Гөлшат Гомәровнага әйләнде.

Айлар үтә торды. Гөлшатны сорап килүчеләр дә, артыннан йөрүчеләр дә күп булды. Ә ул берсен дә якын җибәрмәде. «Фәнил белән кайчан өйләнешәсез инде?”, «Кияүгә чыкмыйсыңмы әле?» – дип, ярага тоз салып торучылар да табылды. Ә күңел дигәнең һаман кемнедер көтте, нидер өмет итте.

Фәнил, башкага өйләнеп, корып җибәрде. Хатыны менә дигән ир бала да алып кайтып бирде үзенә.

Язгы бер матур кичтә Гөлшатның табигать белән хозурланып, эштән кайтып барышы иде. Капка төпләрендә таптанып торган Фәнилне күргәч, баскан җирендә тораташтай катып калды Гөлшат.

– Нәрсә кирәк, адаштың мәллә? – дип, дорфа гына сүз катты ул.

– Тыңла әле, Гөлшат, зинһар өчен, тыңла. Барысы өчен дә кичер мине. Тиле булганмын. Синсез авыр миңа. Әйдә, кавышыйк, – дип әңгәмәгә кушылды Фәнил.

– Нәрсә, икенче хатынлыкка алмакчы буласыңмы әллә мине?- диде Гөлшат, мыскыллы елмаю белән.

– Бернинди дә хатыным юк. Ташлап китте ул мине, – дип сүзен төгәлләде Фәнил.

Шул арада эченнән Фәнилнең әнисе – Фәния дә килеп чыкты.

– Гафу ит, Гөлшат. Сезнең бәхетсезлеккә мин генә гаепле. Зинһар өчен, баланы ятим итмәгез, кавышыгыз. Сез бит бер-берегезне яратасыз, – дип сүзгә кушылды әлеге хатын.

Гөлшат озак кына Фәниянең күзләренә карап торды да:

– Бер җимерелгән бәхетне «гафу ит» сүзләре генә төзи алмас шул. Минекен тартып алып, үзегез үк бәхетсез булдыгыз, – диде дә китеп барды.

Сулар ага, еллар үтә торды. Матур бер иртәдә Гөлшат тиз генә эшләрен бетерде дә, хезмәттәшенең хәлен белергә дип, хастаханәгә китте. Палата ишеген әкрен генә ачып кергәч, аның күзе караватта уйнап утыручы ике-өч яшьлек малайга төште. Әлеге сабый аралашуга бик сусаган иде булса кирәк, Гөлшат яныннан китмәде дә: я үзенең уенчыклары белән мактанды, я телләрен вата-вата нидер сөйләнде, ахырда инде Гөлшатның алдына ук менеп «кунаклады».

– Бигрәк матур малай, – диде Гөлшат, соклануын яшермичә.

– Матурын матур да тик ятим шул ул. Әнисе аны әтисенә калдырып, ташлап киткән. Әбисе белән инде ун көннән артык дәваланалар. Әтисе килеп, әле генә аптекага китте, – диде дусты авыр сулап.

Шулчак палатага: «Улым, улым. Бер-ике көннән безне чыгарачаклар, – дип сөенеп, малайның әбисе дә килеп керде.

– Кунак апасын бигрәк ошатты. Алдыннан да төшми, – дип шаяртты Гөлшатның хезмәттәше.

Малайга елмаеп, кулын гына сузган иде Гөлшат, Фәнияне күреп шаккатты. Сабый белән ун-унбиш минут аралашу дәверендә күңел яраларын төзәтеп, бар үпкә-рәнҗешләрен оныткандай булды ул.

Палатадан коридорга чыкты да: «Минем дә бәхетле булырга хакым бар”, – дигән уйлар белән Фәнил артыннан йөгерде.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Зәңгәр күзле курчак

Ул бүген бик иртә уянды. Тәрәзәдән бүлмәгә төшкән кояш нурларына сокланып ятты. Аннан соң, йоклаган урынын җыеп куйды. Тышта юынып кергәннән соң, әбисен уятырга дип, бүлмәгә кереп китте. Ә ул һаман йоклый иде. Йөзе тагын да агарып киткән, күзләре дә тонык кына яна. “Әби, – диде кыз, – мин урамга чыгам, ярыймы?” Карчык тонык күзләре белән карады да ым какты. Картаеп, инде буыннары чыккан бармаклары белән кызның аркасыннан сөйде…

Ишекне ачу белән, аның күзенә кояш бәрелде. Көн бик кызу иде. Кыз, кечкенә аяклары белән атлый-атлый, каралты-кураны әйләнеп чыкты. Ул инде күптән буш булса да, кызга нигәдер бик якын иде. Аннан ул озак кына йорт капкасын ача алмый азапланды. Кечкенә куллары белән күпме тырышса да, ача алмады. Аннан җиргә ятып капка астыннан чыкты. Өстендәге күлмәгенең алды кап-кара булды. Кыз аңа игътибар бирмичә, күптән таныш юл буйлап атлады. Урам чатына җитүгә ул бер апа белән кечкенә кызны күреп алды. Аның әнисе булгандыр, мөгаен. Әнә ничек кулыннан җитәкләгән. Кыз әллә уйнап, әллә чынлап, аңа телен күрсәтте. Ул аларны зур бер көнләшү белән күздән югалганчы озатты. Әнисе юк шул… Аны калдырып каядыр киткән… Әбисе аның кайтуына ышанмаса да, ул барыбер көтә.

+–Шулай уйларга бирелеп барганда аңа зур эт очрады. Эт, эссе булгангамы, зур телен җиргә тикле салындырган иде. Аның яныннан курка-курка узды кыз. Кибет ишеген ачып кергәндә аның сулуы капкан иде инде. Ул әле кибетче апага, әле туңдырма алучы кызларга карап торды. Аннан соң аңа шелтә булмагач, яраткан почмагына ашыкты. Ә почмакта, агач киштәләрнең берсендә алсу күлмәк кигән, сары чәчләрен матур итеп тарап үргән, зәңгәр күзле курчак иде. Кыз аны кабат күрү белән кулларын чәбәкләде. Аннан тузаннарын какты, чәчләреннән иркәләде. Урынына куйгач, озак карап торды. Инде китәм дигәндә, тагын бер кат кулына алды. “Син сатылмыйча тол инде, яме. Белүк башкалал белән китеп балма. Күп акча җыйгач, сине килеп алылмын. Аннан туйганчы белгә уйналбыз”, – диде ул аны урынына куя-куя. Бу күренешне кибетче дә күрде. Аңа кызгану катыш елмаю белән карап торды. Кыз кибеттән чыгып барганда: “Апа, сатмагыз инде, яме. Мин аны балыбел алачакмын”, – дип дәште. Кибетче елмаеп ым какты.

Кыз кибеткә һәр көнне килеп йөрде. Курчакны күрү аңа чиксез бәхет була иде. Аны сатып алу максаты канатландыра. Тик җәйнең бер иртәсе аңа зур алып килде. Гадәттәгечә кибеткә килгәч, ул курчакны күрмәде. Яшьле күзләре белән кибет киштәләрен карап чыкты. Аннан кибетче ападан сорады:

– Апа, ә кулчак кая?

– И акыллым, минем урынга бит кичә башка апаң эшләп торган иде, саткан да җибәргән. Елама, сиңа башкасын алырбыз…

Кыз нишләргә дә белмичә лып итеп идәнгә утырды. Тормышының мәгънәсе булган шушы кечкенә, җансыз курчакның башка юклыгын белгәч, үксеп елап җибәрде…

Ул урамнан елый-елый атлады. Бу зур югалту аның кечкенә йөрәгенә зур яра булып сызылды. Өйгә кайтканда күз кабаклары шешенгән иде инде. Елый-елый ишекне ачып кергәндә әбисе каршы чыкты. “Кызым, нәрсә булды, нигә елыйсың, кем рәнҗетте?”- диде ул зур гаҗәпләнү белән. “Ки-ки-кибеттәге кулчакты а-а-алганнар”, – диде дә кыз тагын елап җибәрде. Әбисе аны куенына алды. “Йә, елама, бәбкәм, елама. Алырбыз, тагын да матурын алырбыз, елама”, – диде карчык үзе дә күз яшьләренә буылып. Шулчак ишек шакыдылар. Әби кеше шыгыр-шыгыр басып ишеккә юнәлде. Кыз да аңа иярде. Ә анда яшьле күзләрен сөртә-сөртә, зәңгәр күзле курчакны күтәреп аның әнисе басып тора иде…

Алсу НУРГАТИНА.

Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбе 10а сыйныфы.

Комментарии