Раббым, үзең ташлама…

Раббым, үзең ташлама…

(Булган хәл)

Үткән җәйдә Ульяновск өлкәсенә Коръән мәҗлесенә чакырдылар. Коръәнне бик матур тавышлы ханым укыды. Мәҗлестән соң ул минем яныма килеп, үзенең тормышы турында сөйлисе килүен әйтеп, мине башка бүлмәгә алып керде.

– Динә апа, – диде Галия, – безнең тормыш турында яз әле, зинһар, башкалар безнең хатаны кабатламасын, гыйбрәт булсын, дип әйтүем, тик исемнәребезне, авыл исемен язма.

Булган вакыйганы Галия ханымның үз исеменнән сөйләвен дөрес дип таптым .

Әти-әнием колхозчылар булса да, авылның хөрмәтле кешеләре иде. Әйбәт яшәдек без. Мин яхшы укыдым, үз көчем белән институтка кердем, исәбем укытучы булу иде. Тулай торакта Гөлсем исемле бик сабыр гына кыз белән яшәдек, икесе башка милләттән иде. Гөлсем намазын бер дә калдырмаска тырыша иде, мин дә аңардан өйрәнә башладым. Гөлсемнәрнең авылы Казанга якын гына, ял көннәрендә мине дә үзе белән алып кайта. Алар гаиләсе белән намаз укыганда, мин дә укырга тырыштым һәм өйрәндем дә!

Бервакыт Гөлсемне мин дә үзебезгә алып кайттым. Икебезнең дә иртәнге намазга торуыбызны белгәч, әни аптырап калды, әбинең сөенече эченә сыймады.

Намазга басканнан соң күңелемдә ниндидер тынычлык хасил булды, укуым яхшырды, стипендия дә ала башладым. Гөлсемнең абыйсы Айтуган Төркиядә укый иде. Ул минем намазлы икәнемне белеп, тәкъдим ясады. Әле бер ел укыйсым бар иде, мин риза булмадым. Ул барыбер үз сүзен итте, авылга кайтып, әтиләрдән сорады, алар риза булды. Югыйсә, әнинең мине укытучы итеп үзебезнең авылга кайтарасы килә иде, күрәсең, язмыштыр.

Айтуганның да укыйсы бар. «Өйләнешеп аерым торуны ислам дине хупламый бит», – дигәнемә, егетем аптырап калды. Шуннан соң без язылышырга гына булдык, чөнки мин дипломны аның фамилиясенә алам һәм эшкә дә алар авылына кайтам. Шулай итеп, бергә йоклау түгел, кочакланышмыйча да ир белән хатын булып, бер елга саубуллаштык. Икебезгә дә шулай тынычрак иде.

Мин укып бетереп, диплом алып, алар авылына укытучы булып кайттым. Зурлап никах укыттык, туй кебек тә булды инде, аракысыз гына. Шулай яшәп киттек. Мин тиз генә балага уза алмадым, сәбәбен табиблар да әйтә алмады. Айтуган борчылмаска кушты, «Аллаһ бирсә – булыр, бирмәсә – язмыш», – диде. Үзе тагын укуын дәвам итәргә Сүриягә китәргә теләге барлыгын әйтте. Минем инде бу вакытта ике айлык авырым булган. Көттереп кенә туган кызыбызга Кадрия исеме куштык. Айтуганга охшаган бик матур иде, балакаем.

Ирем кайтып, тагын китте. Каенатам да, каенанам да әйбәт кешеләр иде, безнең өчен нәрсә генә эшләмәделәр! Мин еладым да еладым. Инде Айтуган кабат кайтмас кебек тоелды. Шуннан соң каенатам, ничектер, паспортлар алып, ирем янына киткән. Миңа әйтмәделәр, ияреп барыр, дип курыкканнар икән. Ирем кайтып киткән арада мин тагын балага узган булганмын, артык борчылгангадыр инде, ул төште, кабат авырга узмадым. Каенатам иремне алып кайтты, тик юлда бик авыр булган, күрәсең, атналап авырып ятканнан соң: «Галияне кыерсытсаң, рәнҗеп ятармын», – дип, бакыйлыкка китеп барды.

Тормыш дәвам итте, кызыбыз үсте, бик акыллы иде. Мәктәптә дә гел «бишле»гә генә укыды, намазын калдырмады. Айтуган мәдрәсәдә укытты. Безгә район якын булгач, кызыбызны да анда укытасы килде, тик бердәнберемне янымнан җибәрәсем килмәгән иде шул, килмәгән иде…

Кызыбыз 9нчы сыйныфны тәмамлаган җәйдә аны сорарга килделәр. Әле аңа 16 гына тулган иде. Госман – Айтуганның дустының улы, әти-әниләренең намазлы кызга өйләндерәселәре килә икән. Безгә килгәннәре дә бар иде аларның. Аллаһ Тәгалә шулай язгандыр, күктә укылган никахны туктатып булмас, дип ризалаштык.

Кадриябез килен булып каената-каенана йортына күчте. Барысы да эштә, йортта бер ул кала, пешерергә, юарга, җыярга, сыер саварга – барысына да өлгерергә тырыша, балакаем. Намазларын да, шөкер, вакытында укып бара. Үзе авырлыклардан һич зарланмады. Никахлы хатын мәктәпкә йөрми, дип, укуыннан да туктаттылар. Айтуган үзе дә: «Мөселман хатыны өендә ирен, балаларын карарга тиеш», – дип тора.

Ел тулганчы, кызыбыз Гомәрне алып кайтты, никтер, гел елак булды. Инде бала булгач, өй эшләрендә Госман булышыр, дип өметләнгән идек, баланы кулына да алмады. Янәсе, бала асты юешләнсә, моның да киемнәре пычрана, яңадан тәһарәт аласы була. Атнага бер ял көнендә каенанасы булыша да бит, әле шунда да кунак-фәләнгә чакыралар. Госман да алардан калмый, чөнки күп вакытта, тавышы матур, дип, Коръәнне аңардан укыталар. Кадрия бара алмый – бала бар.

Беркөнне каенанам:

– Галия, Айтуган, алып кайтыгыз Гомәрне, үзем карыйм. Кунакка ире белән Кадрия дә барсын. Ул, балакай, болай да беркая да бара алмый, – диде.

Риза булып, гаиләләре белән бергә чакырдык. Айтуган, кода, Госман мәчеткә киттеләр, без өйдә намаз укыдык. Кодагыйга уебызны әйткәч, риза булды. «Инде Гомәргә яшь ярым, имидән дә аерылыр», – дип куйды. Ирләр намаздан кайтып, чәй эчкәч, аларга да сөйләп бирдек – риза булдылар. Кадрияне бүгенгә улы янында калырга кыстадык. Госман үзе дә куна калды. Кодалар киткәч, йокларга ятарга җыендык. Шул вакытта бала үрсәләнеп еларга тотынды. Беребезгә дә килми, әнисенә сарылып, битен битенә куеп елый, сабый. Нидер сизенгән кебек, күңелгә авыр булып китте. Шулвакыт каенанам Кадрия белән икесен алып кереп китте, Госман да талпынган иде, тик Айтуган туктатты. «Иртүк китәсегез бар, йокла, урын җәелгән, диде. Кияү теләр теләмәс кенә кереп ятты. Бераздан бала тавышы да тынды.

Иртәнге намазга сәгать чылтырады. Кызымны кереп уятыйм, дисәм, кызгандым. Сабый әнисенең муеныннан кочаклап йоклаган, әйтерсең калдырма, китмә, дигән кебек. Кияү уянган иде инде.

– Кызыгызны качырып йоклатырга чакырдыгызмыни? – диде ул, ачулы тавыш белән, – эреп аккан кызыгыз үзегезгә булсын. Аннары: «Кадрия, талак, талак, талак», – дип әйтеп чыгып китте.

Безгә шок булды. Барыбыз да басып калдык, Айтуган кияү артыннан йөгерде, тик машина кузгалып киткән иде инде. Әле Кадриянең аңына талакның мәгънәсе барып җитмәгән иде. Ул:

– Әти, әйдә безне дә илтеп кайт инде, әллә Гомәрне калдырасы килмәде микән, – дип өзгәләнде.

– Юк инде, балакаем, – диде әтисе, – син хәзер өч ай бездә яшисең…

Икенче көнне иртүк кодалар да килде, булган хәлнең сәбәбен эзләделәр. Хәзер Госман үзе дә үкенә бугай, ләкин сүз әйтелгән, ара өзелгән. Кодагый:

– Әйдә зурга җибәрмик, яңадан никах укытыйк та, бергә яшәсеннәр. Алда ни буласын берәү дә әйтә алмый. Андый хатынны таба алмаячак Госман… – дип өзгәләнгән кодагыйның сүзен Айтуган бүлде:

– Шулаймыни, кодагый, берәү дә белмәдемени? Ә Аллаһ Тәгалә, ике иңеңдәге фәрештәләр, алардан да яшерикме? Димәк, сәбәбе булган, Госман уйлап торучы түгел шул, Кадриягә авыр булганын белеп бераз гына булышкан булса да, бу хәл булмас иде. Нәрсә ди бит әле, эреп аккан, ди, Кадрия булырга әле… Ярый, дуслар, сау булыгыз, бүтән килеп йөрмәгез, кызым да, оныгым да үземдә кала. Әле өч ай гыйттәт тутырасы бар. Аннары күз күрер, – дип, мәчеткә барырга җыена башлады.

Өч айдан соң үзен башка кешегә никахлап бирәселәрен, аннан соң ул кеше дә талак кылгач, кире Госман белән яшисен күз алдына да китерә алмый иде шул әле 18е дә тулмаган Кадрия…

Өч айдан соң Кадриягә яңа ир табылды. Ул Госманнарга кардәш тиешле бер өйләнеп аерылган 30 яшьлек Әхсән исемле ир иде. Аны мин дә беләм булып чыкты, Әхсәннең әнисе Наилә белән дуслар идек. Шул Наилә Кадрия кебек яшьли кияүгә чыкты, ире үлеп, Әхсәнне ялгыз үстерде. Улы уңган, Себер ягына китеп эшли, йорт-җире җитеш, үз акчасына авылда мәчет төзетте, бик ярдәмчел кеше, шуны белгәч, тынычланып киттем.

Никахны Әхсән үз өендә укытты. Ул иртән эшенә китә һәм өч айдан соң гына кайта. Бу арада Кадрия аның әнисе янында яши. Бик әйбәт вариант уйлап тапкан кодалар, ләкин алда ни буласын Аллаһтан башка кеше белми шул… Кадрия – язмышка буйсынырга өйрәнгән бала. Бу никахка да ризалашты, яшеренеп кенә елады, өч айдан иремә кайтам, дип көтте, ә Гомәрне алып киттеләр. Шәригать буенча ир бала атасында калырга тиеш.

Өч айга дип киткән Әхсән ун көннән кайтып җитте. «Япь-яшь хатынымны ялгыз калдырып ник читтә йөрим, дип уйладым да кайтырга булдым», – диде. Никахтан соң ук тик тормаган булып чыкты, тугыз ай тулып узуга, Хәсән туды. Әхсән Кадриянең йөкле икәнен белгәч бик шатланган, ә кызыбыз: «Ул синеке түгел, без Госман белән очраштык», – дигән. Әхсән көлеп:

– Ярар, матурым, теләсәң кем белән очраш, тик ул барыбер минеке булачак, – дигән.

Белә бит инде ул Кадриянең андый эшкә бармаганын, иренә кайтыр өчен генә ялганлавын.

Улы тугач, Әхсән ике корбан чалып, барлык авылдашларына өләште, мәчеткә акча бирде, Кадрияне күтәреп кенә йөрмәде. Малай Гомәрнең киресе булды, елак түгел, ашый да йоклый, уйный. Үзе бигрәкләр дә әтисенә охшаган, матур.

Менә шулай безнең хәлләр… Бер уйласаң, кызыбызның тормышы җайланды кебек, Әхсән олырак булса да, әйбәт кеше, тормышны алып бара белә. Хәсәнне яздырганда, ЗАГСта да язылып кайткан, авылда бит инде белгән кешене кире бормыйлар, бигрәк тә бала тугач. Бу инде Кадриянең Госман белән арасын өзеп куйды. Ә менә Кәримов Гомәр белән Сафин Хәсән – бер ананың ике газизе. Алар бер-берсен туган күрерме? Гомәр барысын да белгәч, әти-әнисенә ни дияр? Ул әтисе янында үскәч, аны якын итәр инде. Закон нигезендә бала әни янында калырга тиеш, моңа Әхсән дә риза. Без шәригать буенча хәл иттек шул, ир баланы ата тәрбияләргә тиеш. Мин үземне укучыларым алдында да, авыл халкы алдында да уңайсыз хис итәм. Биткә бәреп әйтмәсәләр дә, Кадрияне ирен, баласын ташлап, бай иргә кияүгә чыккан, дип сөйлиләр. Аңлатып кара син аларга XXI гасырда талакның нинди көчкә ия булганын! Үзеңне җүләргә санарлар.

Без, чыннан да, дөрес эшләмәдек бугай, кодагый сүзен тыңлыйсы калган. Хәзер Айтуган белән төннәр буе гаепле кешене эзлибез. Ул кеше юк та кебек, бар да кебек, тик кем ул?! Намазлы егеткә бирәм, дип, 16 да тулмаган кызын укуыннан аерып, кияүгә биргән Айтуганмы? Әллә юкка үпкәләп, талак кылган Госманмы? Әллә башта ризалашып, аннары вәгъдәсен бозган Әхсәнме?

Ник кемнеңдер хатасы өчен сабый Гомәр түләргә тиеш?

Әхсәннең улы тугач, Кадрия белән язылышуын ишеткәч, Госман да өйләнде. Кадрия исемле тагын яшь кенә кыз белән никах укыттылар, инде уллары туган. Гомәрне күзенә дә күрсәтми икән. Анасына илтегез, дип әйтә ди. Бик шат булыр идек тә шул, Госман бирми, хатыны усал булса да, түзә. Авызы бер пеште бит инде. Әти-әнисе янында үсәргә тиешле сабый үги булып үсә инде. Шуңа йөрәгебез әрни.

Кадриябез, үзлегеннән укып, өлгергәнлек аттестаты алды. Әхсән авылда мәдрәсә ачарга тели, киләчәктә шунда укытыр дип, кызыбызны читтән торып укырга кертмәкче була. Гөлсем дә булышам, баласын да алып килсен, ял алып, үзем карап торам, ди. Алдагыны бер Аллаһ кына белә. Ир ташлаганнан гына дөнья бетми, ди кияү. Раббым үзе ташламасын!

Динә КАМАЛЕТДИНОВА.

Комментарии