Этлек

Этлек

(Хикәя)

2010нчы елның декабрь башында көннәр җылытып җибәрде. Күк йөзендә кара-көрән болытлар җыелып, өч көн тоташтан әле яңгырлы җепшек кар, әле күбәләктәй кар яуды. Бөтен дөнья ап-акка төренде. Кичәге шәрә агачларның ботакларына калфак-калфак булып, каз мамыгы кебек күпереп торган кар кунды. Энҗе бөртекләре белән бизәлгән агач ботаклары тәлгәш-тәлгәш булып, чулпылар таккан толымнар сыман, аска сузылды. Агачлар иңнәренә Оренбур шәле салган, битләренә ап-ак кершән яккан купшы, нәзакәтле туташ-ханымнарга охшап калды. Әйтерсең лә яз җиткән дә, алар ап-ак чәчәкләргә уралганнар. Бу әкияти гүзәллек, бигрәк тә кичләрен багана башларында балкып торган утлар кабынгач, серле дөньяга әверелә. Бала-чагаларның шатлык-куанычлары күңелләреннән ташып ургыла. Алар чыр-чу килеп, бер-берсенә кар йомарлап атыша. Ефәктәй йомшак кар өсләренә ятып, кар диңгезендә йөзә. Әти-әниләре белән мәш килеп, кар әвәли, төрледән-төрле сыннар ясыйлар. Кыш бабай белән Кар кызы сыннары күп кенә ишегалларының сагынылган бизәгенә әверелде. Юлларны тирән кар көртләре күмеп китсә дә, кешеләрнең йөзләре көләч, сүзләре сөенечле, үзләре сөйкемле иде.

Дөньяны кышның тылсымлы гүзәллегенә төреп, тын гына, иренеп кенә яуган ябалак кар бөртекләре җир өстен сихри аклыкка түшәгән кичләрнең берсендә, иңнәренә салынып төшкән сумкалар асып, кулларына авыр-авыр пакетлар тоткан 25-30 яшьләр тирәсендәге бер ханым безнең йорт подъездына таба атлады. Менә ул туктап, күбәләктәй ябалак карларны пыр туздырып, арлы-бирле йөгереп йөргән эткә һәм этенең тезгенен кулларында тотып, аның боргалана-сыргалана уйнаклавыннан рухи канәгатьлек кичереп, этен һаман саен өстереп торган иргә эндәште. Эт исә таныш тавыш ишетүдән әсәрләнеп, койрыгын болгый-болгый, үрле-кырлы сикергәләп, ханым янына ыргылды. Ханымның пәлтә итәкләренә сыена-ышкына сикергәләде үзенең хуҗабикәсен күрүдән шыңшый-шыңшый шатланган мәхлук. Йомшак-назлы, иркә тавыш белән өргәләп тә куйгалды. Ул әйләнә-тирәли йөреп, пакетларны иснәде. Ниһаять, койрыгын туктаусыз болгап торган хәлдә, әледән-әле теле белән авыз кырыйларын ялап ала-ала, ялварулы соргылт күзләрен мөлдерәтеп, хуҗабикәсе каршына килеп басты.

– Кулларым өзелеп төшәргә җитеште. Мә, ал әле сумкаларны, – диде ханым, ир кешегә эндәшеп. Шушы сүзләрне генә көткән кебек, ир җәһәт кенә килеп, ханымның колагына нидер әйтте.

– Юк! – диде ханым, кырт кисеп. Ир этен кинәт кенә үз янына тартып китереп, кулларына алды һәм подъездга таба китеп барды. Ханым да йөген өстерәгәндәй итеп, аңа иярде. Ир кар-буран каплап киткән баскычлардан көч-хәл белән үрмәләп, подъезд мәйданчыгына менеп басты. Ханым исә, сумкаларын күтәргән хәлдә, хатын-кызларда гына була торган мөлаемлык белән:

– Бир инде кулыңны, күрәсең ич менә алмый газапланганымны. Ну, син ир кешеме, юкмы? – дип, кулларын алга сузды. Ләкин бернинди җавап та, ярдәм дә күрми, аяклары таеп, баскыч төбенә мәтәлде. Сумкадагы ашамлыклары кар өстенә чәчелеп китте. Шушы мизгелләрдә подъезддан килеп чыккан олы яшьләрдәге бер апа бу хәлне карап торган иргә, ачу белән:

– Чын хайванга әйләнгәнсең икән инде син, – диде.

Апа кеше кар тигезләп киткән баскычлардан шуып төшеп, чәчелгән әйберләрен җыеп яткан ханымга торырга ярдәм итте. Аны кочагына алып, күкрәгенә кысты. Йомшак кына итеп аркасыннан сөеп иркәләде, пальтосындагы карларны сыпырып төшерде.

– Елама, килен. Ул синең бер бөртек күз яшеңә дә тормый әле. Гафу ит мине шушындый этлеккә чыккан, кешелек сыйфатларын җуйган наркоман бала үстергәнем өчен. Мондый баланы Ходай Тәгалә дошманыңа да күрсәтмәсен икән, – диде апа, калтыранган тавыш белән. – Атасы исән булган булса, болай булмас иде.

Каенана белән килен култыклашып подъезд ишегеннән кереп киттеләр.

Рәис САФИН.

Казан шәһәре.

Комментарии