Ялгышу

Алинә урын өстенә яткач кына, үзенең ничаклы арыганлыгын аңлады. Аяк-куллар сызлый, гәүдә селкетә алмаслык булып авырайган. Җәйге кичнең салкынча һавасында эреп кенә китәсе дә бит… Тик күзгә йокы керми. Күңел түрендә яра әрни. Бу мизгелдә ул үзен бик көчсез, чарасыз итеп тойды. Әле кайчан гына бәхет эчендә йөзгән, йөрәген тутырган, бар дөньяга да сыймаслык мәхәббәтеннән шашар дәрәҗәгә җиткән Алинә – бүген дөньядагы иң бәхетсез кеше. Ник болай булды соң? Нәрсәне дөрес эшләмәде ул? Кайчан? Кайда? Алмазны гаепләмәде Алинә, үзендә хата эзләде. Ул гына гаепле моңа…

Алинә Алмаз белән кечкенәдән уйнап үсте. Соңрак, бер мәктәпкә укырга йөрде. Дус иде алар. Әмма, Алмаз аны ошатып кына йөрсә, кыз чын күңелдән яратты. Күршедә генә торган чибәр, озын буйлы, чем-кара күзле бу егетне бер генә көн күрмәсә дә, күңелсезләнә иде Алинә. Тик хисләрен ачарга гына кыймады, эчтән генә янудан бәхетле булып яшәде ул. Хәтта Алмаз шәһәрдән кайткан кунак кыз Рәмзия белән йөри башлагач та, серен ачмады. Сөйгәненең бәхетен җимерәсе килмәде аның, араларын бозарга теләмәде. Көннәрдән беркөнне Алмаз белән Рәмзия сүзгә килеп, нигәдер ачуланышып, аерылыштылар. Икенче көнне Рәмзия шәһәргә китте. Алмазны күңелсез килеш күреп бик борчылды Алинә җанына урын таба алмады. Янына барып сөйләшмичә, хәлен белмичә түзмәде ул. Алмаз салмыш иде.

– Әйдә, күрше, су буйларын әйләнеп менәбез мәллә? – диде ул, кулындагы шешәдән сыра эчә-эчә.

Алар салмак кына сукмак буйлап төшеп, бер карт имән төбенә туктады. Алмаз буш шешәсен атып бәрде дә Алинәгә елыша төште. Башта алар агач төбендә утырды, Алмаз Алинәнең тезләренә башын салып, нидер сөйләде, ә кыз аның чәчен сыйпады. Ә аннары егет аны үзенә тартып китерде дә иреннәреннән үпте… Их, нинди бәхетле иде Алинә! Бу мизгелләр өчен ул бар дөньясын, гомерен дә бирергә әзер иде!

Берничә көн Алинә Алмазны күрмәде, шәһәргә киткән дип ишетте. Көтте, ашкынып, сагынып көтте. Ул кич турында берәүгә дә әйтмәде кыз, хәтта иң якын иптәш кызына да сиздермәде. Үзенең авырлы икәнен дә сер итеп саклады. Бу вакыт аралыгында җир белән күк арасында иде ул, тизрәк егетнең кайтуын, очрашуны көтте. Бу яңалыкны иң беренче аңа җиткерәсе килде Алинәнең. Ниһаять, ике атнадан Алмаз кайтты. Тик, үзе генә түгел, Рәмзия белән. Туй көнен билгеләгәннәр. Бу хәбәр Алинәне җиргә төшерде. Күңеле әрнеде аның. Юк, Алмазны каргамады, үч тә сакламады: ул бит аңа берни дә вәгъдә итмәде. Алмазның Рәмзияне яратканын да белде Алинә. Тик җанында кинәт кабынган кечкенә генә өмет чаткысы алдады аны. Алданырга әзер иде кыз. Ә хәзер бу чаткының сүнүе аның бәгырен телде. Сүндерәсе килмәде аны. Тагын бераз гына өрсәң, дөрләп, учак булып кабынып китәр төсле тоелды ул.

Туйга бер көн алдан Алмазның әнисе кереп, Алинәнең ярдәм итүен сорады. Риза булды ул, эчендәгесен сиздермәде. Туй көнне дә, үзәге өзелсә дә, иреннәреннән елмаю төшмәде кызның. Алмаз әйтерсең аны күрмәде, Алинә дә егетне күрмәскә тырышты.

Авыр, озын булды бу көн кыз өчен. Әзерләште, савыт-саба юышты, көне аяк өстендә үтте. Шуңа да хәзер гәүдәне селкетеп тә булмый, арылган. Туй таңгача барды, әмма Алинә ахырга кадәр утырмады. Ял кирәк иде аңа, бераз йоклап, иртәге көн өчен көч тупларга. Аңа да, туачак сабыена да.

Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА.

.

“Әни, җаным, үлмә генә…”

Абау, нишләп шулхәтле чатный соң бу баш дигәннәре, әйтерсең кемдер башка чүкеч белән сугып тора. Үзенә ни булганын аңламыйча озак ятты ул. Чынлап та, баш бу хәтле авыртырлык ни булды соң әле? Кыйнадылар дисәң, андый хәл булмады төсле. Ул очракта башы гына авыртмас иде. Эчте дисәң, аның хәтле генә “җибәрүдән” болай булырга тиеш түгел кебек.

Күпме генә тырышса да, ни булганын исенә төшерә алмады Айдар. Болай ятып булмас дип, торып утырды. Салкын душ бераз баш чатнавын баса дип ишеткәне бар иде аның, шуңа күрә юынып чыгарга булды. Душтан соң тамагы да ачкан кебек тоелды. Аяклары кухняга алып китте. Әнисе берәр нәрсә әзерләп киткәндер әле, шәт. Тик өстәлдә берни юк иде. Бәлки, суыткычка гына куйганнардыр дип, аны да ачып карады ул. Ләкин аның өчен берәү дә ашарга әзерләп куймаган иде. И ачуы чыкты соң Айдарның! “Ярар, күрсәтәм әле мин моның өчен. Бердәнбер улы өчен ризык та жәлмени хәзер?!” – дип, әнисен ачулана-ачулана яңадан бүлмәгә кереп китте. Киенеп, якындагы кафеда гына ашап алу иде аның исәбе. Тик анда ашау өчен акча кирәк әле. Әле кайчаннан бирле меңләгән кисәккә чатнаган башны да “төзәтеп” аласы бар. Фатир буйлап акча эзләргә кереште егет. Күр инде бу явыз әнисен, әллә өйдә бөтенләй акча калдырмаган инде? Ачка үтерергә җыена, ахрысы. Никадәр тырышып эзләсә дә, өйдә бер тиен акча да таба алмады Айдар. Әнисенә үч итеп, өйдәге телевизорны алып чыгып, сатарга булды. Тиз-тиз генә киенде дә, телевизорны алып, урамга чыгып китте. Базарга барып җитүгә, алып та киттеләр товарны. Кулга акча кергәч, кафега ашыкты егет.

Анда тамак ялгап һәм хәйран гына төшереп алгач, урамга чыкты. Ул арада кесәсендәге телефоны шалтырады. Дусты Камил икән. Гадәттәгечә, бәйрәм итеп алырга чакыра. Айдар бик теләп риза булды. Өенә бер дә кайтасы килми иде аның. 2-3 минуттан машинасы белән дусты да килеп җитте. Алар ниндидер дачага барырга тиеш иде. Камилең тимер аты шунда юл алды.

Ә бу вакытта Айдарның әнисе Равия апа улы өчен чын күңеленнән борчыла иде. Бүген төнлә дә әллә нинди төшләр күреп саташып чыкты: имеш, улы – бердәнбер ярдәмчесе Айдары аны ниндидер коега этеп төшерә. Ә аннары рәхәтләнеп көлеп тора, әнисенә ярдәмгә дә ашыкмый.

Соңгы вакытта бигрәк әллә нишләде шул аның улы. Ата тәрбиясе дә җитеп бетмәгәндер инде. Айдарны берүзе үстерде Равия апа. Улына 5 яшь тулгач, ире ташлап чыгып китте. Шуннан бирле улы өчен дип кенә яшәде ул. Мәктәптә укыганда, бик тәртипле, әдәпле бала булды Айдар. Аннары югары уку йортына керәм дип йөрмәде: бер ел шоферлыкка укыды да ниндидер фирмага урнашты. Менә шунда эшли башлагач, бозылды улы. Айдар эшләгән фирма турында начар сүзләр ишеткәләсә дә, ышанмады ана күңеле. Бераздан эчеп тә кайткалый башлады. Тик еш булмагач, артык борчылмаска тырышты. Кайткач, берәрсенең туган көне булды дип әйткәнгә дә ышана иде. Ләкин тора-бара бу гадәти күренешкә әйләнде. Озакламый Равия апа улының эштән киткәненә инде айдан артык вакыт үткәнен белде. Ә Айдар “мин отпускыда” дигән иде бит. Улы белән сөйләшеп карамакчы иде, кая ул… Әнисен бөтенләй тыңларга да теләмәде.

Менә бүген күңелендә ниндидер авыр тойгы бар. Иртә белән ашарга да әзерләп чыгып китә алмады бит. Аның өчен нинди дә булса ризык кирәк. Ә менә анысын бушка бирмиләр шул. Әле айның уртасы гына. Равия апа алганчы хәйран вакыт бар бит. дип әйтсәң, хәтере калыр: гади тегүчедә күпме акча булсын инде? Шулай да, әгәр Айдар начар юлга басмаса, айныкын-айга җиткереп баралар иде әле.

“Тиздән эш сәгате дә бетә. Тик күңелдәге борчу торган саен арта гына. И Аллам, берүк, улымны ярдәменнән ташлама”, – дип уйлады ана. Ә бу вакытта Айдар рәхәтләнеп дуслары белән күңел ачты. Әнисе турында бөтенләй оныткан иде инде ул.

Сәгать ун тулды. Равия апа эш өстәлен җыештырды да киенү бүлмәсенә таба атлады. Иртән туган авыр тойгы көчәя генә бара иде. Улы белән берәр нәрсә булмады микән дип, Айдарга шалтыратырга булды ана. Тик хәерчегә җил каршы дигәндәй, телефоны сүнгән иде. Төрле куркыныч уйларның дөрес түгеллегенә ышанырга теләсә дә, булдыра алмады. Шуңа күрә тиз-тиз киенде дә өенә ашыкты. Артык ерак ара булмаганлыктан, җәяү генә кайтырга булды. Автобус кайчан килә әле. Аны көтеп торсаң, соң булып куюы да мөмкин.

Бу вакытта Айдар һәм аның дуслары таралыша башлады. Җәяү кайтырга теләмәде егет. Камилдән кайтарып куюын сорап карады. Ул аны әллә ишетте, әллә юк. Чөнки ул барысыннан да күбрәк эчкән иде. Айдар аның кесәсеннән ачкычын алды да рульгә чыгып утырды. Исерек килеш берничә кайтканы булды аның, бу юлы да берни булмас әле дигән уйлар белән кузгалып китте егет. Тизлек 100гә күтәрелде. Музыканы кушып җибәргәч, дөньясы түгәрәкләнде Айдарның.

…Инде кайтып җитәргә дә күп калмады. Тизрәк кайтып, улының исән-сау икәнлегенә ышанырга теләп ашыкты ана. Юлны чыкканда борылыштан килгән яшел “тугызлы” Равия апаның юлын “бүлде”. Ана асфальт юл буйлап тәгәрәде. Бөтен йөзе канга батты. Тәнендә генә түгел, җанында көчле авырту тойды ул. Калганын инде ачык хәтерләми Равия апа. Тукта, бу аның әтисе түгелме соң? Моннан 15 еллап элек үлгән әтисе каян килеп чыкты соң әле монда? Ул бит әтисе янына түгел, улы янына ашыга иде. Ниндидер ак киемле кешеләр пәйда булды. Болары фәрештәләрме икән әллә? Юк, ул яшәргә тиеш бит әле, аның улын, Айдарын тәртипкә кертәсе бар бит… Ә, менә бит ул! Тик нишләп елый соң ул! Елама, улым, мин бит бу – синең әниең… Шул урында уйлары өзелде аның.

100 км/сәг тизлек белән килүче яшел “тугызлы”ның рулендә Равия апаның бердәнбер улы Айдар утыра иде. Кеше бәрдергәнен аңлагач, айнып киткәндәй булды егет. Башта качарга чамаласа да, кире уйлады. Миһербанлылык хисе сүнмәгән иде әле анда. Якынрак барып караса, кан эчендә ятучы апа – әнисе. Биш яшеннән үзе генә тәрбияләп үстергән, аң-белем биргән, күкрәк сөтен имезгән, ашаткан-эчерткән әнисен үтерде бит ул! Бу уйлар Айдарның тамагына төер булып утырды. Күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Бермәлгә әллә нишләде егет. Тик тиз арада аңына килеп, кесәсеннән телефонын чыгарып, “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырды. Табибларга рәхмәт инде, бик тиз килеп җиттеләр.

Менә хәзер инде бишенче көн больницага яшь кенә бер егет килә. Үзе бик тә итагатьле. Бу вакыйга, чыннан да, Айдарны тамырдан үзгәртте. Барысына да ул гаепле. Шул хәерсез аракыны эчмәгән булсамы? Моннан соң авызына да алмаячак, әнисе генә исән булсын.

Айдар палатага килеп кергәндә, берничә әнисе янында иде. Керә-керешкә үк:

– Күзләрен ачмадымы әле? – дип сорады егет.

– Юк шул әле. Сезнең әниегез күлмәк эчендә туган. Мондый авариядән исән калу – чын бәхет. Мөгаен, сезнең ярату саклап калгандыр аны. Ләкин исән калачагына өмет бик аз. Барысына да әзер булып торыгыз, – диде дә чыгып китте табиб.

Эх, алдан ни буласын белсәме? Гомерендә дә авызына алмас иде аракыны. Әнисе генә исән булсын. Ул моңарчы эшләмәгәннәрнең барысын да эшләячәк. Тик менә Равия апа гына, ни өчендер, биш көн буена бер тапкыр да күзләрен ачып карамады.

Аяк очына гына басып, әнисе караватына таба атлады ул. Килеп җиткәч, әнисенең сулып калган йөзенә карады да:

– Әни, җаным, зинһар өчен, мине бу дөньяда ялгызымны гына калдырып китмә. Барысы өчен дә гафу ит, әнием, бәгырем. Беләсеңме, мин моннан соң авызыма да алмаячакмын ул аракы дигән агуны! Тик син генә яшә, әни җаным, үлмә генә!

Айдарның бите буйлап яшь бөртекләре тәгәри, ә иреннәре “әни, җаным, гафу ит, кичерә алсаң, кичер бу гөнаһлы улыңны” дип пышылдый иде. Башын игән егет хәйран гына кузгалмыйча утырды. Гомерендә беренче тапкыр чын күңелдән елый иде ул.

Бу мизгелдә Равия апа акрын гына күзләрен ачып, улына – бердәнберенә карап ята иде. Айдарның сүзләре аның да күзләренә яшь тамчылары элде. Ничек кичермисең ди үз улыңны?

– Улым, бердәнберем, – дип әйтелгән сүзләр Айдарны уятып җибәргәндәй булды.

– Әнием, аракыны авызыма да алмаячакмын, тик кичерә генә күр, әнием, исән генә бул. Без барысын да көнләштереп яшәячәкбез әле. Мин иртәгәдән эшкә чыгам. Әнием, син яшә генә!!! – Яшь аралаш әйтелгән бу сүзләр ана белән бала арасын тагын да якынайтты.

Чыннан да, барысын да көнләштереп, менә дигән итеп яшәячәк әле алар! Тик аракы гына читтә калсын иде!

Әнисә ГАРИПОВА.

Саба районы, Сатыш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Комментарии