Тишек кәчтүмле мөдир

1955 елның декабрь уртасы. Шулай беркөнне Пач үз бүлмәсенә чакырып кертте дә: “Хәзер үк документларыңны кулыңа ал да чумаданыңны күтәреп, өеңә кайтып кит!” – дип боерды. Бу галиҗәнап – әле яңа гына ачылып, өченче елын гына яшәве турында Җиһанга аваз салучы Алабуга дәүләт педагогика институтының уку-укыту һәм фәнни эшләр бүлеге җитәкчесе – экономика фәннәре кандидаты Локман Бәкирович Бәкиров иде. Ул лекцияләр укыганда, без фәкыйрьләргә тәэсирлерәк барып җитсен һәм үз фикерен куәтләү өчен сүз саен “тем паче – бигрәк тә, шуңа күрә дә” ише сүз тезмәсен еш куллануы аркасында, безнең халкы аны Пач дип атап йөртә иде.

– Ни өчен? Әле мин бернинди начарлык кылырга да өлгермәдем: лекцияләргә регуляр йөрим, практик дәресләрдә актив катнашам, төркемебез исемлегендә иң беренче булып язылуым сәбәпле, таякның иң авыр башы миңа туры килә. Башкаларга караганда, миннән күбрәк сорыйлар, такта янына мәсьәлә-мисал чишәргә дә үземне ешрак чыгаралар.

– Акча түләмисез бит. Беренче яртыеллыкка сез инде 150 сумны күптән түләргә тиеш идегез, институтта уку өчен тиешле акчаны түләмәгәч, зачет-имтиханнар сессиясенә керү рөхсәтеннән мәхрүм ителәсез, – дип аңлатты.

– Локман Бәкирович, мин түләячәкмен, хәзергә әле ашау өчен дә бер тиен акчам юк, иптәшләремнән әҗәткә алып тукланам, – дидем.

Икенче көнне директор (ректор вазифасы әле кертелмәгән иде) Абделхак Әминев:

– Менә хәзер имтиханнар сессиясенә кемнәр кертелүе-кертелмәве турында приказ язып утырам, Сезне кертмәскә уйлыйбыз. Институтта уку өчен, Сез 300 сум акча түләргә тиеш булуыгызны беләсезме?

– Әйе, бу турыда яхшы беләм. Һәм түләячәкмен. Ләкин хәзергә акчам юк. Мин монда укып йөрүчеләр белән чагыштырганда, дәүләт институтында белем алуны “заслужил”. Ике ел мәктәптә үзем укытып килдем, ә башкалар әле аның исен дә иснәмәгән, аларга бары тик диплом гына кирәк…

– Абделманов, Сез дөрес аңлагыз, мин инструкциядә язылганча, вузда белем алу өчен акча түләмәүчеләрне “отчислять” итәргә тиеш! (Менә ни өчен безнең 3 төркем студентлар арасында дистәдән артык “студентлыкка кандидатлар” укыштырып йөргән булалар икән ләбаса!)

– Язсагыз язарсыз инде, әмма мин укуларымны ташлап, институттан кайтып китәргә җыенасым юк: һәр көн дәресләргә йөриячәкмен, имтиханнарны да тапшырачакмын, тулай торактан чыгарсагыз, ишек төбендә йоклап яшәячәкмен – мин биредә үз урынымны үзем заработал! – дип горур гына атлап чыгып киттем.

Бәхетемә, белем алу теләгемнең нык булуын күреп, Абделхак Галиевич зачет-имтиханнар сессиясенә керергә рөхсәт итте. Монда ул җитәкләгән язучылар төркеменә актив йөрүем һәм берничә язманы анализлау да зур роль уйнаган булса кирәк. Әминев әфәндегә әлеге приказы өчен зур рәхмәтләр әйтеп яшим, зур хөрмәтләр белән искә алам. Сессия чорында бар көчемне биреп тырыштым: “Элементар математика” һәм “Аналитик геометрия” фәннәреннән – “5”леләр, “Математик анализ” белән физикадан – “4”леләр алып, чын-чынлан вуз студентына әверелдем. Стипендиат булдым! Моңа дусларым да, әти-әнием дә бик шатланды. БЕЗ ДӘ ТҮЛӘП УКЫДЫК

Хәзер кулыма шул чактагы квитанцияләрне тотып, уйланып утырам: 1956 елның март аена миңа бирелгән стипендиянең 220 сумыннан 150 сумын беренче яртыеллыкка, апрельдә тагын 150 сум икенче яртыеллыкка тотып калдылар. “Совет чорында уку түләүсез иде”, – дигән сүзләр йөри, юк – чи ялган бу! Кемнәрнең әтиләре сугышта үлгән яки мөгаллим булса, уку өчен түләмәде. Әтисе исән яки сугыш кырыннан кичә өенә кайтып, бүген үлгән булса – уку өчен түләргә мәҗбүр иделәр: урта мәктәпнең 8-10 сыйныфлары өчен – 300 сум түли идек! Бүгенге каланчадан карап фикер йөртүчеләр бу сумманы төкерек кенә саный. Бу фикергә каршы минем дәлилләвем: эшчеләрнең – 30-45 сум булса, колхозчы исә бу чорда бер таякка эшләп йөрде!…

Әлеге түләүләрне КПСС Үзәк Комитетының беренче Секретаре һәм Министрлар Советы Председателе Никита Хрущев 1956 елны юкка чыгарды! Аңа бу карары өчен мең-мең рәхмәт укыйбыз. Бер үк вакытта барлык студентларга “начар” билгесе булмаган очракта стипендия бирә башладылар. Рәхмәт!

Физика-математика факультетына укырга керү өчен, мин алты тапшырдым: математикадан телдән һәм язма, физика, химия, урысча инша һәм чит телдән. Үзем көллиятнең бүлегендә укып, ана телебездә укытып йөрү сәбәпле, (5-6 сыйныфларда арифметика, алгебра, геометрия) “өлкән агайларыбыз” телен яхшы белмәү аркасында миңа “урта” билгесен куйдылар һәм бу вакытта стипендия сиңа “тю-тю” инде! Безнең белән бертигез дәрәҗәгә китерү өчен, урыс балаларын инглиз, немец яки француз телендә тапшырттырыр идем! Билгеле, ул үз телендә теләсә ничек такылдый ала, шуңа күрә алар арасында стипендия алмаучылар бөтенләй юк иде… НИҺАЯТЬ, УКЫТУЧЫ БУЛДЫМ

Көллиятне тәмамлаган көннәрдә математика фәнен 5-7 сыйныфларда укытырга теләүчеләр өчен ике айлык махсус курслар ачылуы турында мәгълүм булды. Үзем дә шунда тәвәккәлләп йөрдем. Эш урынына бару өчен, (“подъемный” диләр аны) 20 сум акча алып, Матвеевка районындагы бер мәктәпкә урнаштым. Шунысы гаҗәп: мәктәпләр өчен махсус уку йортларында мөгаллимнәр әзерлиләр, әмма авылга килеп эшләр өчен фатир, туклану өчен ризык әзерләү оештырылмый. Мөгаллимебез Гусаметдин ага Исламовның “Шәңгәлче: үткәне һәм бүгенгесе” исемле китабында 1966 елдан 1996 елга кадәр югары белемле 137 мөгаллимнең авыл мәктәпләренә килеп китүе (елына 8-9 кеше) сөйләнелә. Шуннан нинди белем бирү ихтималы булуын үзегез чамалагыз инде.

Бәхетемә, әлеге мәктәптә югары белемле, олы әхлаклы, инде акыл утыртырга өлгергән егете Азат Газизҗан улы Баһаветдинов очрады. Дәресләрдән соң янә мәктәпкә килеп, иртәгесе көн өчен физикадан тәҗрибәләр әзерли иде. Миңа физика фәненең нечкәлекләрен, шулай ук сызым сәнгате серләрен аңлатып бирә – мин шаккатып, канатланып көннән-көн белемемне арттыра бардым. Белгәннәремне эшемдә дә файдаланам һәм бу алдагы чорда институтта укуымда зур терәк булды. Иптәшемә әле һаман да рәхмәтләр укыйм, чын мөгаллимнең нинди булырга тиешлеген өлге итеп алырга тырышып яшим – зурдан-зур рәхмәтләр Сезгә, Азат әфәнде Газизович!

Хезмәт хакым 60 сум иде. Әмма кесәңдә акчаң булуга карамастан, өстеңә кием-салым юнәтә алмаган чор. Бервакыт Пучыга баручы иптәш булуын ишетеп, аңа бүрек белән сәгать очрамасмы дип мөрәҗәгать иткән идем – бәхетемә, икесен дә алып кайткан, рәхмәт төшкере! Эзләнеп йөри торгач, өстемә кәчтүм дә юнәттем, кибетчебезгә заказ биреп, кышкы пәлтәле булдым. Әтиемнең абыйсы Горпо рәисеннән җәйге пәлтә сорадым. Шулай итеп, ике ел дәверендә өс-баш киемнәрен яңарттым. Шушы кыска гына вакыт чорында чирканчык алып, мөгаллим-остазның кем һәм нинди булырга тиешлеген төбе-тамырына кадәр төшенергә өлгердем, тормышымны шушы һөнәргә багышлау өчен төпле белем тупларга карар иттем! ӘТИ-ӘНИ ФАТЫЙХАСЫ

Тора-бара югары уку йортына керергә ныклап әзерләнә башладым. Җәен йортыбызны сүтеп, күрше авылдан сатып алып, әйбәтрәген өеп куйдык. Энем урта мәктәпне тәмамлавы турында өлгергәнлек аттестаты алып кайтты, ул да КХТИга керергә хыяллана икән. Дүрт бишле саны тәшкил иткән көндә – 5.05. 55 гаиләбез белән зур педсовет үткәрдек. Абыем штрафной батальоннан кайтып кергән иде – аны яңа төзелеп ята торган “коммунизмның бөек төзелешләреннән берсе” саналган Куйбышев ГЭСына фатыйхаладык. Ул Кронштадтта хезмәт иткән көннәрдә Ленинградка килгәч, иптәшләре белән бер хатын-кызның сумкасын урлаганнар, бу эштә бар гаепне абыема сылтаганнар икән. Шул сәбәпле ерак салкын тайга урманнарын кисәргә мәҗбүр ителгән иде. Энем белән миңа әти-әни: “Укуыгызга каршы түгелбез, әмма икегезгә дә эшләп укырга туры киләчәк, без сезне ашатып-эчертеп, киендереп, башка адәмнәр шикелле укыта алмыйбыз. Ашауга һәм киенүгә үзегез акча таба торган булсагыз гына, фатыйхабызны бирәбез”, – диделәр. Икебез дә бик шатландык. Әлеге киңәшләре өчен картайган көнемдә дә әти-әниемә зур рәхмәтләр әйтеп яшим.

Энемә Казан каласында фатир табып, Нократ елгасыннан тотылган сал агачларын утынга турап, товар алып кайтырга баручы ике машинага төяп, фатир хакы илттек. Җәйге пәлтәмне аңа кидерергә туры килде. Ул югары сыйныфларда рус бүлегендә укыгач, имтиханнарын “4” һәм “5”кә тапшырып, стипендиат булды. Үзем стипендия алмагач, кәчтүмемне, плащымны, сәгатемне сатып тукланып йөрдем. Яшәвем шул уку бинасының дүртенче катына туры килде. Әүвәл монда помещикларның һәм сәүдәгәрләрнең җитеп килә торган кызлары белем алган һәм өске катында яшәгән. Әнә шуларның кельялары минем ише авыл фәкыйрьләренә бик тә яхшы булып чыкты. Бинаны үз акчасына төзетүче Глафира Федоровна Стахеевага рәхмәтләребез бик зурдан. Аның бронза барельефы өстәлемдә әле дә талисман шикелле саклана, аның каршына басып, олы ихтирам белдерәм. Ире Василий хөрмәтләп искә алсыннар өчен, әнә нинди мәһабәт бина төзеткән һәм халыкның югары катламына хезмәткә тапшырган. Сүз уңаенда шуны да искәртеп китик әле: биредә хәтта мичкә ягу, җиһазларны төзекләндерү кебек эшләрне дә бары тик хатын-кызлар гына башкарган, ир затыннан бердәнбер адәм – дин әһеле генә хезмәт иткән. Һәр шимбә саен кызларның ата-анасы чиратлашып, бал үткәргән. “Их, шул чибәркәйләрнең ничек киенеп йөрүен, бал-маскарадларда биюен күрергә иде!” – дип хыялланып та алган чаклар булгалады…

Иптәшләрнең бер өлеше эшкә урнашып, хезмәт хакы алды. Мисалга, үзебезнең бинаны электр энергиясе белән тәэмин итү өчен 3-4 егетебез дежур торды. Бер өлеше пристаньга баржа бушатырга йөри иде. Арада үз каннарын акчага сатып, тамак туйдыручылар да юк түгел. Белем алу – энә белән кое казу, дип тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар. Безне авыл җирлегендә эшләү өчен әзерләү сәбәпле, белем алуы ифрат авыр булды: математика фәннәре тулаем өйрәнелде, аңа өстәп, физика, сызым сәнгате, агач һәм тимер эшкәртү осталыгы, автомобиль һәм трактор төзелешләрен өйрәтү остазы вазифаларын өйрәнү мәҗбүр ителде. Бүгенге белән чагыштырганда, математика, физика бүлеге, гомумтехника студентлары өйрәнә торган барлык фәннәр дә безгә бик тыгыз расписание буенча бирелде. Моның өстенә, һәр елда сентябрь ае тулысынча берәр колхозга барып, кукуруз “чәчтек”. Кесәләребездән бөртекне алып, җиргә ташлыйбыз да аны ботинка башы белән күмдерәбез, безнең арттан тикшерүчеләр күзәтеп йөри. Башка шәһәр студентлары бу турыда сөйләгәндә, шаккатып тыңлап тора. Студентлар бригадасы

Ә мин үз көнкүрешем өчен болай акча юнәтә идем. Зур түземсезлек белән көтеп алынган каникул башлануга, без студентлар бригадасы төзибез: күршем Митя Якимов (КХТИ), энем Рәис (КХТИ) һәм мин фәкыйрегез (АДПИ) көймә белән Нократ буйлап 20 чакрым өскә – Липовая Гривага менәбез, шалаш корабыз. (Нократ елгасы буйлап ул чорда 7 пароход йөрде. Әнә шунда әзерләп куйган метрлы утын пүләннәрен матрослар пароход трюмына төйи дә аларны топкада яндырып, су тәгәрмәчләре хәрәкәткә килә. Инде 1950-60нчы елларда суны җылыту өчен мазут куллана башладылар. Урманнарны күпләп турау сәбәпле, Нократ суы кимеде һәм саекты, турында комга утырып, якын тирәдән буксирга алу өчен, катерларны чакырып, озын-озын гудоклар яңгыратып утыралар иде. Шуңа күрә болар Киров причалында туракланып, металлоломга озатылды. Берәрсен причалында экспонаты итеп калдыра алмадылар…

Инде бер атна эшлибез. Юанлыгы 5-7 см булган тал кәүсәләрен төптән чабып, ботаклардан аерып, ачык җиргә ата барабыз, кичкә табан аларны ачыклыкка җыеп, чабата чөшлесе белән каезлап, кабыкларын кубарабыз. Җыелган тасмалардан бәйләмнәр ясап, яр буена комлыкка киптерергә тезәбез. Кызу кояшта алар бик тиз кипшенә. Елга буендагы агачларны җыеп, салның кысасын теркибез, аның өстенә үзебезнең шома таякларыбызны тезеп, купшы гына сал хасил була. Су агымы белән пристаньгә хәтле агып төшәбез. Биредә Заготконтораның туплану складына тапшырабыз. Мөдир Дәүләтшин безнең танышыбыз булу сәбәпле, тапшыруда актив катнашмыйбыз, бары тик яр буеннан үлчәү янына гына ташый бирәбез. Мөдир “Каерыгызны алмыйм, шабыр-шабыр ком коела бит, егетләр”, – дип киреләнә, үлчәүдән бәйләмнәрне читкә томыра. Митябыз исә аларны үлчәү платформасына тезә тора, без читтәгеләрен ташыйбыз. Шулай тарткалаша-тарткалаша көч-хәл белән тапшыра идек. Беренче вакытта чип-чиста килеш китергәч, 20%ка скидка ясаган иде, барыбер чигереп ташлавын күреп шулай “шаярту”га күчтек. Ә утын өлешен үзара бүлешеп, төп йортка кайтара идек. Менә шулай җәйге чорда 1 мең сум тирәсе мая туплап, эконом гына тота идем. Биш ел буена өстемә кигән киемем 2 пар зәңгәр төстәге фланель лыжный кәчтүм булды. Беренче елда өстеңдә матур гына күренсә дә, икенче елны ул үтә күренмәле марляга әйләнә. КӘКРЕ СЫЗЫКНЫ СУРӘТЛӘҮ – УЕН ЭШ ТҮГЕЛ

Дәресләргә әзерләнү өчен, һәркөн берәр буш бүлмәнең ачкычын кизү торучы ападан алып, лекцияләрне кабатлап, мисал-мәсьәләләр чишеп утырам, сызып килергә тиешле биремне зур төгәллек белән башкарып чыга идем. Күп итеп акча җибәрүче мөгаллимә хатынлы булган Мәгъсум Нуриев ахирәт дустым бик көнләшеп: “Сиңа “отлично” билгесен кызлар төркемендә берүзең булган өчен генә куялар”, – дип әйтер иде, минем 7-10 сыйныфларда сызымны да укытып йөргәнемне белмичә. Дөрес, үзем сызымны өйрәнмәгән булсам да, остазым Азат Баһаветдинов әфәнде өйрәтүе буенча бераз дәресләр алып барган идем шул. Беренче елны Зазоев безгә эллипстан алып, Архимед спираленә кадәр барлык кәкре сызыкларны сыздырды. Ленинград блокадасыннан Алабуга шәһәренә эвакуацияләнгән Дунаев икенче елда һәр дәрескә төрле детальләр белән бергә үлчәү кораллары алып керә иде һәм ике укучыга бер эш тапшыра башлады. Менә шул инженер-мөгаллим миңа бер кыскычлы тискиның кисемнәре белән эшләргә бирем бирде. Шуны 4 сәгать эчендә башкарып тапшырдым! Без сызган кәкре сызыклар барысы да техникада очраштыра бит. Мисалга әйләнә эвольвентасын алыйк. Бу кәкре сызыкны кәгазь битендә сурәтләү өчен, кәтүктәге җеп очына карандаш бәйләп, җепне тартылган хәлдә сүтәргә кирәк. Ә техникада кайда очратабыз? Тиешле тәгәрмәчләрнең берсе икенчесе белән нәкъ менә шул эвольвента буенча орынып әйләнә. Әле күптән түгел безнең укучылар сызым белән 7-8-9-10 сыйныфларда шөгыльләнә иде, ә бүген нибары 1 ел эчендә аннан-моннан ерып чыгалар… ДИПЛОМ БАР, КӘЧТҮМ ЮК

Уку дәверендә китапханәнең уку залында һәркөн 30-40 минут утыра идем, журналлардагы кызыклы яңалыкларны калын дәфтәрләргә күчереп яздым, хәзер шуларны үз язмаларымда файдаланам.

Бу чорда исемдә калган бер вакыйганы языйм әле. 1958 елда институтыбызга югары һәм махсус белем бирү министры М.П. Елютин килеп китте. Без аның чалбарына игътибар иттек: тар балаклы һәм кыска иде ул. Очрашуда АКШтан 15 кешелек студентлар делегациясе килүен, аларның Мәскәү һәм Свердловск институтларында чыгыш ясауларын бәян итте. Резюме ясап, бик уфтанып җавап делегациясе төзи алмаулары һәм җибәрә алмаулары турында сөйләде. Димәк, бөтен СССРдагы югары белем алучылар да минем хәлемдә булса кирәк, дип уйлап йөрдем…

Мин һаман Аллаһы Тәгаләгә табынып, аңа зур рәхмәтемне җиткереп яшим: тормышның бар кырыслыкларына түзеп, барлык зачет-имтиханнарны да “яхшы” билгесенә тапшырып – югары белемгә ия булдым. Шуның белән бик бәхетле саныйм үземне…

Соңгы имтиханнар алдыннан безгә эш урыннары тәкъдим итәчәкләре беленде. Чынлап та, беркөн җөмһүриятебез Мәгариф министрлыгыннан вәкилләр килеп төште, безне берәм-берәм чакыра башладылар. Фамилиям “А” хәрефеннән башлану сәбәпле, иң беренчеләр рәтендә кердем. “Сезне Мөслим районы Александровка мәктәбенә мөдир итеп җибәрәбез”, – диләр. Бу хәбәрдән каушап, аптырап калдым. Баксаң, минем бу көнгә 7 еллык стажым бар икән ләбаса! Мәйтәм: “Ямаулы кәчтүмле директор буламыни? Сезгә мәктәп директоры кирәк булгач, аны яхшылап ашатырга, бүгенге мода буенча киендерергә кирәк иде, – дим. – Әнә бит спорт буенча яхшы чаңгычы, йөгерешче кирәк булгач, аларга өстәмә талоннар биреп ашатасыз түгелме? Мин әдәпле адәм шикелле чәнечке-кашыкны кулымда тотканым да юк, тотарга кирәклеген дә белмим. Икмәкне кисеп, буханкасын сындырып ашыйм”, – дип ризасызлыгымны белдердем. Шулчак тегеләр: “Сезне хәзергә завуч итәрбез, андагысын вакытлыча мөдир итеп куярбыз”, – диләр. Монда тарткалашуның ахмаклык икәнен төшенү сәбәпле: “Ярар, алайса язып куегыз”, – дип чыгып киттем.

Вәт мин нинди директор?! Туйганчы ашаганым да юк: көндезләрен институт ашханәсендә кысыр аш, ботка һәм чәй, иртән һәм кичен – ботка белән чәй. Кичләрен бәрәңге пешереп, корсак тулганчы ашаган көннәр дә булгалады. Бу чорда башка сыймаслык яңалыклар да булмады түгел. Шулардан берсе: аш өстәленә тәлинкәләргә тутырып, икмәк кисәкләрен табын уртасына кую: беренчегә – аш аласың – син бер кисәк икмәк өчен акча түлисең, икенчегә итле ризык– тагын бер кисәк түлисең, өченчегә – чәй , кесәл, кофе, сөт алган очракта, икмәк өчен түләмисең. Кесәдә валюта җилгә очкан чакларда иптәшеңнән, әйтик, 15 тиен аласың да ашханәдә 3әр тиеннән 5 стакан чәй алып, табындагы икмәкне сыпырып чыгасың! Әле тагын бер “лафа” табылды. Ашханәгә кереп:

– Кәтлит гарниры белән күпме тора? – дип сорыйсың.

– Ике сум илле тиен.

– Ә гарнирсыз кәтлит?

– Шулай ук ике сум илле тиен.

– Ул чагында миңа гарнир гына бирегез, – дип бушлай ашап чыгасың.

Нишлисең, белем алу теләге тәмле ризык артыннан йөрүгә караганда да көчлерәк иде шул безнең заманда. Мин үзем 9 ел студент булып яшәдем, юрганыңа карап, аягыңны сузасың, диләр бит әле. Күп нәрсә кичерергә туры килде…

Атна-ун көн узмады, мине кабат ректор бүлмәсенә чакырттылар: “Безгә РСФСР Мәгариф министрлыгыннан разнарядка килеп төште, анда Ульяновск, Пенза, Әстерхан өлкәләренә татар телен яхшы белүче белгечләр җибәрүне сораганнар икән, кайсы өлкәгә барырга телисез?

– Мине Мөслим районына билгеләдегез ич, шул җиткән.

– Сез бездән зависит итүегезне онытып җибәрмәгез, әле имтиханнар бетмәгән.

– Алайса кая теләсәгез, шунда язып куегыз, – дигән идем, Әстерханга язганнар.

Дәүләтебез каршындагы зур сынауларны узып, чыгарылыш кичәсеннән соң, дус-ишләр белән саубуллашып, өр-яңа дипломны кесәгә салып, әти-әни янына кайтып, бераз ял иттем: Нократ суында коендым, комлыкта кызындым, балык каптырдым. Авылыбызга кайтып, башлангыч сыйныфларда бергә укыган иптәшләр янында күңелле аралаштым…

Август урталарында кулыма 36 сум подъемный акча тотып, эшкә Әстерхан өлкәсенә китеп бардым. Пароходны кат-кат әйләнә торгач, кайбер кызык-мызык хәлләр дә күренде. Өске палубада нәзакәтле киемнәрдә гаиләләре белән ял итеп ил гизүчеләр чыбыктан үрелгән, материя тарттырылган кәнәфиләрдә үзара гәпләшә, кояш нурында кызыналар, арада шахмат, шашка уйнаучылар да бар. Акыллы башның яртысын чәчләре ташлап киткән өлкән яшьләрдәге бер ага өченче палубадагы музыка салонына кереп, рояльдә шактый мавыктыргыч көйләр башкара иде. “Менә монысын – 7, монысын 12 яшемдә өйрәнгән идем”, – дип тыңлаучыларга мөрәҗәгать итә һәм музыка әсәрләрен ике кулы белән бик оста башкара – карап, тыңлап торулар вакытның ничек узуын да сиздерми. Бу салонның ачылу вакытын белеп, тышкы якта тыңлап торам. Биредә кизү торучы матрос күрсә, иң астагы палубага куып төшерә. Беренче һәм икенче класслардагы каюталарда баручыларны махсус расписание буенча ресторанга чакырып ашаталар, ә минем ише фәкыйрьләрне астагы буфеттан вак-төяк алып капкаларга мәҗбүр итәләр. Тамак туклыгын тоймагач, киң мәһабәт Иделебезнең ямьлелеген, гүзәллеген тоймыйсың да, матурлыкны күреп, ләззәтләнә алмыйсың икән. Сталинград шәһәрен узып шактый баргач, уң як ярда Ленин исемендәге Волга-Дон каналы башлана. “Мәңге яшә, Сталин”, – дип яшәгән үсмергә әлеге канал башына корылган биниһая гигант фигура пәйда булды, бу – бөек юлбашчыбыз Иосиф Сталин гәүдәсен күргәч, шаклар каттым: парадларда кия торган шинельдә, башында генералиссимус фуражкасы (әүвәлге заманда батырларын имән веноклар белән хөрмәтләгәннәр, ә чит илләрдә алар башына лавр ботакларыннан таҗ кидерә торган булганнар, шуңа күрә Сталинның фуражкасында бер яктан – имән, икенче яктан лавр ботагы символик рәвештә беркетелгән). Хәтерем ялгышмаса, аның биеклеге 80 метр чамасы, ә фуражка өстендә мотоцикл белән урап-әйләнеп була дип аңлаттылар булса кирәк.

Өченче көнгә генә Әстерханга барып җиттем. Өлкә мәгариф идарәсенә кереп, Зеленга районына юллама алдым. Күл өстендә корылган кафеда туйганчы бер ашап алдым. Биредә гаҗәеп күренеш күзәттем: әгәр дә син күл өстенә икмәк кисәге ташласаң, бихисап балыклар аны ашарга җыела, аларның бер өлеше башкаларының өстенә менеп, шапырдап йөзә сыман. Иделебезнең кайсы тармагы буенча Зеленгага катер бара микән дип эзләп киттем. Бераздан шул юнәлештә китеп тә бардык. Монда бер прокуратура хезмәткәре белән сөйләштем. Бу юрист миңа бик файдалы киңәшләр җиткерде, зур рәхмәт үзенә. ӘСТЕРХАН ҖЫЛЫТМАГАЧ – ТАШКЕНТКА

Сөбханалла-машалла! Шырпы каплары кебек өсләре дә тип-тигез мазанкалар тезелеп киткән, бер таш бина бар, анысы кибет. “Г” хәрефе сыман агачтан төзелгән бинага райисполком белән райком урнашкан. Үземне мәгариф бүлегендә бик җылы каршыладылар: “Әйдә, хуш киләсең! Һай, синең эш стажың да бар икән, бик яхшы, бик хуш! – диләр. – Үзеңне Нариман мәктәбенә җибәрәбез”, – диделәр. Мин кызыксынып: “Нинди мәктәп? Фатиры бармы? Нинди күләмдә эш тәкъдим итәсез?” – ише сораулар бирдем. Миңа сигезьеллык мәктәптә математика, физика, рәсем, сызым, физкультура укытырга 18 сәгатьлек эш бирәләр икән. Хәтта район үзәгендә дә ашханә булмагач, бер минем өчен генә ашханә төземәсләр дә, ачмаслар да – монда ничек яшәрмен дигән фикер башымны бораулый башлады. Кибеткә кереп ярты кило перәннек алып, аны суга манчып ашадым да тизрәк моннан таю ягын уйлый башладым. Ни өчен дисәң, монда аласы акчам да ачлы-туклы институтта уку чорында югалткан авырлыгымны кире элекке хәлемә кайтаруга да җитмәслеген төшендем. Монда тикле ахмактай килеп йөрүемә үкенә башладым. Инде нишләргә? Кире үзебезнең якка әйләнеп кайтыргамы? Әллә башка юнәлештә чыгып китәргәме? Башымнан фуражкамны алып, шуның белән киңәшләштем дә тәвәккәлләп: “Сау бул, Әстерхан!” – дип дөнья күрү максаты белән “Ташкент – город хлебный” ягына юл тоттым…

Рамил ӘБДЕЛМӘНОВ.

Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы.

Комментарии