- 24.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №11 (21 март)
- Рубрика: Татарча сериал
Нәсимә гаиләдә көтелгән бала булып дөньяга килде. Назыйф белән Галиянең туйдан соң озак балалары булмый торды, шуңа да, кара күзле Нәсимәнең тууы алар өчен әйтеп бетергесез зур шатлык иде. Хәзер дөнья түгәрәкләнеп китте. Башка балалары булмады аларның. Бигрәк тә Галия: «Бар балаларны да тигез ярата алмам», – дип курыкты. Нәсимәне алар уч төбендәгедәй кадерләп үстерде. Вак-төяктән башлап зур эшләргә үзләре җигелде, әмма балага авырлык китермәделәр. Ә ул исә, үз чиратында, ай үсәсен көн үсте. Нәсимә укуда бик уңышлы барды, ләкин үзенең үтә азгынлыгы, тәрбиясезлеге белән башкалардан аерылып торды. Әнисе аңа вак-төяк эш кушса, ул көн гаугалы, тавышлы булмый калмый. Иркә кызын Назыйф та якларга керешә. «Ярый, – дия килде Галия, – үзенә кирәккәч өйрәнер әле». Ләкин кызның кулыннан бер эш тә килмәве аермачык күренә иде. Олыларны олы итмәде ул, кечеләрдән үзен өстен куеп, масая гына белде.
Мәктәптә укуын тәмамлагач, укырга керү Нәсимәгә аерым авырлык тудырмады. Калага китеп туганнан-туган апаларына урнашып, шунда көн күрде. Назыйф белән Галия аның сирәк кенә шалтыратуларыннан юаныч табып, яши бирделәр. Нәсимәнең укуына бер ел була дигәндә, ул өйгә кайтып төште. Үзе генә түгел, ә бала белән. «Тулай торакта бала белән яшәү мөмкин түгел, алсагыз – алыгыз, алмасагыз, балалар йортына илтәм», – дип, ана йөрәген телгәләп ташлады. Галия ачыргаланып еларга кереште «Ничек бала артык булсын? Бала үз бәхете белән туа ул! Ни сөйлисең, кызым!» – диде ул, тамагына килеп терәлгән төерне көчкә йотып.
Шул көннән башлап Галия белән Назыйфның ишегалдында бала чүпрәкләре күренде. Кечкенә Айсылу өйгә шатлык алып килде. Назыйфны да, Галияне дә әллә кайсы газап таулары артында калган яшьлегенә алып кайтты. Бала ай үсәсен – көн үсте. Әбисе янында «Әннә» дип теле ачылды, беренче адымнарын ясады. Әнисеннән килгән сирәк-мирәк бүләкләр, шалтыратулар да Галиянең күңелендәге караңгы почмакка яктылык өстәп тора иделәр. Кыз җиде яшен тутырам дигәндә, авылга Нәсимә кайтып төште. «Әни, мин кияүгә чыгам, булачак ирем бала белән дә алачак, Айсылуны алып китәм» , – дип, аяз көндә яшен суккандай итте. Галия күпме ялынса да, әтисенең дә, әнисенең дә сүзенә колак салмый, баланы билгесезлеккә алып китте. Бу вакыйгадан соң озак вакыт Нәсимәдән хәбәр булмый торды. Ә Галиянең йөрәге янды, сызланды. Тора-бара бу сызлану йөрәк авыртуына күчте. Вакыт-вакыт ул һаман үзен сиздереп тора иде. Эх, бик рәнҗеде шул ул Нәсимәсенә. Айсылуны алып киткән көнне тәмам гаҗиз булып калды. Өйнең яме китте…
Авылда: «Нәсимә иреннән аерылган, баласын ятимнәр йортына тапшырган», – дигән хәбәрләр дә ишетелде. Бу хурлыкка түзә алмыйча, Назыйф бакыйлыкка күчте. И елады, и әрнеде Галия. «Ходаем,– диде ул, – кемнәргә охшап шундый булды икән бу бала, нигә күңелендә кешелеклелек сыйфатлары юк икән!» Галия ялгыз карчык булып яши бирде. Кызы исә суга төшкәндәй юк булды… Юк, ялгыз итмәделәр Галия карчыкны. Янына күршеләре килеп йөрде, авыл Советыннан бер караучы да билгеләделәр үзенә. Ләкин ул кеше күзенә күтәрелеп карарга да хурлана, ояла иде. Тора-бара йөрәк чәнчүләре дә үзенекен итте, Галия карчык урын өстенә егылды. «Гомеремнең соңгы минутында Айсылуымны күрсәм иде», – дип зар елады ул, үзенең кеше кулына калганлыгын кичерә алмыйча. Аткан таңнар аңа җиңеллек хисе алып килмәде. Карчыкның хәле авырайганнан-авырайды. Аны шәһәр хастаханәсенә урнаштырдылар. «Бу соры бүлмәгә караганда, үз өем якын иде, үз өемдә җан бирер идем», – дип ризасызлык белдерде Галия карчык. Хәле авыраеп китеп һуштан язган чаклар да күп булды. Шундый хәлләрнең берсеннән соң ул күзләрен көчкә ачып караса, системаларны тәртипкә китереп йөрүче кыз баланы күрде. Бу – аның Айсылуы иде. Ул саклык белән генә урыныннан торды да: «Айсылу», – дип дәште. Кыз үз исемен ишетүгә сискәнеп китте, аннан палатаның бер почмагында урыныннан торып азапланган карчык янына килде.
– Айсылу, кызым минем, – дип дәште карчык.
– Әбекәй, ялгышасыз бугай. Сез минем исемемне кайдан беләсез?
– Мин синең әбекәең, кызым. Авылдан менә шушы хастаханәгә килдем…
– Галия әбием, синме бу?
Карчыкның күзләренә яшь тыгылды. Бу аның шатлык яшьләре иде. Гомеренең соңгы көннәрендә булса да, шәһәрнең бер «караңгы» хастаханәсендә ул оныгын очратты, аның кулларының җылысын тойды.
– Кызым, – диде карчык көчкә сулыш алып, – әниең кебек таш бәгырьле булма. Кешелекле була күр.
Карчык бар авырлыгы белән яшь кызның җилкәсенә ауды. Бу фани дөньядагы соңгы адым иде…
Алсу НУРГАТИНА,
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Рәнҗеш ,
Комментарии