БУТАЛЧЫК ҖАНАШЛАР

Рәсүлә белән Рәхилә кечкенәдән бер-берсенең туган икәнлеген белеп, бик тату булып үстеләр. Яшь аермалары бер генә ел булганга, мәктәпкә дә бергә йөрделәр, бар серләре уртак иде. Бер-берсеннән башка бер кая да бармадылар. Соңрак дискотекаларга да бергә йөри башладылар. Мәктәпне тәмамлагач, Рәсүлә укытучы һөнәрен сайлады, югары уку йортында укый башлады. Рәхилә мәктәпкә берүзе генә барганлыктан, өйгә апасын сагынып кайта, кич буе сөйләшеп сүзләре бетми. Бер елдан соң Рәхилә дә югары уку йортына керде. Тик җәй көне аларга шактый гына аерылышып торырга туры килде. Рәсүләне шәһәрдән ерак түгел урнашкан балаларның җәйге ял лагерына практикага җибәрделәр. Рәхилә өчен ямансу көннәр башланды. Ул шулай ямансулап йөргән көннәрендә Алмаз белән танышты. Алмаз кызны бер күрүдә үк ошатты. Алар бергәләп концерт-театрга йөрделәр. Рәхилә үзенең егеткә гашыйк булганын сизде. Егет тә эчкерсез, ягымлы кызны бик ярата иде. Рәхилә серләрен уртаклашыр өчен, түземсезлек белән Рәсүләне көтте.

Менә Рәсүлә өйдә. Матур, тигез итеп кызынган, бөтен йөзе нурланып, балкып тора. Кызлар бер-берсенең кочагына атылды. Сөйләшеп сүзләре бетмәс кебек тоелды. Рәсүлә лагерьда үзе кебек практика үтәргә килгән егет белән танышуы, бик ошатуы турында сөйләде. Рәхилә туганы өчен шат иде. Бераздан Рәсүлә сөеклесенең фоторәсемен күрсәтте. Рәхилә үз күзләренә үзе ышанмады. Рәсемнән аның сөеклесе Илназ елмаеп карый иде. Кыз бер мизгелгә сүзсез калып торды, аннан соң: «Бу бит Илназ, миңа яратам дип антлар иткән егет», — диде. Рәсүлә аптырап калды: «Ничек инде, син аның кайда яшәгәнен, кем булып эшләгәнен белмисеңмени?» — дип сорады. Рәхилә Илназның инженерлыкка укуы турында әйтте. Кызлар: «Бер үк егет икебезне дә алдап йөри», — дигән нәтиҗәгә килде. Бик кәефләре китте, ачулары чыкты. Әле яңа гына ярату белән тулы күңелләренә борчылу хисе тулды. Кызлар әлеге егеттән ничек тә булса үч алу җаен уйлап баш ватты. Ахырдан уйлап таптылар: «Егетне икебез дә бер үк вакытка өйгә чакырырга һәм абыйга әйтеп, бераз акыл өйрәтергә!» Абыйлары бокс буенча тренер булып эшли, сеңелләрен рәнҗетергә юл куймаячак иде. Кызлар: «Абый, берәүгә әзрәк акыл биреп алырга кирәк иде!» — дигәч, ул берсүзсез ризалашты.

Рәсүлә дә, Рәхилә дә егет белән очрашып, әти-әниләре белән таныштыруны сәбәп итеп, өйләренә чакырдылар. Шунысы кызыклы: егет икесенә дә ризалык белдергән.

Икенче көнне кызлар егетне каршы алырга җыена башладылар. Әлбәттә, алар ашыгып тәм-том пешерергә, табын әзерләргә тотынмады, егеткә әйтәчәк сүзләрен әзерләделәр. Очрашырга сөйләшенгән вакыт җиткәч, егетне өйләренә алып кайту өчен, билгеләнгән урынга киттеләр. Кызларның башында: «Кызык, кайсыбыз янына килер икән? Һәм, гомумән, килер микән ул?» — дигән уй бөтерелде. Рәсүлә егет белән өенә кайтты. Әниләре дачада, өйдә абыйсы гына иде. Берни булмагандай, Алмазны абыйсы белән таныштырды һәм дулкынланып, Рәхиләнең кайтканын көтә башлады. Ул Алмаз-Илназны үзе янына килгән дип уйлый иде. Бераздан Алмазга ике тамчы су кебек охшаш егет белән Рәхилә кайтып керде. Егетләр бер-берсенә, кызлар егетләргә карап, шаккатып сүзсез калдылар.

Тынлыкны кызларның абыйсы бүлде: «Я, боларның кайсын бераз тукмап аласы иде инде?» — дип сорады ул егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап. Егетләр зур гәүдәле абыйны күреп, беравыздан: «Нәрсә өчен?» — дип сорады. Кызлар эшнең нәрсәдә икәнен төшенгәннәр иде инде, кычкырып көләргә тотындылар. Абыйлары үзен уңайсыз хәлгә калдырганнары өчен кызларны пыр туздырып ачуланып, эшенә китте. Барысын да аңлашу яшьләрнең үзләренә калды. Кызлар Алмаз белән Илназның игезәк егетләр икәнлеген белде. Игезәкләр үзләренең бертуган кызлар белән дуслашып йөргәннәрен белмәгән булып чыкты. Шулай ук кызлар да сөйгәннәренең игезәк туганнар икәнлеген белми иде. Чөнки аларның дуслашып очрашып йөри башлауларына ике ай гына вакыт узган, ул ике ай эчендә дә сирәк кенә очрашкалаганнар иде. Шулай итеп, кызлар ашыгып нәтиҗә ясаулары аркасында чак кына егетләрне уңайсыз хәлгә куймый калды.

Рәхилә дә, Рәсүлә дә укуларны тәмамлап эшкә урнашты. Егетләр белән дуслыклары дәвам итте. Егетләр кызларның абыйлары белән дә тиз уртак тел тапты, беренче очрашуны искә төшереп гел көлешәләр иде.

Кызлар бер үк көнне бер үк өйгә булып килделәр. Дуслары: «Җанашларыгызны бутамассызмы икән?» — дип гел шаярталар иде. Тик кызлар аларны бер-берсеннән аерырга өйләренә кунакка чакырган көнне үк өйрәнгән иде. Егетләр беренче карашка гына бер-берсенә нык охшаган кебек. Аларны гел күргән кеше аера ала. Кызларның балачак хыялы тормышка ашты. Алар бер-берсеннән аерылырга теләми иде бит. Хәзер икесе күрше йортларда гына килендәш булып яшиләр. Рәсүлә – тупырдап торган малай, Рәхилә бик матур игезәк кызлар үстерә.

АЙГИЗӘ

Сыналган туганлык

Альберт авылда туып үскән егет. Бәхет эзләп шәһәргә килеп эшкә урнашты. Чыннан да үз бәхетен тапты дияргә дә буладыр. Хатыны Гөлнара шәһәрдә үскән, әти-әнисенең бердәнбер кызы булса да, акыллы, сабыр. Ирен һәрчак аңлый, ярдәм итәргә тырыша. Алар өйләнешкәннән соң Гөлнараның әти-әнисе яшәгән ике бүлмәле фатирда торып калдылар. Хатынының әти-әнисе бердәнбер кызларының тулай торакта яшәвен теләмәде. Алар Альбертны да үз балалары кебек якын күрделәр. Альбертның авылда әти-әнисе һәм энесе бар иде. Әнисе энесен тапканнан соң бер дә сәламәтләнә алмады, шунлыктан үзеннән җиде яшькә кече энесен һәм йорт эшләрен карау Альберт җилкәсендә булды.

Өйләнешүләренә ике ел булганда Гөлнара ир бала тапты. Аңа Айнур исеме куштылар. Альберт бик бәхетле иде. Гомумән гаиләдәгеләрнең барысы да сабый тууга шатландылар. Шул шатлыклы көннәрнең берсендә гаиләгә килде: Гөлнараның әтисе юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Әнисе бу хәсрәтне күтәрә алмады, бик еш авырый башлады. Аның үзен дә еш кына бала көйләгән кебек көйләргә туры килгәли.

Бу вакытта Альбертның энесе Роберт инде армиядән кайткан, авылда үзе генә яши иде. Ул армиядә чакта әниләре үлгән, әтисе башка хатын янына күчеп киткән булганлыктан, егет тәртипсез яшәргә күнегеп килә иде. Альбертның моңа бик эче пошты. Беркөн Гөлнарага: «Акыллым, Роберт авылда эшсез, эчеп ятып тәмам юлдан яза бит инде. Аны да монда алып килеп эшкә урнаштырырга кирәк иде», — диде. Хатын аптырап калды: «Кайда яшәр соң ул? Безнең фатир зур түгел бит. Бала кечкенә, әни авыру», — дип каршы төште. «Беразга монда яшәп торыр, эшкә урнашкач, күчәр. Миннән башка аны кем кайгыртсын инде, бердәнбер туганы мин бит», — диде Альберт. Шулай итеп Роберт аларга килеп урнашты. Ул берүзенә бер бүлмәне биләде. Гөлнараның әнисенә яшьләр белән бер бүлмәгә урнашырга туры килде. Аңа бик уңайсыз иде, гел сукранды. Бары тик Айнур гына абыйсын бик яратты.

Роберт тиз генә эшкә урнашырга һәм бу йорттан китәргә ашыкмады. Әле акчасы аз, әле йөрергә ерак дип, һ.б. сәбәпләр табып кына торды. Альберт эшкә урнаштырганнан соң берничә көн үтүгә тагын бер тамаша килеп чыкты. Кичен барысы бергә кайтсалар, өйдә дүрт-биш таныш түгел ир-ат, аракы шешәләре аунап ята, өйдә балта эләрлек төтен. Роберт яңа танышлары белән эш урынын юа икән. Гөлнараның әнисе түзеп тора алмады: «Син беренчедән үз өеңдә түгел, икенчедән монда сабый бала белән бергә яшисең бит», — дип кычкырды. Егет аның сүзләренә бөтенләй әһәмият бирмәде. Гомумән аның бернигә дә исе китми иде ахры. Еш кына исереп кайта торган булып китте. Аптырагач, Альберт аны үзләре яшәгән йорт территориясенә урам себерүче итеп урнаштырды. Роберт эшен җиренә җиткереп башкара иде, эшен ошатып эшләде. Инде бар да көйләнеп килә, бәлки бер бүлмә дә бирерләр дип өметләнеп торганда, ул тагын маҗарага юлыкты. Шул ишек алдында яшәүче бик тәкәббер кыяфәтле, кешеләргә кимсетеп караучы кеше джибын тиешле урынына куймаган икән. Роберт аңа берничә тапкыр кисәтү ясаган, тик тегесе аны тотып изгән генә. Ул көнне Роберт өенә җимерелгән чырай белән кайтып керде. Гөлнара яраларын чистарткан вакытта, джип хуҗасының күрмәгәнен күрсәтәчәге турында сөйләнде. Гөлнара коты алынып андый кешеләр белән бәйләнешмәскә үгетләде, Альберт та энесен акылына килергә чакырды. Тик Роберт бер сүзгә дә әһәмият бирмәде. Икенче көнне джип хуҗасының кич кайтканын саклап торып тимер таяк белән «төйде». Иртән Гөлнаралар фатирында кыңгырау шалтырады. Альберт ишекне ачып җибәрсә, анда такыр башлы «братва» тора иде. Алар шактый зур суммада акча таләп иттеләр, әгәр бирмәсәләр барысына да якты дөнья белән саубуллашырга әзерләнергә куштылар.

Альберт хатыны янына килеп утырды: «Гөлнара», — диде ул өйләнешкәннән бирле хатынына беренче тапкыр исеме белән эндәшеп. Моңа кадәр ул аңа төрле назлы сүзләр белән эндәшә иде. «Тыңла әле, Гөлнара, безгә әлеге сумманы җыю өчен өйдәге әйберләрне сатарга кирәк булачак. Юкса, без ул акчаны таба алмаячакбыз бит». Хатын кызып китте: «Эшли торгач яңа гына әйберләр сатып ала башладык. Юк, дустым, сатмый торыйк әле. Әнигә дарулар алырга да акчаны чак җиткерәбез бит. Үзе пешергән ботка икән, үзе үк ашасын да. Бүген үк моннан китсен», — диде. Альберт тыныч булырга тырышып: «Буласы эш булган инде. «Такыр башлылар» безне барыбер ул акчаны табып бирмичә тынычлыкта калдырмаячаклар. Робертны дөнья йөзеннән юк итәчәкләр», — диде.

Хатын әрнеп булса да ризалашты. Яңа алынган телевизор белән суыткычны саткан акча гына тиешле суммага җитмәгәч, Альберт белән Гөлнарага никах балдакларын да сатарга туры килде. «Братва» акчаны алып киткән көнне хатын бөтенләй чыгырыннан чыкты: «Я Роберт, я мин. Икебезнең берсен сайла. Әгәр ул икән хәзер үк икегез дә чыгып китегез», — дип кычкырып еларга тотынды. Альберт хатынына үпкәле караш ташлап алды да, энесенең кулыннан тотып нидер әйтте һәм алар икесе бергә чыгып киттеләр. Айнур үзе яраткан кешеләренең китүен теләмичә кычкырып елый башлады. Сабый нәрсәнең нәрсә икәнен аерыр өчен бик кечкенә иде әле. Гөлнара берничә көннән иренең энесе белән бергә танышларының дачасында яшәгәнен белде. Бераздан Альберт өйгә кире кайтты һәм энесенең ерак шәһәргә китеп, бер танышы аша эшкә урнашуы хакында әйтте. Гөлнара Робертның бу шәһәрдән китүенә эченнән генә сөенеп куйды. Тормыш кабат үз җаена кайтты.

Беркөн кыңгырау шалтыраган тавышка хатын ишекне ачып җибәрде һәм башта бик зур телевизор тартмасы күрде. Аның артыннан Робертның елмайган йөзе күренде: «Менә, гафу үтенергә кайттым. Гөлнара миңа бик рәнҗи торгансыңдыр инде син», — диде ул. Аннан соң кесәсеннән ике кечкенә тартма чыгарып хатынга сузды. Анда бик кыйммәтле никах балдаклары иде. Гөлнара елап җибәрде. Ул элеккеге хәлләр өчен үзен бик уңайсыз хис итте, дорфа булганы өчен гафу үтенде. Роберт: «Синең бер гаебең дә юк, башка берәү булса, әйберләрен бөтенләй саттырмаган булыр иде әле», — дип юатты. Үзенең яхшы эшкә урнашуы хакында сөйләде. Акчалата ярдәм итәчәге турында әйтте: «Моннан соң мохтаҗлык кичермәссез, бер-беребезгә ярдәм итмәскә без туганнар бит», — диде. Аптекага барып Гөлнараның әнисенә кыйммәтле дарулар алып кайтты. Роберт өйләнеп, балалары булгач та ике дус, тату, аралашып яшәделәр.

АЙГИЗӘ

Комментарии