Карама беләккә…

Карама беләккә…

«КамАЗ» төзелеше чорында бергә эшләп йөргән танышымны очраттым. Кыяфәтенә караганда, үзе әйтмешли, бик эшлекле күренә иде бу. Ак күлмәгенә төсен туры китереп зәңгәр галстугын да таккан. Заманында галстук бәйләү түгел, кулъяулыгын төреп кесәсенә дә сала белми иде ул. Сөйләшә торгач аңлашылды шикелле. Бүгенге көндә шәһәребездә машина юу урыны тота икән. Әңгәмә башында ышанырга теләмәсәм дә, каладан километр ярымда гына урнашкан адресы язылган визитка тоттыргач, ышанмыйча булмады инде. Кәгазь кисәгенә алтынсу хәрефләр белән «Чисталык һәм пөхтәлек – безнең яшәеш ул!» дип тә өстәргә онытмаган. Миңа калса, әлеге сүзләр гади бер реклама ролен үти иде.

Җөмһүриятнең икенче автогиганты төзелешенә бер-бер артлы килеп төштек. Гали идарәнең кадрлар бүлегенә керүгә үк үзен бик булдыклы оста һәм төзелешкә килеп эләккән даһи итеп сурәтләгән. Машиналарны күз бәйләп сүтеп җыя алам, дип әйтергә дә онытмаган. Кадрлар бүлегендә дә мондый оста килеп чыкканга битараф калмыйлар, күрер күзгә болай яхшы гына күренгән егеткә тоталар да яңа машина бирәләр һәм идарә җитәкчесен йөртергә кушалар.

Хатын-кыз яңалыкны күзләре белән күреп, колаклары аша кабул итә, диләр бит әле. Эшкә яңа гына алынган шофер егет белән дә нәкъ шулай була. Артык купшы киенергә яратмаган, аз сүзле егеткә рәис хатыны битараф калмый: әбәткә дип пешерелгән коймактан, бөккән кебек тәм-томнан өлеш чыгара башлый. «Тулай торагыгызда камыр ризыгы пешерүче хатын-кыз юктыр әле, – ди бу. – Теге авылдашыңны (яки мине инде) сыйларга онытма», – дип, бәрәңге бөккәне дә биреп җибәргәли иде.

Шулай итеп, яшьтәшем, эшен хутка, койрыгын сыртка салган кебек, эшен башлап җибәргән булса, минем бу адымда әллә ни алга китеш булмагандыр. Машиналарны сүтеп җыюга килгәндә, ул сүзләр күбрәк миңа туры килә иде… Сәләмә генә булса да иске «Москвич»ымны күз ачып йомганчы сүтеп җыючы да авылыбызда беренче булдым. «Көпчәк ни, руль ни», – дип сөйләнгәч, берчакны велосипедын ремонтлап бирдем. Авылдаш һәм күрше булганлыктан, аның тимер-томыр һәм техника белән мавыкмаганы турыда сөйләнеп йөрмәдем. Махсус җайланмалы машиналар кайтырга тиешлеген истә тотып, башка эндәшмәскә булдым. «Кем ничек эшләр, нәрсә майтарыр, карап карарбыз… Вакыт күрсәтер әле», – дип фикер йөрттем.

Бер көнне Гали яныма килде дә: «Бу атнада авылга кайтмый тор әле, җитди бер эш бар. Нәчәлник хәләл җефетен, курчак шикелле бизәнеп, ясанып йөри, ди. Көн саен тәмле-тәмле әйберләр пешереп алып баруы да күңеленә шик керткән. Соңгы вакытта хатынына бөтенләй ышанмый башлаган: «Үзен сынап, тикшереп карарга иде… Әгәр дә уйлаган эшем чын-чынлап барып чыкса, үзеңә яңа кайтасы җиңел машиналарның иң шәбен, ә дустыңа хәзер син йөргәнен бүләк итәр идем», – диде», – дип әйтте.

Мин санаулы атна-ун көн эчендә җитәкче хатыны Саимәнең башын кеше ышанмаслык дәрәҗәдә әйләндерергә тиеш булдым. Август ае ахырында төзүчеләр бәйрәме билгеләп үтеләчәк иде. Безнең яшерен гыйшык-мыйшык эшенә дә, җитәкче алдында расланган фактлар аша, шул көнне йомгак ясалачак дип килештек.

«Аннан соң, кем әйткәндәй, оештыручы-җитәкчеләр нинди генә яңа эшкә, гамәлгә тотынмасыннар, иң башта кадрлар, эшне башкаручылар турында уйлый, баш вата һәм акча ягын исәптә тоталар бит әле, – дип, Галигә, әлеге максатта кулланырга, рәисебез дә ике йөз сум акча биргән булып чыкты. – Чәчәк-мәчәкләрдән кәнәфер чәчәген хуп күрсә, хушбуйлардан французныкын үз итә», – дип әйтеп алган.

Эштән соң тизрәк киңәш-белеш белән фикер уртаклашасы килеп, тәрәзә каршындагы караватта урын алган Фатих абыйга бер-бер артлы сорау яудырырга тотындым. Билгеле, өчебез генә белергә тиеш булган «Наполеон планнары»бызны аңа «сатмыйча», каладан килгән бик чибәр кәттә кыз белән танышырга телим, дип әйтеп салдым. Тулай торакта тәрбияче булып эшләүче 35 яшьлек Гүзәл апага, өйләнәм, дип башын катырып, уйнап кына йөрүче Фатих абзыйның да бу юлы сүзе бик кыска булды. Моңа хәтле өч хатын белән гаилә корып яшәп, тормыш тәҗрибәсен туплаган булганга, аннан күбрәк дәрес алырмын дип өметләнгән идем…

– Хатын-кызга нәрсә кирәген аңламассың, ир-атның үземе яки акчасымы? Моны Аллаһы Тәгалә дә, олы койрыклы шайтан да тәгаен гына әйтеп бирә алмас, мөгаен… Беренче очрашуга чәчәк бәйләме янына куеныңа бер сыйфатлы шәрап белән сайра кебегрәк балык консервасы тыгып җибәр! – дип, чын аталарча киңәш биргән булды бу.

«Мондый киңәшне ир-атның һәр икенчесе бирә ала», – дип, тракторчы абыйдан кирәкле сүз ишетмичә уфтанганда, күрше бүлмәгә шәһәрдәге бердәнбер ресторанда официант булып эшләүче Сабирнең кайтуы ишетелде.

Чиләнеп бәйләнгән төенне һичничек чишә алмаган бер фәкыйрь кыяфәтендә күргәч, телгә килеп: «Беренчедән, йөзеңне, чәчләреңне, кашларыңны адәм кыяфәтенә китер. Сары тешләреңне яхшылап чистарт. Сыйфатлы тукымадан кәчтүм-чалбар, аяк киеме, ап-ак күлмәк сатып ал. Тик алар очсыз булмасыннар… Очсыз бәяле кием-салымны фәкыйрьләр генә кия. Әйе, йөрешең туры, адымың йомшак, әмма ышанычлы булсын. Сөйләмең төгәл, кеше кызыксынучан булсын. Очрашу мизгелендә бу фани дөньяга әткәң-әнкәң ризалыгы белән кунакка гына килгәнеңне онытма», – дип соңгы сүзен «баулаганда» аздан гына йоклап китмәгән идем. Шулай да эшем «пешкән» очракта буш калдырмаячагым хакында авыз эченнән генә булса да әйтергә өлгердем.

Иртән ун минутка алданрак тордым. Көзге каршына очып ук килеп, авызымны ачкалап, алдагы сары тешләрне энә очы белән чистарткалап карадым. Ә кашларны кыскартып кискәләргә генә тотынган идем, кул калтырый башлады бит. Матурлык салонына барырга ният кылдым.

Галинең җитәкчесе биргән акча җитмәсә дә, «Жигули»лы булу хыялы безнең йөрәктә тирәнтен оялаган иде шул. Хәтта авылдан алып килгән капчыгы-капчыгы белән бәрәңгесе, банка-банка каймак та базарга «канатланды». Авылдаш белән кушылып, ул вакытта бик текә саналган кара лаклы туфли алып куйдык. Бу вакытта авылдашның акча чыгаруы гына минем өчен көтелмәгән хәл булып калды. Һәм ул, еллар узгач та, бу турыда исенә төшермәде.

Саимә белән очрашу көне якынлашканда, көзге каршында үземнең танымаслык булып үзгәрүемне күрдем. Бүләк итәсе чәчәкләр урынына гәҗит төреп тотып, уңлы-суллы йөргәләп, авызны кат-кат ергалап, билгеле инде, ап-ак тигез тешләремне ялтыратырга омтылып: «Саимә апасы!», Саи-м-әә-ә апа-с-ы-ы, ап-п-асы!» – дип, кат-кат сөйләнеп, кыландырып алдым.

Яулап аласы хатын-кыз белән очрашу бик тиз һәм көтмәгәндә килеп чыкты. Саимәгә хезмәттәш дус кызына туган көнгә барырга кирәк булды. Вакытын алдан сөйләшеп куйганнар диярсең: Галинең җитәкчесе Рафилгә бу көнне җөмһүрият министрлыгыннан кунаклар килеп төшсә, Гали йөртә торган машинаның моторы эшләми. «Москвич»ны кабызып, туган көн кичәсе үтәргә тиешле йортка таба ыргылдым. Күрер күзгә исең-акылың китәрлек, гүзәлләр бәйгесенә бара калса, көндәшләрен ун башка узып китәрлек Саимә каршына барып бастым. Ул мәлне әле кесә телефоннары кешелек дөньясының төшенә дә кереп карамаган чак булгач, килүемнең максатын бер тотлыкмыйча ярып салдым. Рафил Ирек улының эше тыгыз булуын әйтеп уздым.

Кеше сүзен һәрвакытта игътибар, дикъкать белән тыңлап, һәр сүзен үлчәп сөйләргә өйрәнгән Саимә бу юлы нибары: «Аңлашылды, киттек!» – дип, иреннәрен чак кына кыймылдатып куйды. Шагыйрь әйтмешли, ә мин җүләр исә бу мизгелдә үзен кочакларга әзер идем. Алай гына да түгел, чак кына хәрәкәтләнгән иреннәрен бер суырып үбәсе, күптән түгел генә тырыша-тырыша кырып чыккан иягемне аның алсу битләренә бер генә мизгелгә куеп карыйсы килде. Кызганычка каршы, көзге каршына килеп ничәмә-ничә тапкыр кызыл әтәчтәй кыю булырга өйрәнүем, әйтерсең, эреп юкка чыккан иде. Үз-үземне булдыксызлыкта, мәми авызлыкта гаепли-гаепли, ниһаять, чибәркәйнең өе янына килеп туктадык. Әйтерсең бу ханым бары тик машина туктаганны көтеп кенә кайткан, ипләп кенә торды да: «Рәхмәт, егеткәй! Иртән эштән чыгуымны каршыларга кил, яме…» – дип пышылдап куйды да сулы чиләк-көянтә күтәргәндә генә атлый торган сыгылмалы адымнары белән ишегалларына кереп югалды. Ә мин исә, авызыма су капкандай югалып калып, янәшәдә утырган кешемне ишек ачып чыгарырга оныттым. Югыйсә, анысы да уй-планыма кертелгән иде бит. Әлеге мизгелдән соң бераз сулыш алмый тордым. «Бу нинди вакыт, Аллаһ каһәрләгән нинди чак булды соң әле? – дим эчемнән. – Саимәне үбүемне фотоаппаратның автотөшергече эләктерүе бик кирәк иде, югыйсә. Менә бу аның чит ир-атлар белән чуалуын раслау һәм фаш итү мизгеле булыр иде, ичмасам… Фотоаппаратта хәзер машинада йоклап утыру мизгеленнән кала бер чагылыш та юк шул. Ә Рафил Ирек улының бу сурәткә генә ышанып бетмәве бар… Димәк, синең күңелеңә хуш килгән «Жигули» да булмаячак», – дип, чыгырыннан чыккан җан ияседәй сыкрандым.

Икенче көнне, үткән эшкә салават дип, канәфер чәчәкләре алып, Саимәнең эше янына килеп бастым.

– Үзегез турында сөйләгез әле? Кайда туып-үстегез? Ничек машиналы булдыгыз? Йөргән, сөйгән кызыгыз бармы? – дип сораулы күзләрен сирпеп алгач, мин дә башыма ни килсә, шуны сөйләргә тотындым. Чөнки әңгәмәдәшемнең: «Ничек машиналы булдыгыз соң?» – дип сорануы, башыма суккан тимер казык кебек, бар зиһенемне чуалткан иде.

Авылда туып-үсүемне, ундүрт яшьтән әти белән «шабашка»да эшләп йөрүемне, сигезенче сыйныфтан ук мәктәптән китүемне, әмма кичке мәктәпкә йөреп укуымны тәмамлавымны, укудан киткән елны ук комбайнда эшли башлавымны һәм кышын авылда машина-тракторлар ремонтлап йөрүемне сөйләдем. Ә «Москвич»ны алу өчен әти рөхсәте белән аз-азлап акча туплавыма тукталдым. Сөйгән кыз түгел, очрашып йөрергә вакыт та булмавын, ошаганын таба алмавымны әйтеп куйдым.

Авызларымны бөрештереп, һәр сүземне матур итеп сөйләсәм дә, бу очрашуым да «бушка җил тегермәнен әйләндерүгә» кайтып калганлыктан, кәефем карт алаша ятып аунаган аланны хәтерләтте. Кая инде үбешү яки кочышу турында кузгатасың?.. Бу юлы да җитди эшне майтарып булмады. «Базар каравылчысы» дип, үз-үземне сүктем. «Сау бул, яңа машина, һәм мәңге яшә, иске сәләмәсе!» – дип әйтеп җибәрдем, ахрысы. Ярый әле авыз эченнән сөйләнгәнне Саимә ишетмәде. Моның да күңелендә гел чүп-чар гына икән, дияр иде.

Бу вакытта тагын шунысы да бик кызыклы, ифрат дәрәҗәдә гаҗәп тоелды. Әйе, әйе, ул гүзәл ханым ике көннән соң ипле һәм сөйкемле карашы белән өченче очрашуга (!) чакырды. Бу юлы туып-үскән район үзәгенә барырга сөйләштек, ә мин гөлчәчәкләр бәйләме белән килергә тиеш булдым.

«Йә, кодрәтле Аллаһы Тәгаләм», – дидем инде. Хәерле сәгатьтә генә булсын, олылап, ирен алыштырырга барам, ахрысы?.. Әнә бит, сөекле иреннән кабул иткән канәфер чәчәкләре урынына гөлчәчәкләр бәйләме диде түгелме? Димәк, чәчәкләргә бәйле рәвештә бар яшәешенең мәгънәсен дә алмаштырмакчы була бу. Әйдә, болай булгач, изге вакытка туры килсен инде… Саимәгә дә тел-теш тидерерлек түгел дә түгелен… Кара әле, нәкъ Фатих абзый әйткәнчә килеп чыга түгелме соң? Хатын-кызны олы койрыклы шайтан үзе дә аңлый алмас, дип әйткән иде бит. Болай булгач, тулай торакта калган соңгы банка каймакны базарга илтеп, гөлчәчәкләр хәстәрләп куярга туры килер.

Безне ачык тимер капка төбендә үк каршы алдылар. Дөресрәге, урта яшьләрдәге ир белән хатын – беренче тапкыр мине үз йортына алып кайтучының әти-әнисе иделәр. «Бер-берсен кайдан табышканнар болар?» – дигән уй башыма кереп оялаганчы, әнә бит, нәкъ шул гаиләгә охшаш бәхеткәең бөреләнергә тора, дип, Саимә артыннан өйгә атладым. Ишек шыгырдап ачылды да алда Саимәнең күчермәсе – тере шәүләсе пәйда булды. Тик ул аннан ничектер яшьрәк, сылуырак һәм озынрак чәчле дә иде.

– Алга атла, таптанып торма… Нәкъ син эзләгән минем күчермәм – сеңлем Роза бу. Суз әле чәчәкләреңне, ул гөлчәчәкләр ярата! Син аңа тәүге мәртәбә әлеге чәчәкләрне бүләк итүче дә. Гомерегез – бәхетле, бәхетегез гомерле булсын! – дип ярып салды ул, имән тактасына һич керергә теләмәгән күгәргән кадак башына бер генә тондырган чын оста сыман.

Бу мизгелләрдә нәрсә ишетеп, нәрсә сөйләгәнемне тәгаен генә хәтерләмим. Әллә көтелмәгән вакыйганың үзеннән, әллә инде киләчәк бәхетемнәнме яки туачак бәхетсезлегемнәнме, чын мәгънәсендә исердем мин. Тик, Гали белән Рафил вәгъдә иткән яңа «тимер атның» инде запас тәгәрмәче дә тәтемәячәге билгеле иде. Ә ул бар иде бит… Һәм яңа гына минем булдыксызлыктан билгесезлек эченә тәгәрәде.

Мин бу өйгә таныш сукмак буйлап ешрак килә башладым, өч ай дигәндә Роза хатыным булды да куйды. Апасы исә туй алдыннан: «Егет-җилкенчәкнең иң асылына чыгасың, минеке шикелле көнче дә, кешеләр турында начар да уйлый белми. Аз сөйләшә, ят исләр белән аңкып йөрми», – дип сөйләнгән. Ә яңа «Жигули» мәсьәләсенә килгәндә, туйда җыелган акчага иске машинаны саткан акчаны куштык та «алтынчы» модель машина алдык без.

…Хәзерге вакытта ике улым һәм кызым үсеп җиттеләр. Һәркайсы чит ил машиналарында элдертә. Кайчакта яшьлегем хатирәсе булган «Москвич»ны күрсәм, йөрәк кенә сикергәләп куя. Егет чагым әйләнеп кайтып, идарәнең кадрлар бүлегенә Гали урынына мин кергән булсам, тормыш кай тарафтан китәр иде икән?

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

Алабуга шәһәре

Комментарии