- 23.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Татарча сериал
(Тормышта булган хәлләр. Исемнәре үзгәртеп бирелә)
Килен белән каенана арасындагы мөнәсәбәт, һәр чорда да көнүзәк булып калган аталар һәм балалар проблемасы кебек, гасырлар төпкеленнән үк килә. Үзара килешеп, уртак тел табып, бик тату яшәгән бианай, киленнәр аз түгел арабызда. Тик, кызганычка каршы, ызгышып, ачу саклап кына гомер кичергәннәре дә шактый, бер-берсеннән «тозлап, борычлап» үч алганнары да бар хәтта! Бермәл, башкалага сәфәрем вакытында, автобуста янәшәмдә утырып барган очраклы танышым сөйләгән гыйбрәтле вакыйга күңелемдә уелып калды һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
…Артык зур булмаган, гадәти генә авылда бер гаилә яши. Үзләренең уңганлыгы белән тирә-юньдә дан казана алар. Колхозда гади хезмәтчәннәр генә булып эшләсәләр дә, заманына күрә менә дигән йорт салып керәләр, ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, умартасын да тоталар. Әлеге тырыш, үрнәк гаиләнең күрке, куанычы һәм ышанычы булып бердәнбер уллары үсеп җитә. Озын буйлы, таза гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй Айрат исемле бу егет хуҗалыкта гомере буена механизатор булып тир түккән әтисе Әнвәрне дә, фермада савымчы булып эшләгән әнисе Мөслимәне дә бик ярата, хөрмәт итә. Иң мөһиме, кечкенәдән кул арасына кереп, эш сөючән, ихлас күңелле, итагатьле һәм тыйнак булып үсә. Гади хезмәтнең зур шатлык, чын бәхет икәнлеген, әгәр ялкауланмасаң, җимешләрен дә мул бирүен яхшы аңлый ул. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, кем булырга дип озак баш ватмый, авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга керә. Югары уку йортында белем алып, туган авылына кайта. Башта механик булып эшли, аннары аны баш инженер вазифасына үстерәләр. Менә шулай җай гына, көйле генә бара бу гаиләнең тормышы. Тик бермәл, аяз көнне яшен суккандай, дөньяларының асты өскә килә аларның. Бөтен авыл халкын шаккаттырган, өсләренә ишелеп төшкән шул кайгы-хәсрәтнең, газап-михнәтләрнең һәммәсенә дә сөекле уллары Айрат сәбәпче була да инде… Асылда кеше ышанмаслык, акылга сыймаслык хәл вакыйгалар менә болайрак була.
…Айрат колхозда эшләвен дәвам итә. Хезмәтен күңел биреп, җиренә җиткереп башкара, гел мактаулы була. Кичләрен яшьләр арасына, клубка күңел ачарга чыга, хәмер эчү белән мавыкмый, азып-тузып йөрми. Ял көннәрендә үткәрелә торган кичке дискотекаларның берсендә ул оялчан гына, бик чибәр кызны очрата.
– Мин Марина булам, – дип таныштыра үзен күрше авылдан кунакка килгән чая кыз.
– Ә мин – Айрат, бу авылда яшим, – дип елмая егет, сылукайның искиткеч чибәрлегенә һушы китеп.
Ике яшь йөрәк арасында шул мизгелдән мәхәббәт ялкыны кабына. Җәйге күктә җемелдәшкән йолдызлар берәм-берәм сүнеп, алсу таң нурлары беленә башлаганчы авыл урамнары буйлап җитәкләшеп, сөйләшә-көлешә йөреп, төннең узганын сизми дә калалар. Кызның мари милләтеннән булуын да, табиблыкка укып йөрүен дә шунда белә Айрат. Марина да егет белән ныклап кызыксына. Иртәгәсен тагын да очрашырга сүз куешып хушлаша яшьләр.
***
Вакыт дигәнең агымсудай ага да ага инде ул… Өч ел гомер узып та китә, Марина укуын тәмамлап, эшкә урнаша. Ике яшь йөрәк арасындагы сагынычлы очрашулар белән яңартыла барган мәхәббәт уты тагын да көчәя, ялкынлана, дөрли. Озакламый егет гаилә корып бергә яшәү турында кызга тәкъдим ясый. Марина шатланып риза була. Айрат үз гомерендә беренче, җитди карар кылуы турында әти-әнисенә дә җиткерә, тик алар киленнең чит милләттән булуын һич өнәми.
– Нигә, улым, үзебезнең татар кызлары беткән идеме әллә сиңа? Каныбызны, динебезне бутап, туган-тумачалар, авылдашлар алдында оятка калыр хәлебез юк, миннән фатыйха да, бәхиллек тә көтмә! – дип ярсып, үксеп елап җибәрә әнисе. Айрат исә газиз әнкәсен мондый халәттә бер дә күргәне булмаганга, бөтенләй каушап кала, тик үз уеннан кире кайтмый. Әти-әнисенең ризалыгыннан башка сөйгәненә өйләнә. Туй дигәннәре адәм төсле булмый инде аларның, исем өчен генә үткәрелә.
Туй мәҗлесе узып, бергә яши башлагач, гаиләдә иминлек югала: талашып, ызгышып көн итә башлыйлар. Зәһәрен чәчеп торган бианай да, аз сүзле, кырыс холыклы биатасы да бер гөнаһсыз киленнәрен, аның чит милләттән булуын искәртеп, түбәнсетә, төрлечә җәберли. Айрат хәләл җефетен яклап берәр сүз эндәште исә, өйдә олы җәнҗал куба.
…Бераздан Марина авырга уза. Йөкле булуына карамастан, бианай йортында әүвәлгечә тырышып дөнья көтә: иртә таңнан торып сыер сава, малларны көтүгә куа, кош-корт карый, җәйге эссе кояшта көнозын бакчада эшли. Ишегалды, өй эче, сөекле иренең өс-башы да һәрчак ялт итеп тора. Уйлап карасаң, шундый уңган, сабыр киленнең кадерен белеп, сөенеп кенә яшәргә иде дә бит аларга!.. Тик бианасы Мөслимәнең дуамаллыгы моңа һич юл куймый.
Шулай бервакыт, билгеләнгән көнне, Марина район үзәгендәге хатын-кызлар консультациясенә юллана. УЗИда тикшерү үткәннән соң, табиблар аңа: «Сезнең игез балаларыгыз туачак», – дип әйтә. Мондый зур шатлыкны тизрәк сөйгәне Айрат белән дә уртаклашасы килә аның, авылга ашкынып, очып дигәндәй кайтып җитә. Өйгә кергәндә, барысы да түгәрәк өстәл артына төшке ашка җыелган була. Куанычы эченә сыймаган Марина хәләл җефетеннән сөенче ала. Бу хәбәрне ишетеп калган бианай кеше ямьсез тавыш белән:
– Мари балалары үрчетеп ятасы эшебез юк безнең, теләсә кая олак, башкача күземә күренәсе булма! – дип бик яман җикеренә башлый.
Моңарчы бар нәрсәгә түзеп яшәгән килен балакай бу кадәрле кимсетүне күтәрә алмый. Телефон аша җәһәт кенә бер якын туганын чакыртып, үзенең бирнә әйберләрен җыеп, машинага төяп бөтенләйгә кайтып китә. Йорт бусагасын атлап чыкканда ул аерым-ачык итеп:
– Мин китәм, ләкин соңыннан бик үкенәчәксез моңа, күрмәгәнегезне күрсәтәм әле мин сезгә! – дип яный.
Шулай итеп, килен төшкән йортның капкасы китәргә дип кире ачыла. Марина кайтып киткәч, йортта элекке яшәү тәртибе урнаша: күзләреннән очкын чәчеп торган Мөслимә әүвәлгечә һәрнәрсәгә баш була, ире белән улы исә күндәм генә, ару-талу белми эшли бирә.
***
…Бермәл Мөслимә фермадан бик арыган кыяфәттә кайтып керә. Ашарга да хәле калмыйча, көч-хәл белән генә диванга барып ята. Тора-бара авыруы көчәйгәннән-көчәя аның.
– Бу ни хәл булды соң әле, – дип авылдагы йөзьяшәр кендек әбисе янына барырга мәҗбүр була ул. Белемче карчык исә аның ни йомыш белән килгәнен алдан сизенеп, сүз башлый:
– Их, Мөслимә кызым, хәлләрегез шәптән түгел сезнең! Уратып сөйли торган гадәтем юк минем, шуңа да турысын әйтәм, гаепкә алмассың, дип уйлыйм… Сезнең гаиләгезгә, дөньягызга авырлык киләчәк, чөнки киленегез кире кайтарып була алмаслык бозым салган, – ди ул.
Мөслимә бу сүзләрне ишеткәч, коты алынып:
– Йә Ходай, газиз башкайларыбызның ниләр күрәселәре бар икән? – дип өзгәләнеп елый башлый.
Көн артыннан көн уза, бичара хатын чиреннән арына алмыйча дөнья куя. Бераздан ире Әнвәр дә, ике-өч көн авырып торганнан соң, сәер генә рәвештә үлеп китә. Шулай итеп, дөньядагы иң газиз кешеләрен – башта әнисен, аннары әтисен җирли Айрат. Ә алда исә аны тагын да куркыныч бәла сагалый…
***
Көзге көннәрнең берсендә, үзенең иномаркасына утырып, мәрхүм әтисенең үлемен рәсмиләштерү өчен район үзәгенә юлга чыга ул. Китеп күпмедер вакыт үтүгә, йортларында янгын чыга. Гүя бензин сибеп ут төрткәннәр диярсең: башта өйне, аннары бер-бер артлы каралты-кураны ялкын телләре ялмап ала. Фаҗига урынына халык җыела, йөзьяшәр кендек әбисе дә ашыгып килеп җитә, янгын сүндерү машиналарын да чакырталар. Ут-ялкын шул кадәр көчле була ки, хәтта якын да бара алмыйлар, таудай дөньяны карап торып яндыралар. Ярыйсы гына җилле көн булганлыктан, ут тирә-юньгә таралмасын дип, белемче карчык үзенең иң көчле догаларын укый башлый. Шулчак һәммәсе дә чатыр-чотыр янган каралты-кура эчендәге малларның чарасызлыктан кычкырган тавышлары белән беррәттән, ниндидер күзгә күренмәс, сәер затларның ямьсез итеп, шаркылдап көлгәнен, шыңшып елаганын да ишетә. Әбекәй догасын тагын да кычкырыбрак укуын дәвам итә, ни гаҗәп: коймалар буйлап ике як күршегә үрмәләгән ялкын телләре үзеннән-үзе юкка чыга бара. Аннары җыелган халык моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән, кеше аңына сыймаслык коточкыч күренешнең шаһиты була: баягы көлгән, елаган тавышлар үзәк өзгеч чинауга әверелә һәм дөрләп янган ихата өстеннән тузан, көл, корым катыш утлы өермә булып күккә аша.
– Күрдегезме, балалар, җиргә кара көчләр төшкән иде, иблис мәлгунь үзе булды ул, – дип сөйләнә әбекәй һәм хәлсезләнеп, башы әйләнеп, чайкалып китә. Янындагы кешеләр, һушларына килеп, аны якында гына яткан түгәрәк таш өстенә алып барып утырта. – Авылыбыз белән янып юкка чыга идек, ләгънәт төшкере, явыз иблис белән көрәшеп, яшәү көчемне югалттым, тик шулай да җиңдем мин аны! Үземнең гомерем бәрабәренә сезнең барчагызны да олы афәттән коткардым. Хушыгыз, бәхил булыгыз, оланнар! – дип көч-хәл белән генә әйтә дә, мәңгелеккә күзләрен йома ул. Шул мәл сиреналарын яман кычкыртып, янгын сүндерү машиналары да килеп җитә. Тик ут-ялкын басылган, йорттан, каралты-куралардан хәрабәләр генә торып калган була инде…
Кичке якта район үзәгеннән Айрат та кайтып җитә. Капка төпләренә якынлашуга дөньяларының янып, көле күккә очуын күрә, машинасыннан төшеп нәрсә эшләргә дә белмичә, кендек әбисе җан тәслим кылган таш өстенә барып утыра. Акрын гына көзге яңгыр сибәли. Ул башын тотып, бер ноктага текәлеп, уйга бирелә… Узып барган авылдашлары аңа дәшәргә дә җөрьәт итми. Бераздан күрше әбисе Гыйльмениса түти чыга, Айратны тынычландырырга тырышып, юатып, үгетләп, үзләренә кунарга алып кереп китә. Гаҗизлектән битараф калган егет өйдәгеләргә игътибар да итмичә, киселгән агачтай, карават өстенә ава. Күзләренә йокы эленми, таңга кадәр керфек тә какмый ята ул: үткән тормышын, кинотасмадагы кебек, күз алдыннан кичерә. Аның уйларын бер Хак Тәгалә һәм үзе генә белгәндер…
Кешеләр белән ихлас аралашучан, ачык күңелле Айратны башына килгән кайгылар тәмам бөгеп сала: ул боега, беркем белән дә сөйләшми, үз-үзенә бикләнә. Ярый әле, фаҗига көнендә район үзәгенә барган чакта барлык документлары да янында була аның. Бер атна дигәндә колхоз белән алыш-бирешне өзеп, җиңел машинасын сатып – юллык, эшкә урнашканда эш бирүченең «кулына салырлык» һәм яшәп китәрлек акча юнәтеп, авылдан башын алып чыгып китә. Өстенә ябырылган афәттән арыну, чиксез хәсрәтен оныту өчен бөтенләйгә Себер тарафларына юл тота.
…Киткән көнне Гыйльмениса түти тукталышка кадәр озата бара аны. Көз урталары була, гадәттәгечә, салкын яңгыр туктаусыз пыскаклый, күктә егетнең сагышы төсле кургаштай кара-кучкыл болытлар талгын гына агыла да агыла… Автобус көткән чакта Айрат авыл ягына карап, уйга чумып, сүзсез генә басып тора, ә күрше әбисе аны чын күңеленнән кызганып, тын гына елый. Эх, беләсе иде шул чагында ниләр турында уйлады икән ул?.. «Минем дә гаиләле булып, балалар тәрбияләп, адәмчә яшәргә, бәхетле булырга хакым бар иде бит, фатихаңны ник бирмәдең, әнкәй?» – дип сызланган, өзгәләнгәндер ул, мөгаен…
Рәфил САМАТОВ, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы. Дүртөйөле районы, Башкортстан

Комментарии