- 23.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №19 (18 май)
- Рубрика: Татарча сериал
Вәсиләнең тавышыннан Гөлзадә әби сискәнеп уянып китте. «Тагын нәрсә мыгырдана инде ул, һаман да шул башмакларын эзлидер. Көн саен шуларны югалта, югыйсә, нәкъ шул бер җиргә куя, ләбаса. Әй, башы алмашына инде аның, нишләтәсең инде тәкъдиреңә шул язылгач», – дип сукранып, Гөлзадә икенче ягына борылып ятты. Ничек кенә йокларга тырышса да, күзләренә кабат йокы кермәде. «Эх, бик матур төш күрә идем, шуның азагын белсәң икән», – дип уфтанып куйды ул. Инде тәмам йокысы качканын аңлагач, Гөлзадә әби төшен кабат-кабат хәтерендә яңартты. Авылның таныш урамы, җәйге көн булса да, әллә ни кыздырмый, каяндыр чишмә тавышы ишетелә. Гөлзадә шунда юнәлә, анда аны вафат булган ире каршы ала. Ләкин ире, ничектер, сөйләшми. Моңсу гына карап тора бирә. Гөлзадә әби чишмә суын авыз иткән арада, ире юкка чыга. Аннан ул өенә юнәлә, кайткач, өстәл әзерли, кемнедер көтә, тик килүче генә булмый. Ишегалдына чыгып, өй тирәләрен урый, тагын өйгә керә…
Гөлзадәнең туган авылын төшендә беренче генә күрүе түгел. Әллә уйлаганга, әллә бик сагынганга еш керә ул аның төшенә. Бер генә көнгә кайтып килер иде дә бит, мөмкинлеге юк шул.
Гөлзадә әби бисмилласын әйтеп, ятагыннан күтәрелде. «Кояш күтәрелеп килә, көн дә яхшы булырга охшаган. Бер болыт әсәре дә юк, бакчага чыгарга кирәк», – дип, ул ишеккә юнәлде.
Тышка чыгу белән, аның битенә салкынча саф һава килеп бәрелде. Ярата шул Гөлзадә әби табигатьне. Авылда яшәгәндә дә, еш кына урман буйларыннан саф һава сулап, шифалы үләннәрне җыеп кайта иде. Авырса, шулардан шифа тапты. Юк шул инде ул вакытлар, аларны кайтарып булмый.
Картлар йортында яши башлаганга да инде бер ел. Ә йөрәк ярасы һаман төзәлми. Юк, ул балаларына ачу тотмый. Аларга рәнҗеми дә, бәхетләрен генә тели. Күңеле тулып, күзләренә яшь килгәндә: «Мин түзәрмен, миңа күпме яшисе калгандыр инде. Балаларга гына авырлык салмаска кирәк. Аларның үз дөньясы, мәшәкатьләре», – дип, үз-үзен юата.
Уйларына батып, Гөлзадә әби сәгать сигез тулганын сизми дә калган. «Тукта әле, бүген атнакич бит. Бүген эшкә минем Лилиям килә, кая әле, каршы алыйм әле үзен», – дип ул бакча ишегенә ашыкты.
– Гөлзадә әби, сез инде бакчада икән, бигрәк яратасың инде шунда булырга. Ничек хәлләрегез? – дип Лилия, май кояшыдай елмаеп, аны ишек төбендә каршы алды.
Гөлзадә әби кызның елмаюлы йөзенә карап:
– И, үскәнем, яратам шул бакчаны. Саф һавасын берәр көн суламасам, күңелем булмый…
Гөлзадә әби бирегә килгәндә, Лилия әле монда эшләми иде. Килгәненә ун ай булганда гына эшкә керде ул. Беренче эш көннәрендә үк Лилия Гөлзадә әбине, нишләптер, үз итте. Әллә инде үз әбисенә охшатты. Лилия өч көнгә бер генә килгәнгә күрә, Гөлзадә әби дә аны сагынып каршы ала. Тик ул үзенең борчулары турында гына аңа бер дә сөйләми. Аларны тизрәк онытырга тели, күрәсең. Ләкин шулай да бүген Лилиянең: «Синең балаларың бар бит, нишләп соң алар бер дә күренми? Ерак торалармыни?» – дигән соравыннан Гөлзадә әби күз яшьләрен тыя алмады. Күңеле тулды.
– Әйе, кызым, минем балаларым монда килмиләр. Ике малаем бер-бер артлы өйләнде. Тора-бара гаиләләре ишәйде. Яшәргә фатир кирәк булды, гаиләләре белән кайттылар да йортны сатарга мине күндерделәр. «Үзеңне чиратлашып карарбыз. Урының гел җылыда булыр», – диделәр. Мин соң нишлим? Аларга да бит фатир кирәк. Гомер буе кеше өстендә тормаслар. Ризалаштым. Өч ел чиратлашып тордым үзләрендә. Рәхмәт яусын анысы өчен. «Әнкәй, сине вакытлыча картлар йортына урнаштырып торабыз, күпмедер вакыттан килеп алырбыз», – дип, менә монда китерделәр. Хәзер бер ел инде килгән-күренгәннәре юк, – диде Гөлзадә әби, күз яшьләрен сөртеп. – Тик менә үз йортымны гына сагынам, – диде ул сүзен дәвам итеп. – Бер генә көнгә булса да кайтып килер идем…
Бу минутларда Лилиянең Гөлзадә әбигә ничек тә булса ярдәм итәсе килде. Берничә минут тын утыргач, Лилия:
– Әби, бу атнада ирем Илсур ял итә. Бергәләшеп авылга кайтып килербез. Туган йортыңны күрерсең, – диде.
Гөлзадә әби яшьтән кызарып беткән күзләрен кызга төбәп:
– И, бәбкәм, рәхмәт яусын яхшы сүзеңә. Изге күңелең өчен Ходай саулык-сәламәтлек бирсен. Сезне алай борчып мәшәкать ясап йөрисем килми шул, – диде, тагын уйга калып.
– Юк, әби, борчымыйсың, мәшәкать түгел. Илсур да бик теләп риза булачак. Ул бит ятимнәр йортында үскән, ялгызлыкның, сагынуның ни икәнен белә.
– Рәхмәт, кызым…
– Ярар, әби, шимбә көнне кереп алырбыз, әзерләнеп тор, яме?! – диде кыз һәм саубуллашып чыгып китте.
Әби дә үз бүлмәсенә юнәлде.
Шимбә көнне сәгать алтыда ук уянды ул. Күзен тәрәзәгә төбәде. Инде яктырган. Торып үз эшләре белән мәшгуль булган арада, сәгать сигез дә тулып өлгерде. Ашап хәл алгач, әби бакчага чыгып керергә булды. Бүгенге көн, нишләптер, аңа аеруча серле, матур булып тоелды. Уйларына чумып утырып, күпме вакыт узгандыр, Гөлзадә әби әйберләрен җыештырып куярга кирәклеген исенә төшереп, керүгә таба юнәлде. Лилия озак көттермәде. Ул килгәндә, әбинең күчтәнәчләре әзер иде.
… Менә таныш юллар, таныш басулар, туган авыл. Әнә аның үз өе дә күренде. Ничә еллар гомер иткән йорты. Яңа хуҗалар үзләренчә үзгәртеп, яңартсалар да, дүртпочмаклы бурасын калдырырга булганнар. Коймалары икенче, ишегалды шундый ук олы, иркен. Чия агачлары кызыл җимешләренә күмелеп, шаулап утыралар. Үз куллары белән утырткан чияләр шул алар! Өенең шыгырдап торган бүрәнәләрен Гөлзадә әби җыерчыкланып беткән куллары белән сыпырып:
– Менә ул минем җан тынычлыгым оясы. Харисым белән тир түгеп салган нигезебез. Рәхмәт, өйнең бурасын сүтмәгәнсез, – диде әби, хуҗаларның сәер һәм моңсу күз карашларын тоеп.
Өй кырында үсеп торган алмагачка күз төшереп: «Менә бу әнис агачының алмасын Рәмис улым бик яратты. Язын шау чәчәккә күмелсә, сөенә иде инде. Әнкәй, кара әле, быел алма күп булачак, әйеме?» – дип, шатлыгын минем белән уртаклаша иде. Ә кече Рәсимем чияләрнең шау чәчәккә күмелгәненә сөенә, кайнатмасын да мактый-мактый ашый иде.
Шулвакыт хуҗабикә телгә килеп:
– Әби, әйдә, өйгә керик, чәем дә кайнаган. Бергәләшеп сөйләшеп утырырбыз, – диде.
– Рәхмәт, бәбкәм, әле үз күзләремә ышанмый торам бит. Ни дисәң дә үз йортың сагындыра, – диде кайнар яшьләренә тыгылган күзләрен чиккә төбәп Гөлзадә әби.
Юк, бу сагыш тамчылары түгел, ә бәхет яшьләре тәгәрәде аның. Тиз арада өстәл дә әзер булды. Өстәл буена утырышкач, сүз иярә сүз чыгып, Гөлзадә әби хуҗаларның кайдан күчеп килүләре белән кызыксынды.
– Без ерактан кайттык, Себер якларыннан ук. Минем әнием шушы авылда туып-үскән. Әби, бәлки, син аны беләсеңдер. Гөлҗамал, Сабирова аның кыз фамилиясе.
– Беләм, үскәнем, син Гөлҗамал кызымыни? Без аның белән бергә үстек. Әткәй-әнкәйләр иртәнге чык төшкәч, яланаяк йөрсәгез, аякларыгыз сәламәт булыр, – ди торганнар иде. Без, шуңа күрә, кечкенәдән иртән торып, яланаяк урман буйларыннан йөгереп кайта идек. Чык тамчыларының сихәтен ала идек. Кызу җәйнең печән вакытында бер көн дә калдырмый басуга төшә идек. Бик яшьли кияүгә чыкты ул, Себергә дә китеп барды.
– Әйе шул, өйләнешкәч, әтием Себер якларына китәргә була. Үзе белән әниемне дә ала. Шунда төпләнеп тә калалар. Бер-бер артлы өч балалары туа. Мин – төпчек бала. Ләкин абыйларыма гына Ходай кыска гомер биргән: олы абыем биш яшендә суга батып үлгән, кечесе ун яшендә корт чагудан гүр иясе була. Әнием гомере буе туган якларын сагынып яшәде. Әтием үлгәннән соң, хәле авыраеп, бик озак хастаханәдә ятты. Аннан инде аягына баса алмады. Калган биш ел гомерен урын өстендә уздырды. Соңгы көннәрендә туган ягында буласы килсә дә, без аны алып кайта алмадык. Табиблар юлны күтәрә алмас, диделәр. Шуңа күрә, үзе кайта алмагач, безгә кайткаларга, әби-бабай каберен карап-чистартып торырга дип, васыять әйтеп калдырды. Әниемне монда алып кайтып җирләдек тә. Үзебез дә шунда төпләнеп калырга булдык.
– Дөрес эшләгәнсез, кызым, әниегезнең васыятен аяк астына салып таптамагансыз, – диде Гөлзадә әби.
Хуҗабикәнең күзләренә ирексездән яшь тулды. Аларны сөрткәләп: «Әби, ирем эштән кайткач, зиратка барып кайтырбыз. Харис бабайның каберенә дә барасың бардыр. Бергәләшеп чистартырбыз», – диде.
Әби ризалыгын белдереп башын селкеде.
Хуҗа үзен озак көттермәде. Зиратка юл озын булганга, алар машина белән барырга булды. Гөлзадә әби Харисының ташландык хәлгә килгән каберен күреп, уйга калды. Ике малае була торып, бу хәлне күрү аңа бик тә авыр иде. Изгелекне үз балаларыңнан түгел, чит баладан күрүнең ничек авыр икәнен берүзе генә аңлый иде ул. Гөлзадә әби кабер өстендәге чүпләрдән аралап, бер уч туфракны кулына алып, күкрәгенә кысты.
– Харисым, гафу ит мине. Бер ел буе кабереңә килә алмадым. Әллә шуңа төшемә бик моңсу булып кердең. Лилия кызым ире белән алып килде мине монда. Улларыңны бер ел күргәнем юк, – диде дә, Гөлзадә әби җаны әрнүенә түзә алмыйча бәреп чыккан яшьләрен сөрткәләде.
Шулвакыт җилкәсендә йомшак куллар тоеп, Гөлзадә әби күтәрелде. Лилия аны юатырга теләп:
– Әбием, зинһар, тынычлан. Хәзер каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртырбыз, – диде.
Эш тәмамланганда караңгы әле төшмәсә дә, салкынайтырга өлгергән иде. Өйгә кайтып, күчтәнәчләр белән чәй эчкәч, кич тә җитеп өлгерде. Гөлзадә әбигә түрдән урын җәеп бирделәр. Әллә юл ардырган, каз мамыгы мендәренә башын төртү белән, татлы йокыга талды ул. Иртән әби капка тавышына уянып китте. «Инде яктырган, торырга кирәк», – дип урыныннан кузгалды ул. Хуҗабикәнең ишегалдын себереп йөргән вакыты иде.
– Хәерле иртә Гөлзадә әби, бик иртә торгансың. Хәер, авыл кешесе йоклап ятарга яратмый инде ул. Ничек йокладың, урын-җирең көйсез булмадымы? – диде.
– Бик рәхәт йокладым… Харисымны да төшемдә күрдем. Имеш, мин урман буеннан үләннәр җыеп йөрим икән. Кинәт кенә каршыма килеп чыкты, ап-ак чиста киемнәр кигән. Үзе елмая.
– Әби, сөенгәндер ул. Шулай рәхмәт әйтүедер, – диде хуҗабикә сөенеп.
– Әйе, үскәнем, каберен чистартучы булмаганга борчылып яткан инде ул. Төшемә бик еш моңсуланып керә иде.
– Әби, син анысы өчен борчылма. Без Харис бабайның каберен карап, чистартып торырбыз. Чәчәктән өзмәбез…
Шундый игелекле кешеләр белән очрашуына сөенеп, Гөлзадә әби изге теләкләрен теләде…
Гөлзадә әби бакчаларны урап кергән арада, хуҗабикәнең чәе әзер иде инде. Кунаклар белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчкәч, Гөлзадә әби чишмә, урман буйларын ураштырып кайтам дип, чыгып китте. Чишмә суын авыз иткәч, урман буйларына китте. Анда шифалы үләннәр җыйды. Аларны Мәдинә белән Лилиягә бирде. Һәрберсенең шифасын сөйләде. Шулай итеп, китәр вакыт та җитте – хуҗа белән хуҗабикә Гөлзадә әбине тагын кунакка чакырып калдылар.
Гөлзадә әби өчен тагын картлар йортында тормыш дәвам итте. Салкын көннәре каршы алган алтын көз, үзе артыннан буранлы кыш калдырды. Зарыгып көттергән язның җылы кояшы гына, нишләптер, соңлады. Бик ялындырып көттерсә дә, барыбер тиешле вакытта кары эреп, үз вакыты белән җәе дә килде. Гөлзадә әби быелгы кышны бик авыр чыкты. Еш чирләде, йөрәге дә тынычлык бирмәде. Кайбер көннәрне хәле дә булмый. Көне буе урын өстендә аунады. Бу хәлне күреп йөргән Лилияне борчу биләп алды. Ул әбисе янына ешрак килде. Авыруы көчәйгән көннәрне, хәле авыр булган вакытларда күңелен күтәрергә тырышты. Көннәр, айлар үтеп торса да, әбинең малайлары һаман күренмәде. Бу Гөлзадә әбине генә түгел, Лилияне дә уйландырды. Әби ике атна урыныннан тормады. Лилия һәрдаим аның хәлен белеп торды. Менә бүген дә кыз үзенең ял көне булуына карамастан, һәрвакыттагыча, май кояшыдай елмаеп бүлмәгә килеп керде.
– Исәнме, әби, ни хәлләрдә?
– Бүген яхшырак кебек. Терелүгә таба, күрәсең, – диде ул сөенеп. Ә үзенең күзләрендә моңсулык иде.
– Әби, күзләрең, никтер, бик моңсу, – диде Лилия моны сизенеп.
– Авылыма соңгы тапкыр кайтып киләсем килә. Күңелем шунда тарта, – диде ул. – Соңгы, соңгы тапкыр.
– Әбием, ни сөйлисең син. Менә бит хәлең бүген яхшырган. Иртәгә тагын дә әйбәтрәк булыр. Ә авылыңа кайчан телисең, шунда алып кайтырбыз…
– Никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак… Бик тә сагындым, – диде Гөлзада әби уйларына бирелеп.
– Ярар, алып кайтырбыз. Биш көннән Илсур ялга чыга. Минем ял көннәрем туры килә. Бергәләшеп кайтып килербез. Мәдинә апаларга да хәбәр итәрбез. Әби, син ял ит. Мин киттем, – дип Лилия Гөлзадә әбине җайлап яткырып, саубуллашып чыгып китте.
Биш көн аз кебек булса да, Гөлзадә әби өчен ул бик озак тоелды. Көне килеп җиткәч, Лилия кызым, соңармас, дип, җыясы әйберләрен иртән үк җыеп, күчтәнәчләрен әзерләп куйды. Бакчага чыгып, бик озаклап бакчага карап торды. Монда кире кайтмаячагын күңеле белән сизенгән кебек булды. Бүлмәсенә кергәч тә, монда үткән көннәрен күз алдыннан кабат кичерде.
Гадәттәгечә, Лилия озак көттермәде. Сөйләшә-сөйләшә кайта торгач, авылга килеп җиткәннәрен сизми дә калды. Аларны Мәдинә белән ире бик җылы каршы алдылар. Мәдинә тавык итеннән мул итеп тәмле аш пешергән иде. Утырып сыйланып алгач, хәл-әхвәлләрне сорашкач, Гөлзадә әби бакчага чыгарга булды. Бакчада бераз утыргач, хәле авырайганын сизеп, өйгә кереп ятып торырга уйлады. Ләкин хәле җиңеләймәде. Иртән дә тора алмады. Маңгаена җылы, йомшак кул тигәч, күзен ачып җибәрде. Янында Лилияне күреп:
– Бәбкәм, син икәнсең. Әйтәсем сүзем бар иде. Миңа озак калмады инде. Харисым да төшемә керде. Үзенә чакыра. Мин сиңа бик рәхмәтле. Балаларымнан күрмәгән изгелекне Илсур белән синнән күрдем. Сез миңа үз балаларым кебек булдыгыз. Әнә минем киемемнең кесәсендә сиңа бүләгем бар. Шуны гына алып килеп бирче, – диде Гөлзада әби чөйдә эленеп торган киеменә күрсәтеп.
Лилия кесәсеннән кечкенә генә тартма алып, әбигә сузды. Әби тартманы ачып:
– Менә, бәбкәм, бу кашлы йөзек сиңа. Бу йөзек безнең нәселнең кыз буыныннан җиде буынга чаклы миңа күчеп килгән. Миңа моны әнием калдырды. Аңа әбием биргән. Үземнең кызым кебек булганың өчен, аны сиңа калдырам. Син кызың үскәч, аңа бирерсең. Минем төсем итеп сакла. Югалтма һәм бәхетле бул.
Лилия кайнар яшьләрен сөртеп, әбигә рәхмәт әйтте. Берникадәр тынычлыктан соң, Лилия:
– Әби, картлык көнеңдә син балаларың белән булырмын дип уйлагансыңдыр. Ләкин язмыш сиңа чираттагы сынавын җибәргән. Ә син сабыр булдың. Балаларыңа барыбер рәнҗемәдең. Изгелек кенә теләдең. Мин уйладым-уйладым да синең монда икәнеңне хәбәр итәргә булдым, – диде, әбинең талчыккан күзләренә карап.
Шушы сүзләрдән соң Лилия беренче тапкыр әбинең күзләренең очкынланып китүен күрде.
– Күңелең гел изгелектә инде синең, кызым. Рәхмәт сиңа, мине шулай кайгыртканың өчен. Кайтырлар Алла теләсә… – диде ул, күңеле тулып.
Шул вакыт әбинең хәлен белергә дип хуҗа, хуҗабикә һәм Илсур килеп керде. Әби аларга карашын төбәп:
– Сезнең кылган игелекләрегез, һичшиксез, үзегезгә әйләнеп кайтыр. Яхшылык җирдә ятмый ул, – диде.
Аның йөрәк түреннән чыккан бу рәхмәт сүзләре яңа гына ишектән килеп кергән Рәсим белән Рәиснең йөрәгенә ук булып кадалды. Рәмис тамак төбенә тыгылган төерне йотып:
– Исәнме, әнкәй, хәлең ничек? – диде.
Әнисе янына ук килеп Рәсим:
– Без бу, синең улларың, – диде.
Аларның икесенең дә күзләрендә йөрәкләрен әрнетеп алган үкенүнең кайнар яшьләре бәреп чыкты. Ни генә дисәң дә, нинди генә булса да, Гөлзадә әби өчен алар йөрәк түреннән өзелеп төшкән, кадерләп үстергән җимешләре, үз балалары иде. Янына тезелеп утырган ике малаеның чәченнән сыйпап, ул: «И сабыйларым минем, кайттыгызмы? Бик сагындым үзегезне. Дөнья мәшәкатьләре белән күрешә алмадык. Юк, мин сезгә рәнҗемим. Бәхетле яшәвегезне телим. Минем сезгә васыятем бар. Зинһар, мине Харисым янына күмсәгез иде. Соңгы сүзем итеп шуны әйтәм: балаларыгызда ата-анага карата хөрмәтне кечкенәдән үк тәрбияләгез. Үскәндә ата-ана балага терәк булса, картлык көнендә бала ата-анага терәк булырга тиеш. Яшь буын шуны белеп үссен», – диде.
Бу Гөлзадә әбинең соңгы сүзләре булды.
Әбине икенче көнне бик хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Яңа кабер янында озак кына басып торгач, халык таралыша башлады. Ләкин Рәсим белән Рәмис кенә бер авыз сүз сөйләшми басып тора бирделәр. Икесенең колакларында әниләренең соңгы сүзләре чыңлап тора иде…
Айгөл ХАМАТОВА.
Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылы.

Комментарии