Күзләрең ник сагышлы?

Рәйханә күк күкрәп, яшен яшьнәгән тавышка йокысыннан куркып уянды. Тышта коеп яңгыр ява. Куллары белән капшап, янәшәсеннән сеңлесен эзләде. Шуышып төшеп, аяк астына ук килеп җиткән икән. Ул аны күтәреп алып, үз янына яткырды. Өстенә юрганын япты, битләреннән иркәләп үбеп алды. Аннан соң яңгыр тавышын тыңлап ята башлады. Аның күзләре кабат йокыга йомылам гына дигәндә, сеңлесе су сорап уянды. Рәйханә ут кабызмыйча гына, кухняга чыкты. Һәм…

Һәм… абынып, әздән генә егылмыйча диварга тотынып калды. Шул арада куркуыннан ут кабызуын да сизми калды. Кухня идәнендә ярымшәрә әнисе йоклап ята. Иелеп, әнисенең эчке күлмәгенең итәкләрен тартып куйды. Чәчләре тузган, күз төбе кара көеп чыккан, үзеннән аракы, тагын әллә нинди сасы ис килә. Ундүрт яшьлек Рәйханәнең йөрәге кысылып куйды. Күңелендә моңа кадәр аңа таныш булмаган бер явыз теләк уянды. Әнисен уңлы-суллы яңаклыйсы, типкәләп атасы, безгә синең кебек әни кирәк түгел, чыгып кит, дип кычкырасы килде. Аны бу теләген тормышка ашырудан алгы бүлмәдәге сеңлесенең:

– Апай, су алып кил инде, – дип еламсыраган тавышын ишетү генә тыеп калды.

Утны сүндереп, сеңлесе янына керде. Ул нәни кулларын сузды. Бераз эчкәннән соң, кире бирде. Рәйханә аның янәшәсенә килеп яткач, сеңлесе аны кысып кочаклап алды.

– Апай, Гөлназга форма күлмәге алганнар. Түфлие дә шундый матур, сумкасы да, – диде ул.

– Сеңлем, иртә белән сөйләшербез, яме, әйдә, йоклыйк, – диде ул аны сөеп.

Кечкенә Гөлнарны тынычландырса да, йокысы тәмам ачылган иде. Әнисенең шәрә ботларын, тузган чәчен күз алдыннан куарга тырышты. Рәйханә аны исерек хәлдә ике ел элек күрде. Аларга элек бик күп кеше килә иде. Алар һәрвакыт, очрашкач, берсен-берсе кысташа-кысташа аракы эчә иде. Әтисе еш кына:

– Кыстатып утырма, эч әйдә, – дип әнисен мәҗбүр итте.

Әнисеннән еш кына эштән кайтканда да аракы исе килә башлады. Әтисе белән икесенең бәйрәм булмаганда да эчкәннәрен күргәләде. Аннан соң бүлмәләренә кереп бикләнәләр дә әллә сугышалар, әллә талашалар, һич аңламассың үзләрен… Андый көннәрдә хуҗалыктагы бар эш Рәйханә җилкәсенә төшә. Сыер саварга да өйрәнде. Нәзек беләкләре өзелеп төшәрдәй булып сызласа да түзде. Имчәк төбендәге сөтнең соңгы тамчысына кадәр савып чыгармыйча туктамады. Әле ярый, сыерлары бар. Чөнки әнисен узган ел эшеннән чыгардылар. Мөгаен, эчкәнен җитәкчесе сизгәндер. Бер дә башкача булмас. Хәзер әнә эшкә дә алмыйлар үзен. Кайвакыт әтисе белән бергәләп атна буе эчәләр. Өйдә ашарларына ипи дә булмый. Рәйханә сепарат белән сөт аерта. Күршеләреннән кереп ипи алып чыга. Әле ярый, алар әйбәт. Кызны ярты сүзеннән аңлыйлар. Ипи генә түгел, күпереп пешкән тәмле бәлешләр дә биреп чыгаралар. Эчмәгән вакытта аның әнисе дә ниләр генә пешереп бетерми иде. Хезмәт урыны да нинди әйбәт иде бит. Ә хәзер… Аның белән урамда исәнләшүче кеше дә юк. Нишләп әни үзе шуны аңламый икән? Рәйханә күзенә яшь тулды. Битләре буйлап кайнар бөртекләр тәгәрәде. Ул әкрен генә елый башлады… Һәм кабат йокыга китте.

Иртән әнисенең тавышына чәчрәп уянды. Ул көтүләре куылмыйча калганлыгын аңлады. Тиз генә юрганы астыннан чыкты да халатын эләктереп тышка чапты. Абзардан сыерларын куып алып китте. Әле көтү ерак китәргә өлгермәгән иде. Ул урамда мал-туар куып кайтып килүче хатын-кызлар сүзенә колак салды. Алар аның әнисе турында сөйләшә иде.

– Тагын эчә башлаган икән бит, – ди берсе.

Икенчесе:

– Үзен тыя алмый инде, күрәсең. Кызлары кызганыч. Кечесе дә быел беренчегә бара. Нинди акыллы балалар югыйсә. Алла сакласын, андый чирдән…

– Кызлары да бозылып бетмәсә ярый инде, – дип әйтеп куйды өлкән яшьтәгесе.

Үзләренең артыннан ук атлап килүче Рәйханәне күреп сөйләшүдән шып туктадылар. Ул алар белән исәнләшеп узып китте. Аның күңелендә әнисенә булган нәфрәте тагын да артты. Рәйханә кайтып кергәндә ул баскыч төбендә башын тотып утыра иде. Әтисе орышкан, ахры. Үзе аек вакытта аның исереклеген күрә алмый ул. Рәйханә әнисенә бер сүз дә дәшми, өйгә кереп китте. Аннан тиз генә кире әйләнеп чыкты да:

– Үзең турында ишетәсең килсә, әнә, көтү куарга чык. Бөтен авыл халкы сине сөйли. Ничек оят түгел сиңа? Эшеңнән дә эчкән өчен кудылар, белмиләр дип уйлама. Әгәр тагын эчәсең икән, нишләтәсен беләм мин сине, белеп тор, – дип янап, ярсып елап җибәрде.

Ул арада абзардагы эшләрен бетереп, әтисе дә килеп чыкты. Ана һаман баскыч төбендә хәрәкәтсез утыра бирде. Әйтерсең лә сүз аның турында бармый, кызының ярсып елавы да тәэсир итми.

– Нишлим соң, айный алмыйм бит, баш төзәтәсем килә, бөтен җаным янган кебек. Әз генә эчсәң, басылыр шикелле. Бар, кичәгедән калганны әз генә салып бир, башка сорамыйм, – диде ул иренә ялварып.

Әтисе аңа карап-карап торды да йогышсыз сүзләр белән сүгенеп кереп китте. Чокырга салып ак аракы чыгарып бирде. Ана кешенең аны эчеп куйгач, йөзе яктырып, теле язылып китте. Аннан соң, бернәрсә булмагандай, урыныннан сикереп торды да йорттагы көндәлек эшләргә кереште.

… Рәйханә өйдә әнисе белән очрашмас өчен, себерке алып ишек алдын җыештыра башлады. Әнисенең исерек йөзе һич кенә дә күз алдыннан китми. Ә нинди чибәр иде бит ул. Ике ел эчендә аракы нинди хәлгә китерде аны. Өч көннән мәктәптә укулар башлана. Сеңлесен ничек алып барыр икән ул? Ни йөзе белән укытучыларга карар? Рәйханә әнә шуларны уйлады. Бигрәк тә аны үз сыйныфташларыннан әнисе өчен оялу хисе биләп алды. Яңадан бер тапкыр бу хакта әнисенә әйтергә булды.

Әйе, элегрәк ул үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә торган әнисе белән горурлана иде. Ә хәзер аның аек вакыты елга ике-өч ай гына буладыр. Ул аңа исерек вакытларында “әни” дип бөтенләй дәшми, хәтта сөйләшми дә. Чөнки күрәлмый ул аны. Рәйханәнең борчулы уйларын сеңлесе тавышы чуалтты:

– Әни сине чәй эчәргә чакырды, – диде ул.

– Үзе эчсен, әйт, – диде ул тупас кына.

Чыннан да, Рәйханәнең соңгы көннәрдә ашыйсы да, эчәсе дә килми. Авызыннан аракы исе аңкып торган, кызарынган, күзләре шешенгән әнисе янына утырып буламыни? Кем ничектер, тик Рәйханә үзен мәҗбүр итә алмый. Әнә шулай вак-төяк эшләр табып, ул ишегалдында вакыт уздырды. Башка шөгыль булмагач, өйгә керде. Әнисе урын өстендә каты ыңгырашып ята. Үзе йөрәген тоткан:

– Кызым, үләм, ахрысы, – ди авыр сулап.

Бу сүзләрне соңгы вакытта Рәйханәгә күп тапкырлар ишетергә туры килде. Ул эндәшмичә генә күршедәге апаны чакырырга чыгып китте. Аның көндезге ашка кайткан вакыты булырга тиеш иде.

Рәйханәне табибә ярты сүзеннән үк аңлады. Ашыгыч ярдәм чакырып шалтыратты. Алар ун минут дигәндә килеп, әнисен хастаханәгә алып та киттеләр. Тик Рәйханәнең күңелендә аны әз генә булса да кызгану хисе кабынмады. Киресенчә, нәфрәте генә артты. Җиң сызганып өйләрен җыештырырга кереште. Аш куеп җибәрде. Хәтта җиңел сулыш алды. “Әти генә исереп кайта күрмәсен”, – дип теләде күңеленнән.

… Бераздан бөтен йорт эче ялт итеп тора иде. Өйгә тәмле аш исе таралды. Сеңлесе белән икәүләшеп ашадылар, аннан ул зур, матур күзләрен текәп карап торды да:

– Апай, син үскәч тә гел шулай әйбәт бул, яме. Әни кебек аракы эчеп йөрмә, – диде. Ә үзенең күзләренә мөлдерәп тулган күз яшьләре бите буйлап акты.

– Без әнигә охшамыйбыз, сеңлем, икебез дә, – дип аны юатырдай сүзләр эзләде.

– Сеңлем, әйдә, синең мәктәпкә киеп барачак күлмәгеңне үтүклибез, – дип өстәл артыннан кузгалды.

Әйе, ана кеше үзенә төшкән бурычны үтәгәндә генә бала өчен якын һәм кадерле була. Әмма әти-әнине сайлап алып булмый шул…

Гөл Җиһан

СИХЕРЧЕ

Вәсимәнең күзләре көннән-көн начарая башлагач кына, табибларга мөрәҗәгать итеп карарга уйлады ул. Шул рәвешчә бер-бер артлы 5 операция кичерде, әмма файдасын гына күрмәде. Инде төзәлеп кенә бетте дигәндә, яңадан күзенә ак төшә, янә эренли, күрми башлый. Табиблардан да бернинди файда күрмәгәч, им-томчы әбиләргә барасы итте. “Кем белә бит, ә бәлкем аларның файдасы тияр”,- дип уйлады ул.

Бөтен әйләнә-тирәгә билгеле булган карта ачучы, кайнар сулышын өреп авыру тәнгә шифа бирүче 91 яшьлек карчыкка барды, дөресрәге, аны алып бардылар. Чөнки ул шәүлә буенча гына чамаларлык дәрәҗәдә иде инде. Әмма, ни кызганыч, ул да ярдәм итә алмады. Әллә нинди кара таплар, зур упкын турында гына сөйләде ул. Хатын әллә инде карчыкның сүзләрен аңламады, әллә тегесе саташтымы, Вәсимә аңа ышанмады. Ә вакыт уза бирде. Күзләр инде дөм сукыраеп, берни дә күрмәс булды. Җитмәсә, эренләп ага ук башладылар. Янәдән табибларга мөрәҗәгать итәргә теләмәде Вәсимә. “Бары шушындый хәлгә киләчәкмен бит инде, нишләп балаларның авызын ризыктан өзеп акча чыгарырга”, – дип уйлады хатын. Чыннан да, бер хезмәт хакын түләү белән ашауга да җиткерүе бик авыр иде алар өчен. Бөтен ышанычы, соңгы өмете Ходайда иде. Аның хәзер буш вакыты бик күп иде шул. Ник дигәндә, дөм сукыр хатынны эштә озак тотмадылар, билгеле. Көне-сәгате белән эшеннән азат иттеләр. Ул бөтен буш вакытын дога кылып, Ходайга ялварып уздыра башлады. Ә менә көннәрнең берсендә Вәсимә сәер күреп уянып китте. Имештер, зур кара карга бәрәңге бакчасындагы мунча нигезенә килеп кунган. Ә бер куркыныч кыяфәтле карчык әфсен-төфсен укып, әле бер, әле икенче якка төкеренә. Ул ниндидер бер төенчек күмеп маташа икән. Хатын ниндидер зур өмет, киләчәккә яктылык белән уянып китте. Шунда ук ире Мөхтәмгә бу төшен сөйләп бирде. Дөрес, ире хатынның бу сәер төшенә әллә ни зур игътибар бирмәсә дә, сөйгәненең сүзен тыңлау нисбәте белән генә булса да бу йөкләмәсен үтәргә булды. Улы Фәхимне ияртеп, Вәсимә аңлаткан җиргә килгәч тә аптырашта калдылар. Ник дигәндә, мунча нигезенә Мөхтәм үзе, үз куллары белән туфрак нигезе актарылмасын өчен дип шифр каплап, бастырып чыккан иде. Ләкин бер шифр кисәге ватылып беткән. Бу болай берничек тә ваклана алмый иде, димәк, чыннан да, нидер бар дигән уй йөгереп узды ир башыннан. Ул тиз-тиз казырга кереште. Әмма көрәк очы ниндидер йомшак әйбергә килеп төртелгәндәй булды. Ә инде тагын да тирәнрәк казыгач, хатыны Вәсимәнең кер бавыннан юкка чыккан кофтасы килеп чыкты. Аның эчендә исә ике тавык күкәе булуы да ачыкланды. Вәсимә бу “күчтәнәч” белән нишләргә дә белми озак басып торды әле. Соңыннан карт әбисе өйрәткән догаларын кат-кат укып, су буена төшеп, бу зәхмәтле “күчтәнәч”не агызып җибәрде. Шуннан соң бар да әкренләп үз җаена кайта башлады. “Кызганыч, сез дөм сукырга әйләнәчәксез”, – дигән табибларны уйланырга мәҗбүр итеп, Вәсимә терелә башлады. Аның күзләре әкренләп кенә булса да ачыла. Бу якты дөньяның матурлыгын тагын күрү бәхете насыйп була аңа. Ә инде менә бу әшәкелекне кем эшләве турында әллә ни баш ватарга да туры килми. Ник дигәндә, Карга (кушаматы мәктәп елларыннан ук тагылган) Фәригасы үзе үк кеше аркылы сүз ишеттерде аңа. “Юха еланның күзен чыгарып булмады, каһәр. Күп күрсә, күп белсә белермен нишләтәсен”, – дигән, ди. Әйе шул, алар күршеләр. Ә бервакыт Вәсимә Фәриганы күрше авыл мужигы белән бакча башындагы салам эскертендә мәхәббәт маҗаралары белән мәш килеп ятканда, нәкъ тә менә “өсләренә баскан” иде. Күрәмсең, шуннан соң гомер буе иңгә-иң куеп яшәгән күршесен өнәп бетермәде булса кирәк.

Шулай да Вәсимә Фәригага бер авыр сүз дә әйтмәде. Эшләгән явызлыгы өчен Аллаһы каршында җавап бирәсе бар аның, дип тынычландырды ул үзен. Ә инде бу авылдан бөтенләйгә күченеп китәргә уйлады алар. Кем белә бит, үзеңә булмаса, якыннарыңа этлек эшләр дип курыкты хатын. Ә ире исә аның фикерен хуплады гына…

Нурия ХӘМИДУЛЛИНА

Комментарии