- 22.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №32 (18 август)
- Рубрика: Татарча сериал
Ишектә кыңгырау чыңлады. Сиринә ашыкмыйча гына ишеккә таба юнәлде. Ул барып җиткәнче, кыңгырау тавышы яңадан кабатланды.
– Хәзер, киләм. Почмагыннан янмыйдыр бит, – дип, сөйләнә-сөйләнә, ишектәге күзгә карады. Чәче-башы тузган Гөлнурны күргәч, тиз генә ишекне ачты Сиринә. Елый-елый күзләре шешенгән Гөлнур Сиринәне кочаклап алды да, кабат үксеп-үксеп еларга тотынды. Ни булганын бөтенләй аңламаган Сиринә ишекне бикләргә ашыкты…
Сиринә дустын аш бүлмәсенә алып керде. Тиз генә лимонлап чәй ясады. Аның фикеренчә, ул чәй эчкәч тынычланырга тиеш иде. Чыннан да, кайнар чәй салынган чокырны кулына алуга, җиңел булып китте Гөлнурга. Ә инде чәйне дә йотып куйгач, бөтен тәне буйлап рәхәт бер җылы дулкын йөгереп узды.
– Тынычландыңмы?
Сиринәнең бу сүзләре Гөлнурны яңадан кырыс чынбарлыкка кайтарды. Кемгәдер сөйләп, эчен бушатасы килде аның. Шуңа да дусты янына ашыкты да инде. Алар кечкенәдән бергә үсте. Мәктәптән соң икесе ике һөнәр сайласа да, дуслар булып кала бирделәр. Хәзер кияүгә чыгып, балалар тәрбияләгән вакытта да дуслыклары бетмәде, ә бәлки көчәя генә барды. Яңа фатирга күченгән вакытта да өйләрен бер тирәдән сайладылар.
– Әле ярый син бар, дустым, – дип башлады сүзен Гөлнур. Сиринә ниндидер зур кайгы белән сугарылган хикәя көтә иде. Чөнки Гөлнурны бу халәттә беренче тапкыр күрүе.
– Хәтерлисеңме, берәр ай элек сиңа кызым Гүзәл белән әллә ни булды дип сөйләдем, – диде дә Гөлнур яңадан күз яшьләренә ирек бирде.
– Шулхәтле ни булды соң? Ул вакытта син Гүзәлне мәктәптә проблемалары бар дип әйтте дигән идең бит?
– Әйе, ул миңа инглиз теленнән өй эшен эшләмәгән өчен укытучы “2” ле куйды, менә хәзер ничек кенә шуны төзәтергә, дип борчылам дигән иде. Мин дә артыгын сораштырмадым. Ни дисәң дә, 10 сыйныфта укый бит ул.
– Анысы дөрес, бераз мөстәкыйльлеккә өйрәнсен.
– Тик… – күз яшьләре Гөлнурга җөмләсен дәвам итәргә ирек бирмәде. Өстәл артында алар бермәл дәшми торды. Тагын бер авыр сулап алганнан соң гына Гөлнур хикәясен башлап җибәрде.
– Кичә кич белән эштән кайтканда, Гүзәлнең сыйныф җитәкчесен күрдем. Дөресен генә әйткәндә, ул мин көтә иде, ахры. Тик моның шулай икәнен сиздермәскә тырышты Мөнирә Гыйльфановна. Нидер әйтергә теләгәнлеген сиздем. Шуңа да кыюланып сорарга булдым: “Нидер әйтергә телисез, ахры, әйдәгез турысын гына әйтегез”, – дигәч кенә, җиңел сулап куйгандай булды. Тик ачылып китмәде, ә бары бүген иртәнге якта мәктәпкә килергә кушты. Бәлки, яңадан инглиз теле белән проблемалар килеп чыккандыр, дип уйладым. Шуңа күрә бу чакыруга әллә ни игътибар бирмәдем. Иртәнге якта эшкә шалтыратып, бүген гаилә хәле буенча эшкә соңрак киләчәгемне әйттем дә мәктәпкә юнәлдем. Мин килеп кергәндә, дәресләр башланган иде. Ишек төбендә утыручы бер ападан сорагач, ул Мөнирә Гыйльфановнаның кайсы бүлмәдә икәнен күрсәтте. Тәнәфес башланганны көтеп тормаска булдым. Барып, теге апа күрсәткән бүлмә ишеген шакыдым. Ишектә укытучы күренде. Ул мине мөлаем йөз белән каршы алды. Шул вакытта: “Әллә ни булмаган, ахрысы” дигән уй башымнан йөгереп узды. Тик …… – диде дә Гөлнур тавышы әллә нишләп китте, яңадан бите буйлап эре-эре яшь бөртекләре тәгәри башлады. – Кабинетка үткәч, укытучы өстәле каршындагы партага барып утырдым. Шунда гына Мөнирә Гыйльфановна сүз башлады: “Сез соңгы арада Гүзәлдә берәр төрле сәеррәк хәл күзәтмәдегезме?”
Мин теге вакыйганы сөйләдем. Мөнирә Гыйльфановна моңсу күзләрен аска төшерде. Беләсеңме, беләсеңме, ул миңа нәрсә диде? – дип ярсып ук сөйли башлады Гөлнур.
– Я, ни диде инде? – дип сорарга ашыкты Сиринә, әйтерсең бу сорау аның дустын тынычландырырга тиеш.
– Ул миңа “Гүзәл – наркоман!” – диде. Ишетәсеңме, Гүзәл наркотиклар куллана!!! Моның булуы мөмкин түгел бит!!! Әйт миңа, бу болай түгел бит!!! Ник дәшмисең?
Гөлнур кулы белән башын тотты. Ул нишләргә дә белми иде. Сиринә дә бу хәлгә аптырап калды.
– Зинһар өчен, әйт миңа, бу дөрес түгелдер диген. Үтенәм синнән?!
– Бәлки укытучы ялгышкандыр. Аннары, мондый фикергә килер өчен, бик җитди сәбәпләр булырга тиеш.
– Беләсеңме, алар мәктәптә атна саен психологка керергә тиеш. Менә шул вакытта психолог кызым белән нидер булуын аңлап алган, икенче юлы кергәндә дә Гүзәл үзен сәер тоткан. Шуннан бөтен мәктәптә наркотиклар куллануны тикшерү максатында медосмотр уздырганнар. Медицина тикшерүе психологның шикләнүен аклаган. Мөнирә Гыйльфановна әйтүенчә, Гүзәл берни дә кадамый, ә аның ниндидер икенче ысуллары бар, ахры, чөнки Гүзәлнең беләгендә энә эзләре юк. Зинһар, киңәш бир миңа, дускаем! Нишләргә миңа?
Сиринә ни әйтергә дә белмәде. Ул да Гүзәлне наркотиклар куллана, дип күз алдына да китерә алмый. Ул ничек тә булса дустын юатырга тиешлеген аңлый, тик аның да бу сүзләр белән аңы томаланган иде. Берничә минут аш бүлмәсендә чебен очкан тавыш та ишетелмәде. Тынлыкны Сиринә бозды:
– Кадамагач, бәлки кулланмыйдыр да ул. Үзең энә эзләре юк, дисең. Димәк, наркоман түгелдер.
– Алай түгел, ди, шул ул. Мин дә синең кебек уйладым. Тик беләсеңме, аны тәмәке тарткан кебек тартып та була икән. Менә шулай эшли, ди, ул. Гүзәлгә медосмотрда, башкалардан аермалы буларак, ниндидер анализлар да бирдергәннәр. Ул анализ буенча, аның канында наркотик матдә тапканнар. Ишетәсеңме, НАРКОТИК!!!
Барысын да аңлый Сиринә, тик дустына ничек ярдәм итәргә генә белми аптырый. Гомумән, бу хәбәр аның өчен дә шок булды. Гүзәл аның күз каршында үсте. Үзенең улы Айнур белән бер яшьтәрәк. Алар әниләре кебек үк җан дуслар булмасалар да, сөйләшеп йөриләр. Бәлки, Айнурның башка мәктәптә укуы аларның якын дуслар булуына комачаулагандыр. Менә хәзер генә, үзенең улы турында шундый хәбәр ишеткәнен күз алдына китергәч кенә, ул Гөлнурның хәлен аңлагандай булды. Аллага шөкер, Айнур тәртипле малай булып үсте. Бәлки әтисенең милиция органнарында эшләве дә ярдәм иткәндер.
– Хәзер нишләргә җыенасың? – дип сорады Сиринә, һаман да шок хәленнән чыга алмыйча.
– Синнән берәр киңәш көтәм, дустым. Мондый әйберләр турында телевизордан гына карап белә идем. Кайчан да булса бу хәлләр минем белән дә булырга мөмкин дигән фикернең, гомумән, башыма кергәне дә юк иде. Зинһар әйт, миңа нишләргә? Хәзер ничек Гүзәлемнең күзенә карармын? Ни дип әйтим аңа?
– Беләсеңме, аның үзеннән бу турыда сорарга кирәк. Кайчан куллана башлаган? Аны бит дәвалап була, дип сөйлиләр. Әле вакыт соң түгел, бүген үк кызың белән сөйләш. Тик кычкырма, ә тынычлап кына сөйләшегез. Әгәр Илһам (Гөлнурның хәләл җефете) белән бергә сүз башласагыз, бигрәк тә әйбәт. Тик аңа да әйт, кычкырмасын. Ни дисәң дә, Гүзәл әле бала гына, җитмәсә, яшүсмер. Бу вакытта алар бигрәк тә агрессив була.
Сиринә шулай дип дустын тынычландырырга ашыкты. Чыннан да, аның бу сүзләре Гөлнурга шулкадәр көчле тәэсир итте ки, ул җиңел сулап куйды.
Алар Сиринә белән тагын бераз сөйләшеп утырды әле. Берәр сәгать чамасы вакыт үткәч, Гөлнур инде тәмам тынычланып, өйләренә китте. Ике өй арасын очып диярлек үтте. Фатирына кайтып кергәч, иң беренче эш итеп, ире Илһамга шалтыратты. Бүген иртәрәк кайта алмасмы дип үтенде. Ә үзе, ниндидер бер бәйрәмгә сыман, ашыга-ашыга өстәл әзерләргә кереште. Ире төшке ашка кайтканчы барысын да әзерләп бетерергә кирәк бит. Аларны бүген бик мөһим сөйләшү көтә.
Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Ишектәге кыңгырау Илһамның кайтуын белдереп, чыңлап куйды. Гөлнур тизрәк ишеккә ашыкты. Чыннан да, анда Илһам иде. Гөлнур сөеклесенә өстеннән киемен салырга булышты, ашарга дәште. Аш бүлмәсенә керә-керешли, Илһам табынны күргәч:
– Әллә бүген берәр бәйрәмме? Берәр датаны оныттыммы әллә? – дип сорап куйды. Гөлнур “Юк” дигәнне белдереп, баш кагып куйды, иренә ашарга салып бирде. Ә үзе ничек сүз башларга белми аптырап, аның каршысына килеп утырды.
Аның үзенә төбәлгән карашын сизеп алган Илһам:
– Ә үзен нишләп ашамыйсың? Күрәм, нидер булган? Югыйсә мине болай чакырып кайтармас идең? Ни булды?
Гөлнур бөтен көчен җыеп сүз башлады:
– Бүген Гүзәлнең сыйныф җитәкчесе белән күрештем. – Гөлнурның күзләре яңадан дымланды. Ул ничек кенә еламаска тырышса да, күз яшьләре аннан рөхсәт сорамыйча гына бите буйлап аска тәгәри башлады. Хатынының мондый халәтен күреп аптырап калган Илһам: “Я, ни булды соң? Ни булды Гүзәлгә? Больницадамы? Әллә? Әйт инде!” – диде.
– Беләсеңме, Мөнирә Гыйльфановна миңа Гүзәл наркотиклар куллана бугай диде, – бу сүзләрне әйтеп бетерүгә, Гөлнур яңадан үксергә тотынды.
Илһам кулыннан кашыгы төшеп китте.
– Нәрсәәә? – диде ул аптырап. – Син үзеңнең нәрсә сөйләгәнеңне ишетәсеңме? Ничек инде безнең Гүзәл наркоман булсын?! Ялган бу! Ялгыш! – дип кычкыра ук башлады ул. Гөлнур бөтенләй куркып куйды.
– Юк, шул. Медосмотр аның наркоман булуын күрсәткән. Мин дә бер дә ышанырга теләмәдем, хәзер генә моның ни икәнен төшенә башладым.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Гөлнур иреннән нинди дә булса җавап көтте. Биш-ун минут чамасы вакыт үткәннән соң гына, җавап кайтарды Илһам:
– Әйдә башта Гүзәлнең үзе белән сөйләшеп карыйк. Аннары нишләргә икәнен хәл итәрбез.
Гөлнур ризалыгын белдереп, баш селкеде. Янә үле тынлык урнашты. Бу тынлык Гүзәл мәктәптән кайтып кергәнче дәвам итте дисәм, ялгыш булмас, мөгаен.
Ишекнең “челт” итеп ябылган тавышына аш бүлмәсеннән Гөлнур белән Илһам чыкты. Аларның кисәк килеп чыгуына аптырап калды Гүзәл. Әти-әнисенә “Ни булды?” дигән сораулы караш ташлады да өстеннән киемен салып, элеп куйды. Әтисе белән әнисенең һаман ишек яңагына сөялеп басып торуын күргәч: “Берәр нәрсә булмагандыр ич?” – дип сорап куйды. Аңа каршы Гөлнур: “Юк, юк. Бар да тәртиптә”, – дип җавап кайтарса да, нидер булганын сизенгән иде Гүзәл.
Тамак ялгап алгач, барысы да, әйтерсең сүз куешканнар, өстәл артында кала бирделәр. Гаилә башлыгы буларак, төп сүзне башларга кирәклеген аңлый иде Илһам. Тик тел дигәннәре генә аны тыңларга теләмәде. Шулай да “Мәктәптә эшләр ничек соң?” дип башлады ул сүзен. Гүзәлнең җавабын да көтмичә, төп мәсьәләгә күчәргә ашыкты:
– Кызым, бүген әниеңне мәктәпкә чакыртканнар. Сине наркотиклар куллана, дигәннәр. Бу дөресме?
Илһам ничек кенә тыныч булып калырга тырышса да, тавыш күтәрмичә генә сөйли алмый иде. Куркып калган Гүзәл нишләргә дә белмичә, бер әнисенә, бер әтисенә карады: “Нишләргә? Каян белгәннәр диген? Дөресен сөйләргә микән? Әллә?”
– Я, бу дөресме? – дип, әтисе яңадан соравын кабатлады.
– Юк, әти, син ни сөйлисең? – дип ялганларга ашыкты кыз. Бу ялганның авызыннан ничек чыгып киткәнен үзе дә сизмичә калды.
Гөлнур белән Илһам икесе дә җилкәләреннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйдылар. Күңелләре белән кызларының наркоман икәнлегенә ышанмасалар да, акыл дигәннәре моны аңлый башлаган иде инде. Ялганының барып чыгуына Гүзәл дә сөенде. Әниләре берәр нәрсә сораштыра башлаганчы дип, тизрәк бүлмәсенә китәргә ашыккан кызны әтисе туктатты.
– Без ялгышканбыз, гафу ит, кызым. Тик иртәгә больницага барып килербез әле, яме. Шул ук вакытта синең сәламәтлегеңнең ни дәрәҗәдә икәнен дә белербез. Иртәгә укырга барып тормассың. Ә хәзер бар, бүлмәңә кер, – дип, кызын чыгарып җибәрде Илһам.
– Син нишлисең, Илһам? Әйтте бит инде, наркотиклар кулланмыйм, диде. Син нигә аңа тикшерү оештырасың? – дип ирен ачуланырга кереште Гөлнур, кызы бүлмәсенә кереп киткәч.
– Син аның үз-үзен тотышына игътибар иттеңме соң? – диде аңа каршы ире. “Наркотиклар кулланасыңмы?” – дигәч, ничек агарып китте. Аннары тизрәк бүлмәсенә ашыкты. Мине куркуга сала әле бу. Әгәр ялганламый икән, бик хуп. Тик…
– Тик кара аны, әллә ниләр уйлап чыгарма. Гап-гади медосмотр гына булсын, – дип ирен кисәтте дә Гөлнур башка бүлмәгә чыгып китте.
Ә бу вакытта Гүзәл нишләргә белмичә үз бүлмәсендә йөренә иде. “Мөнирә Гыйльфановнасын да әйтер идем, каян сизгән икән? Әллә йөзенә үк чыктымы икән?” Гүзәл көзге каршына килеп басты. Юк, алай әллә ни сизелми дә бугай. Нишләп аның турында әллә ни уйлыйлар соң? Наркоман түгел бит ул. Болай кәеф юк чакта ярдәм итә инде анысы. Ул бит берни дә кадамый, ә бары тарта гына. Начар әйбер булырга тиеш түгел бит ул. Кемнәрдер тәмәке тарта бит, аларга берни дә булганы юк. Дөрес, Райнуры наркотик икәнен аңлатырга тырышты аңа. Райнурны искә төшергәч, Гүзәлнең күз алдыннан сөйгәненә бәйле булган бар вакыйгалар йөгереп узды.
Узган җәйнең бик матур бер кичендә паркта булган дискотекада танышты алар. Дөресрәге, Гүзәлнең классташы Рамил таныштырды аларны. Райнур – Рамилнең туганнан туган абыйсы. Гүзәлне бер күрүдә үк ошатты ул. Кыздан күпкә зур булуын белсә дә, танышырга теләде (Райнурга инде 23 яшь иде, ә Гүзәлгә – 16). Башта дуслар буларак очрашсалар, берәр айдан Райнур Гүзәлгә ошатуын сиздерде. Тегесе дә каршы түгел иде.
Райнур үзе – начар егет түгел. Тик начар адым дустыннан бурычка ике мең сум акча алып торудан башланган. Эшендә кыскартып та куйганнар. Әти-әнисеннән акча сорарга оялды егет. Авылда аның тагын ике сеңлесе калды бит әле. Шуңа күрә бераз кичектереп бирермен дигән иде, кая ул, ишетергә дә теләмәде дусты Рүзәл. Инде нишләргә дип аптырап торганда, дусты эшне үзе тәкъдим итте: наркотиклар сатарга. Башта карышып маташса да, нишләсен, ризалашырга туры килде, түләмәгән һәр көн өчен проценты да арта бит әле аның. Дискотекада да наркотиклар таратырга тиеш иде ул. Тик ул көнне Гүзәл белән танышып йөреп, планны үти алмады. Башта Рүзәл бу турыда берни дә белмәде. Райнурның бер “бик яхшы”дусты җиткерде бу хәбәрне аңа. Ә бу вакытка Райнур белән Гүзәл чын-чынлап очраша башлаган иде инде. Шуңа ачу итеп, Рүзәл үчне Гүзәлдән алырга булды, аңа наркотик тартып карарга тәкъдим итте. Гүзәл башта каршы килде, тик “Син нәрсә, әллә бөтенләй тартканың юкмы? Хәер, син сабый гына бит әле”, – дип әйтелгән сүзләр аның горурлыгына тиде. Райнур һәм аның дуслары алдында зуррак булып күренер өчен тарта башлады. Инде өч-дүрт айдан аннан башка яши алмас дәрәҗәгә җитте.
“Менә нәкъ шул вакытта сизгәндер дә инде Мөнирә Гыйльфановна. Аны әти-әнисенә әләкләмәсә дә була бит инде. Хәзер нишләргә?” – дип уйлады Гүзәл. Аптырап, Райнурга шалтыратты ул. Үч иткәндәй, трубкада бер хатын-кыз тавышы “Набранный вами номер временно недоступен. Перезвоните позднее” ди сөйли башлады. Бүтән серен сөйләр дусты да юк иде аның. Менә хәзер генә ул үзенең капкынга, наркотик капкынына эләккәнен аңлап алды. “Эх, Райнур, нишләп тыңламадым икән сине? Кисәттең бит югыйсә, наркотик ул дидең, вакытында ташла дидең, нишләп шул вакытта ук ташламадым икән? Нишләргә инде хәзер, әллә әниләргә дөресен сөйләргә микән? Чыннан да, алар мине аңлар. Үзләре бит бу турыда сүз кузгатты. Әти юләр түгел, минем ялганымны сизде”. Шушы уйлар белән Гүзәл кыю гына бүлмәсеннән чыкты. Әниләренең бүлмәсенә таба барган саен, адымнары әкренәйде, тез буыннары калтырый башлады. Тик ул ныклы фикергә килгән иде инде.
Ул бүлмә ишеген шакыганда, Гөлнур белән Илһам һаман да Гүзәл турында сөйләшә иде. Ишектә Гүзәл күренде.
– Сезнең янга ярыймы? – дип сорады ул кыюсыз гына.
– Кер, әйдә, кер!
– Зинһар өчен, гафу итегез, – диде дә еларга кереште кыз. Күз яшьләре аша булса да үзе белән булганнарның барысын да сөйләп бирде. Дөрес, ялгансыз гына булмады инде. Райнур турында әтисе барында сөйләргә теләмәде ул. Ә ничек куллана башладың дигән сорауга:
– Бер дискотекада, югары класста укучы бер кыз тәкъдим итте. Миңа ошап китте. Аннары үзем сорап ала башладым, – дип җавап бирде.
Башта ачуланырга әзерләнгән әтисе дә, Гүзәлнең чын күңелдән үкенүен сизеп, йомшап калды:
– Ярар, иртәгә күз күрер, ә бүгенгә тынычлан, курыкма, дәваланырсың. Иң мөһиме, теләк кенә кирәк.
Гүзәл елый-елый чыгып китте. Артыннан әнисе дә ашыкты. Ул да тыелып кала алмады. Кызының бүлмәсенә кергәч, чып-чын дөресен ишетермен дип уйламаган да иде Гөлнур. Алар төне буе сөйләшеп чыкты, йокларга ятканда, сәгать өчләр тирәсе булгандыр инде, мөгаен.
Бу өч җан иясенә яңа өметләр өстәп, икенче көн туды. Илһам белән Гүзәл больницага ашыкса, Гөлнур башта өйне тәртипкә китерергә теләде. Җыештырып бетергәч, дусты Сиринәгә чыгып китте.
Кичә булган күңелсез вакыйгалар аны тәмам туйдырган иде. Шуңа күрә ул дусты янына күңелен бушатырга ашыкты. Күңелсез уйлар белән Сиринәләр фатирының кыңгыравына басты. Ишекне Сиринә үзе ачты:
– Ничек хәлләрең, дустым? – дип кочаклап та алды Сиринә Гөлнурны. – Я, ничек, теге сүзләр дөрес булып чыктымы? Алайса, сиңа шалтыратам, телефоныңны алмыйсың, эшеңә шалтыратам, ул бер атна ял алды, диләр. Мин инде “Жди меня” га хәбәр итәргә уйлап тора идем, – дип шаяртып та алды әле Сиринә.
– Кичәге көн үткәнче, ярты ел узып киткәндәй булды, – диде Гөлнур. Алар аш бүлмәсенә керделәр. Чәй артында кичә булган бар вакыйганы дустына сөйләде Гөлнур. Шулчак Гөлнурның телефоны уйнап җибәрде. Телефон экранында ят саннар иде. Ул шикләнеп кенә “Алло!” диде. Телефон трубкасында берәү:
– Исәнмесез! Сез Гүзәл Гайнетдинованың әнисе буласызмы? Тиз арада 29нчы больницага килеп җитегез, – диде дә өзеп тә куйды. Нишләргә белмәгән Гөлнурны Сиринәнең “Кем иде ул?” дигән сүзләре уятып җибәрде. Ул дустына “Мин больницага киттем!” – дип, элгечтәге пәлтәсен йолкып диярлек алды да чыгып йөгерде.
Сиңа кирәк вакытта автобуслары да әкрен йөри бит әле аның дип, шәһәр транспортын сүгә-сүгә, үзенә кирәкле больницага килеп җитте ул. Баскычларны да очып кына менде. Палатада Гүзәл ята иде. Янәшәсендә табиб утыра. Ул куллары белән ишарәләп, Гөлнурга чыгып торырга кушты. Теләмәсә дә, чыгарга мәҗбүр булды Гөлнур. Ул арада палата ишегендә табиб үзе дә күренде. Гөлнурга үз кабинетына үтәргә кушты. Килеп кергәч, Гөлнур, кабалана-кабалана, сорауларын яудырырга тотынды:
– Доктор, минем кызыма ни булган? Ул нишләп монда? Зинһар, эндәшми тормагыз!!!
– Зинһар өчен, тынычланыгыз, Гөлнур ханым. Сезнең кызыгызда передозировка. Аның хәле яхшылардан түгел. Шуңа күрә барысына да әзер булыгыз!
Гөлнур күз яшьләренә ирек бирде, үзе шул ук вакытта: “Юк, болай булырга мөмкин түгел! Ялган! Ялган! – дип такмаклый иде.
Чынлыкта Гүзәл иртәнге якта әтисе белән больницага барып кайтканнан соң, дус кызыма барып киләм дип, Рүзәл янына китте. Эчендә җеннәре наркотик сорап тилмертсә дә, бүтән наркотик кулланмаячагын әйтергә баруы иде бу. Дөресрәге, сөйгәненең бурычын түләргә китте ул анда. Әнисенә серен чишкәч, акча биргән иде ул. Менә шул акчаны Рүзәлгә биреп, үзен дә, Райнурны да коткарырга ашыгуы иде кызның. Ул бүлмәгә килеп кергәндә, Рүзәл ниндидер бер егет белән кычкырыша иде. Бу егет белән Гүзәл таныш түгел. Аны күрүгә, Рүзәл май кояшыдай балкып китте. Ни дисәң дә, кулга акча керәчәк бит. Тик Гүзәлнең сүзләре “кояшны баерга мәҗбүр итте”, болай да ачуы чыккан чак иде. Үзенең бөтен уңышсызлыкларын кызга сылтарга ашыкты егет, бөтен дөньяга булган үчен аннан алды. Тиз арада күрше бүлмәдәге иптәшен чакырып чыгарды да: “Нәрсә тегесе туйдырдымыни, мә икенче төрлесен татып кара”, – дип көлеп, шприцка ниндидер сыекча тутырды. Эшнең яхшыга таба илтмәвен чамалап алган Гүзәл чыгып качарга теләде. Рүзәлнең иптәше эләктереп алгач та, карышты, чәбәләнә башлады.
Комментарии