Яраларга кагылмаска иде

Яраларга кагылмаска иде

Гөлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты,

Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты:

– Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, – дип, кызны култыклап та алды. Гөлия ни дияргә дә белмичә аптырап калды:

– Сез ялгыштыгыз бугай, гафу итегез, мин Гөлирә түгел. Мин бит сезне бөтенләй белмим, без бит таныш та түгел, – дип, егеттән кулын тартып алды. Егет көлеп җибәрде:

– Син нәрсә инде, Гөлирә, шаярасыңмы соң, әллә имтиханыңны 5кә бирү мине оныттырдымы?

Гөлия үзенең Гөлирә түгеллеген тагын бер кабатлады, егет тагын ышанмады. Кыз, аптырап, үзе артыннан килгән дус кызын чакырды. Кызлар икәү дә аңлата алмагач, Гөлия паспортын күрсәтергә мәҗбүр булды. Залилова Гулия Радиковна дип, язганны күргәч, егет тагын аптырап калды:

– Кызык, – диде ул, – әле беркайчан да Гөлирәнең сеңлесе барын белми идем. Сез шундый охшагансыз, аерып алу һич тә мөмкин түгел. Тукта, тукта, сез игезәкләр бугай, туган көнегезне тагын бер тапкыр карыйк әле, – дисә дә, кызлар китеп бардылар. Дусты Илүзә исә, очраган бер тилегә паспортыңны күрсәтеп йөрмә, дип, әрләп тә алды. «Әгәр паспортыңны тартып алып китеп барса, нишләрсең, хәзер кеше паспорты белән нишләмиләр генә».

Гөлия артына борылып карады, егет һаман шул урында басып тора иде. Бу хәлгә үзе дә аптыраган иде ул. Аның беркайчан да апасы да, сеңлесе дә булмады. Әнисе аны ялгыз үстерде, әтисе турында сөйләмәде. Тик, әнисе белән фамилияләре бер төрле булу гына әтисе белән әнисе гаилә корып, законлы никах белән яшәүләре турында сөйли. Ул тагын артына борылып карады, инде егет юк иде. Үзенең ашыгып китүенә үкенеп куйды, сорашасы булган бит, шул кадәр икесе бер булырлык булгач, кем икән соң ул кыз, кайда ул? Аның шул кызны күрәсе килде. Иртәгесен ул авылга кайтып китте, кышкы яллардан соң мәсьәләгә ачыклык кертергә җыенды.

Гөлия ялга авылга әбисе янына кайтты, авыл аңа якынрак, шәһәрдән туеп кайта бит ул. Әбисе белән икәү генә калган вакытта җаен туры китереп кенә теге кыз турында сорашырга булды. Тик әбисе: «Кызым, языклы була алмыйм, мин бер ни дә белмим, кирәк санаса, әниең сөйләр, – дип, сүзне кыска тотты. Аннары, – Кызым, әниеңнең яраларына кагылмаска иде», – дип, өстәде. Димәк, сере бар, болай булгач әнисе дә сөйләмәс инде. Ник шул кадәр яшерен икән соң ул, инде бит Гөлиягә дә 21 яшь, тиздән диплом алачак. Яраткан егете дә бар, әгәр ул сер кияүгә чыккач кына ачылса, Гөлия ялганчы булып калса? Егете бит аның апасы да, сеңеле дә югын белә. Тукта, дип, уйлады кыз, Рәмзия ападан сорап карарга кирәк. Ул әнисе белән гомер буе бергә бит.

Гөлия, әбисенә әни янына кайтам, аласы әйберләрем бар, дип, китәргә җыенды. Әбисе, әниең үзе кайта, дип, җибәрмәскә тырышса да, кыз китеп барды.

Гөлия туган шәһәренә кайткач, туры Рәмзия апаларына китте. Дус кызын да сагынган иде. Рәмзия белән Алсу аны шатланып каршы алдылар. Алсу инде эшли иде, ул эшкә киткәч, кыз, сораулы күзләрен Рәмзия апасына төбәде:

– Рәмзия апа, – диде ул, – минем барысын да беләсем килә, бу икебезнең арабызда сер булып калсын. Әнидән сорасам, хәтере калыр.

«Рәмзия, Разия, Әлфия бергә уйнап үсеп, бер мәктәптә укып чыктылар. Ул чагында урта мәктәпне бетергәч, бер ел колхозда калып эшләргә, дигән фәрман барлыкка килде. Кызларның кайсылары сыер саварга, кайсылары дуңгыз карарга керделәр. Шулай итеп, югары уку йортына керү теләкләре ферма пычрагына күмелде. Барыбер авылда калмыйбыз, дигән теләк аларны якындагы шәһәргә төзелешкә алып килде. Ул чагында торырга бүлмә бирәләр иде, өчесе дә өйрәнчек булып эшли башлады. Билгеле инде, кызларга егетләр дә табылды. Кичен клубларга йөрделәр. Разиялары кияүгә чыгып, ерактагы бер авылга китеп баргач, кызлар икәү генә калды. Башка кеше кертмәделәр.

Озакламый Рәмзия белән Әлфия дә кияүгә чыктылар. Егетләр тулай торакта яшиләр иде, алар кәләшләре янына килеп кенә йөрделәр. Кызлар тормышны үз бүлмәләрендә башлап җибәрделәр. Әлфиянең никахы вакытында бик бозлавык иде, егет ягы кайта алмады. Радик егылып аягын авырттырган, диделәр. Кунаклар көттеләр дә, таралдылар. Берничә көннән кайтып, никах укытып киттеләр.

Әлфиянең әти-әнисе кияүне бик ошатты, акыллы, ягымлы иде кияү. Йортта нинди эш бар, барысына да булышты. Рәмзияләр белән гел бергә кайтып, бергә китеп йөрделәр. Ул чагында автобус белән генә йөриләр иде шул.

Шулай аерым яши-яши, ике хатын да әни булып куйды. Берсенең баласы йоклаганда, икенчесе уятмас өчен, бәдрәфтә утырган көннәре дә булды аларның. Шулай этләнә торгач, Рәмзиянең иренә фатир бирделәр, монысы Радик белән Әлфиягә калды. Әлфиянең холкы кырысрак булса да Радик кызын яратты, әйбәт әти булырга тырышты.

Матур гына яшәп ятканда Радик эшләгән заводны яптылар, ул эшсез калды, Әлфия бала белән утыра. Аптырагач, Әлфияне авылга кайтарып, иптәшләре белән үзләренең ягындагы бер кешегә шактый гына суммага йорт эшләргә килешеп кайтты. Икенче көнне эш җиһазларын җыеп китеп тә бардылар.

Әлфия төннәрен санап, иренең акча алып кайтыр көннәрен көтте.

Йорт төзү бик озакка сузылды, Радик кайтмады. Иптәшләре кайтып, Әлфиягә инде Радикның башка хатынга өйләнеп, күптән эшен бетереп китеп барганын сөйләделәр. Аның алып кайтасы акчасына нәрсәләр, нинди йорт җиһазлары аласын язган кәгазен ертып, кызын кочаклап елады Әлфия. Әле, шөкер, фатирым үз исемемдә, дип шатланды аннары.

Радикның яшьтән өзелеп яратып йөргән кызы Мөнирәне ул армиядә вакытта урлап киткәннәр. Алар бер-берсен оныта алмыйча яшәгән икән бит. Мөнирә ирен яратмыйча, аннан качып китә, тик кайтып, Радикка күренергә ояла. Радиклар төзисе йорт кызның апалары булып чыга, ул берни дә уйламыйча, апасына булышырга килә. Язмыш, дими, ни дисең инде – әлегәчә адашып йөргән мәхәббәтен күргәч, хатыны Әлфия белән кызы Гөлия онытылып китә шул. Кызыма булышырмын, дип уйлый. Мөнирә дә алар яшәгән шәһәрдә генә яши икән. Мөнирә белән аның фатирына кайткач, Радикның тагын бер «адашкан мәхәббәте» табыла. Анда инде Гөлия яшендәге тагын бер кызы бар икән. Анысы да законлы хатыны – армиядән кайткач, авылда хәрби билет белән язылышкан булган, ә Әлфиягә өйләнгәндә паспорт белән. Ул хатын да Мөнирә исемле икән, беренче Мөнирәсен оныта алмагач, аның янына йөргән, бала буласын белгәч, язылышырга мәҗбүр булган.

Шулай итеп, бер Радикка өч хатын була. Әлфия тешен кысып түзә. Теге хатын белән барып сөйләшә дә, аерылышырга гариза бирә. Радикны инде ике Мөнирәнең берсе дә кабул итми. Кайтып, Әлфиядән гафу үтенә, өч хатынлы ир кемгә кирәк булсын инде. Горур Әлфия кабул итми. Танышлары, бигрәк тә Рәмзияләр, эш табарга да, баланы яслегә урнаштырырга да булышалар. Туганнары, әнисе дә булыша. Бүтән ир затын күрергә дә теләмичә, кызын ялгызы үстерә. Кызы да акыллы булып үсә, яхшы укый.

Беркайчан да кызына әтисе турында сөйләми, күпме авырлык кичерсә дә, алиментка да бирми. Ире күпме генә ялынып килсә дә, ишек төбенә дә бастырмый. Шул кадәр өметләрен өзгән кешене ничек кичерсен соң ул? Яшьлек шул инде, Радик белән йөргәндә аның үткәне белән бер дә кызыксынмый. Хәзер менә теге хатын белән бала алдында үзен гаепле саный. Аларның очрашып йөрүләре елга да тулмады бит. Ашыккан Радик, Әлфия барысын да белер, дип, ашыккан бугай. Ашыккан ашка пешкән, бүген аның бер хатынына да кирәге юк».

Рәмзия апасының сөйләгәнен күз яше аша тыңлады Гөлия. Әнисенең нинди авырлыклар кичергәнен бүген аңлады ул. Әле ярый аның яраларына кагылмады, рәхмәт Рәмзия апасына. Ә теге кызны эзләп табачак әле ул, хәзер бит интернет заманы.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии