Әле дә син бар, әни, дөньяда

Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән.

Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, куркынычсыз урынга ташып, аларны коткарырга кирәк булган.

Әнкә карлыгач иң әүвәл бер баласын авызына кабып, озын юлларны очып үтә. Күкләр күкри, зәһәр яшен камчылары аның канатларын көйдерергә тели. Баласы менә-менә авызыннан төшеп, хәтәр дулкыннар арасына уралыр төсле… Әмма шулчак аның җан җимеше, нәни томшыгын ачып, аваз сала:

– Әнием, бәгърем, миңа бик куркыныч. Коткар мине, зинһар! Мин зур үскәч, көчемнән килгәнчә сиңа булышырмын, кадерләрмен сине! – ди.

Әнкә кошка баласының сүзләре ярга кадәр очарга көч бирә.
Карлыгач икенче кошчыгы артыннан очып китә. Ана белән баланың юлын кабат күк күкрәве, яшен телләре, усал җилләр бүләргә тели. Шулчак икенче нәни кошчык та телгә килә:

– Әнием, миңа бик куркыныч! Зинһар, ярдәм ит! Мин зур үскәч, синең өчен тагын да иркенрәк оя корырмын. Сине рәхәттә яшәтермен, кадерлем! – ди.

Әлеге сүзләрдән әнкә кошның көче арта, ул җан җимешен ярга илтеп җиткерә.

Янәдән, карлыгач өченче сабые артыннан томырыла. Инде көче дә беткән. Тик шулай да:

– Балам ялгызы нишли икән? – дип борчыла. Калтыранып, куркып беткән баласы аны күрүгә кочагына ташлана. Менә алар, ике газиз җан, юлга кузгалалар. Ә алда тагын шул ук каршылыклар: җил-давыл, яшен, коеп яңгыр ява… Әнкә кош, инде беттем, дип, соңгы көчен җыеп талпынганда, баласының зәгыйфь кенә тавышын ишетеп, кабаттан көче артуын тоя. Артмаслыкмыни:

– Әнием, миңа бик куркыныч, саклый күр мине, зинһар! Зур үскәч, мин сине беркайчан да ташламам, сине тәрбияләп, кадерләп яшәрмен! – ди ич әнә кошчыгы!

Чыннан да, әнкә карлыгач үзенең бәгырь җимешләре өчен җанын фида кылып, бар булмышын аларга багышлады, дөрес тәрбия биреп, үзенә лаеклы алмаш әзерләде.

Әлеге риваятьтәге карлыгач – ул минем газизләрдән-газиз ӘНИЕМ! Тормыш авырлыклары алдында югалып калмыйча, сынмыйча, сыгылмыйча кала алган бөек зат ул! Инде картлык көннәрендә үзенең кошчыкларыннан бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетеп, кадер-хөрмәткә төренеп, безгә терәк булып яшәргә язсын иде аңа!!!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии