Туган көн – соңгы көн

Туган көн – соңгы көн

(Булган хәл)

Алар ирле-хатынлы бүген дә, көндәгечә, иртән алтыда тордылар. Гадәттәгечә, бергәләп терлекләрне карадылар. Терлек дигәннәре бер сыер да бер бозау һәм унбишләп тавыклары белән бер әтәч иде. Әсгать малкайларына лапас башыннан печән төшереп ашатса, Нәзирә әзерләп биргән апараны эчертсә, хатыны әтәч белән тавыкларга көрпә бутаган пешкән бәрәңгене чыгарды һәм шуның белән кичкә кадәр эш тә тәмамланды.

Юынып, өстәл янына утырдылар. Әсгать Нәзирәсенең аңа әллә ничек ирен читләре белән генә сәер елмаеп карап-карап алуын бая ук абайлаган иде. Юкка булмаган икән ул, Нәзирә аның сул як колагының очын тотып алуыннан эшнең нидә икәнен аңлап алды. Кара әле, әй, онытылган да, бүген Әсгатьнең туган көне, ләбаса.

– Тик илле тапкыр тартма, Нәзирә, өзеп чыгарырсың.

– Туган көнең белән, иптәш, – диде хатыны, шулай да үзе колагын берничә тапкыр борып алу белән чикләнде.

– Ай-яй, бигрәк салкын айда дөньяга килгәнсең. Минем кебек җылырак айны көтә алмагансың, – диде ул елмаеп.

– Монда минем бер гаебем юк, Нәзирәкәем, әти-әниләр шулай хәл иткәннәр бит. Каян беләсең, әллә илле ел элек мондый салкыннар булмагандыр. Әнә бүген дә артык салкын түгел, җиле генә бар, кар ява, буранлап тора.

– Шулай шул, тәрәзәдән карап та чамалап була, урамда йөз метрдан ул-бу күренми. Илаһым, ерак юлдан кайтучы, китүчеләргә ярдәм бир, – диде Нәзирә авыр сулап.

– Амин, – диде Әсгать тә. Икесе дә юлчылар диюне, Әсгатьнең туган көненә кайтырга тиешле ул-кызларын да уйлап алганнар иде. Уллары Наил күрше Чирмешән районында инженер булып эшли. Ул башкаларыннан якындарак, кайтып та җитәргә мөмкин. Ә менә игезәк кызлары Алия белән Галия Самара шәһәрендә пешекче булып эшлиләр. Алар әле кичсез кайта алмаслар. Ходай ярдәм бирсен инде…

– Өстәлне җыештыргач, Нәзирә бетмәс-төкәнмәс, тавык та чүпләп бетермәслек хатын-кыз эшенә тотынды: өйне бәйрәмчә җыештырасы, тәм-томнар әзерлисе, тегесен-монысын китерәсе бар иде.

– Әсгать тә чөйдән мал-туар караганда кия торган искерәк киемнәрен алып киде. Юлларны, ишегалларын көрәп, машина керерлек итәсе бар иде.

Лапастан калай белән тышланган җиңел, киң көрәген алып урамга чыгуга, Габдулла Тукайның «Кар оча, кар бөтерелә, кар себерә» дигән шигырь юлларын исенә төшерде. Күз ачарлык түгел, бөтен дөньяны тутырып буранлап кар ява.

Җәй бик эссе, коры булды. Хак Тәгалә ул чактагы явымсыз көннәр өчен карлата бирә бугай. Хәерле язлар, җәйләр килсә иде.

«Тыштагы җил-буранга түзәргә була», – дип уйлады Әсгать. Җылы өйдә аның Нәзирәсе бар. Ничә еллар тату яшәп, балалар үстерделәр, моннан да салкынрак кышлар да берни булмады алар өчен.

Әсгать башта урыны-урыны белән бер метрдан артык өелгән капка алдын көрәргә тотынды. Ун-унбиш көрәк кар ыргыттымы икән, кинәт күкрәгендә каты авырту тойды. Дару алырга күкрәк кесәсенә үрелгән иде, өлгермәде, кар өстенә егылды.

Нәзирә үз уйларына чумып салат әзерләп йөргәндә, кинәт эче пошып китте, бөтен гәүдәсендә хәлсезлек тойды. Әллә берәрсе белән берәр күңелсезлек булды микән?

Нәзирә җилкәсенә куртка гына салып капка төбенә атылып чыкты. Ап-ак кар өстендә яткан ирен күргәч, йөрәге атылып чыгардай булып тибә башлады.

Әсгатьне диванга кертеп салганда куллары җылы иде әле. Нәзирә аның күлмәк төймәләрен ычкындырып авызына һава өреп карады, ләкин иренең сулышы өзелгән иде инде.

Соңгы көнебезнең кайда ничек буласын беребез дә белми. Бары да Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Беркем дә бу дөньяда мәңгелек түгел. Барыбыз да ахирәткә күчәчәкбез. Тик дөньялыкта кешеләр күңелендә матур эз калдырып иман белән ахирәткә күчәсе иде.

Сәлих ЗАРТДИНОВ.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии