- 21.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №32 (17 август)
- Рубрика: Татарча сериал
Бу язма Укытучылар елы уңаеннан «Мәгърифәт» газетасы үткәргән «Җылы сүз җан эретә» бәйгесендә кызыксындыру бүләгенә ия булды
– Үтәли тишеп карама киленеңә, ятимә икәнлеге маңгаена язылмаган бит!
– Бигрәк өтек чырайлы, мескен кыяфәтле… Улым белән җигелеп тормыш йөген тарталырмы бу арык нәрсә, бер чиләк сөяк? Пар ат булып җигелмәсәң, нужа ишелә дә төшә, ишелә дә төшә ул… Күреп торасың, үзем дә сыңар канат гомер иттем, ир дигәнем терәк булмады, җил катырак искән саен, ауган терәү булды. Кем сызгырды, шуның артыннан иярде. Инде байтак еллар кортлар ризыгы булып ята. Улының туенда да үзен юньләп искә алалмадым, кичер, Ходаем…
– Ярар, Бәрия, боерган булса, килен рәхәте күрерсең. Бер дә мескенгә охшамаган бу кызый. Үги ана белән бастырылып яшәгәндер, җәннәт җимешләре ашап үсмәгәндер. Нәстә, әллә энә карагы кебек күзеңә кадатып торганы бердәнбер улыңны бәхетле итәр, дисеңме?
– Юк, ни дисәң дә, безнең нәселгә тиң түгел бу нәстәкәй! Күрсәтер әле аңа бу нәсел…
– Дәһшәт оясыннан килгәннәр ирен ярты сүздән аңлый белә торган була, һаваланмый андыйлар. Шөкер, диген!
– Үзем гаепле, кем, күршекәем, өйлән дә өйлән диеп, Мөнипнең башын ашадым. Күрше авылдан мөгаллимә кыз килгәнен ишеткәч, гел шуның янына кудым. Болай гына риза булмаса, мунчага алып кер дә эшенбетер, дидем… Ха-ха… Аннары йөгерепләр үзе кайта ул, дидем… Хи-хи…
– Бәрия, күп сөйләмә, кыз баланың намусына тап төшермә тагын, ахирәткәем. Күктә никах укылмаса…
Түр якта туй гөрли, почмакта гайбәт үрли: ике күрше – ике ахирәт Бәрия белән Зәмзәмия киленне «үлчәүләргә салып үлчиләр». Җан матурлыгы булсын кешедә һәм дә күңел пакьлеге. Бу турыда ләм-мим…
Бу көннәрдә телдән төшмәгән килен ул – мин, Солтания идем. Һәр кушкан эшне боерык үтәгән кебек үтәдем, чөнки каршы дәшү минем өчен ят әйбер булды. Әтәчләрдән алда тордым, соң яттым, мәктәп эшенә дә өлгердем. Баскан җирдән капкалап алырга гына өлгерсәм дә, йөземнән елмаю китмәде. Күрше Зәмзәмия апа:
– Сөбханалла, Бәрия, чикләвекле имән ауды сиңа. Байлык беткәннән соң беленә, ди, аркасыннан гына кагып тор киленеңнең…
– Хи-хи, исең киткән иске чикмәнгә. Ире яхшы карый торгандыр. Баллы айлары бит… Хи-хи…
– Кит, күршекәем-юньсезкәем, авызыңнан мәңге яхшы сүз чыкмас. Безнең килен белән малайга кара, баллы айларында океан артында ял итеп кайттылар. Ә синеке сабынлап бәдрәф идәнен юа.
Бәрия әни масаеп кына көлемсери, әйтерсең, тәкъдир дәфтәренә ни язылганны бер ул гына белгән дә тынычланып калган.
***
Гомер елгасына ни аңа – ага да ага. Өчәүләп матур гына яшәп ятканда, Мөнибем, газиз иркәем, салгаларга өйрәнеп китте. Гаҗәбе шул: мин тагын да күндәмләнеп калдым. Зәмзәмия апаның килене күптән берәр гамәл кылыр иде, ә мин, авызыннан селәгәе аккан ирнең, аякларын җылы су белән чайкатып сөттән ак җәймәгә җайлап кына яткырам. Аннан… комганга җылы су тутырып киләм дә Бәрия әнинең аякларын юарга тотынам. Моны шулай булырга тиеш, дип кабул иткән Бәрия әни рәхмәт әйтергә дә оныта…
Ана назына тилмереп үскәч, мин чын күңелдән шатландым инде. Үз әнием исән булса, төкерегем белән юар идем, валлаһи. Мине дөньяга китергән дә, мәңгелеккә күзләрен йомган бичара анам. Ак биләүгә биләмәгән, бәхетең булсын диялмәгән. Нинди авырлык белән үссәм дә, бу гаиләгә үзем белән җылылык алып килдем, дип уйлыйм. Мин ирем кунарга кайтмый башлагач та, бары үземне гаепле санадым.
– Ирең белән эшегез пешмиме әллә, авызында гел аракы. Кайда йөри икән, сораштыр дим үзеннән, баш төзәткәндә мулла була ул, авызыңа сукмас? – дим.
– Әй, әни, ничек кенә дә уртак тел табып булмый. Иртәгә бер атна була кайтмаганына.
Күңелем тулгач, елап җибәрдем – күз яшьләреңне халат итәгенә качыра алмыйсың.
Килененең бер ишарәсен дә күз уңыннан җибәрмәгән Бәрия әни туарылып китте:
– Мин үзем дә гомер буе рәхәт күрмәдем. Иртәгә үлә дигән көнне дә ирем дөм-исерек иде. Кара йомшак тиредән бер зур гына маймыл тектем дә шуны кочаклап йокладым. Ул ерак та булмаган, әнә күрше Зәмзәмиядә генә яшәп яткан. Зәмзәмиянең ятагында йоклап яткан иремне күргәч, телсез калдым. Оялуның әсәре дә булмаган Зәмзәмия: «Синең ирең – Гарифың үлгән икән бит!» –диде. Мин: «Ә, үлгән икән шул!» – диде.
Миңа, авызын ачып каткан киленгә, Бәрия әни ни генә әйтмәде – әйтерсең каралама кәгазен чүп кәрзиненә атты.
– Ничек инде, хәзер Зәмзәмия апа дустың бит! Көндәш ахирәт була аламы?!
Мин «сере сыярдай кеше»гә тилмерәчәгемә шул көннән төшенә башладым. Әллә күрше Зәмзәмия апаның сүзләре хакмы икән: хатын-кыз арасында чын бирелгәнлек була алмый микән? Чын ахирәт булып саналган Бәрия әни белән Зәмзәмия дә юри ахирәтләр булып чыга түгелме соң? Чит нигездә яшь кыз бала үзен яклый аламы? Тулысыңча ачылып җитәр өчен ничә кеше гомере яшәргә тиеш соң? Мең тапкыр «әни» дип эндәшкәнгә, бер тапкыр «кызым» димәгән ананы үз әнием кебек яратырга теләдем бит мин. Мамык кебек йомшак булсам да, берүзем дөнья кудым. Һайт дөньясын!
Ул көнне Бәрия әни иртәдән үк серле рәвештә юкка чыкты. Дилбегә бушаганнан файдаланып, мин дә чүлмәк салучы әбигә сукмак ярдым.
– Кызым, кендегең тибә, балаң булыр, кайгырма. Сабыр ит. Болытлар үтеп китәр, кояш чыгар…
– Әй, әби…
– Көрсенмә, кызым. Бәхет кеше эзләп таба торган җирдә була ул. Сиңа насыйп бәхет җиде йозакны ватар…
Бәхеттән тулып ташкан мин болай да сап-сары идәнне күбеккә батырганмын. Чүлмәк салучы әби өмет канатлары куеп җибәрде бит әле, йөрәгемнән кан тамуны туктаткан кебек булды. Бүген, бәлки, Мөнибем кайтыр дим. Идәннәрне дә юкка гына икенче кат юмыйм бит инде… Әнә, ипи камыры тулган, әнә тастымалга төргән кыстыбыйларым җылынып тора.
Зәмзәмия апаны чәйгә чакырырга кергән идем… иремнең никахына тап булдым. Көндәшем – Зәмзәмия апаның Ульяндагы кызы Наилә – Надя. Иртәдән үк юкка чыккан әнием никахта дога кылырга кулын күтәргән икән. Бәрия әни өтек килененнән котылганга ут йотканмы, кул чапканмы – билгесез, әмма дә ләкин ике кодагыйның ишеккә тыгыла-тыгыла кыстыбый ташулары хак. Шушы Наилә – Надя белән ирем иртүк әнинең хәер – фатихасын алып, авылдан чыгып киттеләр…
Зәмзәмия белән Бәрия әни – дус, аннары – көндәш, аннары – ахирәт, инде кодагый булдылар. Күңеленә сыйдыра алса, кеше ничә тире алыштыра ала икән бит, әй!
Беркөнне үз әнием каенанамның төшенә кергән. «Нишләп минем кызымны рәнҗетәсен? Ул бит синең аякларыңа хәтле юа. Бакыйлыкка юынмыйча күчсәң ярар иде, синең өч көнлек мәхшәр кичерәсең бар», – дигән. Шул көннән: «Синең өтек әниең миңа каргыш теләде», – дип күземне ачырмый башлады ул. Мәктәптән кайткан җиремә, алып килгән сәләмәләрем авылның сөт машинасына төялгән, үземә кул болгап торалар иде. Мин теле бәйләп куелган әтием, битлек кигән үги әнием янына кайтып киттем. Бер гамәлемә генә үкенәм, Бәрия әнидән үрнәк алып, иремне үлгәнгә санарга иде.
Икенче ирем дә сәрхүш булып чыкты. Аның миләш ачысы кебек ямьсез сүзләре кызымны кыска гомерле итте кебек. Бала үлеме кичердем.
Үзеннән соң кеше йә матур җыр, йә ямьсез сыр калдыра. Кем әйтмешли, әгәр син чәчәкләрдән бер генә чык кыймыйча үтеп китә алсаң, матур җыр җырлаганмын дип уйла. Безнең гамәлләр күңел дәфтәренә языла бара, нинди җыр икәнлеге Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм.
Беренче ирем – Мөнипнең кайдалыгын белмәсәм дә, Бәрия әнинең кызганыч үлеме турында газетадан укып белдем: ул мунчада үлгән, 3 көн яткан, юмыйча да күмгәннәр ди. Тормыш чикләвеген ватмыйча гына кайда нәрсә югалтасыңны, табасыңны белмәссең?..
Әлфирә ГАЛИЕВА. Аксубай.
Комментарии