Соңарган уяну

– Галиева Әсмабикә, Чишмәледән, хәле авыр, ике тапкыр инфаркт кичергән.

Өлкән шәфкать туташының тын бүлмәне ярып үткән коры тавышы Сәкинә карчыкны сискәндереп җибәрде. Моңа кадәр күпме авыру китерделәр, карчык үзе дә бу күренешкә гадәти хәл буларак кына карарга өйрәнеп килә иде инде. Тик “яңа кешенең” авылдашы икәнлеген белгәч, әбекәй торып ук утырды.

– Әсмабикә? Ни булган Әсмабикәгә?

– Апа, йоклагыз инде, сезгә дә, авыруга да тынычлык кирәк.

Авыру шәфкать туташы сүзен җөпләгәндәй, күзләрен тутырып Сәкинәгә карады.

Әйе, чыннан да, бик хәлсез иде шул Әсмабикә әби. Табиблар чыгып китү белән, акрын гына күзләрен йомды да тынып калды. Көч җыярга тырышуы идеме бу аның, тик кызыксынучан Сәкинәттәй өчен авыруның менә шулай бер авыз сүз әйтми ятуы үзе бер газап булды. Күзенә йокы керми интеккән карчык авылдашы йөзенә текәлгән хәлдә акрын гына тора башлады. Бу минутларда газапланып яткан танышы бик кызганыч иде аңа. Яше дә бар, больница юлыннан һич өзелә алмый шул бичаракай. Ярый инде балалары кадер-хөрмәттә яшәтә үзен. Алары уңышлы булып чыкты тагын, кайда гына алып барсалар да сүзе үтә дигәндәй… Шулчак Сәкинә әбинең кызгану хисләре белән янган күзләрен ачу катыш көнләшү ялкыны чолгый башлады. Ул гына да түгел, акрын-акрын кыза барган нәфрәт хисләре кысан больница бүлмәсенә сыеша алмыйча ярсып, карчыкны үзләре белән еракка – туган авылына алып китте.

Сәкинә карчык яшьтән уңган булды. Һәр кешенең үзенчәлекле бер ягы була, диләр. Карчыкның да башкалардан аерып торучы бер сыйфаты бар иде: ачы телле иде ул. Бигрәк тә, үзе әйтмешли, кәнсәләр тирәсендә чуалучыларга нык кына эләкте аннан. Сәкинә әби фикеренчә, колхозда эшләгән һәр җитәкче дә халык исәбенә яшәп, алар өлешен үзләштереп ята иде. Шуларның берсе – хәзер көчкә сулыш алып ятучы Әсмабикә малае. Барлык туганнарын да акрынлап үз янына урнаштырды Габдрахман. Ул гына да түгел, һәммәсенең тормышын кайгыртып, йорт кирәк-яракларын кайтартып тора кебек тоелды Сәкинә әбигә. Әле дә хәтерендә карчыкның: Габдрахманның сеңлесе авырып киткәч, бөтен авылны тутырып: “Кеше малын ашаганның бәхете булмый. Шулай шул ул, каракланып ятсаң, тамагыңа тыгыла”, – дип тантана итеп сөйләп йөрде. Бу сүзләрне ишетеп авыруның каенанасы килде. “Я әйт әле, Сәкинә, нинди мал ашыйбыз соң? Кемнең өлешенә кул сузабыз? Үз тамагыбызны туйдырырлык ризык тапмаслык кешеләрмени соң?!” – диде.

Курку белмәс Сәкинәне бу сүзләр ярсытып кына җибәрде: хәзер ул үзен корбанын эләктергән бөркет итеп тоя иде. Нәселләре белән тырыш, барына канәгать булган бу кешеләрне ул табигате белән күрәлмый, аларның җитеш яшәүләренең сәбәбен бары тик башкалар өлешен үзләштерү нәтиҗәсе итеп кенә күрде.

“Әллә белми дип беләсеңме? Беләбез. Бар кайт, әйт Миңсылуыңа, тиз генә терелү юк әле аңа. Гөнаһлары турында уйласын”. Болай да соңгы араларда килене авырып киткәннән йөрәге телгәләнгән каенананың бу “ачы тел” белән тарткалашырлык көче калмаган иде. Ул тулып ташкан күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, хәлсез куллары белән ишек тоткычын кармалады…

Сәкинә әби мыштым гына сөйләшкән тавышка уянып китте. Әсмабикә карчыкның баш очында кызы – кичә генә Сәкинә карчык уйлап яткан Миңсылу утыра иде. Аның шактый озак авырудан соң терелеп, алсуланып киткән йөзе әнисе авыруга борчылыпмы, кабат сулыгып калган. Шул вакыт ул үзен дикъкать белән күзәтеп ятучы Сәкинә әбине күреп алды. Күреп тә алды, бөтен йөзен балкытып, елмаеп та җибәрде.

– Нихәл, Сәкинә апа? Тереләсезме инде акрынлап?

Яшь хатынның йомшак кына әйтелгән сүзләре Сәкинә әбине әллә нишләтеп җибәрде. Тотлыгып кына җавап бирде:

– Ярыйсы, кызым. Тереләм инде. Кайтыр вакыт та җитә, әниеңә ни булган?

– Чираттагы йөрәк өянәге.

Миңсылуның бая гына яктырып киткән йөзе тагын караңгыланды. Әйтерсең лә тырыша-тырмаша чыгып килүче кояшны кара болыт каплап алды. Шулвакыт ул әнисен торгызып утыртып, акрын гына аның чәчен тарый башлады. Карчыкның озак ятканлыктан бер төен булып укмашып беткән чәчләре тараган саен языла, матурлана барды. Сәкинә карчыкка хатынның кулындагы тарак ниндидер бер серле көчкә ия төсле тоелды. Ул гына да түгел, Миңсылу үзе дә бер тылсым иясе икән. Кем дә кем аның куллары җылысын тойса, шунда ук савыга, агарган чәче үзенең табигый төсенә алмашына, тәнендә көч арта имеш.

– Сәкинә апа, синең дә чәчеңне тарап үримме?

Яшь хатынның кинәт кенә биреп ташлаган бу соравы карчыкны чынбарлыкка кайтаргандай булды. Үзе ялгыш ишетмәдемме икән дигәндәй, яшь хатынның күзләренә карады. Кара әле, ничек мәрхәмәтле икән карашы. Яхшылык эшләргә җай эзләп түгел, ә чын күңелдән кайгыртып карый иде алар. Сәкинә әби, ихтыярсыздан ризалашканын сизми дә калды.

Миңсылу аның чәчен йомшак кына итеп тарады, соңыннан үреп тә куйды. Ә Сәкинә карчык бу минутта рәхәтлек белән бергә оялу хисе дә кичерә иде. “Теге вакытта мин каенанасына әйткән сүзләрне ишеттеме икән бу бала? Юктыр, булса якын да килмәс иде”. Карчык чын күңеленнән Миңсылуның элек әйтелгән сүзләрдән хәбәрдар булмавын тели. Ул гына да түгел, теләге чынга ашуын сорап, Ходайга ялвара башлады. Кызык, үткәнне үзгәртүен сорый түгелме соң ул Раббысыннан?! Ничек тә булса узган тормышка кире кайтасы, уйламыйча әйтелгән сүзләрен кире аласы иде. Ә Миңсылу Сәкинә әбинең ни турында уйлавын башына китереп тә карамый, ул фәкать йомшак кына итеп таравын белә. Үз кызыннан да мондый кайгырту күрмәгән карчыкның күзләренә яшь тулды. Эшкә уңган булсалар да, балалары да үзе кебек каты күңелле булып үсте аның. Әниләрен карау урынына, кеше гайбәтен сатып йөрүне өстенрәк күрәләр. Эх, яшь вакыты булса Сәкинәнең, үзгәрер, балаларын да яхшы итеп тәрбияли алыр иде бит ул! Ә болай, кадерле кадерсез булып яшәве – үзе бер газап…

Миңсылу, эшен бетерде дә саубуллашып китеп барды. Ә Сәкинә әби авырлык белән генә хәрәкәтләнеп, хатын чыгып киткән юлга текәлде. Әйтерсең лә мәрхәмәтле бала йөрәк җылысын тулысы белән алып чыгып китүне комсызлык күреп, аларны аяк эзләренә салып калдырган иде.

Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА

Комментарии