Көзге төндә

Көзге төндә

Алга таба атларга кыймый озак басып торды Кәрим. Тирә-юнь бик сәер тоелды аңа, икенче бер дөньяга эләккән диярсең. Колагында әле һаман капка шыгырдаган тавыш, карт овчаркаларның ыргылып өрүе, сакчының: «Хуш, Кәрим, сюда не возвращайся!» – дигән сүзләре чыңлап тора иде. Унике ел дәверендә ирекле матур дөньяны яшереп, туган ягыннан, кара туфрагыннан аерып торган капкалар теге сакчы егетне йотып, Кәримнең артында ябылды. Алар гадәттән тыш авыр сыкрап, гүя: «Хуш, Кәрим, син ирекле», – дип шыгырдады бүген. Затворлар, капка келәләре, бер-бер артлы: «Син ирекле, син ирекле, ирекле, ирекле…» – дип такмаклады. Каядыр эчтә, таш стеналар, тимер чыбыклар артында карт, усал этләр дә аның ирегеннән көнләшеп, аның белән хушлашып, улый-улый өрәләр иде шикелле. Көзге шыксыз җил дә, иләмсез салкын яңгыр да, көрән плащын йолкып, җыерчыклар баскан яңакларын чәбәкләп: «Син ирекле, син ирекле», – дип кабатлады. Кәримнең битарафлыгына гаҗизләнепме, әллә югалып калган юлдашын ушына кайтару максаты беләнме, җил аяктан егарлык көч белән күкрәгенә сукты, шул ук яман көч белән өстенә чиләкләп яңгыр суы койды.

Кәрим, төсе уңган куе кашларыннан яңгыр тамчыларын коеп төшерде. Кулындагы төенчеген, беренче тапкыр күргән төсле, йөзенә якын китереп, текәлеп үк карады. Көчле җилдән, салкын яңгырдан йөзен яшереп, алга бөкрәебрәк, кызу-кызу атлап вокзалга таба китте. Җилле яңгыр булмаса, уйлары авыр йөк булып, арттан сөйрәлер иде, иңнәргә елышып хәлдән тайдырыр, күзне, аңны томалар иде. «Юлдашлар» хәлне җиңеләйтте: «йөкне» күтәрешеп, Кәримне аркасыннан этеп диярлек, вокзалның ишегенә кадәр үк озатып куйдылар. Шул кызулыгы белән Кәрим кассага юнәлде, кесәсендә билетлык, һәм аз-маз капкалап алырлык акча бар. Акча тоткан кулын касса тәрәзәсенә сузган хәлдә өнсез катып калды ул. «Кая барасыз? Гражданин, сезгә билет кая кадәр кирәк?» – дип, сорау арты сорау яудырган кассирны да, артында торган кешеләрнең ләгънәтен дә ишетмәде. Аны этеп-төртеп чираттан чыгардылар, ул исә бушлыкка төбәлеп, чуалган зиһеннең хөкемен көтте. Чыннан да, кая барырга соң? Ташкентка, Мәскәүгә, әллә Себергә китәргәме?! Дүрт ягы кыйбла. Кая барса да, көтәр, каршы алыр кешесе юк. Торыр җире дә юк. Уйлар чоңгылында кайнаган аңны кайнар сумса исләре айнытып җибәрде. Кәримнең бик нык ашыйсы, тагы да ныграк тартасы килгәне исенә төште. Теләккә буйсынып куллар кесәгә шуышты. Җанны җылытып алырга өлгергән өмет чаткысы, тәмәке төпчеге сыман, юеш кесә төбендә сүрелде. «Менә монысы начар булган», – дип мыгырдап куйды ул. Бүген иректә әйткән беренче сүзләре Кәримнең! Начар булган!

«Монысы начар булган, улым…» – әтисе куе кашлары астыннан сөзеп карый иде дә, башын як-якка чайкап куяр иде. Аның балаларга кычкырганы, сукканы булмады. Кәрим холкы белән әтисенә охшаган, тыныч, сабыр иде…

– Әйдә тартып керәбез.

– Минем…

– Күрәм, аңладым. Минем бар. Үзем генә тартырга яратмыйм…

Кәрим, дәшми генә, кожан плащ кигән, чамалап җиде дистәсен ваклаган ир-ат артыннан тышка атлады. Яңгыр тынычланган, иләп кенә ява, җиле дә поезд көткән юлчыдай, кая барып сугылырга белми, рәшәткәле коймалар терәп йөри. Алар сүз какмый гына кыйбатлы тәмәке кабыздылар. Кәрим башта, әрсезләнеп, кабат-кабат суырып куйды, үпкәсенә ләззәтле төтен тулгач кына, йөрәге тынычланып тибә башлагандай булды. Плащлы кеше тәмләп, ашыкмый гына тарта иде. Кәримне беркавым күзәтеп торганнан соң, ул карашын читкә борды.

– Кая кайтасың?

– Кайтыр җирем юк. Тегеннән…

– Мин туган якка кайткан идем. Колхозга эшкә урнаштым, анда эшче куллар һәрвакыт кирәк. Кабат, тора-бара тормыш җайланды. Туган якның туфрагы да, җиле дә булыша. Туган ягыңа кайт. – Плащлы кеше, бер пачка тәмәкене Кәримгә тоттырып, яңадан вокзал эченә кереп китте.

Поезд тәгәрмәчләре тимер юллар белән тәмләп серләшә. Кәрим тәгәрмәчләр гайбәтен ишетми. Аның күңеле хатыны язган бердәнбер хатны, купе яңгыратып, кычкырып укый. Унике ел буена бердәнбер хат! «Сәлам, Кәрим. Мин синең белән аерылыштым. Йортны сатып, авылдан киттем. Авылга өметләнеп кайта күрмәсен дип кенә язуым. Киләчәгеңне азрак планлаштырырга вакытың бар әле, берәр нәрсә уйлап табарсың. Исән бул.»

Беренче елларны, хатыны белән балаларын сагынып яшәгән иргә, вакыт узмаган кебек, иреккә чыгар көннәр җитмәс кебек тоелды. Әнисе исән чакта, авыл хәлләрен, балалары хакында белешеп торды Кәрим. Әнисе үлгәч аңа хат язучы да, посылка салучы да булмады. Балалары турында ул берни белми. Тамара Шнель, герман җирләреннән ирдән аерылып, яше дә тулмаган кыз бала белән кайткан хатын.

Туган як… Авыл… Кәрим Тамара белән торган йортка юл алды. Ишек алдында өзгәләнеп өргән этнең тавышына йорттан чит ир-ат килеп чыкты. Аның артыннан яңа пешкән камыр исләре бөркеп хатын-кыз пәйда булды.

– Кем бар анда? Ринат, синме?

– Өенә кайтсын иде, анасы белән килешсен, кабат килер…

– Кысылма! Бар кереп кит! Синнән сораган кеше юк. Кысыр башың белән бала тәрбияләргә өйрәтәсең монда, үзең табып күрсәт башта!

Ияртеп чыккан хуш исләрне калдырып, башын иеп кереп китте хатын. Теге ир баскычтан төшеп, янә тыныч тавыш белән:

– Ринат, улым, син кайда? Кер әйдә, карама Дилбәргә, йортта мин хуҗа, улым, – дип, караңгылыкка текәлде.

Баксаң, йорт хуҗасы – Борһан карт оныгы, Хәсән булып чыкты. Борһан карт исә Кәримнең бабасының бертуган абыйсы. Туганлык җепләре байтак гомер элек өзелгәнлектән, оныклар үзара аралашып яшәмәде. Улын артык яраткангамы, куып чыгарган хатынына үч итепме, Хәсән Ринатның ваемсызлыгына, тискәрелегенә гел юл куеп, көйсез бала кубызына «биеде». Тегесе үз чиратында әтисенең йомшаклыгыннан файдаланып, өендә эш куша башласалар, уку белән йөдәтсәләр, тизрәк әтисенә юл тота иде. Туйганчы йоклап, сыйланып, кесә төпләре бушагач, Хәсәннең артык байлыгы булмау сәбәпле, әнисенә тая иде. Дилбәрнең бу күренешкә бик тә җаны әрнеде, баланың ике гаилә арасында гаебеннән качып, юлдан язып йөрүенә эче пошты.

– Мин Ринат түгел, – диде Кәрим, карлыккан тамагын кырып, – Хәсән, танымыйсыңмы?

Кәрим мин. Шулай танымаслык булып картайганмынмы әллә? Син менә яхшы саклангансың, хәтта тазарып киткәнсең… – Хәсән, телен йоткан хәлдә, тәмәке сузды, ымлап кына тартырга тәкъдим итте.

– Мин Тамараңнан йортны акчага сатып алдым, күп түләдем. Ул синең кайтасың юк дип ышандырды. Сүз башы белән аклана башлаган Хәсәнгә битараф караш ташлап, көлемсерәп куйды Кәрим:

– Мине төрмәдә черетмәкче идегезме?

– Белмим, фашист хатынының ниятләре миңа мәгълүм түгел, ә йорт өчен мин зур бәһа түләдем. Кәрим, миңа үпкә саклар урының юк. Бар да гадел.

– Мин гаделлек эзләп кайтмадым. Минем кызлар кайда?

Хәсән агарынып китте, як-ягына каранып, качар урын эзләгәндәй, кабаланды, тагын бер тәмәке кабызды, куллары калтырады. Ул Кәримнең балалар язмышы хакында хәбәрдар булмавын аңлап, югалып калды.

– Әйдә, йортка уз. Дилбәр чәй көйләгән иде, өчпочмак пешергән… Тамак ялгап, юлдан ял итәрсең, аннан сөйләшербез…

– Бер-ике сүз белән генә әйтеп булмыймыни, авылдамы, юкмы? Кайсы шәһәрдә?

– Өйгә керик әле, туган. Ике сүз белән генә унике ел өтермәннән соң сөйләшеп булмый инде. – дип, кистереп куйды Хәсән.

Дилбәр пешергән ризыклардан сыйланып, кайнар каты чәйләр эчкән арада хәтер сандыгы ачылып, әнисенең чалымнары, үткән гомер мизгелләре күз алдында, шайтан туе ясап биеште. Күңел төбендәге якты хыяллар чынбарлык белән буталып, җанны әрнетте. Өе дә якты, җылы, ризыгы да тәмле, ләкин бу тормыш Кәримнеке түгел шул, Хәсәннеке. Кәрим бүген бу йортта көтелмәгән кадерсез кунак кына. Ул түземсезлек белән балаларының язмышын ачыклануын көтсә, Хәсән зур тырышлык белән сүзне читкә борып, рәте-чираты булмаган мәгънәсез сүз сөйләп утырды. Кәрим сабырлыгы беткәнен исбатлап, хуҗаның иңбашына кагылды, тонык тавыш белән:

– Хәсән, җитте. Сый-хөрмәтеңә рәхмәт, шулай да, җүләргә сабышып утыруыңнан туйдым. Сөйлә! Минем кызлар кайда? Аналары кияүдәме, кызларымны кыерсытмыйлармы? Мин аларны күрә аламмы? – дип, өстәл арасыннан кузгалды.

– Ярар, тынычлан, сөйлим. Дилбәр, тегене куй әле…

Хатын ялт кына өстәлгә шешә белән ике чәркә чыгарып куйды. Артыннан яшен тизлегендә кабымлыклар, ысланган ит, тозлы кыярлар барлыкка килде.

– Сөйлә!

– Сөйләр нәрсә юк инде монда, Кәрим, – диде Хәсән, авызына кыяр белән ит тутырып, – фашист калдыгыннан шәфкать көтәсе юк иде. Бөтен авыл хәйран калды аңа. – Ашыга-ашыга чәйнәде Хәсән. Соңгы тапкыр ашый диярсең. Тагын берне йотты.

– Сине алып киткәч, бер-ике көн елады хатының. Аннан бер үзбәк белән чуала башлады, кача-поса очрашып йөрделәр, анаңнан шүрләде күрәсең. Мәрхүм анаңны җирләгәч, оятын да, акылын да җуйды марҗаң.

– Кызлар кайда дим мин сиңа? Тамара турында сорамыйм бит.

– Аптыраттың инде! – Хәсән, майга ут капкандай, кабынып китте, каушавыннан айнып, куркуыннан арынып, дулап кычкыра башлады:

– Вокзалда ташлап калдырган да, үзбәге белән качкан. Анамыни ул?! Фашист калдыгы, фахишә! Ике сабыйны вокзалда: «Туңдырма алып киләм», – дип, алдап калдырган. Ишетәсеңме, вокзалда ташлап калдырган ул, синең кызларыңны. Балалар йортында үсә алар, күпме кыерсытканнарын үзләре генә беләдер!

Усал күзләрен Кәримнең каушаган йөзенә үк китереп:

– Тагын беләсең киләме?! – дип, мыскыллы тавыш белән тезә башлады. – Сөйлимме? Эч, нигә эчмисең? Элек эчә идең бит! Шул эчүең аркасында эләктең бит инде! Эчә-эчә тыңла, бу гына түгел әле! Синекеләр вокзалда калганы белән бәхетледер, бәлкем! Олы кызың, теге немец каны акканын кайда диген?! – Кәрим колагы ишеткәннәргә ышанмас булып утырган җиреннән сикереп торды. Ташып чыккан җан ачуы белән чәркәне кулына тотты, олы куллар учына кереп югалган бәллүр шыгырдап уалды, кыйпылчыклар канлы аракы тамчылары белән идәнгә агып төште.

– Рита кайда? Ни эшләттеләр аны?

– Сатканнар! Мал саткандай, сатып җибәргәннәр! Милиция ничә ел эзләде, тапмады. Юк, кыз да юк, хатының да юк!

Кәрим телсез калды. Ул гаеплеләрне эзләп кайтмаган иде лә. Ул бары тик кызларын күрергә кайткан иде. Хәзер ни эшләргә? Гаеплеләрдән үч алыргамы, авылы белән утка очырыргамы?! Ә үз гаебе белән ни кылырга? Ул бит һаман да теге төнне ни булганын хәтерләми. Эштән соң яхшы гына «төшереп алдылар», исергән хезмәттәшләрне йортларына илтеп, озатып чыктылар. Марс белән икесе генә калгач, тыкрык башында бик озак бәхәсләштеләр, берсенең дә исереклеген таныйсы килмәде. Ахыр чиктә, уртак фикергә килеп, гаражга кайтып теге самогонны башладылар. Ә ферма янына ничек килеп чыкканын, үзенең кеше үтергәнен, үтермәгәнен белми. Унике еллык ирексезлектән дә зуррак сынауларга этәргән, балалар язмышын хәл иткән төн хәтер дәфтәренең кара түгелгән битенә әйләнде. Тормышыңнан шул битне ертып алып, барысын да кире кайтарып, төзәтеп булса икән. Кәримнең тормышын җимергән, өч кыз баланың язмышын тәмугка әйләндергән караңгы, көзге төн.

Альбина ГАЙНУЛЛИНА

Хикәя кыскартып бирелде. Тулы варианты «Серләр гәҗите»нең быелгы декабрь санында. Ул абунәчеләренә бу атнада барып ирешергә тиеш. «Серләр гәҗите» ай саен 16 битле булып чыга. Анда сез укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч хикәя-повестьларны укый, аларның эч серләре белән уртаклаша аласыз. Ул редакциябезнең төп газетасы «Безнең гәҗит»нең дәвамы буларак нәшер ителә, ләкин «Безнең гәҗит»не кабатламый. Ягъни мавыктыргыч хикәяләр, гыйбрәтле язмышлар турындагы язмалар бик күп, аларны «Безнең гәҗит» битләренә генә сыйдырып булмый. Шушындый халыкчан роман-газета барлыгын таныш-белешләрегезгә дә әйтегез. Киләсе айдан өегезгә килеп торсын дисәгез, һәр айның 15енә кадәр язылыгыз. «Серләр гәҗите»нең киләсе елга язылу индексы – П3322. Бәясе 180 сум.

Комментарии