Бүләк ителгән гомер

Тәрәзә аша сузылган кояш нурына кытыкланып уянып китте бүген Азат. Әле шул нур белән шаярырга маташкандай, күзләрен кыскалап, башын боргалап, качышлы да уйнап алды. Әмма палатага килеп кергән шәфкать туташы аны бу уеныннан бүлде. Бүген бит Дамирә эшли. Никтер, Азат аны баштан ук үз итте.

Ул эшлисе көнне санап торып көтеп ала ул. Моны Дамирә дә сизә, билгеле. Аның: “Мине көн саен эшләтер иде бугай”, – дип чытлыклануына каршы, сер бирмәскә тырышып аклана: “Син бит уколны авырттырмый саласың”, – дигән була. Хәер, авыртса да түзәр иде Азат. Аның бу кыз белән сөйләшәсе, аны янында озаграк тотасы килә. Тик Дамирә генә тоткарлана алмый шул, эшен эшли дә, елмаеп, Азатның сүзләренә шук җавабын биреп юкка чыга. Хәер, көн дәвамында юк йомышларын бар итеп, кереп-чыгып йөри үзе.

Азат белә иде бүген Дамирәнең киләсен. Ул шәфкать туташларының, мондагы табибларның яхшы танышы хәзер. Ничә ай шушында яши ич. Кем белән шаярырга була, кем төксерәк, барын да чамалый. Дамирәне дә ул шул командадан аерып алды. Хәер, кыз да аңа битараф түгел иде, ахры. Азатның шаяруларына, төртмәле “егетләрский” сүзләренә шулай ук мутлык белән җавап кайтара. Кайчакта Азат аптырап, каушап та кала әле. Әмма ул аңа уңайсызланмый, аңа рәхәт. Ул, һичшиксез, савыгачак, һәм… һәм шушы Дамирәне кулыннан ычкындырмаячак. Тик Дамирә генә риза булсын инде. Аңа авыру имгәк нигә? Шуңа да әле сүз башларга иртәрәк. Менә аякка басар, чын ир булыр. Алайса үзе дә тормыштан туеп, үлем көтеп арыган иде инде… Әле аның Дамирәдән сорыйсы сүзләре дә бар. Башкаларга ышанмый. Сорагач та, сүзне икенчегә боралар, елмаеп таю ягын карыйлар. Ә Дамирә алай итә алмас. Бер җаен тутырып сорар, качар почмак таба алмас, һәм дөресен әйтер. Ә Азатка дөресен белергә кирәк. Ул аны белмичә тынычлана алмаячак. Аның күкрәгендә бүген кем йөрәге тибә? Үзенеке түгел ич инде…

Азатның шулай больница караватында аунавына да 2 айлап вакыт узып бара. Ул хәтерли, авыр хәлдә иде ул. Мөгаен, соңгы көннәрне санавымдыр, дип яткан чагы. Янына киләләр, алар да аны юата алмый. Ә Азатның яшисе килә. Ул тормышның кадерен белер иде, савыксын гына. Сәламәт килеш азып-тузып йөрүчеләргә аптырый ул. Саулыкның шулай кадерен ничек белмәскә мөмкин?! Бу җирдә яшәргә-шатланырга кирәк югыйсә. Ә Азатны беләләр. Ул инде танылган кеше. Түрәләр хөрмәт итмәсә дә, халык ярата. Ярдәме күп тиде. Шуңа иптәшләре күп, ә менә дуслары, чын дуслары аз икән… Моны ул аяктан егылгач аңлады. Ләкин булганнары чын дуслар. Чынлап борчылучылар… Тик шулай якын булган дусларның да төрлесе була икән. Әнә операциядән айныганнан бирле ул берәүне эзли. Ә Наил Азатны бар дип тә белми. Юкса хәтерли әле. Килде ул аның янына. Бик авыр сөйләште, хәлсез иде Азат. Ә Наил бик борчылып утырды. “Бирешмә, син бит бик көчле, булдыклы кеше”, – дип юмалагандай итте. Ярдәм итәрбез, дип юатты. Соң миңа ярдәм итә аламы ул?! Әллә нинди зур профессорлар булыша алмаганны…

Азат шуларны хәтерли. Ярым үле килеш операциягә алып киткәннәрен дә чамалый бугай… Наилнең һаман күренмәвенә генә аптырый. Юкса җан дуслар иделәр. Сөйләшеп серләре бетмәс, олылар әйтмешли, шатлыкта да, кайгыда да бергә иделәр бит…

Азат бу хакта гел уйланып ятты. Шул хакта Дамирәдән сорарга, аңа Наилнең телефонын таптырып, сөйләшергә ниятләде. Бүген менә шул җай чыгып тора: Азатның гына түгел, Дамирәнең дә йөзе якты. Ул ишектән сәлам биреп килеп керде:

– Ну-ка йокы чүлмәге, хәзер бераз авырттырып алырга вакыт җитте…

– Зинһар, син генә булса да жәллә инде, беләсең ич, уколдан куркам… Кычкырам бит…

– Кычкырсаң, монда сине тыңлаучы юк. Җәзалыйм әле бераз, алайса вәсвәсәләнеп ятасың, башыңны чистартырга кирәк…

– Ярар инде алайса, мине җәзалап тәм табасыңдыр…

Азат, шулай диде дә борылып ятты…

Дамирә дә, Азат та бу көндәлек сөйләшүләрне белә. Азатның авыртмаса да, “Ай-ай” дип кычкыруыннан шаркылдап көлә. Һәм бу көндәлек спектакль икесенә дә ошый иде. Азат үзе дә Дамирә аңа минут саен укол кадап торса да риза. Егет кызны ошатса да, бу хакта сүз башларга гына җөрьәт итми. Кем белә, егете булса… Кияүдә түгеллеген белә дә инде үзе. Аннан, әлеге дә баягы имгәк булып күренәсе килми…

Болар турында соңрак әйтер. Ә менә теге сорауны ачыкларга вакыт җиткәндер. Гел сүзне икенчегә боруларына аптырый да башлады югыйсә… Бүген Дамирә дә боргалана алмас кебек тоелды Азатка.

– Дамирә, минем сиңа бер йомышым бар, үтим дип вәгъдә бир! – диде Азат җитдиләнеп, шприцларны җыеп маташучы Дамирәгә.

– Нинди йомыштыр бит… – дип чыркылдады Дамирә.

– Минем яныма бар якын дусларым, туганнарым килә. Ә менә Наил юк. Нигә үпкәләде икән? Шуны беләсе иде. Мин операциягә кергәндә телефонымдагы номерын да сөрткәннәр. Шалтырата алмыйм. Номерын белмим. Ни булды икән? Шуны белешәсе иде…

Дамирә сискәнеп киткәндәй булды. Һәрхәлдә, Азатка шулай тоелды. Әмма чыркылдык кыз үзенекен итте.

– Каян белим инде мин, синең телефоныңда казынганым юк бит. Үзең ялгыш сөрткәнсеңдер. Ничә көн айнымыйча яттың. Хәлең шәп түгел иде бит. Әй, синең саташканнарыңны кинога төшереп каласы калган, менә булыр иде кәмит. Ярар, уколдан курыккан кешене жәллим мин, синең бик мескен авыру булганың өчен генә ярдәм итәрмен. Кызык син, йөрәк кадәр йөрәкне алыштыр, ә уколдан курык. Син үзеңне ничек тапаганнарын карап торсаң, нишләр идең.

Дамирә кояш булып ничек килеп кергән булса, шулай ук чыгып та китте һәм туп-туры профессорга юнәлде. Аның күңеле урында түгел. Әгәр Азат дөресен белсә, аңа начар булачак. Моңарчы аны алдалап, шаяртып уздырып килделәр, алга таба бу мөмкин булмаячак бит…

– Мөмкинме, Айзат Исмәгыйлович. Борчуым өчен гафу үтенәм. Сезне кисәтеп куярга кердем. Азатның хәле сөендерә. Тик ул дөресен белергә тели. Әмма ул аның өчен куркыныч булыр дип куркам мин…

– Утыр әле кызым, карап торам да, син ул егеткә битараф түгел, ахры… – диде дә уңайсызланудан йөзенә алсулык йөгергән кызны шунда ук тынычландырырга ашыкты профессор. – Я, ярар, борчылма. Мин сине бик яратам. Нишлим соң, үзем бераз картрак, бер 50 яшькә генә инде үзе, күп тә түгел. Сине башкага бирмәс идем, хәтта шул Азатка да. Җитмәсә, киленем итәргә улым да юк. Нишлисең, аңа бирергә туры килә инде. Шуның өчен аны шәп итеп дәваларга… Үз кешебез өчен бит. Кем әйткәндәй, шәхси мәнфәгатьләр өчен тырышабыз, сине бәхетле итәр өчен, дим. Моны коррупция дип язып куярлар… – дип елмайды табиб.

– Сез гел көләсез…

– Көлмим, кызым. Аңлыйм барын да. Бу нишләргә белмәгәннән… Син аңа битараф түгел бугай. Азатны да шулай тоям. Ә бу минем операциям уңышлы чыксын өчен бик кирәк. Ярдәм ит миңа кызым. Яшәтик ул баланы. Бик акыллы, булдыклы егет бит. Никтер, менә шундый талантлар шулай аяктан егыла. Безнең бурыч – аларны саклап калу. Ә Наил ялгышрак эшләгән, әмма аны аклаучылар да булыр. Менә Азат үзе ничек кабул итәр?

– Гафу итегез, сез үзегез яхшырак беләсез. Әмма Азатка дөресен әйтер вакыт җитте кебек. Алайса, кемдер, ялгыш итеп җиткерергә мөмкин. Кисәтелсә дә, янына килүчеләр шактый. Менә аннан Сезнең операциянең нәтиҗәсе аяныч булмагае. Сезгә киңәш бирергә минем хакым юк, әмма бирегез сез аңа Наилнең хатын… Мин эшләгән көнне. Әле мин иртәгә кадәр аның янында булам. Кирәк булса, аннан соң да калам…

Профессор, урыныннан торды да каршында урындык кырына гына сыенып утырган, борчуы йөзенә чыккан кызны килеп иңеннән кочты.

– Рәхмәт сиңа, кызым. Син чын шәфкать туташы. Ярдәм ит миңа. Карт бабаңа. Күп операцияләр ясадым. Уңышсызлары да булды. Операция өстәлендә үлгән очраклар да аз булмады. Мин башкалар кебек, бәхәсле вакытта да баш тартмыйм. Шулай кеше гомерен саклап калган очраклар да шактый булды. Әмма һәр үлем коточкыч, операция өстәлендә булса аеруча. Үлемгә дучар ителгән кеше ничек терелергә өметләнә бит… Юк, туктыйм, дим дә шул өметләрне читләтеп үтә алмыйм. Беләсең, шуңа да яратмаучылар да җитәрлек. Булдыра алсам ярдәм итәм. Ә менә Азат тарихы тормышымда беренче тапкыр. Аның Наиле булмаса, санаулы көннәре түгел, сәгатьләре генә калган иде бит. Бүген аның янында булганда, син ишек артында торырсың. Тиешле препаратларны хәзер билгелим. Азат янына кергәндә, сине дәшәрмен. Хәзер китәргә була.

…Дамирә аннан соң да юк сәбәпләрне бар итеп, Азат янына кергәләп торды. Тегесенең кәефе күтәренке. Ләкин Дамирә генә үзе түгел иде бүген. Йөрәге уйный. Башка авырулар янына кергәндә дә, уколлар ясаганда да бар сорауларга дежур җаваплар биреп, сүзне элеккечә озакка сузып тормый гына ябып куйды.

Ниһаять, професор чакыртты аны.

– Кызым, Аллага тапшырдык. Мин Наилнең хатын бирәм. Сөйләшенгәнчә, әзер бул…

Табиб Азат янына, гадәттәгечә, шау-гөр килеп керде.

– Тәк, ничек безнең хәлләр?

– Әйбәт. Йокладым. Кайчан өйгә дип хыялланып ятабыз инде…

– Өйгә вакыт җитәр. Күп калмады. Бераз безнең янда, безнең күңелне күреп яткырасыбыз килә. Бүген сиңа ярдәм итәрләр, инде утырып тора башларга була. Әлбәттә, озак түгел, кәефең авырайса шунда ук ятарга. Беләсең, йөрәгең үзеңнеке түгел, димәк, кеше әйберсен сак тотарга кирәк. Һәм үзлегеңнән берни эшләмәскә. Яныңда кеше булганда гына хәрәкәтләнергә. Әнә Дамирә сине бик яхшы карый. Чибәр бит ә… Акыллы да…

Азат күзен аска төшерде…

– Эх, яшьләр, яшьләр. Үзем булсаммы… Кара әле, без шулай яшьләрне булдыксызга чыгарырга яратабыз үзе. Син шундый чакта, яшь чагыңда үзең ни эшләдең, дип сора бездән. Шул уңайдан бер мәзәк ишеткәнең бармы? Минем кебек бер карт яшьләргә карап, эх, яшь чагым булса, күрсәтер идем сезгә үрнәк, дип әйтеп куйган да аннан исенә төшеп үзен төзәткән: әй, яшь чагымда да берни кыра алмадым инде үзе…

Азат көлмәде. Бу мәзәкне ишетмәде дә кебек. Профессор аңлады: аңа бүген боргаланырга җай юк.

– Айзат Исмәгыйлович, рәхмәт сезгә. Чыннан да, мин бүген икенче кеше. Миңа җиңел. Йөрәгем элекке түгел. Тыркылдамый. Сәгать кебек эшли. Тик беләсем килә, мин кем гомерен яшим?

– Энем, сорауны алай куйма, алай беркайчан да уйлама. Син үз гомереңне яшисең. Синең очрак бераз четереклерәк. Әмма дөрес аңла. Бүген сиңа аны аңлатырга була. Менә сиңа дигән хат. Бу сине яшәткән йөрәк хуҗасы хаты. Зинһар, тыныч бул…

Табиб кабаланып халат кесәсеннән дүрткә бөкләнгән хат алып, Азатка тапшырды. Азат эшнең нидә икәнен андагы хәрефләрне күрүгә аңлады.

– Айзат Исмәгыйлович, мөмкинме, үземә генә калырга. Үзем генә укырга?

– Юк, улым, дөрес аңла, минем янда укы. Синең өчен куркам… Син бик авыр операция кичердең…

– Укый алмасаң, үзем укыйм. Син егет кеше, әле милләтеңә, гаиләңә хезмәт итәсең, олуг буласың бар. Әнә Дамирә синең өчен ут йота. Ул сиңа битараф түгел, күреп торам: син дә. Сез генә ул кыштыр-мыштыр читтә-чотта йөрисез. Ә бабайларның күзе үткен, сизгер. Ә дустыңны дөрес эшләгән дип тә булмый, ялгыш дип тә… Аллаһы Тәгалә барына да судья. Синең анализларны сорагач, аптыраган идем аны, үзенеке белән туры киләме, юкмы дип чагыштырыр өчен икән. Безнең клиникада эшләтмичә, читтә экспертиза үткән… Ә ул идеал донор булып чыкты синең өчен. Бары да туры килә. Мөгаен, бик якын дуслар булгансыздыр…

Профессор шулай сөйләнә тора, ә Азат комсызланып хәрефләр чүпли:

“Сәлам, дустым. Син мине кызганма да, үзеңне дә гаепләмә. Мин шулай хәл иттем. Син уңышлы кеше, эшең бар, сине яраталар. Ә мин бер имгәк. Миңа күп тапкыр ярдәм итәргә тырыштың. Әмма мин булдыра алмадым. Шуңа күрә бу дөньядан син китсәң, минем өчен дә тормыш бетәр иде. Өметләнәм, син яшәрсең. Әле үзеңне күрсәтерсең. Һәм минем йөрәк булышыр. Ул әйбәт тибә. Дөрес, уңышсызлыкларга юлыгып, бераз тападым мин аны, сиңа бик сыйфатлы товар килеш тапшыра алмыйм.

Уйланам, артка борылып карыйм. Ни майтардым мин?! Син мине, шундый меланхолик адәмне дә үз итеп, тиң итеп дус иттең. Хәер, мин кайчакта икебезне бер кеше дип уйлый идем. Хәтта ялгыш уйлар да кергәләде. Шуңа мин булдыксыз, бар уңышны син җыясың… дия идем. Тик бу алай түгел. Мин синеңчә уйласам да, бер карашта торсам да, аларны гамәлгә куя белмим шул. Бу җәмгыятькә мин артык.

Бер экстрасенс белән очрашырга туры килгәч, ул мине битәрләде. “Син үз гасырыңда тумаган, дөньяны үзгәртә алмыйсың, син үзең үзгәрергә тиеш”, – диде. Мин үзгәрә алмадым. Болай да яшисем килми иде. Барлык анализларыңны белештем. Синең белән без идеаль туры киләбез икән. Юкка гына чын дуслар булмаганбыз. Син уңыш иясе, ә мин… Шулай булгач, икебездән бер гомер чыгар дидем дә, катгый карарга килдем. Хәзер интернет аша галим булып була, беләсең, җаен таптым. Менә хәзер юлда “Ашыгыч ярдәм” машинасы, ә мин соңгы сүзләремне язам.

Гафу итегез, якыннарым. Мин ялгыз идем, әтием дә, әнием дә юк. Кайгыручылар бар, алар алдында гафу үтенәм. Хатны аларга алданрак яздым. Монысы сиңа. Операция ясаган профессор вакыты җиткәч тапшырыр. Ул бик әйбәт кеше.

Азат, минем йөрәкне саклап тот. Борчылма. Ул бит минеке. Мин башка әгъзаларымны да васыять итәм, донор буларак файдаланыгыз. Үз акылымда, үз кулым белән язам.

Азат, борчылма. Син шәп кеше! Бәхил бул…”

Палатага шприцларын күтәреп, Дамирә дә кергән иде инде. Азат хат тоткан кулын караватка салды, иртән кояш белән иркәләнгән тәрәзәгә башын борды. Еламый иде ул. Күзләреннән тамчы-тамчы яшь кенә тәгәри.

– Улым, үзеңне кулга ал. Әйдә, кан басымыңны үлчик әле. Син белеп тор, хәзер син 2 гомер яшәргә бурычлы. Син Наил өчен дә яшәргә тиеш. Бәхеткә, аны безнең клиникага алып килделәр. Бик тырыштык, тик коткара алмадык. Табиблардан да акыллырак булып чыккан, интернет зәхмәте бар шул, барына да өйрәтә. Аның бөерләре дә икенче бер авыруга ярдәм итте. Шулай булгач, сезгә яшәргә дә яшәргә… Аллаһы шулай кушкан…

Сөйләнә-сөйләнә кан басымын үлчәгән профессор, Дамирәгә ым белән генә укол кадарга кушты. Азатның хәле, чыннан да аяныч иде булса кирәк. Дамирә, йөгереп килеп укол кадады да яшьле күзләре белән Азатка текәлде. Аның кулын күкрәгенә кысты:

– Азат, телисеңме, теләмисеңме син яшәргә тиеш, мин сине яратам.

Азат кире борылып күзләрен тутырып Дамирәгә карады. Аның кулын яңагына куйды.

– Кызым, хәзер мин сине дежурлыктан алыштырырга кушармын. Син бүген Азат янында бул. Кан басымын, аппараттан пульсны карап тор. Азат бирешмә. Егет бул. Без әле яшибез. Ә Дамирәне кыерсытма. Ул бик акыллы бала… – дип профессор ишеккә юнәлде. Бүләк ителгән гомер, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии