Алтын

– Наным, язу караңны кызганма. Мин уфтанган саен нокта куярга ашыкма. Гыйбрәтле хәлләрне язарга йөз агачтан ясаган кәгазь дә жәл түгел. Укысыннар, гыйбрәт алсын барчасы, мин бәян иткәннәрне колагына киртләп куйсын.

Наным, диеп Апас яклары сөйләшә. Димәк, уң кулының урта бармагы төптән үк өзелгән бу ханым Апас якларыннан. Ни өчен мин – очлы күз, һәрнәрсәдән ниндидер мәгънә эзләгән тынгысыз нәрсә; дөнья китекләрен каләм белән тиз генә тигезләмәкче, ертыкка ямау салырга яратучы бәндә юлдашымның бик матур бармакларына игътибар иттем соң?

Йөз-кыяфәте бик күркәм булмыйча, кояшта янып-пешеп беткән, өс-башы югары даирә кемсәләренекенә тартым (һәрхәлдә, авыл халкы болай киенми!), ә менә үз-үзен тотышы чеп-чи авыл хатыны икәнен кычкырып тора. Кешенең өс-башын тикшерә торган гадәтем юк, ә менә тупас бәндәгә нәфис куллар каян килгән һәм дә ни өчен урта бармак юк – менә монысы чып-чын табышмак. Тәҗел кирәкмәсә, кыл да кыймылдатмый торгандыр дияр идең, кояш белән озак үбешкән. Кулында балдак-фәлән күренми, әллә ялгыз инде дияр идең, авыл халкы йөзекләрне мәҗлесләргә генә кия, бәлки, ханым яки туташ та салып кына куйгандыр?

– Наным, бармагым саен икешәр алтын йөзек, салып аттым барысын да. Әнә кулъяулыкка төргән, сумка төбен саклыйлар. Авылдагы районга килеп ятыш. Шул алтыннар аркасында харап була яздым. Әй, йөзек гаеплеме инде, үзем гаепле, үзем. Юләр кебек алтын кисәгенә яла ягып утырам.

Ни, наным, яз, яз, минем кычкырып сөйләгәнгә карама, язуыңны бел син. Куен дәфтәрең бик калын күренә. Мин сөйләгәннәрне дә гәҗиткә бастыр түлке, укысын адәм, нәтиҗә ясасын. Әбием сөйләгәне рас булса, сабый чактан ук бик саран булганмын. Үземнән кечерәкләрнең сөтле шешәсен тартып алганмын. Берсендә әбкәм, өйдәге бөтен имезлекләрне муеныма иртүк тагып куйган, чөнки аларны барыбер акыртып алганмын. Ярты тиен өчен кибетчеләрне зар елатканымны хәтерләмим. Ике смена эшләп алган хәләл акчамны чәчеп йөрисем килмәде шул. Иремнең эш хакы ипи-сөтлек кенә булгач, үзем җигелдем. Акча янчыгын бик сирәк ача идем. Югыйсә Ходай хатын-кызны җылы учак итеп яралткан. Хатын-кыз язгы көчле яңгырны туктатырлык көчкә ия. Без кем? Кем бүген хатын-кыз? Бер иңебезгә дөньяның бар мәшәкатен, икенчесенә өстерәсәң дә, атлансаң да бармый торган битараф ирләрне салып, абына-сөртенә йөгерүче кырмыскалар.

Менә, наным, әйт син миңа, бүген нәрсә яки кем сатылмый? Сатылмаган кыйммәткә ия берәр нәрсәне ата, бөтен йөзекләремне сыпырып учыңа салам.

Элек эшләгән кешегә бүлмәсен дә, фатирны да бирәләр иде. Кредитка җиһазын, келәмнәр, савыт-сабага хәтле алдык. Череп баеганнар рәтенә кермәсәк тә, төшеп калганнар сафын да арттырмадык. Чабуга абынып егылсак, өс-баштан тузанны кагабыз, сикереп торып чабабыз. Төпсез мал кисмәге мәңге тулмас икән! Бармак саен икешәр йөзек алдым, кашлысы да, кашсызы да дигәндәй. Менә бу урта бармакта иң кыйммәтлесе иде… Уф, наным, яз, нокта куярга иртәрәк әле…

Көнне-төнне белми дөнья куучылар бер без генә түгел, билгеле. Иле белән шундыйларга әйләндек. Итәктән дә төшмәгән балага алка тагабыз, 13 яшьлегенә алтын йөзек бүләк итәбез. Бозау муенчагы калынлы алтын чылбыр белән кемне шаккатырасың? Гаҗәпләндергәне шул: без ул алтын дөньясына, байлыкка йөзебезне югалту бәрабәренә омтылабыз. Һәм моны тормыш кануны яки шулай кирәк дип кабул итәбез. Мең төрле дәлил табабыз. Имеш, адәми зат дөньяга яралганнан бирле байлыкка вә матурлыкка омтылган. Ә табигатьнең, якыннарың хакын хакламаска кем кушкан? Заманага сылтыйкмы? Һәрхәлдә, бер мин генә андый түгел дип, үз-үземне тынычландырам инде.

Безгә җан иңдергән кешеләр, кендек каны тамган җирләр вакыт тузанына уралып, еракта калды. Үз гомеремдә ирем авылына өч-дүрт кайтып күрендем микән, шул авыл кешеләре Сабирҗаннар килене икәнлегемне дә белми. Ни өчен дисеңме, наным? Көлкедер, бәлки. Ләкин бер сөйли башлагач, дөресен әйтим. Иремнең туган-тумачасы бихисап күп, ул авылда урамы-урамы каннар буталган. Кайткан саен күчтәнәч кирәкме? Бер әчмуха чәй белән берәр лимон гына алсаң да, күпме акча кирәк. Бер тамагын тыя алмаган ир күкрәк киереп, өстәл сугып сүз әйтә аламы? Туганнар дип өзелмәдек шул, югыйсә кителмәгән булыр иде. Гаражда машинасы кукраеп утырган кешегә әйләнеп килергә бит инде. Юк, нәфес дигән шайтан җилкәгә менеп атланган да чыбыркылый да чыбыркылый. Наным, гаепне язмышка да, чуртка да аударма икән! Гаепне үзеңнән эзлә, үзең җавап бир! Хәтсез вакыт узгач, иң кыйммәтле әйберләрне киеп, алтын-көмешне тагып, авылга кайттык. Пар атларда яшь төшкәнмени – җыелды туган-тумача, тирә-күрше. Авыл халкына күп кирәкме – әз-мәз күчтәнәчкә дә риза булып таралдылар. Ә иремне үстерешкән юләр апасына бернәрсә бирмәдем. “Әрдәнә тирәсендә әйлән-бәйлән уйнаган түтигә күчтәнәч ни дә, йортта аунап яткан патефон тәлинкәләрен бирсәм ни”, – дип уйладым. Андыйларга үпкәләү хисе – ят әйбер, гел бармакларымдагы алтыннарга карады. Тиле ялтыравыкка кызыга диләр иде, дөрес икән. Ә мин үртәп-үртәп алтын бармакларымны тырпайтып тордым. Ул йөгереп килеп, иң кыйммәтле йөзеккә ябышты, сорады. Мин җирәнеп карадым: имеш, сиңамы соң бу “дәүләт”не үлчәүләргә салып үлчәргә? Ә, бәлки, аның тотып кына карыйсы килгәндер, бәлки, бер тапкыр ялтыравыкны киеп карыйсы килгәндер? Ахырдан уйлыйм, кемгә масайдым инде мин? Дөньяга ялангач киләбез, ялангач китәбез. Мин бармак күрсәткән саен, ул шаркылдап көлде.

Инде китәбез дигәндә генә, машинабыз кәҗәләнде. Ир дигәнем астына чумды. “Авылда куныйкмы бер көн?” – ди ирем. “Юк, синең юләрләрең янында кунаммы соң!” – дим. Тавышым киң урамнарга сыймый. Күрше Хәсән йөк машинасын кабызып маташа. Шул арада каенсеңел мунча ягып җибәргән, юләр түтигә тавык суйдырырга кушканнар. Ә мин күрше Хәсәннең йөк машинасында да китәргә риза. Иргә дә әйтеш юк. Качкан кеше кебек кыланам. Имеш, өй тулы әйбер ялгыз гына кунмасын, төнлә бурлар керергә мөмкин. Юләр түти тавыгының җаны чыкканын да көтмәгән, мине озатырга “җырымны” ишетеп чыккан, тишек башмагына лып-лып кан тама. Бу күренештән тизрәк арыныйм дип, арба кырыена үрмәләгән идем, кыйммәтле туфлиемнең табаны шуып китте дә аска мәтәлдем. Урта бармагымдагы йөзек тимер ыргакка эләкте дә бармагым белән суырылып калды шунда. Юләр түти тавыгын атып бәрде дә кош тизлегендә арбага менеп, бармагым белән алып төшеп бирде. Яртылаш җуйган аңым белән аның: “Мә, мә, апа, менә бармагың, менә йөзегең”, – дигәнен, “Апа, йоклама”, – дип, колак пәрдәсен ярырлык итеп кычкырганын гына хәтерлим. Шул алтынга ничек кызыккан иде, эх, тә димичә китереп тә бирде бит, әй. Менә юләр диген аны. Монда кем юләрдер бит әле.

Бу хәлләрдән соң ике ел үтте әле. Һаман булмаган бармагыма хәтле сызлый. Кулларымны бәйләп кенә тотам. Бер эш эшләп булмый. Җилкә тамырларыма хәтле әрни. Әле менә авылдан килеп барам, шул юләр түтигә балдагымны бирим, аның рәнҗеше төшкәндер дип уйладым. Ә ул бер киеп карады да кире бирде. Җиргә Хак Тәгалә тарафыннан гыйбрәт өчен җибәрелгән Алла колы да дөнья малының дуңгыз каны икәнлеген аңлый булып чыкты, наным. Нокта.

Әлфирә ГАЛИЕВА.

Аксубай.

Комментарии