Онытылмый яшьлек мәхәббәте…

Онытылмый яшьлек мәхәббәте…

Кич белән кызын йокларга яткыргач, Лилия кухняга чыгып чәй куеп җибәрде һәм кинәт, сискәндереп, ишектә кыңгырау шалтырады. Берәүне дә көтми иде ул. Тик нигәдер йөрәге генә урыныннан кубардай булып ярсып типте, күзләр очкынланып янды, иреннәре үзеннән-үзе елмайды. Инде менә ничә еллар узгач та, күңел алданмаган: кызыл тасмага уралган ап-ак розалар тотып, ишек төбендә беренче мәхәббәте – Ирек басып тора иде.

***

Язмышын кисәкләргә бүлгәләгән бу вакыйга бик күптән, ул мәктәптә укыганда ук башланды. Җәйне, каникулларны үлеп яратса да, 10нчы сыйныфка баруын Лилия көтеп алды. Моның үз хикмәте дә бар: күрше авылда 10-11 сыйныфлар булмаганлыктан, аларның сыйныфы быел ишәергә, яңа сыйныфташлар белән баерга тиеш иде.

– Алар безнең авылга килсә, унбиш булачакбыз! Менә ничек шәп! Арадагы өч егетнең берәрсе, һичшиксез, матур булырга тиеш! Район үзәгенә, механизаторлыкка укырга китеп бармасалар инде, – дип уйлады ул. Кыскасы, моңарчы бер әйләнеп бакмаслык мәктәбе җәй буе башыннан чыкмады, әллә нинди хыял-өметләр белән яшәргә мәҗбүр итте…

Көтеп алган көн килеп җитте. Лилияләрнең өеннән бер атлап, ике сикерсәң, мәктәпнең ишек төбенә үк килеп чыгасың. Шуңа да карамастан, кыз таң атканда ук торып утырды.

– Кызым, бар ят, әле бәйрәмең тугызда гына башлана, көтү куарга дип тормагансыңдыр бит? – диде әнисе, йокларга яратучы кызының иртәләвенә аптырап. Аның үз мәхәббәтенә таба шулай ашыгуын белә идемени ул?! Хәер, кыз үзе дә беренче мәхәббәтенә ашкынуын белми иде.

– Ә чәчәк бәйләмен кем әзерләр? Минем гөлләмә бар кешенекеннән дә матуррак булырга тиеш. Әнием, чәчемне теге «модный» журналдагы кебек итеп ясарсың әле, ярыймы?!

Лилия тиз генә торып битен юды да, бакчага чыгып, туп-туры ап-ак розалары янына юнәлде. Алар да җәй буе шушы көн өчен генә кечкенә баладай тәрбияләнде, гел күз уңында булды бит. Карале син аларга бер генә! Шундый матур, шундый саф! Мондый чәчәкләр башка беркемдә дә була алмый! Кыз аларны ипләп кенә җыеп, матур кызыл тасма белән бәйләп куйды.

Мәктәпкә киткәнче көзге каршында озак бөтерелде Лилия. Ул бүген иң матуры булырга тиеш. Мәктәпкә дә иң беренче киләчәк. Шушы уйлары гына аны көзге каршыннан китәргә, юлдан да ашыга-йөгерә атларга мәҗбүр итте. Соңга калмасын, янәсе.

Мәктәпкә килгәч, сыйныфка керергә уңайсызланып басып торуы үзенә үк зыянга булды: көтмәгәндә класс ишеген кемдер ачып җибәрде һәм кызга килеп бәрелде. Ап-ак розалар идәнгә төшеп китте, таҗлары тирә-якка чәчелде.

– Һай, булдырдың! – дип кычкырды Лилия, инде чәчәкләрне җыярга керешкән егеткә ачуы чыгып. – Күз-башыңны акайтып чапмасаң булмый идеме? – Күз яшьләре бите буйлап тәгәрәде. Җәй буе үстергән розаларның менә шулай ниндидер егет аркасында бозылуына гарьләнде ул.

– Ә син ишеккә сыланып тыңлап тора идең мәллә? – Кызның күз яшьләрен күреп, ул да каушап калды. – Ярар инде, гафу ит! Минем исемем Ирек, күрше авылдан килдем. Ачуланма инде, яме, без хәзер бергә укыячакбыз бугай. Син 10нчы сыйныфныкымы?

– Әйе, мин – Лилия! – диде ул, йөзен чытып.

Ирек читкәрәк киткәч, аның һәр хәрәкәтен күздән кичереп, үзалдына «дорфа», «оятсыз», «мәгънәсез» кебек бәяләмә бирергә дә онытмады.

Класска килеп керүгә ул дуслары белән күреште, ә аннары күрше авылдан килгән ике кыз белән танышты. Сыйныф җитәкчесе кергәнче, кызлар инде үзара уртак тел табып, эч серләрен бушата иде. Дөресрәге, күбрәк Лилия сөйләде. Кайсы укытучы ниндиерәк, кемнең нинди кушаматлы булуын уртаклашып, кызларны көлдерде. Мәйсәрә апа килеп кергәндә, инде бар укучылар да урын бүлешеп, үз парталары артына утырышкан, Лилиягә генә юньле урын калмаган иде. Юньсез дигән урын Ирек янында булып чыкты.

Килеп утыруга Ирек беренче булып үзе сүз башлады:

– О-о, Лилия! Әйтергә онытканмын, таҗлары коелган розаларың искиткеч матур! – диде ул, көлемсерәп. – Син үзең розаларыңнан да матурсың! – Лилиянең битләре кызарып чыкты.

Мәйсәрә апалары аларны берәм-берәм таныштырды, кыңгырау шалтырады, ә аннары алар мәктәп җыелышында озак кына басып торды да өйләренә кайтып китү ягын карадылар!

Кайтуга Лилия күршедә генә яшәүче Динәгә йөгерде. Бар кайгы-шатлыкларын аның белән уртаклаша иде ул. Моңарчы бер генә серен дә тышка чыгарганы юк Динәнең, димәк, ышанырга мөмкин, дип уйлады Лилия. Күрше кызы аннан кечерәк булса да, алар менә шундый аерылмас дуслар, сердәшләр иде. Ул аңа Ирек белән булган хәлләрне сөйләде. Аның тышкы кыяфәтен, үз-үзен тотышын кат-кат ачыклык кертеп бәян итте.

Йокларга яткач та, кыз Ирекнең яшел күзләре, чем кара чәчләре, аны алдан уздырып ишек ачуы, шаярып кына биленнән тотуы, мәктәп җыелышында торганда күз кысуы, тагын әллә ниләр турында уйланып ятты. «Тукта, әллә, Динә әйтмешли, гашыйк булырга да өлгердемме?» – дип кенә уйларына нокта куя алды.

Ике атна узып китте. Шул вакыт эчендә Лилия Ирекне дусты Динә белән таныштырырга да, үзе башын югалтып аңа гашыйк булырга да өлгерде. Егет тә кызга битараф түгел иде шикелле. Бер парта артында утырганда сиздермәскә тырышсалар да, мәктәптән кайтып киткән чакта телефон аша гел СМС язышып кына тордылар. Икенче көнне кабат берни булмагандай дәрестә утырдылар. Лилия бар серен Динәгә сөйләвен дәвам итте.

Шулай бер ел артта калды. Менә бүген дә Ирек аңа аңлатты. Беренче, саф, җүләр дип сөйләнә торган әйбер шушыдыр дип уйлады Лилия. Тик күпләр кебек аны югалтырга һич ярамый, юк, ярамый!

***

Аларның мәхәббәтенә бөтен авыл халкы соклана иде. Әллә шул читләр күзе тиде инде… Бер мәлне Ирек белән Лилия арасы көннән-көн суына башлады. Дәресләрдән соң озатып куюлар, җитәкләшеп йөрүләр дә бетте, СМС та язышмыйлар. Ирек тә аңлашырга теләми. Лилия генә һаман үз гаебен аңлый алмый бәргәләнә иде. Эчендәгесен тышка чыгармады гына. Горурлыгы беренче адым ясарга рөхсәт итмәде. Ул әле элеккечә, Ирекне бар күңеле белән ярата… Хәер, тиздән инде чыгарылыш имтиханы бит.

Шулай бер-берсеннән качып йөри торгач, мәктәптә укулар да тәмамланды, чыгарылыш кичәсен уздырып, кайсы кая таралышып та беттеләр. Лилия медицина көллиятенә юл тотты. Ә Ирекне хәрби хезмәткә алганнар дип сөйләделәр.

Бер көнне Ирек турындагы хәбәр Лилияне аяктан екты. Аның әле күптән түгел генә су буенда Динә белән йөргәнен күргәннәр, моңарчы да аларны гел бергә күрүчеләр булган. Егетне озату мәҗлесендә Динә кәләш сыйфатында утырган, көтәргә сүз биргән, диләр… «Бүтән берәү булса ярар иде дә, тик нигә нәкъ менә Динә? – дип өзгәләнде кыз. – Мин елый-елый аңа Ирек турында сөйләгәндә үк алар бергә булган микәнни?»

Лилия гайбәтләргә генә ышанмыйча, Динәнең үзенә шалтыратты.

– Нәрсә кирәк сиңа? – диде элеккеге сердәш бик дорфа төстә.

– Син инде күптән Ирек белән бергә дип сөйлиләр, бу сүз дөресме?

– Әле яңа белдеңмени? Мин аңа син таныштырганнан бирле гашыйк инде! Син сукырларча җан атып йөргәндә үк без кичләрен гел бергә идек. Синнән киткән икән, димәк, сәбәпләре булган… – диде Динә һәм ямьсез итеп көлеп җибәрде. Дус кызлар диген…

Ике ел эчендә Лилия Ирекне онытырга тырышты. Укуга чумды, буш вакытларында биюгә, тегүчелек курсларына йөрде. Бию дәресләрендә Азат исемле егет белән танышты да инде ул. Бер карасаң, дөньяда аннан да акыллы, матур егет юк кебек иде. Ләкин Лилиянең йөрәк түрендә һаман да ул…

Кайткан саен әнисеннән Ирек турында сорашты Лилия.

– Ничек? Нәрсә? Өйләнмәгәнме әле?

Быел аларның юллары аерылганга дүрт ел була. Шушы вакыт эчендә Ирекнең армиядән кайтып, университетка укырга керүен, хирург булырга җыенуын да ишеткән иде кыз.

– Юк әле, кызым, өйләнмәде!

– Ә Динә ничек?

– Динә өч айлык авыры белән түбән оч Кәримгә кияүгә чыкты. Аңа берәүнең дә исе китмәде. Бозылган кыз иде инде ул, ахыры шулай тәмамланасын белдек.

Тагын ике елдан Лилия белән Азат гөрләтеп туй итте. Лилия аны ярата алмаса да, бик хөрмәт итә иде. Азатның аңа булган яхшы мөнәсәбәте, яратуы, хөрмәте аркасында гына якын итте, ияләште һәм гаилә корырга ризалашты ул. Өрмәгән җиргә дә утыртмый иде аны ир. Нәрсә сораса – шуны сатып алды, чит илгә йөртте, көн дәвамында да берничә кат шалтыратып аның хәлен сорап, һәрдаим хатыны белән кызыксынып тора иде. Бер елдан кызлары Айсылу дөньяга килде.

Тик тормышта бәхет белән бәхетсезлек чиратлашып йөри, ахры. Бер көнне Азат командировкага киткән җиреннән башка әйләнеп кайтмады. Юл фаҗигасенә очраган. Танырлык дәрәҗәдә түгел, диделәр. Лилия өч яшьлек кызын кочаклап елады да елады. Шунда гына ул Азатны яратуын, ни дәрәҗәдә кадерле булуын аңлады кебек. Тик инде соң шул. Хатынның тормышы – эш, яшәү сәбәбе бер генә – кызын кеше итүгә кайтып калды.

Ничек тә яшәргә тырышты Лилия. Азат үлгәннән соң, шәфкать туташы булып эшкә урнашты, ул калдырган акчага фатир сатып алып, анда яшәп торырга кешеләр кертте. Тормышны үз җилкәсендә тартудан тыш башка чара юк иде. Бүтән кешене ярата алмаячагын да яхшы аңлый ул.

Көндәгечә, Лилия бүген эшкә килеп, үз вазифаларына кереште. Хастаханәдә җитәкче алышынуын, шул нисбәттән җыелыш буласын да кичкә таба гына җиткерделәр. Җыештыручы Галия апасы:

– Кара әле, сеңлем, безнең башлыкны бик матур егет, өйләнмәгән дип сөйлиләр, син моны кулдан ычкындырма, – дигәч, Азатның һәр хәрәкәтен күңелендә яңартып үксеп-үксеп елады Лилия. Хезмәттәшләренең шулай үзен кемгә туры килсә, шуңа димләвеннән, тол йөрүенә төрттереп сүз әйтүләреннән тәмам туйды ул. Күңел болай да гел мөлдерәмә тулы… Кем булса да, эшләп китәргә генә язсын инде аның белән, дип уйлады Лилия, яңа җитәкче оештырган җыелышка барганда.

Залга килеп кергәч кенә күз аллары караңгыланып китте: алдында элеккеге сыйныфташы, хәзер инде зур җитәкче Ирек Кәримович басып тора иде.

– Исәнме, Лилия! Син бер тамчы да үзгәрмәгәнсең. Әйе, бу мин… Моңарчы бүтән урыннарда да эшләгән идем, менә хәзер монда билгеләделәр, – диде ул, үзе дә нәрсә турында сүз башларга белмичә.

Җыелыш буена Лилия аннан күзен дә ала алмады, тик сүзләрен генә ишетмәде. Каршысында аның гомер буе яраткан, тик хисләрен тирән сакларга мәҗбүр иткән кеше – беренче мәхәббәте басып тора иде. Ирек тә берничә тапкыр сүзеннән туктап, Лилиянең күзләренә тутырып карап торды.

Җыелыш беткәч, урынында утырып калган хатын янәшәсенә килде ир.

– Синең ирең үлгән, аннары эшкә урнашкансың дип сөйләделәр. Лилия, мин сине һаман яратам, ишетәсеңме?! Теге чакта Динә килеп, синең Таһир белән бергә булуыңны, печәнлектә ятуыгызны сөйләгәч, аңым томаланган иде. Гомер буе сине онытырга тырыштым. Синең белән сөйләшсәм, күз яшьләремне тыя алмам дип курыктым. Армиягә китүем дә сине оныту өчен булды. Тик оныта алмадым. Беләсеңдер, мин бер тапкыр да өйләнмәдем, чөнки кемнедер бәхетсез итәсем килмәде. Лилия, чык миңа кияүгә…

– Ирек, күпме гомер артта калган, хәзер бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый инде, – диде Лилия һәм ишекне каты ябып чыгып чапты. Тик шул көнне кич белән үк, мең кат риза дип, ир кочагына ташланасын, гомер буе көткән бәхетнең аны башка ташлап китмәячәген Лилия белми иде әле.

Зәринә ВӘГЫЙЗОВА.

Онытылмый яшьлек мәхәббәте... , 2.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии