НИЧЕК ТӘ ТҮЗӘРБЕЗ

Түзәргә…

– Я, ничек, Инзирәкәй, синдә очрашабызмы, миндәме?

– Минем өемдә эзең дә булмаячак…

– Ярый, ярый, кызма! Анысы, ул өй синеке генә түгел, кайчандыр минеке дә иде… Ярар, нейтраль зона да табарга була… “Серле төн” кунакханәсе ничек, ошыймы сиңа? Бистәдәге иң кәттә кунакханә.

– Миңа барыбер…

– Алайса иртәгә кичке 7дә шунда көтәм. Соңарма яме, аккошым!

Ир, якынрак килеп, хатынның иреннәренә үрелмәкче иде. Ул йөзен читкә борды, нәфрәт тулы карашын Габдерәшиткә төбәде.

– Энәле чакларыңда син тагын да чибәр , – дип шаркылдады ир.

Әлеге очрашудан соң төн буе йоклый алмый боргаланып чыкты Инзирә. Күзен йомуы була, Габдерәшитнең мыскыллы карашы килә дә баса, килә дә баса… Иртәгә кичке 7гә, ди… Я Раббым, ничекләр итеп шул кабахәт белән бер юрган астына кереп ятарга кирәк. Күралмый ул аны, әгәр дә мөмкин булса, үз куллары белән… Юк, ярамый. Хак Тәгалә каршында алар никахлы ир белән хатын. Бар иде, бар иде Инзирәнең Габдерәшитне шашып сөйгән, яраткан, назлаган көннәре, төннәре. Бик бәхетле иде алар. Сөенеч өстенә сөенеч булып, бер-бер артлы кызлары Мәрьям белән Нурлы тудылар. Тормышлары иркен, бәхетләре түгәрәк иде. Габдерәшит Инзирәсен өченчегә кыстады. Малай кирәк иде шул аңа, малай… Тик, язмыш үртәве дими ни дисең, көтелгән малай тиз генә туарга ашыкмады. Бер-бер артлы ике авырын югалтты Инзирә. Ире Габдерәшит эченнән янса, көйсә дә, тышыннан белгертмәде. Хатынына бер генә авыр сүз дә әйтмәде. Ниһаять, шактый гомер дәвалана торгач, кабат авырга калды хатын. Габдерәшит аны күз карасыдай саклады, ни теләсә, шуны тапты, кулында гына йөртте. Шулай да Инзирәне бала төшү куркынычы белән больницага салдылар. Баш хәлнең кискен булуын аңлатты: әгәр тугыз ай буена больницада ятарга түземлек тапса гына, кабат әни булу бәхетенә ирешәчәк икән Инзирә. Түзмиме соң, түзә инде, сабые хакына ич! Ничек тә түзә! Тик Габдерәшитне генә бу яңалык артык сөендермәде. Тел белән әйтмәсә дә, йөзендә канәгатьсезлек чалымнары ялтырап алды. Араларыннан салкын җил иң беренче шул вакытта үтте, ахры. Ә бит Инзирә бәхете, иминлеге өчен барды бу адымга.

Әйе, бик авырлык белән күтәрде ул төпчеге Рәхимне. Баш табиб әйткәнчә, 9 ай буена больницада ятты-чыкты, ятты-чыкты. Инде җитәкчесе эшеннән дә алырга уйлаган иде, бәхеткә, Рәхим дөньяга беренче авазын салды. Малай да булгач, исән-имин дә тугач, ир белән хатынның аралары бераз җайлана төште. Мәрьям белән Нурлының түбәләре күккә тиде: Рәхим алар өчен тере курчакка әверелде.

Ә язмыш дигәнең Инзирәгә яңа сынаулар әзерләп куйган икән: көтеп алынган Рәхим бик тә елак бала булды. Көн-төн белештерми елады да елады. Габдерәшит исә аның шулай елавында Инзирәне гаепләде. Савыгып бетмәгән Инзирә, өзлегеп, кабат больницага эләкте. Рәхмәт каенанасына, килене терелеп чыкканчы өч баланы тәрбияләде. Инзирә янына барып килергә дә вакыт таба иде. Ә Габдерәшит күренмәде…

Шулай беркөнне эштән иртәрәк кайтып керде Габдерәшит. Бала гадәттәгечә елый, ә Инзирә сөт кухнясына ашыга иде. Инзирә, иренең иртә кайтуына сөенеп, Рәхимне әтисенә тоттырды.

– Мин хәзер, – дип, сумкасына үрелүе булды, ярсыган ир, кулындагы баланы караватка тотып бәрде:

– Булды, җитте, туйдым мин! Авыру хатын да, елак бала да кирәкми миңа, китәм!…

Шкафтан чемоданны тартып чыгарды да ашыга-ашыга киемнәрен җыя башлады.

– Ни сөйлисең син, Габдерәшит?!

Аптыраудан күзләре зур булып ачылган хатын иренә таба атлады.

– Мондый тормышта яши алмыйм мин, китәм!

– Әтисе дим, акылыңа кил…

Ничек тә туктатып калу исәбе белән хатын ирнең иңнәренә сарылды, тик әзмәвердәй Габдерәшит аны бер селтәнүдә идәнгә екты. Мәктәптән кайтып кергән Мәрьям белән Нурлы, ни булганын аңлап бетермәсәләр дә, куркудан кычкырып еларга тотынды. Габдерәшит ябып чыгып киткән ишек тавышы әле бүген дә колагында зыңгылдап тора Инзирәнең. Ирнең чыгып китүе булды, туй истәлеге итеп алынган бүләк – стенадагы сәгатьнең шып итеп туктавы булды. 4 туларга 5 минут. Хәзер дә залда эленеп тора ул сәгать. Кемнәргә генә биреп төзәттереп карамады Инзирә, барыбер йөреп китмәде.

Менә шулай, гомеренең иң матур чагында, уйламаганда-көтмәгәндә, 3 бала белән ялгызы калды яшь ана. Иртәгәсен, Габдерәшитнең күрше урамда яшәүче җилбәзәк хатын Марусяга йортка керүе ачыкланды. Шулай тормыш дилбегәсен ялгызы тартырга тиеш булды хатын, иреннәреннән чәчрәп кан чыкса да, кеше алдында төкермәде.

Инзирә ничек кенә карышса да, суд Габдерәхимгә балалар белән күрешү иреген бирде. Үсә-үсә кызлар үзләре әтиләреннән бизде, ә Рәхим исә, киресенчә, көннән-көн ныграк тартылды. Нишлисең, ир балага ата игътибары, ата назы күбрәк кирәктер шул. Алар я паркта, я стадионда, я берәр кафеда очраша иделәр.

Еллар үтә торды… Мәрьям, институтны кызыл дипломга тәмамлап, Казанга эшкә урнашты. Тормышка чыгып, шунда төпләнеп тә калды. Әти дигән кеше ни никахта, ни туйда күренмәде. Инде менә оныгы үсеп килә Инзирәнең. Нурлы да быел 3нче курста. Әнисенә ярдәм йөзеннән эшләп укырга мәҗбүр. Нишлисең, хат ташучының белән әллә ни ерак китеп булмый шул. Инде менә Рәхиме дә, тугызынчы сыйныфны тәмамлады да Казанга техникумга җыена. Инзирәнең алай ук бик җибәрәсе килмәгән иде дә, Рәхим үз сүзендә нык торды. Җәй буе төзелештә эшләп, өс-баш юнәтте малай. Укуына да түләп куйдылар, инде менә фатир хуҗасына бирергә акча табасы бар. Күрше-күлән, туган-тумачадан бурычка сорап карады Инзирә, тик аларның да үз мәшәкате баштан ашкан, синең проблемаларны тыңлап, хәл итеп утырырга вакытлары да, мөмкинлекләре дә юк.

Бер кичтә Рәхим өйгә кош тоткандай атылып кайтып керде. Баксаң, ул әтисеннән укырга китәр өчен акча сораган, тегесе үз чиратында (нинди тәүфыйклы әти!) бу хакта әниең белән сөйләшергә кирәк дип, очрашу урыны билгеләгән. Кирәк бит, ә! Барды инде Инзирә, йөзен ертып, Габдерәшит янына очрашуга барды, бала хакына ни генә эшләмәс ана йөрәге! Тик соңыннан ник баруына үкенде: аның алдында ул белгән, кайчандыр ул өзелеп сөйгән Габдерәшит түгел, ә бөтенләй башка, ят бер ир басып тора кебек иде. Урам чатында, үткәндә-сүткәндә күрешкәләсәләр дә, бер-беренә игътибар итми үтеп китәргә күнеккән ир белән хатынны язмыш кабат күзгә-күз очраштырды. Тотнаксыз Маруся белән яши-яши үзе дә азгынлык баткагына баш-аягы белән баткан Габдерәшит Инзирәне бер кат күздән кичерде дә “эшлекле” тәкъдимен ярып салды: әгәр дә Инзирә “акыллы гына” булып, Габдерәшит белән төн уздырса, Рәхимгә кирәкле сумма иртәгә үк өстәлдә ятачак икән. Аерылышканнан соң, гомерендә башка бер генә ирне дә үзенә якын җибәрмәгән Инзирәнең йөрәгенә бу сүзләр утлы хәнҗәр булып кадалды. Ап-ак күңел пәрдәсен пычракка салып таптаучы, гомеренең иң матур чагында ялгыз калдырып, аны ниндидер бер фахишәгә алмаштыручы, өч баланы “әтиле” ятим итүче шушы зат белән ничекләр кабат якынаерга кирәк?! Аяк астында җир дә убылмый, ичмасам!

…Таң белән торып, эшкә китте Инзирә. Бераз онытылып тормаммы дип уйлаган иде, кая ул: эшләгәне эш, ашаганы аш булмады, кичкырын булачак очрашу бер генә мизгелгә дә күңеленнән китмәде.

Сәгать җиде тулып килә иде, телефон шалтырады:

– Аппагым, мин сине көтәм… 153нче номер. Соңарма.

Әллә каян, баздан чыккан кебек тоелды бу тавыш. Хатын калтыранган куллары белән тиз-тиз плащын киде, сумкасын алды да Рәхимгә эндәште:

– Улым, озак тормам, кайтырмын, син үзең утырып аша инде…

Август… Табигатьнең алтынга коенган мәле. Агачлар арасыннан, күзләрен шаян кыскалап, көзге кояш елмая. Киң урамны тутырып, башын аска игән хәлдә сагышлы уйларга чумып, бер хатын бара. Кояшның ягымлы нурлары да, алтын яфраклар биешүе дә, киек казлар җыры да – берни дә сөендерми аны. Шулай акрын гына бара да бара ул.

Бүген ул хәләл иренә, балаларының атасына тәнен сатачак. “Куйсана, юкка бетеренмә, үз ирең бит”, – ди баш миендәге бер күзәнәк. “Юк, ул Марусяныкы”, – дип каршы төшә икенчесе. “Кире борыл!”– дип әмер бирә өченчесе. Шунда ук Рәхимнең моңсу йөзе күз алдына килә.

– Инзирәкәй-аппагым, сине юксынган чагым. Сагындырып кына йөрисең инде үзең, ә?

“Кайгыртучан” ир хатынга плащын салырга булышты, аягына йомшак башмаклар кидерде.

– Нәрсә эчәсең, шәрабме әллә көчлерәгенме?

– Икенчесен, – диде Инзирә.

Габдерәшитнең кулыннан шешәсен тартып алды да шәраб бокалына мул итеп аракы койды. Эх, дигәнче эчеп тә җибәрде. Исерсәм, бәлки бу кадәр авыр булмас дип уйлаган иде, кая ул, исерүнең әсәре дә юк.

Аның каравы, Габдерәшит бик тиз исерде, кыюланып китеп, Инзирәнең сәдәфләренә үрелде.

– Үзем, – диде хатын, тамак төбенә килеп тыгылган төерне көчкә йотып җибәреп. – Үбешмибез!…

Кылт итеп хәтеренә туйдан соң беренче төннәре килеп төште. Икесе дә яшь, икесе дә чибәр иделәр… Бәхетнең җиденче катында йөзделәр…

– Син минем бердәнберем, – дигән иде Габдерәшит. – Беренче һәм гомерлек мәхәббәтем! Мин сине беркайчан да, беркемгә дә алыштырмам!

Их, Габдерәшит! Үзең боздың бит барысын да, үзең җимердең. Вакытлыча килеп туган кыенлыкларны җиңәргә көч тапмадың, җайлы юл сайладың. Синең ул адымың икебезне дә гомерлеккә бәхетсез итте. Ә бит башкача да яшәп була иде. Бергәләп бакчада казынучы, капка төбендә кич утыручы, кунакка йөрүче парларга кызыгып, үртәлеп, көнләшеп үтте Инзирәнең гомере.

– Их, аккош, – дип телгә килде шулчак Габдерәшит. – Сине уйламаган, сине сагынмаган бер генә көнем дә юктыр, мөгаен. Яратмадым мин Маруськаны, сине сөйдем, хәзер дә сөям. Бер сүзең җитә, бәгырь, кабат бергә булырга бер сүзең җитә. Төннәрен сине уйлап, аны назладым. Таңнарда синең исемне атап уяндым. Онытылыр өчен читтән дә юаныч эзләп карадым. Юк, булмады. Гафу сорап яныңа барырга кыюлыгым җитмәде. Кире борасыңны күңелем сизә иде. Кичерә алсаң, кичер мине, ә…

Тәненә Габдерәшитнең куллары кагылуга өшеп китте хатын.Чү, нишли соң әле ул биредә? Зина кыламы? Белә торып, гөнаһка барамы? Марусяның ире беләнме? Юк! Аның Габдерәшите түгел ич бу. Ул күптән инде сыек томаннар артына кереп югалды! Бу ир аңа бөтенләй ят, чит, күңел кайтаргыч.

Хатын, җәһәт кенә Габдерәшитне этеп җибәрде дә, ятактан сикереп торып, урамга ыргылды. Артыннан куа килүче хурлыкка ничек тә тоттырмаска тырышкандай, чапты да чапты. Хәле бетеп, әлсерәп өенә кайтып егылды.

– Әни, нигә бик озак? – дип, борчылып каршы алды аны Рәхим.

– Пенсия таратып йөрдем, улым, нык арыдым, – дип Инзирә ванна бүлмәсенә ашыкты. Тәненә сарылып калган ят ир исен ничек тә тизрәк юып төшерәсе килә иде аның.

Иртәгәсен әтисе белән очрашудан бик тә кәефле кайтты Рәхим.

– Әни! Әни! – дип кычкырды ул керә-керешкә. – Кара әле, әти күпме акча бирде… Әниең риза булса, ай саен биреп барырмын, ди.

– Кирәкмәс, балам, кире илт, – дип, калтыранган куллары белән улының башыннан сыйпады Инзирә. – Ничек тә, ничек тә үзебез тырышырбыз, шулай бит?…

Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Аксубай районы.

Комментарии